Көзгә гашыйкмын
Рейтинг:   / 1
ПлохоОтлично 

Ученица 10 класса Гарифуллина Рената Альфинатовна,

Руководитель: Загретдинова Альфия Назифовна, учитель татарского языка и литературы,

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение средняя общеобразовательная школа №4 г. Агрыз Агрызского муниципального района Республики Татарстан.

Көзгә гашыйкмын

Көз!  Нинди искиткеч вакыт! Төрле сәнгать әһелләрен – шагыйрьләрне, язучыларны, рәссамнарны әсәрләндергән вакыт бу!  Бу чорда бөтен агачлар, үзләренең чуар пәлтәләренә төренеп, дөньяны сихри матурлыкка чорныйлар, алтынга төрәләр. Әлбәттә, урамда суыта, ләкин анысы да миңа бик ошый. Чөнки җәйге кызулардан соң безгә көзге суыклар гаять җитми.

Урам буйлап барасың... Тирә-яктагы матурлыкка карап хозурланып туя алмыйсың. Соры болытлар белән тарттырылган көзге күк үзе нәрсә тора! Шундый күккә карап соклана гына алам. Бервакыт яңгыр явып үтәр... Шул тыныч кына сибәләп яуган яңгыр астында мин әкрен генә урам буйлап йөрергә яратам. Ә яңгыр коеп яуганда, тәрәзә төбенә утырып, кайнар чәй эчә-эчә китап укудан да рәхәтрәк нәрсә бармы икән?! Яңгыр тамчыларының серле тыпырдавы җанымны тынычландыра.

Вакыт-вакыт күктә авыр һәм соры болытлар бөтенләй юкка чыга. Сирәк кенә булса да якты зәңгәр күкне дә күрергә мөмкин. Күк йөзе буйлап әкрен генә ап-ак болытлар йөзәләр. Җирдән ерагая барган һәм шунлыктан әзрәк җылыта торган кояш һәркем өчен тансык. Шундый көннәрдә саф һава сулап йөрүләре аеруча рәхәт:  урамда бөтен нәрсә якты һәм матур! Алтын көзнең бөтен нәфислеген шул вакытта күрәсең...

Иртәләрен җир юка бәс белән каплана. Бу да - кеше кулы булдыра алмый торган табигать бүләге.  Ләкин бәс зәгыйфь кояш нурлары астында бик тиз эреп юкка чыга. Ул эреп беткәч, җир өстенә җиңелчә томан да күтәрелергә мөмкин. Шул серле томан астында дөнья тагын да тылсымлырак булып тоела миңа.

Әйе,  алтын көз, чыннан да, бик матур ел фасылы! Шуңа күрә дә ул һәркемне үзенә гашыйк итә торгандыр. 

У вас нет прав для создания комментариев.