Мәктәпләргә рәхим ит, Яңа уку елы!
Рейтинг:   / 0
ПлохоОтлично 

Мәктәпләргә рәхим ит, Яңа уку елы!

(Башлангыч сыйныфлар өчен чара үрнәге)

Гөлнара ИСМӘГЫЙЛЕВА,

Әгерҗе районы Исәнбай урта мәктәбенең башлангыч сыйныф укытучысы

«Бәйрәм бүген» җыры яңгырый.

Дәү әни белән дәү әти керә.

Дәү әни. Исәнмесез, оныкларым минем!

Дәү әти. Исәнмесез, белем иленә җыелган улларым һәм кызларым. Ә сез безне таныдыгызмы, укучыларым?

Балалар. Таныдык, таныдык, сез ТНВ каналындагы «Күчтәнәч» тапшыруындагы дәү әни белән дәү әти.

Дәү әни. Исәнбай мәктәбенең яңарганын ишеттек тә, үз күзләребез белән күреп, оныкларыбызны белем бәйрәме белән котлап кайтыйк дип, бәйрәмгә килдек менә.

Дәү әти. Сезнең мәктәптә бик тырыш, бик сәләтле, сәнгатьтә һәм спортта да сынатный торган егет һәм кызлар укыганлыкны ишетеп белә идек.

Дәү әни.

Туган җирнең һәрбер почмагында

Каршылыйлар белем бәйрәмен

Яңгырый сабыйларның шат авазы,

Кулларында – чәчәк бәйләме.

Дәү әти. Кадерле балалар, мәктәп директорыгыз тантананы ачып җибәрсә, сез каршы тугелдер?

Директор бәйрәмне ачык дип игълан итә. Гимн яңгырый.

Алып баручы. Дәү әни, дәү әти! Безнең беренче сыйныфка аяк басачак баларыбыз белән танышыгыз әле. Бәйрәмебез түренә беренче тапкыр белем йортына аяк басучы баларны – беренче сыйныф укучыларын чакырабыз.

Алып баручы. Бәйрәм белән котлау өчен, сүзне мәктәбебез директорына бирәбез.

Котлаулар.

Дәү әни. Җырдагыча «5 алманы 5кә бүлик» дигәндәй, оныккайларым, 5 кыз һәм 5 малай белем йорты ишекләрен ачып керәсез икән. Дус һәм тату булыгыз, игелекле эшләр генә кылыгыз.

Дәү әти. Бу мәктәпнең 100 ел дәвамында калыплашкан үз кагыйдәләре яши. Тарихларга кереп калган күренекле кешеләре бар. Мәктәп тарихында сезнең дә якты эзләр калсын, кадерле балалар!

Дәү әни. XI сыйныфка килеп җиткән оныкларым. Сезне онытып та торабыз икән ич әле. Белемле, тәрбияле егетләр һәм кызлар булып өлгереп җиткәнсез.

Дәү әти. Зыялылыгыз йөзегезгә чыккан укытучыларыгызның тырышлыгы нәтиҗәсе инде бу. Әйдәгез, сүзне сезгә бирәбез.

1 нче бала.

Бүген, мәктәп, сиңа кайттык, сагынып, сөеп,

«Бар фәннәрдән «биш»кә генә укыйк», − диеп,

Шаулап торган җәйнең ямьле кочагыннан

Яшь тәннәргә яңа куәт–көчләр җыеп.

2 нче бала.

И мәктәбем!

Зур хыяллар белән,

Кыңгыраулар белән дәшәсең.

Мең кат сагынып,

Мең кат сагындырып,

Каршы ала яңарган мәктәп –

Укытучының елмаюы белән,

Уку елы белән бүләкләп.

3 нче бала.

Беренче сентябрь – минем

Бәхет-шатлыклы көнем

Сагынып белем учагын

Соңгы кат сиңа килдем.

4 нче бала.

Кеше гомере мәктәп юлы аша,

Моңлы бер җыр кебек сузыла.

Белем сукмакларын яра-яра

Киләчәккә юлы сызыла.

5 нче бала.

Әй, мәктәбем, хәерле юл теләп,

Белем ишекләрен ачтың син.

Юлыбызны гүзәл итәр өчен,

Якты маяк булып балкыйсың.

6 нчы бала.

Укытучым!

Табибтагы салкын акыл,

Кайнар йөрәк –

Ул синеке.

Галимдәге тирән белем –

Фәнгә нигез –

Ул синеке.

Алып баручы. Шушы «Әлифба» китабы сезгә фәннәр иленә ачкыч булсын, кадерле нәни дусларыбыз.

I сыйныф укучыларына «Әлифба» китабы бирелә.

7 нче бала.

Укытучым!

Шагыйрь хисе –

Сиңа һәйкәл.

Изге сүзе хезмәтеңә

Бик тә тәңгәл.

Галәмдәге һәр йолдызда

Синең өлеш.

Тик нигәдер чәчләреңә

Куна көмеш.

8 нче бала.

Гүзәлләрдән гүзәл сезнең йөрәк.

Игелек бирәсез һәркемгә,

Ашыгасыз бәхет өләшергә,

Һәр иртәдә безгә, һәр көндә.

9 нчы бала.

Хезмәтнең данлыларын,

Таңнарның гел алларын,

Мәрхәмәтле җаннарыбыз,

Яраткан укытучыларыбыз!

«Сез иң гүзәл кеше икәнсез» җыры башкарыла. Чәчәк бирү.

Дәү әни. Кадерле балалар, яраткан мөгәллимнәрегез биргән белемне тормышта кулланырга өйрәнегез. Фән олимпиадаларында, төрле бәйгеләрдә катнашып, белемнәрегезне тагын да арттырыгыз.

Дәү әти. Коеның суы күпме генә алсаң да кимеми. «Уку – энә белән кое казу» дигәнне истә тотып, мәктәптә үткәргән һәр көнегезне имтиханнарга ныклы әзерлек көне буларак файдаланыгыз. Ә сезгә ярдәмгә килергә белемле укытучыларыгыз бар.

Алып баручы. Дәү әни, дәү әти һәм белем бәйрәменә килгән барлык кунаклар. I сыйныфка килгән кызлар һәм малайлар үзләре белән таныштырып китсеннәр әле.

1-2 нче бала.

Ганиевлар улы, кызы

Булабыз без икебез.

Кояшлы сентябрь көненнән

Укучылар инде без.

3 нче бала.

Әнием мәктәптә эшли

Шуңа беләм мәктәпне

Гел «5» билгеләренә

Укырмын мин, әлбәттә.

4 нче бала.

Әниемә ни диярмен

Икән инде дәрестә.

Укытучы апам булган

Сынатмамын һәр эштә.

5 нче бала.

Бабам укытучы булган,

Катнашкан ул сугышта.

Ә безнең киләчәк көннәр

Үтсен иде тынычта.

6 нчы бала.

Әтием дә, әнием дә

Бу көнне бик көттеләр.

Әби белән бабай исә

Сумка бүләк иттеләр.

7 нче бала.

Мине беркем кыерсытмас

Абыем бар мәктәптә.

Алсу апа белем биргән,

Булышыр ул кирәктә.

8 нче бала.

Өйдә ике укучы без,

Абыем булыр үрнәк.

Ручка, каләм онытылса,

Аннан алырмын тизрәк.

9 нчы бала.

Дустымнан бер ел алдарак

Килдем мәктәпкә бүген.

Үзем белгәнне өйрәтеп,

Яулармын белем үрен.

10 нчы бала.

Иртән көзгегә карагач,

Абый булып күрендем.

«Үзем барам мәктәпкә», − дип,

Олыларча сөендем.

Дәү әни. Кызларым һәм улларым, бик булдыклы күренәсез әле сез. Сынатмассыз дип ышанып калам.

Дәү әти. Барыгызда да «4» һәм «5»кә генә укыгыз. Шушы мәктәптә кайчандыр укыган әни-әниләрегез шикелле спортны, хезмәтне яратыгыз.

Алып баручы. Әйе, чыннан да, ата-аналар бүген нәни дусларыбыздан да ныграк дулкынланалардыр, мөгаен. Чөнки балаларын мәктәпкә озату − алар өчен иң зур сынау. Йөрәк түрләрендә саклап йөрткән иң изге теләкләрен алар да балаларына җиткерергә тели.

Сүзне I сыйныф укучыларның әти-әниләренә бирәбез.

Әти-әниләр сөйли.

Әти-әниләр сүз бирде

Сезгә ярдәм итәргә.

Хәрефләрне өйрәтергә,

Мисалларны чишәргә.

Шулай булгач, сезгә кирәк

Тик тырышып укырга.

Артык шаярмыйча, дуслар,

Зирәк, тапкыр булырга.

Дәү әни.

Менә ачкыч сезгә, нәни дуслар!

Сыйныфларга рәхим итегез

Кулга тотып белем ачкычларын

Я, әйдәгез, түрдән үтегез!

Директор I сыйныф укучыларын укытучыга тапшыра.

Алып баручы.

Инде бу кыңгырау борынгы, күптәнге;

Ничәмә елларны мәктәптә үткәрде.

Ул бик күп дусларны дәрескә чакырган,

Аларны зур юлга озаткан ахырдан.

«Чың» итеп алыр ул – җиз батыр,

Ныграк кагылсаң, мәктәпне кузгатыр.

Мә, дустым, чылтырат, бүгеннән мәктәпкә!

Бүгеннән – зур юлга: Хәерле сәгатьтә!

XI һәм I сыйныф укучысы кыңгырау шалтырата. «Бәйрәм бүген» җыры яңгырый.

Алып баручы.

Яңгырый бүген һәр төбәктә,

Көмеш кыңгырау чыңы.

Мәктәпләргә рәхим ит, әйдә

Яңа уку елы.

Гимн яңгырый.

У вас нет прав для создания комментариев.