Кошлар - безнең дусларыбыз
Рейтинг:   / 1
ПлохоОтлично 

Ф.И.О. участника

Возраст

Полное название образовательного учреждения

Ф.И.О. руководителя

Номинация

Шакирзянова Дина Рушановна

5 лет

Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение

«Детский сад №11 «Ландыш» города Мамадыш»

Мамадышского муниципального района Республики Татарстан

Ахметшина Эндже Габдрахмановна

воспитатель

Хабибрахмановна Эльмира Фаридовна воспитатель

Проектная работа

Проект эше: "Кошлар - безнең дусларыбыз"

         Аңлатма язуы: Соңгы елларда табигатьне саклау, балаларга экологик тәрбия бирү иң зур проблемаларның берсе булып тора. Чөнки сулаган һавабыз, эчкән суыбыз пычранып бетә, үстергән җиләк-җимешләребез төрле авырулар китереп чыгара башлады. Табигать, бөтен тереклек зур куркыныч алдында калды. Тирән сулы елгалар, яшел болыннар кая китте? Бу сораулар һәркемне уйландыра, шуңа күрә бөтен көчебезне табигатьне саклауга, экологик хәлне яхшыртуга юнәлтергә тиеш без. Табигатьнең бөтенлеге, киләчәге кеше кулында. Серле табигатьне, зур дөньяны ничек сакларга? Тәрбия эшен бала кечкенә чагында ук башларга кирәк. Менә шушы проблемалар мине балалар бакчасында экологик тәрбия өлкәсендә эшләргә этәрде. Һәм мин “Кошлар - безнең дусларыбыз” дигән проект эшләп карарга булдым.

         Проектның актуаллеге: Кошлар - безнең дусларыбыз,  ярдәмчеләребез. Алар үсемлекләрне һәм агачларны төрле корткычлардан саклыйлар. Кошлар - табигать сакчылары. Алар бик матур сайрыйлар, кешеләрнең кәефен күтәрәләр. Ләкин кошлар безнең ярдәмгәдә мохтаҗ. Аларга кыш көне азык табуы авыр, кайберәүләр аларның ояларын туздыралар, йомыркаларын ваталар һ.б. Шуның өчен без балаларны кошларга карата сакчыл, мәрхәмәтле булырга өйрәтергә тиешбез. Балалар кошларның безнең тормышыбызда зур роль уйнаулары турында үзләренең тикшеренүләре вакытында күбрәк мәгълүмат туплаячаклар; алар кошларны якларга һәм сакларга өйрәнәчәкләр.

Проектның максаты: Балаларга кошлар турында экологик белем бирү. Кошларга карата сакчыл караш тәрбияләү.

        Бурычлары:

  1. Кошларның табигатькә, кеше тормышына булган уңай йогынтысы, яшәү рәвеше белән бәйләнеше турында мәгълүмат бирү.
  2. Мөстәкыйль рәвештә фикерләүне, күзәтүчәнлекне үстерү, гади нәтиҗәләр ясау сәләтен үстерү.
  3. Балаларның күзәтүчәнлекләрен,  кызыксынучанлыкларын,  чагыштыра белү күнекмәләрен үстерү.
  4. Балаларда кошларга карата сакчыл караш, мәрхәмәтлек сыйфатлары тәрбияләү.
  5. Әти-әниләрне бердәм эшчәнлеккә җәлеп итү. Балалар белән берлектә кыш көне җимлек, яз көне кош оялары ясауның әһәмиятен аңлату.

Көтелгән нәтиҗәләр: Балалар кошлар турында күбрәк мәгълүмат алалар, табигатьне сакларга өйрәнәләр. Балаларда табигатькә, тормышыбызга файдалы эш башкару теләге уяна. Балаларның кошлар турындагы белемнәре тулыландырыла. Әти-әниләрдә кошларга карата кызыксыну уянды. Кошларның табигатькә булган файдалары турындагы белемнәре баетылды.

Проектта катнашучылар: :мәктәпкә әзерлек төркеме балалары, аларның әти-әниләре, уртанчылар төркеме тәрбиячеләре.

Проект дәвамлыгы: уку елы дәвамында

Проектны оештыру формасы:

1. Балалардан сорау-җавап алу.

2. Белем бирү эшчәнлеге.

3. Сюжетлы-рольле һәм дидактик уеннар.

4. Балалар эшләреннән күргәзмә оештыру.

5. Әти-әниләр өчен консультацияләр.

Проектның ресурс чыганаклары:

мәгълүмат алу ресурсы: кошлар турында фәнни һәм матур әдәбият.

җиһазлау ресурсы: мультимедиа жиһазлары, дидактик һәм үстерешле уеннар, кошлар тавышы яздырылган аудиоязма.


 

Проектны тормышка ашыру этаплары:

I этап. Әзерлек өлеше

Проектнын темасын, проблемасын билгеләү; план төзү, максат һәм бурычларын ачыклау; ресурсларны билгеләү, мәгълүмат җыю, кирәкле кулай шартлар тудыру; әти-әниләргә проект турында мәгълүмат бирү, максаты һәм бурычлары белән таныштыру. Проект барышы турында сөйләүче күргәзмә стенд булдыру.

II этап - Төп этап (практик):

- “Кошлар - безнең дуслар” темасы буенча барлык белем һәм тәрбия бирү процессы эчтәлеген эшкәртү;

- балалар, педагоглар, әти-әниләр белән иҗади эзләнү һәм практик эшчәнлекне оештыру;

- балалар белән урамда кошларны күзәтү.

IIIэтап - Йомгаклау этабы:

- проектны презентацияләү;

- әти-әниләр белән эш :

  • конкурс “Иң яхшы сыерчык оясы” ;
  • “ Кошлар – безнең дусларыбыз!” консультация ;
  • “ Кошлар”темасына стенд ясау;

- балалар белән эш:

  • викторина “Кем кошлар турында күбрәк белә?” ;
  • уен кичәсе оештыру;
  • балалар рәсемнәреннән күргәзмә “Төрле-төрле кошлар”.

 


 

Проектны тормышка ашыру планы:

Тәрбияче белән берлектә эш

Балаларнын мөстәкыйль эше

Әти-әниләр белән эш

1. Саф һавада кошларны   күзәтү.

2. Паркка экскурсия.

3. Паркта узеңне тоту кагыйдәләрен искә төшерү.

4. Кошларның файдасы турында әңгәмә үткәрү.

5. «Әгәр кошлар булмаса...», «Күчмә кошлар кышларга калса...», «Ни өчен сагызны (жевачка) жиргә ташларга ярамый», «Кошларга нинди ел фасылында ярдәм кирәк һәм ни өчен?» дигән темаларга ситуатив әңгәмәләр.

6. Кошлар турында нәтиҗәле күмәк шөгыльләр үткәрү (кисеп ябыштыру, әвәләү, рәсем ясау).

7. Күргәзмәләр оештыру.

8. Кошларга җимлеклэр ясау һәм элү.

9. «Кайсы җимлеккә кошлар күбрәк килә?» темасына эксперимент.

10. Кошлар турында шигырьләр, табышмаклар, мәкальләр өйрәнү, әкиятләр уку, жырлы-биюле уеннар өйрәнү (Г.Тукайнын «Карлыгач», Г.Латыйпның «Кошлар килде» шигырьләренә язылган жырларны өйрәнү.

11. «Кайсы кош артык?», «Кошның тавышыннан таны» дигән дидактик уеннар.

12. Уен-викториналар үткәрү.

13. Кошлар турында хәрәкәтле уеннар өйрәнү, уйнау.

14. «Кошлар – безнең дусларыбыз» бәйрәме

1. Кошларны ел дәвамында күзәтү.

2. «Без – урман сакчылары» дигән сюжетлы уен «Зоомагазин».

3. «Минем яраткан кошым» темасына әвәләү, рәсем ясау. Күргәзмәгә үзләренең эшләрен урнаштыр.

4. Сүзле, хәрәкәтле уеннар уйнау.

5. Кошлар турында альбомнар карау

1. Әти-әниләр өчен проект барышын ачыклаган информацион стенд булдыру.

2. Балалар белән урманга экскурсиягә бару.

3. Балалар белән берлектә «Кош»  темасына әкият уйлап язу.

4. Иң унайлы җимлек конкурсы оештыру.

5. Кошлар турында кызыклы мәгълүмат җыюда актив катнашу

 

 

 

 

 

У вас нет прав для создания комментариев.