Әдәби сөйләм һәм аның стильләре
Рейтинг:   / 6
ПлохоОтлично 
Тукай муниципаль районы сәмәкәй төп гомуми белем бирү мәктәбе
Әдәби сөйләм һәм аның стильләре
I квалификацион категорияле
татар теле һәм әдәбият укытучысы Хәнипова Гөлүзә Гариф кызы
2013 нче ел

Әдәби сөйләм – билгеле бер телдә сөйләшүче кешеләрнең , гасырлар буена урнашып килгән таләпләрне бозмыйча, фикерне аңлаешлы һәм төгәл итеп җиткерүләре ул.
Сөйләм стиле – язганда яки сөйләгәндә, алга куелган максатка яраклы рәвештә тел-сурәтләү чараларыннан файдалану үзенчәлекләре ул.
Сөйләм стиленең төрләре 1 – әдәби стиль 2 – публицистик стиль 3 – фәнни стиль 4 – рәсми стиль 5 – сөйләмә стиль (хатлар стиле)
Стиль – 1. Сәнгатьтә билгеле бер чорның, юнәлешнең яки аерым авторның иҗат эшчәнлегенә хас булган үзенчәлекләр 2. Берәүнең эш алымнарына, берәр төрле эшчәнлек өлкәсенә хас билгеләр 3. Тел, сөйләм чараларыннан, мөмкинлекләреннән файдалану алымнары
Әдәби стильнең үзенчәлекләре
- әдәби телнең нигезен тәшкил итә,
-башка стильләргә караганда күбрәк кулланыла,
-әдәби тел нормалары бу стильдә эшкәртелә,
-бу стиль белән барлык әдәби әсәрләр языла,
-әдәби стильдәге әсәрләрдә кулланылучы сүз, сүзтезмә һәм җөмләләр эстетик хис тәрбиялиләр (матурлык тойгысы уяталар),
-һәртөрле сурәтләү чаралары (эпитет, метафора, чагыштыру, гипербола һ.б.) күбрәк кулланыла,
-персонажларның кара-каршы сөйләшүләре (диалог) кулланыла,
-халык авыз иҗаты әсәр тукымасына кертелә,
-аерым персонажларның тел үзенчәлекләренә урын бирелә (диалекталь, һөнәрчелек һ.б.ш. сүзләр кулланыла).
Публицистик стиль
-бу стильдә газета-журнал мәкаләләре, тәнкыйть материаллары, өндәмәләр, юлъязмалар, очерк, фельетоннар иҗат ителә
-төп максаты – яңалыкны хәбәр итү, авторның уй-фикерләрен халыкка җиткерү
-аларда иҗтимагый вакыйгалар, икътисади таләпләр чагылдырыла, аларга бәя бирелә
фикереңнең хаклыгына ышандырырлык сурәтләү чаралары, сүзләр кулланыла
-сәясәткә караган терминнар һәм төрле кичерешләрне (ирония, нәфрәт, үз итү) белдерүче сүзләр куллану
Һәркемгә аңлаешлы, гади, үткен тел белән язылуы шарт.
Рәсми стиль
Юридик эш кәгазьләре, карар, беркетмә, гариза, аңлатма, ышаныч язуы, акт, белдерүләр языла
Һәркайсында үзенә бер хас калып белән сүзләр кулланыла
Озак еллар дәвамында үзенең тотрыклылыгын саклап килә
Фәнни стиль
Гыйльми мәкалә, китаплар, белешмә, дәреслекләр, диссертацияләр языла
Махсус фәнни терминнар күбрәк кулланыла, сүзләр туры мәгънәсендә бирелә
Кереш сүзләр күп урын ала, аныклагычлар еш кулланыла
Хәбәре төшем юнәлешендәге, III зат күплек сандагы фигыль белән белдерелгән гади җөмләләр кулланыла
Мөнәсәбәтле сүз, теркәгеч аша бәйләнешкә кергән иярченле кушма җөмләләр дә билгеле бер үзенчәлек бирә
Сөйләмә стиль
Көндәлек аралашу вакытында кулланыла
Башлыча диалог (кара-каршы сөйләшү) формасында төзелә
Гади, ким җөмләләр, һәр кешегә аңлаешлы сүзләр күбрәк урын ала
Алдан уйланып язылмый, аралашу барышында ясала, телдән сөйләү формасында яши
Персонажларның үзара сөйләшүе формасында матур әдәбиятта һәм хатлар язганда кулланыла.
Белемегезне тикшерегез
1.Нәрсә ул әдәби сөйләм?
2. Стиль сүзен нинди очракларда кулланалар?
3. Хәзерге татар сөйләме нинди стильләрне үз эченә ала?
4. Стилистика фәне нәрсә өйрәнә?
5. Һәр стильгә хас булган төп үзенчәлекләрне санап чыгыгыз.
Файдаланылган әдәбият
1. М.З.Зәкиев, С.М. Ибраһимов.Татар теле. 9нчы сыйныф өчен дәреслек. 2008 нче ел.
2. Татар теленең аңлатмалы сүзлеге. II том. 1979 нчы ел.

У вас нет прав для создания комментариев.