Бездә кышлаучы кошлар
Рейтинг:   / 21
ПлохоОтлично 
Татарстан Республикасы Әтнә районы мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе “Олы Әтнә балалар бакчасы”

Экология шөгыле
Тема: “Бездә кышлаучы кошлар”
(зурлар төркеме)


Төзеде: 1 категорияле тәрбияче Гараева А.Ф.

2012 ел
Максат. Балаларны безнең якларда кышлаучы кошлар белән таныштыру; кошлар турында алган белемнәрен тирәнәйтү;сөйләмдә ясалма һәм кушма сүзләр куллану күнекмәләре бирү,эзлекле һәм мөстәкыйль фикерләүне, күзәтүчәнлекне үстерү; кечкенә дусларыбызга карата кызыксыну, кайгыртучанлык тәрбияләү.
Ярдәмлек. Кош рәсемнәре,уенчыклары, “Кошлар” китабы (авторы Т.Р.Шакирова), табышмаклар китабы.

Эшчәнлек барышы.
Тәрбияче. - Исәнмесез, балалар! Экология шөгылен башлыйбыз.
Балалар. - Исәнмесез!
Тәрбияче. - Балалар, сез бүгенге шөгыльнең нәрсә турында барачагын менә бу табышмакның җавабы аша үзегез белергә тиешсез.

● Җәй шакылдый бу чүкеч,
Кыш шакылдый бу чүкеч,
Ничек чыдый бу чүкеч? (Тукран).

Тәрбияче. - Балалар, нинди кош икән бу?
Балалар. - Бу-тукран.
Тәрбияче. - Әйе, балалар, дөрес әйттегез, бу-тукран. Әйтегез әле балалар: тукран кышлаучы кошмы әллә күчмәме? (Кышлаучы).
Балалар. – Кышлаучы.
Тәрбияче. - Әйе, кышлаучы кош. Без бүген сезнең белән кышлаучы кошлар турында сөйләшербез.
Тукран- урман кошы. Ул һәрвакыт хәрәкәттә. Тукран үзенең көчле томшыгы белән агачлардан бөҗәкләр эзли. Очлы тырнаклары ярдәмендә агачта нык утырып тора ала. Ә койрыгы аңа терәк булып тора. Тукранны балалар, “урман докторы” дип тә атыйлар. Ни өчен шулай диләр?(...)
Балалар. - Ул- агачлардагы бөҗәкләрне, кортларны ашый.
Тәрбияче. - Әйе, бик дөрес балалар. Тукран агачтагы корткыч бөҗәкләрне юк итә, агачның гомерен саклый. Шулай итеп үзе дә туклана, урманга да файда китерә.
- Хәзер мин сезгә, Мәрзия апа Фәйзуллинаның “Урман докторы” дип аталган шигырен укып китәм.

Тукран һәр агачны
Тук-тук-тук сугып карый,
Көчле һәм очлы борыны
Шундый зур эшкә ярый.

Агач кимергән кортларны
Эзләп, чукып бетерә.
Урман докторы булып, ул
Бик күп файда китерә.

Тукраннарның берничә төре яши: кара тукран, яшел тукран, кечкенә, уртача зурлыктагы чуар тукран.

Тәрбияче. - Хәзер мин сезгә тагын бер табышмак әйтәм.

● Кыш һәм җәй буе
Кызыл читек кигәне,
Күк ефәктән күлмәге,
Ул һәркемнең сөйгәне. (Күгәрчен).

Тәрбияче. - Балалар, бу нинди кош икән?
Балалар. - Бу- күгәрчен.
Тәрбияче. - Әйе, дөрес балалар, бу күгәрчен. Күгәрченне кайда очратырга мөмкин соң?
Балалар. - Урамда.
Тәрбияче. - Әйе балалар, урамда, күбесе кеше яши торган урыннарда яшиләр. Күгәрченнәр кайвакыт ояларын да өй кыекларында ясыйлар. Табышмакта аның турында “күк ефәктән күлмәге” дип әйтелгән. Чөнки күгәрченнәрнең канатлары күксел төстә һәм аның каурыйлары ялтырап тора. Муены белән күкрәгендә әле яшел төс, әле ал төс чагылып китә. Тәпиләре кып-кызыл.
Күгәрченнәрнең төрләре бик күп. Әйтик, декоратив күгәрчен, почта, йорт күгәрченнәре.
Тәрбияче. - Игътибар белән тагын бер табышмакны тыңлагыз.

●Түшләрендә кояш төсе
Аркасында яз төсе.
Кышын тәрәзәмә килеп:
“Таныйсыңмы?” ди төсле. (Песнәк).

Тәрбияче. - Балалар, бу табышмак нинди кош турында булды икән соң?
Балалар. - Песнәк турында.
Тәрбияче. - Бик дөрес балалар, бу табышмак безнең песнәк турында булды.
Песнәкләр – бик хәрәкәтчән, кечкенә кошлар. Аның томшыгы көчле. Томшыгы ярдәмендә ул агач кайрысыннан бөҗәкләр чүпли. Песнәк үлән орлыгы, төрле җиләкләр белән туклана. Песнәкләргә кыш көне азык табу кыенлаша, шуңа күрә алар кеше яши торган урыннарга якынаялар. Песнәкләрнең дә төрләре бик күп. Мәсәлән, зур песнәк, зәңгәр песнәк, озын койрыклы, бүрекле песнәкләр була.
Тәрбияче. - Балалар, сез тагын бездә кышлаучы нинди кошларны беләсез?
Балалар. - Чыпчык, ала карга, кызылтүш.
Тәрбияче. - Бик дөрес балалар.
Тәрбияче. - Балалар, әйдәгез әле, сезнең белән бер уен уйнап алыйк әле. (Х.Гарданов “Килегез, кил, кошкайлар” шигыре буенча). Уен барышында сез бик игътибарлы булырга, кошларны таный белергә тиеш.
Хәзер мин кошларны чакырам. Җимлеккә нинди кош килер икән?
Килегез, кил, кошкайлар,
Сез бит безнең дускайлар.
Бакчабызга куныгыз,
Көн дә кунак булыгыз.
1) Чыпчык, чыпчык-чык-чырык,
Җим сиптем, кил тиз очып! (Бер бала чыпчык рәсемен сайлап ала да җимлеккә куя. Балалар эндәшне кабатлыйлар. Уен шулай дәвам итә).
2) Карга, карга, син кара,
Кабып кал азык барда!
3) Саескан-ала канат,
Җим сибәм кабат-кабат.
Тәрбияче. - Балалар, көннәр җылы вакытта кошларга җим табуы җиңел, ә менә кыш көне җир өсте кар белән каплангач, кошларга азык табу кыенлаша. Шуңа күрә, кошларны ашатырга, җимлекләр ясарга, оялар элеп куярга кирәк.
Тәрбияче. - Ә җимлекләргә нәрсәләр салырга мөмкин соң?
Балалар. - Ипи валчыклары, көнбагыш.
Тәрбияче. - Әйе, ипи валчыклары, ярмалар, көнбагышлар салырга кирәк.
Шуңа күрә, безгә кошларга һәрвакыт ярдәм итәргә, алар турында кайгыртырга тиешбез.
Тәрбияче. - Балалар, шуның белән шөгылебезне тәмамлыйбыз.
Сау булыгыз!

У вас нет прав для создания комментариев.