Дуслыкка чикләр юк
Рейтинг:   / 7
ПлохоОтлично 
Түбән Кама шәһәре
8 нче гомуми урта белем бирү мәктәбе

Сыйныфтан тыш чара:
“Дуслыкка чикләр юк”

: Әхмәтова Гөлфия Нәкыйф кызы
I квалификацион категорияле
татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Түбән Кама - 2013
Тема: Дуслыкка чикләр юк

Максат: Балаларда татар халкының гореф–гадәтләренә, хезмәтенә, сәнгатенә, тарихына мәхәббәт, башка милләт кешеләренә хөрмәт, дуслык, толерантлык хисләрен тәрбияләү.

Кичә барышы:

Алып баручы. Исәнмесез! Хәерле көн, кадерле кунаклар, укытучылар һәм балалар! Бездә бүген бәйрәм! Дуслык бәйрәме!

Укучы. Карап тормый ара еракка,
Дуслар килә безгә кунакка.
Дуслык - безнең тормыш үзәге,
Дуслык – безнең тормыш бизәге.
Безнең халык кунакчыл:
- Якты чырай, такта чәй, дип
Каршы ала кунакны.

Җыр «Әссәламегаләйкем» башкарыла
Р.Ахиярова көе; Госман Садә сүзләре
Алып баручы. Татарстан – күп этнослы һәм берничә динле төбәк. Республикада йөз унбиш милләт вәкиле яши. Бөтенроссия халык санын алу нәтиҗәләренә караганда, күпчелекне татарлар (2000116 кеше – 52,9 wacko һәм руслар (1492602 кеше – 39,5%) тәшкил итә. Өченче урында чувашлар (126532 кеше – 3,3%). Удмуртларның, украиннарның, мордваларның, башкортларның саны 10 мең кешедән артып китә.

Түбән Кама халкы – 263 мең. Шул исәптән татарлар – 49%, руслар - 46%, чувашлар- 3%, украиннар, башкортлар 1%. Безнең мәктәптә татарлар - 521, руслар-419, башкортлар -11,чувашлар-25 һәм шулай ук башка милләт укучылары бар.

Алып баручы. Безнең республикада төрле милләт халыклары үзара дус яшиләр: бер-берсенә кунакка йөриләр, бергәләп күңел ачалар, бәйрәм итәләр. Нәкъ шул турыда «Лехайим» журналының бер санында болай дип язылган: «Татарстан халыкларының үзара дус яшәвенең сәбәпләре күп илне кызыксындыра. Америкадагы бер хәбәрченең әйтүенчә, әгәр чит илләргә йөз хәбәрче җибәрелсә, аның иллесе Әфганстанга, ә икенче яртысы Татарстанга төрле диндәге халыкларның үзара килешеп яшәү серләрен өйрәнүгә килә.
Татарстанга шундый максат белән АКШның Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе килгән иде. Ул республикабыздагы төрле дини оешма башлыклары белән күрешеп сөйләште. Илче очрашудан бик канәгать булуын әйтте һәм «Татарстан, дөрестән дә, бөтен дөнья өчен толерантлык, үзара тыныч һәм килешеп яшәү үрнәге булып хезмәт итә ала»,- дип белдерде.



Алып баручы.
Без – бер илнең балалары,
Барыбыз да дуслар без.
Татарлар, чуваш, марилар,
Башкорт, керәшен, руслар без.

Татар кызы.
Без – татарлар! Шушы исем белән
Җирдә яшәү үзе бер бәхет,
Яшибез без бу җирдә
Бар халыклар белән берләшеп.

Татар кызы.

Татар дисәм, мине дөнья белә,
Ул исем бит ташка сырланган
Шушы исем белән халык гомер иткән,
Шатланган да, янган, сызланган
Татар кызы, татар уллары без,
Саклыйк, яклыйк туган илебезне.
Без, көч биреп, яшәтергә тиеш
Җандай газиз туган телебезне.

Татарча бию башкарыла

Алып баручы. Халыклар дуслыгы. Төрле милләт кешеләре арасындагы гүзәл мөнәсәбәтләр каләм осталарын һәрвакыт рухландырды, аларга бетмәс–төкәнмәс илһам чыганагы бирде. Рус әдәбияты да – халыклар дуслыгына дан җырлаучы әдәбият.

Рус кызы.
Наш Татарстан
Дружбой славится,
Нам жить в Татарстане
Очень нравится.
Җыр « Ромашковая Русь»
Рус халык биюе.

Башкорт малае.
Ут- күршеләр булып яшик гөрләп,
Охшаш безнең телләр, гадәтләр.
Тынычлык һәм дуслык чәчәк атсын,
Уртак безнең җирдә теләкләр.

Башкортча җыр.

Башкорт халкы элек –электән аучылык белән шөгыльләнгән, ат үрчеткән, көтү көткән. Ат сөтеннән сәламәтлек өчен файдалы булган бик тәмле әчемлек – кымыз ясаган. Яраткан уен кораллары – курай. Безгә курайда берәр башкорт көен уйнап күрсәтмәссез микән!
Курайда бер көй башкарыла.
Алып баручы.

Чуваш халкының үзара туганлык мөнәсәбәте ерак гасырларга барып тоташа. Республикабызда чуваш мәктәпләре дә байтак, шул исәптән Түбән Кама шәһәрендә дә чуваш мәктәбе эшләп килә. Соңгы елларда чуваш әдәбиятыннан да олимпиадалар үткәрелү күркәм гадәткә әйләнде.

Чуваш кызы.
УТ- күршеләр булган кебек,
Су – күршеләр күптән без,
Уртак Идел–анабызны
Имеп бергә үскәнбез.
Чуваш телендэ шигырь укыла.

Алып баручы. Керәшеннәр гомер-гомергә күңел ачып, җырлап-биеп яшәргә ярата торган халык. Аларны тыңлап карыйк әле.

Керәшен кызы.
Халкыбызның йолаларын
Искә төшерик әле,
Күңелле итеп бүген
Жырлап җибәрик әле.
Такмаклар башкарыла.

Ишектән керүләре,
Елмаеп көлүләре.
Әллә нинди бәхет булды-
Сезне бер күрүләре.

Яшел кыяк җибәрәдер
Бакчада суганнарым
Гөлләр кебек нур балкытып,
Яшәгез, туганнарым.

Алай да бергә-бергә,
Болай да бергә-бергә
Дуслар белән бергә булсаң,
Күгәрчен кебек гөрлә.

Җырлыйк әле, җырлыйк әле,
Ишетсеннәр, белсеннәр,
Җыелганнар бу табынга
Бертуганнар дисеннәр.

Их, дускайлар, сезнең белән
Шат минем күңелләрем,
Гел дә шулай дуслык белән
Үтсә иде гомерләрем.

Уйныйбыз да, җырлыйбыз да,
Кояш гел көлеп торса.
Кризисны да җиңәрбез,
Дуслык күпере булса.

Алып баручы. Ә хәзер, әйдәгез, тугандаш халыкларның нинди аш-суга оста булулары белән дә танышыйк, аларны тыңлыйк. Ягез, кунаклар, сүз сезгә!

Татар кызы.
Безнең татар апалары
Пешерә баллы чәкчәк,
Авызга кабуга эри -
Телең йотмыйсың чак-чак.

Рус кызы.
Ох, какие вкусные
Блинчики у нас,
От чистого сердца
Испекли мы для вас.

Чуваш кызы.
Тантаналы мәҗлесләрдә
Анын урыны түрдә,
Көн саен ашап торсак та,
Кире какмабыз бер дә.

Башкорт кызы.
Алып килдем сезгә, дуслар
Күчтәнәчкә башкорт балы,
Салкын тиеп китсә әгәр,
Безнең бал ул бик шифалы.

Керәшен кызы.
Иң тәмле ризык санала
Бездә яфрак бөккәне.
Яратып ашасаң әгәр,
Рәхмәт әйтеп кит, яме.

«Дуслык турында» дигән җыр башкарыла.

Алып баручы. Дус яшәргә кирәк җир йөзендә,
Дуслар кирәк һәрбер кешегә,
Дуслык булса, яшәү дә күңелле,
Уңай була һәрбер эшең дә.

Алып баручы. Бөтенебезгә дә дуслар кирәк,
Дустан башка булмый яшәргә.
Шуңа күрә дөнья буйлап кирәк
Дуслык орлыклары чәчәргә.

Кадерле кунаклар! Шуның белән бәйрәмебез ахырга якынлашты. Сезгә безнең белән бергә бәйрәмдә катнашуыгыз, матур чыгышларыгыз һәм күчтәнәчләрегез өчен бик зур рәхмәт. Һәркайсыгызның өендә - муллык, тәнендә - саулык, фикерендә - зирәклек, илебездә иминлек һәм тынычлык булсын!

У вас нет прав для создания комментариев.