“Кояш янында җылылык, ана янында изгелек” “Кояш янында җылылык, ана янында изгелек” “Кояш янында җылылык, ана янында изгелек”
Рейтинг:   / 0
ПлохоОтлично 
Бурычлар. Балаларда әниләргә, өлкән кешеләргә хөрмәт хисе тәрбияләү. Иҗатка омтылу, сәләтләрен күрсәтү хисен үстерү. Сәнгатьле сөйләмне камилләштерү.
Бәйрәм барышы.
Бәйрәм үткәреләсе зал шарлар, чәчәкләр, плакатлар белән бизәлгән.
Алып баручы: Хәерле кич безнең иң кадерле кунакларыбыз-әниләр, әбиләр.
Кем куллары өйне, җирне ямьли,изгелеге үлчәү тапкысыз?
Ул әлбәттә, яшәү чыганагы,тормыш яме-әнкәй,хатын кыз!
Кадерле әниләр, сезне барыгызны да бәйрәм белән котлыйбыз. Сәламәтлек,ак бәхетләр юлдаш булсын, шатлык, уңышлар читләп үтмәсен!
Сезне ихлас күңелдән бүгенге бәйрәм белән котлап,җыр бүләк итәбез.
М.Минһаҗев музыкасы, Р.Вәлиева сүзләре “Әниемә бүләгем”.

1нче бала Әнидән дә кадерлерәк
Дөньяда кем бар икән?
Аларның чын кадерләрен
Һәркем дә белә микән?
Язмыш сынауларында да
Алар безгә нык терәк.
Кайгыда да, шатлыкта да
Алар безгә бик кирәк.
Шуңа күрә әниләрне
Кирәк безгә сакларга.
Аларның ышанычларын
Һәрвакытта акларга.

2нче бала Җанга ятышлы һәр сүзе,
Җилдән дә җитез үзе,
Карашыннан нур бөркелә,
Кояштай көләч йөзе.
Караңгыда- аем минем,
Күктә -якты йолдызым,
Олы бәхет, шатлык тели
Сиңа яраткан кызың.

Балалар, бүген бездә кунакта Сезнең әниләрегез,гаилә хуҗабикәләре. Гаиләдә ана иң изге, иң олы шәхес.Әниләр исән-сау булгандадөньялар түгәрәк, көннәр ямьле.
Әнкәй, диләр,әнкәй генәм диләр...
Йомшак искән җылы җилләрне;
Ана сулышыдай иркә, диләр,
Хәтта туып үскән җирләрне.
Туган илне Ватан-ана, диләр,
Ул анадай кыйммәт булганга;
,,Ана"дан да гүзәл бармы бер сүз?
Әйтегезче, дуслар, туганнар!
Ә хәзер, хөрмәтле тамашачылар,бәйрәмебездә катнашучы әниләрне бирегә чакырабыз. Рәхим итегез!
Алып баручы катнашучылар һәм хөрмәтле жюри әгъзалары белән таныштыра. Катнашучыларга реклама ясый (исемнәренең мәгънәләрен аңлата,нинди һөнәргә оста булуларын әйтә). Катнашучыларны 2 командага бүлә.

1нче бирем
Командаларга команда исемнәре язылган кәгазь бирә.
Команда исемнәре ,,Шатлык"һәм ,,Балкыш".
Командалар шушы сүзләрдә булган хәрефләргә башланган, балага әйтердәй ягымлы сүзләр уйларга тиеш. Командалар чиратлап сүзләрне әйтәләр, кайсы команда соңгы сүзне әйтә, шул җиңүче була.(Б һәм Т хәрефләренә сүзләр башта укыла, соңыннан Ш,А,Л,К хәрефләренә)
1нче биремдә җиңүче ачыклангач пауза үткәрелә.
Балалар чыгышы
Әни малайны кыстый-кыстый ашата,малай киреләнә.
Әни.Белмим нинди баладыр,
Ашатуы бәладер-
Авызын салындырып,
Утыра ялындырып...
Алып баруч Әни тәмам аптырый,
Чәйнәп кенә каптырмый...
Ялкау (ашын читкә этеп).Ашамыйм, теләмим!
Бала.Чын сәбәбен беләм мин,
Утырмый ул иренеп,
Чындыр, кабар җире юк-
Эче тулы кирелек!..
Ялкау.Миндә кирелек?Син үзең Кирлемән!
Бала. Хак сүз өчен какма син,
Рәнҗетүдән саклан син!
Яхшылыкка өйрән син!
Кыз бала керә(балаларга җимешләр тарата)
-Кем алма ярата?
-Кем җиләк ярата?
-Кем йөзем ярата?
(Ялкауга күрсәтеп.)
-Кем үзен ярата!
Бу баланы беләсезме?
Ни чагылса күзенә,
Ике куллап ябыша.
Ялкау.Миңа! Миңа! Үземә!
1нче бала.Конфет алып кайтсалар,
Тавышына түз генә;
Апасына да бирмәс.
Ялкау. Миңа! Миңа!Үземә!
2нче бала. Курчак аюны да ул
Утыртты да тезенә.
Ялкау.Килмәгез, тимәгез,
Миңа!Миңа!Үземә!
3нче бала.Урманга баргач та ул
Читкә киткән тиз генә.
Зуррак аю күргән ул.
Сәхнәгә Аю чыга.
Ялкау.Миңа!Миңа!Үземә!
4нче бала.Әмма Аю үзе дә
Бу бала кебек икән.
Аю.Миңа!Үземә!
5нче бала. Малайны алып киткән.
Аю Ялкауны күтәреп алып алып чыгып китә.
6нчы бала. Без бергә чакта көчле,
Башкарырбыз бар эшне!
Аю янына барыйм,
Иптәшемне коткарыйм.
Әни керә.Менә мин дә кайттым.(Як-ягына карана.) Минем улым кайда соң?
Ялкау керә.
Ялкау.Әни,әни,Бәхетгәрәй кергәндә аяк чалды.
Әни, әни, Исламия мине үчекләп калды.
Әни, әни, Кәүсәрия биткә бирмәкче иде.
Балалар барысы бергә.Әләкче,әләкче!
Ялкау. Әни,әни, миңа иптәшләрем ,,әләкче" диде.
Әни.Тегесе-начар,
Ә бусы-яман...
Ошатмыйча син
Сөйлисең һаман.
Ә син иң элек үзең яхшы бул,
Шул чакта бәлкем,
Дөнья яхшырыр?
Ялкау. Мин аңладым, аңладым!
Бүген күргәннәремне
Санасаң искитәрлек,
Күңел тулы матурлык-
Гомерлеккә җитәрлек!
Алып баручы . Менә балалар, Ялкау сыман булмаска, дусларыңны хөрмәт итәргә, әниләрне тыңларга кирәк .
Мин кая гына булсам да,
Мин кая гына барсам да-
Син һәрвакыт минем янда.
Ямь-яшел урманнарда,
Чәчәкле болыннарда,
Мул сулы чишмәдә,
Урмандагы инештә-
Син минем белән бергә,
Әнием, син изге фәрештә.
Әниләр турында сүз башлаганда, иң элек ишегалды, туып үскән йорт, аның тәмле итеп пешергән ризыклары искә төшә. Безнең әниләребез дә бөтен күңел җылысын биреп пешергән ризыклары белән таныштырып үтәрләр, алар безнең нәниләребезне нинди тәмле ризыклар белән сыйлыйлар икән?

2нче бирем
Үзең пешергән ризыкка реклама ясау, аның рецепты белән таныштыру.
Алып баручы. Жюри бәяләрне куйган арада без балаларыбызның чыгышларын карый торыйк. Гаделебез сезгә ,,Бииләр итек-читекләр” дигән җыр , ә Кәмилә белән Раина бию башкарырлар.
Алып баручы. Хөрмәтле әниләр, бәйгене дәвам итәбез.
Әниләр иң җитез кешеләр булырга тиеш, шулай булмаса, алар өйдәге бетмәс-төкәнмәс эшләрнең чигенә чыга алмаслар иде.

3нче бирем
Алып баручы. Киләсе конкурсыбыз ,,Бәрәңге кәрзине” дип атала. Сез менә шушы таратылган бәрәңгеләрне чүмечкә эләктереп алып кәрзингә илтеп салырга тиеш. Һәр командадан бер кеше чакырыла. Кем алдан җыеп бетерә шул җиңүче була.

4нче бирем
Бу турда катнашучылар үзләре әзерләгән номерны башкаралар.

5нче бирем
Алып баручы. ,,Агач күрке яфрак,кеше күрке кием” диләр,бу мәкальгә тагын кеше күрке чәч диеп тә өстисе килә.Әниләребез кызларга бик матур прическалар ясыйлар. Шул причёскаларның берсен алар безгә дә ясап күрсәтсеннәр әле. Әниләр кызларга матур прическалар ясап, тәкъдим итәләр.
Алып баручы. Ә хәзер кызлар әниләренә ясыйлар. Кызларның әниләренә резинкалар белән причёска ясавы.
Алып баручы. Алар ясаган вакытта Равил үзенең ятлаган шигырен сөйләп китә.(,,Иң матур сүз” 56нчы бит)
,,Куянны рәнҗеткәннәр”
Куянымның бер колагын,
Белмим кайсы өзгәндер?
Бик тә авырткандыр инде,
Белмим, ничек түзгәндер.

Түзүен дә түзгәндер ул.
Инде менә моннан соң
Мин сөйләгән шигырьләрне
Ничек итеп тыңлар соң?

Әни эштән кайтсын инде,
Түз, куяным, түз генә.
Әниемнән яңа колак
Тектерермен үзеңә.

Алып баручы. Хәзер бераз ял итеп, барыбыз бергә уен уйнап алыйк.
Уен:Музыкаль урындык(яңача)
1.Музыка туктауга үзеңнең балаң белән килеп утырырга.
2.Музыка туктауга балаңның бер аяк киемен алып килеп утырырга.
3.Музыка туктауга шапка киеп килеп утырырга.
4.Музыка туктауга китап алып килеп утырырга.
5.Музыка туктауга үзегезгә генә утырырга.
6.Музыка туктауга учыгызда балдак белән утырырга.
7.Музыка туктауга уенчык белән килеп утырырга.һ.б.

6нчы бирем
Капитаннар ярышы
Алып баручы сораулар бирә капитаннарның кайсысы беренче җавап бирә шул исәпкә алына.
Сораулар.
Былтырның бармагын кем кыскан?(Шүрәле)
Барам-барам очы юк.(Юл)
Ике көпчәкле арба,утсыз да алга чаба.(Велосипед)
Ике колагы бер борыны бар.(Самовар)
Бер әтәч кычкырса 1 кеше уяна,3 кеше уянсын өчен ничә әтәч кычкырырга тиеш(1)
Алманың яртысы нәрсәгә охшаган? (Икенче яртысына)
Нинди ике нотаны бакчага утырталар.(Фасоль)
3кыз 1 зонтик астында мәктәпкә барганнар. Ни өчен аларның берсе дә чыланмаган?(Яңгыр булмаган)
Ач килеш ничә йомырка ашап була?(Берне, чөнки икенчесен ашаганда син инде ач булмыйсың)
Башы тауда аягы диңгездә.( Елга)

Капитаннарның җавапларын һәм башка конкурсларны бәяләү өчен жюрига сүзне бирик. Җиңүче командалар билгеләнә,истәлекле бүләкләр тапшырыла.
Алып баручы. Алыштырмыйм, синең өчен әгәр
Тәкъдим итсәләр дә тәхетне.
Әни диеп әйтер кешем булгач,
Мин бу җирдә бик тә бәхетле!
Балалар, әниләребезне бәйрәм белән котлап нинди теләкләр телик икән.
1нче бала. Безнең әниләребез бер вакытта да авырмасыннар.
2нче бала.Безнең әниләр гел шат булсыннар.
3нче бала.Безнең әниләр озын гомерле булсын.
4нче бала. Безнең әниләргә гел рәхәт булсын.
Алып баручы. Балалар сез һәрвакыт әниләрегезне тыңлагыз,аларны борчымагыз, шулчак сезнең әниләрегез исән-сау һәм шат булыр.
Әнием- син минем бердәнберем,
Мин бит сине бик тә яратам.
Синең күзләреңә карыймын да
Барлык борчуларым таратам.

Булышсам, ничек шатланасың,
Бүләк итеп кабул итәсең.
Килә минем сиңа һәркөн шулай
Гел шатлыклар бүләк итәсем.

Кадерле әниләр, сезгә бүгенге бәйгедә катнашуыгыз өчен зур рәхмәт, тагын бер кат барыгызны да бәйрәм белән тәбриклибез, хәзер барыгызны да бәйрәм табынына чакырабыз, рәхим итегез.

У вас нет прав для создания комментариев.