«Шатлык” төркеменең әниләр көненә багышланган иҗат концерты
Рейтинг:   / 2
ПлохоОтлично 
Татарстан Республикасы Чирмешән муниципаль районының
“Иске Кади урта гомуми белем мәктәбе” гомуми белем
муниципаль бюджет учреждениесе

«Шатлык” төркеменең
әниләр көненә багышланган иҗат концерты

Башкарды: Вагизова Гөлинә
Галимҗан кызы.
I-категория, укытучы.

2013 ел

1. “Бәйрәм бүген” җыры
АБ бергә: Якты чырай, яхшы кәеф
Күрәбез йөзегездә.
Исәнмесез, хәерле көн
Телибез һәммәгезгә.

1 АБ : Хәерле кич, хөрмәтле кунаклар! Чынлап та бүген бездә зур бәйрәм. Без сезнең игътибарга “Шатлык” төркеменең иҗат концертын тәкъдим итәбез. Бу төркем турында барыбыз да бик яхшы беләбез, яратабыз, аларның чыгышларын көтеп алабыз.

2 АБ: Шуның өстенә без дөньяда иң кадерле булган кешеләр- әниләр бәйрәмен билгеләп үтәбез. Инде ничә ел ноябрь аеның соңгы якшәмбесе бу бәйрәмне безгә бүләк итте.
Әни – җирдә иң газиз, якын кеше. Без үзебезнең тормышыбызны алардан башка күз алдына да китерә алмыйбыз. Алар – безнең дөньябызның яме.

1АБ: Сүзне 6 сыйныф укучыларына бирәбез
2 АБ: Алар әниләргә булган кайнар сәламнәрен шигъри юллар аша җиткерер.

1 укучы. Кем дөньяга кеше бүләк итә,
Ә кешегә якты дөньяны?
Тойгылары кояш кебек кайнар,
Эретерлек гранит кыяны?

2 укучы. Кем күңеле тулган айдай серле,
Язлар сыман назлы, ягымлы?
Шатлыкларын башкаларга бүлеп,
Кайгыларга түзем , сабырлы?

3 укучы. Кем елмая җәйге таң аткандай,
Балкып китә шундук тирә-як?
Нәфислеге гөлләр сокланырлык,
Көләчлектә аңа тиңнәр юк?

4 укучы. Кем куллары өйне, җирне ямьли,
Изгелеге үлчәү тапкысыз?
Ул, әлбәттә, яшәү чыганагы.
Тормыш яме- әнкәй, хатын- кыз!

5 укучыБүген әниләр бәйрәме,
Бүген җирдә тантана.
Кояш шуңа көлә бүген,
Гөлләр шуңа шатлана.

6 укучы Без дә котлыйк әниләрне
Теләгебез безнең дә:
Мәңге шулай кояш кебек Балкыгыз күгебезд
7 укучы Әнием минем матур,
Күзләре якты,көләч,
Шундый күңелле була
Ул өйгә кайтып кергәч.
Мин елышам әнигә,
Әни миңа елыша
Битләре аның кайнар
Ә куллары йоп- йомшак.
Конфет та кирәк түгел
Кирәк түгел курчак та,
Чөнки мин әниемне
Алдым инде кочаклап.

8 укучы Ана! Йөрәгенең иң кадерле хисе
Күңелеңнең иң түрендә.
Ул салкында җылытучың синең,
Юанычың авыр көнеңдә.

9 укучы Ана кеше гел яхшылык тели.
Гаебебез булса, кичерә.
Гомер буе калыйк тугрылыклы
Ана дигән изге кешегә.

1 АБ Әниләр бәйрәме көнендә
Җырламый калырга буламы
Әниләр булмаса, әниләр булмаса
Җылытыр иде кем дөньяны?
Айгөл Гиматдинова башкаруында җыр “ Әниләр бәйрәме”

1АБ: Шатлык төркеме 2006 елда оешты. Төркемгә 16 бала йөри. Беренче чыгышлары мәктәптә уздырылган бәйрәмдә булды, ә аннан соң авыл сәхнәсендә халыкка беренче имтиханны бирделәр.
2АБ: 2007 елда беренче тапкыр район сәхнәсенә бастылар. Смотр фестивалендә Туган авылыма җыры белән уңышлы гына чыгыш ясадылар. Хәзер сезнең игътибарга
“Туган авылым” җыры. Каршы алыгыз!
1АБ: Районда чыгыш ясау кызларга канат өстәде. Алар бар көчләрен туплап, яңа җырлар өйрәнә башладылар. 2008 елда төркемгә тагын берничә кыз өстәлде. Алар мәктәптә уздырылган һәрбер кичәнең үзәгендә булдылар

2АБ: 2009 елда безнең районда “Созвездие – Йолдызлык” республика конкурсы уздырыла башлады. Кызлар бу фестивальдә үзләренең көчләрен сынап карарга уйладылар һәм вокаль ансамбльләр номинациясендә диплом белән бүләкләнделәр.

1АБ: Рәмис, Авылыбызның йолдызчыгы Насибуллина Ләйсән һәм аның уңышлары белән таныштырып үтик әле . Ләйсән 2010 елда Чирмешәннең “Нәни гүзәле” конкурсында катнашты һәм “Моңлы гүзәл” номинациясендә җиңеп чыкты.

2АБ: 2012 елда “Созвездие – Йолдызлык” республика конкурсы Чистай шәһәрендә узды. Бу фестивальдә ялгыз җыр белән чыгыш ясап Ләйсән Республикага юллама алды.

1 АБ: Шул ук елны Ләйсән “Җырлы-моңлы балачак” исемле халыкара телевизион фестивалендә катнашты һәм бөтен Татарстанга танылды.

2А.Б. Бу җиңүләр - “Шатлык” төркеме җитәкчесе Вагизова Гөлинә апаның да тырыш хезмәт нәтиҗәсе.
1.АБ Каршы алыгыз Ләйсән Насибуллина. Ләйсән башкаруында “Гөлләрем”җыры
1АБ: Районнан килгән кунагыбыз, класстан тыш эшләр үзәге җитәкчесе ГИЛЯЗЕТДИНОВА ФЛЕРА ШАУКАТОВНА ГА сүз бирәбез.

1 АБ: 2010 елда шатлык төркеме белән беррәттән “Шәп егетләр” төркеме оешты. Анда безнең мәктәпнең иң талантлы егетләре җыелган.
2 АБ: Беренче чыгышларыннан ук алар тамашачы мәхәббәтен яуладылар. 2011 елда “Созвездие – Йолдызлык” республика конкурсы лауреатлары булдылар
1 А.Б. “Шәп егетләр” төркеме башкаруында җыр “” Эх сез, матур кызлар” Каршы алыгыз!

2 АБ “Шатлык” төркеме үзенең җырларын дәвам итә “Әпипә” .

1.А.Б. Котлау өчен сүз Госман абый Мортазинга бирәбез.
2 А.Б. Госман абый рәхим итегез.
1АБ Синең ярларыңда
Диңгез киңлекләре тиң безгә!
Гомер буе мин дә, җырлый, җырлый,
Аксам иде шулай диңгезгә...2 А.Б.Җырлый Насибуллин Фәнзил абый ”Көнләшмә”. Каршы алыгыз!
1 АБ Әнкәй! Дөньядагы бердәнбер иң матур, иң татлы сүз. “Әнкәй дигәндә, дөньялар
яктырып, җылынып китә, күңелләр нечкәрә, күзгә яшьләр килә.Иң кыен чакларда без әнкәйләрне искә алабыз.туган телебезне дә ана теле дип йөрибез.
Айдай, кояштай кадерле
Син – ул әнием.
Иң ягымлы, иң матуры
Син ул- әнием.
2.А.Б. Каршы алыгыз Шатлык төркеме башкаруында “ Мама” җыры.
1.А.Б. Бие әле,бие әле,
Биегәнең юк әле.
Сине матур бии, диләр
Биетеп карыйк әле
Камалова Розалия апа башкаруында татар халык биюе.
1АБ Әни дигән ягымлы сүз
Безнең йөрәк түрендә.
Сакланыр ул мәңге- мәңге
Һәрчак безнең күңелдә.

2А.б Сәламәтлек ташламасын сезне
Һәр көнегез үтсен шатлыкта.
Яшәү яме, дөнья иминлеге
Юлдаш булсын сезгә алда да.
1.А.Б. Төркем оешкан елдан алып, бүгенгесе көнгә кадәр төп җырларны, аерым җырларны да башкаручы җырчыбыз Камалова Илсөя.Ул “Созвездие-Йолдызлык” конкурсларында катнашып зур уңышларга иреште.
2 А.Б.Илсөя башкаруында “Озак яшә, әнкәй шатлык белән “ дигән җырны рәхим итеп тыңлагыз.

1.А.Б.“Шатлык” төркеме җырларын дәвам итә
“Без бит авыл кызлары”.

2АБ . 1АБ: Безнең егетләр җырласа,
Таңда кошлар уяна.
Уяна да ,тын да алмый
Уйлана да уйлана.

1.А.Б.“Шәп егетләр” төркеме җырларын дәвам итеп “Мин авыл баласы”җырын башкаралар.Өр-яңа җыр!Рәхим итегез егетләр!

1аб: “Шәп егетләр” төркеме кебек батыр егетләр төркеме дә бар әле безнең мәктәптә. Алар “Авангард” хоккей командасы егетләре. Алар да бу бәйрәмгә үзләренең котлауларын җиткерергә килгәннәр
2.А.Б.“Авангард” хоккей командасы егетләре башкаруында скетч.
1аб Котлау өчен сүз мәктәп директоры НАИЛ абый МУКСИНОВКА бирелә.

2АБ: Барлык укытучыларга багышлап җыр яңгырый “Укытучым, сезгә карап”

1АБ: Төркемнәрнең популярлыгы буш урында гына барлыкка килмәгән. Җитәкчесе Гөлинә апа Вагизова җыр сөючән, нечкә күңелле кеше. Үзенең дә матур җырлавы өстенә, төркемгә дә матур җырлар өйрәтә.

2АБ: Спонсорлар белән дә уртак телне тиз тапты. Нихәтле генә җырны матур итеп өйрәнсәң дә, сәхнә костюмнары булмаса, чыгышлар югары дәрәҗәдә булмас иде.

1АБ: Бу 7ел эчендә төркемгә 3 төрдәге костюмнар тектерелде. Аларга 60 мең күләмендә акча түләнелде. Мондый ярдәмне балаларны яраткан һәм аларның тәрбиясе белән кызыксынган җитәкче генә күрсәтә ала.
2АБ: Ул – ООО Кади җитәкчесе Камалов Рәдис абый. Аның үзенә дә эшендә уңышлар, гаилә бәхете теләп калабыз. Спонсорыбыз Рәдис абый хөрмәтенә Вагизова Гөлинә апа һәм Ислам абый Закировлар башкаруында “Мәхәббәткә таян”җыры
1АБ Рәдис абый белән беррәттән әле безнең тагын спонсорларыбыз бар.Җирле үзидәрә җитәкчесе Ревал Алтаевич, “Лилия” кибете директоры Салават Халилович та безгә төркем оешкан елларда ярдәм иттеләр.

2.а.б.Ә бүгенге кичәбезнең төп спонсоры “Барс” кибете директоры Кадрия Димехаметовна. Ул да безгә даими ярдәм итүчеләрнең берсе. Рәхмәт сезгә!(бергә)

1.а.б.Барлык спонсорлар исеменнән котлау өчен сүзне РӘДИС абыйга бирәбез.

2.А.Б.Спонсорларыбыз хөрмәтенә Камалова Илсөя, Мустафина Айгөл башкаруында заманча бию.

Насибуллин Фәнзил абый үзенең җырларын дәвам итә. Каршы алыгыз!)

1АБ: Берничә ел җырлаганнан соң, “Шатлык” төркеме үзенең репертуарын тагын да баетты. Хәзер инде алар җырлыйлар да, бииләр дә, төрле тамашалар да күрсәтәләр. Шуларның берсен сезнең игътибарга тәкъдим итәбез.
2АБ:
Әйдә, Шатлык, җырла син
Шаккатыр кунакларны!
Сагынып искә алыйкчы
Сезнең матур җырларны!
“Казанский күн итек”
1АБ Мәдәният йорты коллективына сүз бирәбез.
2.А.Б. Җырларымда минем – тормыш үзе,
Үткәрелгән илһам күзеннән.
Мин гаепле түгел – дөнья үзе
Җыр чыгара минем күңелдән.
Гөлия Гимранова башкаруында җыр”Балакаем”.

1АБ Бәйрәмебез инде тәмам,
Ошадымы ул сезгә?
Әгәр кимчелекләр булса
Гафу итегез -безне!

2АБ Сезнең белән очрашу да
Сизелми бик тиз үтте.
Инде хәзер саубуллашу
Вакыты килеп җитте..
Төркем җитәкчесе Вагизова Гөлинә апа һәм барлык егетләр һәм кызлар башкаруында “Бал җимешем” җыры.

1аб Шуның белән бәйрәмебез ахырына якынлашты. Сезгә барыгызга да исәнлек-саулык, тыныч тормыш телибез!

2аб Һәрвакыт шат күңелле, ачык йөзле булып калыгыз. Киләсе очрашуларга кадәр, хушыгыз!

Кулланылган әдәбият:
“ Апасым – гомер бишегем “ , Казан , 2000 .
Х. Гайнуллин .“Мөхәммәт Гайнуллин – олуг галим һәм язучы “,К.,2003
Ф.С.Сәлимҗанова . Юл ярганда изге сукмакка ...”, Тәтеш ,2006 .

У вас нет прав для создания комментариев.