Гаилә һәм хокук. Никах һәм гаиләнең хокукый нигезләре
Рейтинг:   / 1
ПлохоОтлично 
ТР Саба муниципаль районы Шәмәрдән лицее

Гаилә һәм хокук.
Никах һәм гаиләнең хокукый нигезләре

Тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы
Галиуллина Энҗе Илфатовна


2013 ел

Тема:Гаилә һәм хокук.Никах һәм гаиләнең хокукый нигезләре
Максат:Укучыларны гаилә хокукы мөнәсәбәтләре белән
таныштыру;Статистика белән кызыксындыру,анализлау күнекмәсен ныгыту;Хокукый культура булдыру һәм өлкән кешеләргә ихтирам тәрбияләү.
Материал:дәреслек,РФ,ТР Конституциясе.
Җиһазлау:кассета,магнитофон,плакат-схема.
Дәрес барышы:
1.Классны дәрескә оештыру.
-Хәерле көн,укучылар!Бүген бездә гадәти булмаган дәрес, чөнки анда кунаклар катнаша.45 минутны файдалы,кызыклы итеп үткәрү өчен барыбызның да тырышлыгы кирәк булыр.
-Дәресебез гаилә төзү,аның хокукый нигезләре турында .Гаилә хокукы буенча безне кызыксындырган сорауларга җавапны,озак еллар буе никахны рәсмиләштерү эшен башкарган һәм бу юнәлештә тәҗрибә туплаган , Гөлйөзем апа Миннуллина бирер.
2.Яңа тема аңлату.
1)Нәрсә соң ул гаилә? (...)
- Гаилә-ил терәге.Гаилә-гомер чишмәсе.Кыя тауга да ялгыз менмиләр.
Тормыш парлыларны ярата.Вакыт җиткәч яшьләрдә-егет-кызларда-ярату,яраттыру,гаиләле булу,балалар үстерү һәм тәрбияләү ихтыяҗы туа.Чөнки һәр кеше ниндидер бер камил затның яртысы гына.Аңа икенче яртысын табу кирәк.Бәхетле никках кына кешенең тормышына уңай йогынты ясый ,кәефен күтәрә ,эшкә сәләтен арттыра.
Рухың төшсә күңелеңә Киңәшерлек,гөрләшерлек
Канат куючы кирәк. Синең кеше булсын ул.
Уй-хисеңне карашыңнан Канатың канатка куеп
Аңлап торучы кирәк. Яшәр кешең булсын ул.
Җаның назга сусаганда Бар яктан да килеп беткән
Назлап сөюче кирәк Булыр фәрештә генә.
“Ашың бүген бигрәк тәмле Бу тормышны аңлап яши
Пешкән”-диюче кирәк. Кем гафу итә белә.
2)Ә сез әти-әниләрегезнең танышуы,гаилә төзүе турында ниләр беләсез?(Иншалардан өзекләрен укыйлар).
3)Гаилә турында документлар.
-Без сезнең белән дәресләрдә төрле документлар белән таныштык.
Кайсысында гаилә хокукы очрый?(РФ,ТР Конституциясе).
-Әйе,аларда гаилә хокукының нигезләре бирелгән.”Гаилә кодексы” дигән документта төгәл законнар күрсәтелгән.Ул 1989,1990,1995,
1996 елларда үзгәртелеп гамәлдә йөри.8 өлеш,21бүлек,170ст.тора.
4)ЗАГС хезмәткәре чыгышы.
ЗАГС ни дигән сүз?Хәзер ничә яшьтән никахка керергә мөмкин?Никах төзү шартлары нинди?Кайчан никах төзү тыела?Шаһитләр булу мәҗбүриме?Никах контракты нәрсә ул?Районыбызда гаилә төзү буенча статистика нинди?
-Арча районы буенча статистика.
Еллар 2000 2001 2002 2003 2004 2005
Туу 643 590 547 588 563 554
Никах 276 282 271 340 286 316
Үлем 743 752 785 783 732 773
Аерылышу 73 85 133 107 85 97
-Саннарны анализлау,нәтиҗә ясау.
3.Ял моменты:музыка астында ярату символлары”мозаикасын” җыю.
4.Ныгыту.
1)Сүзлекне язу:ЗАГС-ГХАТ,никах,никах контракты,Гаилә кодексы.
2)Схеманы дәфтәргә сызу,язу.
3)Документлар белән эшләү.
-Укучылар мин мәхәббәт турында хикәядән өзек укыйм,ә сез тыңлагыз һәм биремнәрне үтәргә әзерләнегез.
...Кыз урлау...Нинди кыргый гадәт?Күпме кызны бәхетсез иткән ул! Яратмаган кеше белән ирексез баштан тормыш кор,көчләп ярат,гомер буе күз яшьләренә буылып яшә әле син.Урланган кыз баланың бик сирәге генә язмышыннан зарланмаган.
...Нәсимә исемле кызга күрше авыл егетенең күзе төшә.Кыз исә бу егет турында уйлап та карамый.Ачуы килгән егет аны урларга карар кыла.”Әни,хәзерләнеп тор,сиңа килен алып кайтам”дип , ике дусты белән ат чанасына төялеп китә бу Нәсимәләр авылына.Булачак киленне озак сагалыйлар караклар,сизенгән сыман кыз чыкмый гына бит.Бер кич баралар,ике кич,өч,дүрт,биш...Алтынчы көнне әтисенең зур каталарын сөйрәп кыз коега суга чыга.Чиләкләрен җиргә куярга да өлгерми,толыпка төреп шап моны чана төбенә!Кеше түгел,сарык бәрәне диярсең...(Н.Гыйматдинова”Катага өйләнгән”).
Биремнәр:
-РФ Конституциясе буенча бу гамәлне бәялә(17ст.)
-Хикәяне дәвам ит.
-Кеше хокукларының гомуми декларациясе буенча аңлатырга(16 ст.)
-Җинаять кодексы буенча нинди җәза бирелә?(126ст.)
-ТР Конституциясеннән чыгып бәя бирергә(25,33ст.)
Нәтиҗә:бүген дә урлау очраклары бар.Әгәр кыз бу эш белән риза булмаса ,урлаучыларга җәза бирелә(4-8ел).
4)Авылыбызда озак еллар бер-берен аңлап,матур гомер итүче парларның да теләкләрен тыңлап үтик.(м-фон язмасын тыңлау).
5)Мәхәббәт темасына тест эшләү.
6)Укучыларга истәлек бирү.Яшьлек-гомернең иң гүзәл чагы.Сезгә 15,16 яшь.Беренче мәртәбә кемне дә булса ошату,кемгәдер гашыйк булу,ярату-менә шушы чорда була да инде.Минем сезгә киңәшләрем:
-Үзегезнең гашыйк булуыгыз турында һичкайчан,беркемнән дә мәхәббәт объектыгызга әйттермәгез;
-Әйбәтләп танышыгыз,элемтәгезне ныгытыгыз,ә хисегезне белдерергә вакыт табылыр;
Кемгә гашыйк булмаска?Укытучыңа.Бөтен кешедә гашыйк була ала торган иң гүзәл кызга,иң чибәр егеткә.Сәхнә йолдызына,кино артистына,югыйсә,гомереңне бушка уздыруың ихтимал.Яратыгыз! Яратылыгыз!Бәхетле булыгыз!
5)Йомгаклау.Нәтиҗә.Билге кую.
Өй эше: П.48,никах һәм дин турында материаллар эзлә.












Тест”Мәхәббәт һәм әдәбият”
1.Кешенең беренче саф хисләре ничек атала?
А.ләйсән яңгыр Б.беренче кар
В.беренче укытучы Г.беренче мәхәббәт
2.Дәвам итегез,”Мәхәббәт ул үзе ...
А.тәмле конфет Б.иске нәрсә
В.матур әкият Г.аккан су
3.Кияүгә чыкканда кулга кидертә торган әйбер.
А.йөзек Б.балдак
В.бияләй Г.беләзек
4.Җырны дәвам итәргә”Мин яратам сине...”
А.сөйгәнем Б.Казаным
В.Татарстан Г.Алмаз
5.Бәйрәмдә нәрсә бүләк итәләр?
А.ат Б.себерке
В.чәчәк Г.кояш
6.М.Җәлилнеҗ сатирик шигыре.
А.Ышанма Б.Кошчык
В.Без Г.Гашыйк һәм сыер
7.А .Гыйләҗевның картайган көнендә җавапсыз мәхәббәт кичергән герое.
А.Нәфисә Б.Бибинур
В.Миңлегөл Г.Алсу
8.Ә.Еникинең ана һәм бала арасындагы чиксез мәхәббәтне чагылдырган әсәре.
А.”Әйтелмәгән васыять” Б.”Матурлык”
В.”Бер генә сәгатькә” Г.”Туган туфрак”
9.Т.Миңнуллинныңтормышны яратучы мәңгелек герое.
А.Әпсәләм Б.Әлмәндәр
В.Искәндәр Г.Өммия
10.Мәңге халык телендә йөрүче гашыйкларны парлап яз.
А.Ләйлә Б.Таһир
В.Мәҗнүн Г.Галия
Д.Зөһрә Е.Йосыф
Ж.Заһир З.Зөләйха
И.Хәлил К.Ширин
Л.Галиябану М.Хөсрәү

У вас нет прав для создания комментариев.