Урам һәм аның элементлары темасы буенча 8 нче класста уздырылган ТИН дәресенең планы
Рейтинг:   / 1
ПлохоОтлично 

“Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районы Казаклар урта гомуми белем мәктәбе” муниципаль мәгариф учреждениесе

Урам һәм аның элементлары

8 нче классата тормыш иминлеге нигезләре фәне буенча уздырылган ачык дәреснең планы

Укытучы Исхаков Зөфәр Равил улы
1 нче квалификацион категория
ТИН укытучы-оештыручысы

2013 ел

Максат: укучыларны юл һәм урамның элементлары һәм билгеләнеше
белән таныштыру;
юлларда үзеңне куркынычсыз тоту күнекмәләрен булдыру;
җәяүлеләр һәм йөртүчеләр арасында бер-береңне хөрмәт итү
һәм культуралы мөнәсәбәт тәрбияләү.
Җиһазлар: дәреслек, комьютер, ПДД китабы, видеопроектор,

Дәрес барышы

1.Оештыру өлеше. Укучыларны барлау, теманы һәм бурычларны әйтү. (тема алдан ук тактага языла)
2.Актуальләштерү.
1)Нәрсә ул урам? (Торак пункт аркылы уза торган юл урам дип атала)
2)Нәрсә ул чат? (Урамнар кисешкән урын чат дип атала)
3)Нәрсә ул тротуар? (Җәяүлеләр өчен махсус юл тротуар дип атала)
4)Урамда йөргәндә яки юл аркылы чыкканда нинди кагыйдәләрне истән чыгармаска кирәк? (тротуардан гына йөрергә, тротуар булмаса, йөри торган юлның сул ягыннан - транспорт агымына каршы ягыннан барырга, урамны махсус урыннардан гына аркылы чыгарга, алар булмаса, чыккканда башта сул якка, аннан соң уң якка карарга кирәк)
3.Яңа материал аңлату.
2 нче слайд. Һәр торак пунктны урамсыз күз алдына да китереп булмый. Тар яки киң, туры яки борылмалы, озын яки кыска урамнар һәр торак пунктта бар. (Дөньяда иң озын урам Мексиканың башкаласы Мехико шәһәрендә урнашкан. Аның озынлыгы 32 км). Шул ук вакытта алар транспорт чараларының күп булуы аркасында кешеләргә күп кенә уңайсызлыклар китерәләр. Шәһәрләр үсү, автомобильләрнең елдан-ел күбрәк җитештерелүе аркасында урамнар үтеп чыга алмаслык бер кыенлыкка әйләнә баралар. Ләкин тарихка күз салсак, моннан берничә гасыр элек кешеләрнең киләчәктә мондый кыенлыкларның булуы турында күз алдына да китермәвен күрергә була.
Юл хәрәкәте кагыйдәләре тарихыннан. Юлларда һәм урамнарда йөрү кагыйдәсен кертүгә омтылып карау атлы экипажлар гына хакимлек иткән вакытларда ук булган. 1683 нче елда Россиядә патшалар Иоанн һәм Петр Алексеевичлар тарафыннан “төрле чиндагы кешеләргә” атап чыгарылган указ булган: “Бөек патшаларга мәгълүм булды,- дип язылган анда,- бик күпләр ат җигелгән чаналарда дилбегә тотып, озын камчылар белән йөрергә өйрәнделәр һәм урамда барганда саксызлык аркасында кешеләргә сугалар.” Бу указ дилбегә ярдәмендә атларны идарә итүне катгый тыйган. Ул вакыта кучер, юлны яхшы күрсен өчен, атка атланып барырга тиеш, дип исәпләгәннәр.
1730 нчы елда яңа указ чыгарыла. Бу указда : “Извозчикларга һәм башка чиндагы барлык кешеләргә атларын авызлыклап, саклык белән, ипләп кенә, тыныч кына йөрергә кирәк”,- диелә. Тыңламаган өчен “гаеплеләрне беренче гаепләре өчен - өч-дүрт япьле ыргак белән, икенче гаепләре өчен камчы белән кыйнарга, ә өченче гаепләре өчен каторгага сөрергә”,- диелә указда.
1742 нче елда яңа указ чыгарыла. Анда “Кем дә кем атта бик җитез йөри, аларны полиция командалары ярдәмендә тотып алырга һәм атларын патша конюшнясына озатырга”,- диелә.
1812 нче елда яңа кагыйдәләр кертелә. Бу кагыйдәләр нигезендә: хәрәкәт уң яктан гына булырга тиеш, тизлек чикләнә, экипажларның техник торышына карата таләпләр, экипажлар өчен номер билгеләре кертелә. Бу инде экипажларның хәрәкәтен оештыруга омтылыш ясау була, ул вакытта әле урам буенча хәрәкәт итүнең системалы кагыйдәсе булмый. Җәяүлеләр хәрәкәте тәртипсез һәм оешмаган була.
Пар белән һәм аннан соң бензин белән эшләүче автомобильләр уйлап табылгач, Россиядә дә, шулай ук чит илләрдә дә хәрәкәт куркынычсызлыгын тәэмин итү буенчаяңа омтылышлар ясап карала.
Шуларның кайберләре хәзер безне бары тик елмаерга гына мәҗбүр итә ала. Менә, мәсәлән, Англиядә пар экипажы алдыннан кызыл флаг тоткан кеше барырга һәм очраган кешеләрне пар белән эшли торган экипаж килүе турында кисәтергә, ә шул ук вакытта извозчикларның куркынган атларын тынычландырырга тиеш була. Франциядә исә бензин белән эшли торган автомобильләрнең тизлеге торак пунктларда җәяүлеләр тизлегеннән артмаска тиеш, диелә. Германиядә машина хуҗасы “бензин белән йөри торган арба” ның кайсы юлдан үтәчәген полициягә алдан әйтеп куярга тиеш булган. Әгәр транспортта барганда төн башланса, ул, туктап, таң атканын көтәргә мәҗбүр булган.

3-4 нче слайд. Теләсә нинди юл төп өч элементтан: үтеп йөрү өлешеннән, юл кырыеннан, һәм кюветтан тора.
Үтеп йөрү өлеше – юлның транспорт чаралары йөрү өчен билгеләнгән төп өлеше ул. Юлның үтеп йөрү өлеше аның нигезеннән һәм түшәмәсеннән тора.
Юлның нигезе таш, вак таш, гравий һәм башка төр материалдан булырга мөмкин. юл түшәмәсе аеруча нык юл-төзү материалыннан (асфальт-бетон, цементбетон) эшләнә, чөнки түшәмәгә автомобильнең тәгәрмәчләре һәм табигый факторлар (яңгыр, кар, температура үзгәреше) турыдан-туры тәэсир итә. Безнең авылдан да юл төзелешендә эшләүчеләр бар. Потаниха карьерында юл төзелеше өчен таш чыгарыла.
Юлның ике ягы буйлап юл кырые сузыла, ул исә автомобильләр туктап тору һәм җәяүлеләр йөрү өчен (тротуар булмаганда) хезмәт итә.
Юл кырыеннан соң аның ике ягы буйлап канау казылган була, аларны кювет дип атыйлар. Кюветлар юлдагы суны кырыйга агызып җибәрү өчен кирәк.
Юллар - кыйммәткә төшә торган корылмалар, шуңа күрә алардан транспорт йөртүчеме, җәяүлеме - кем генә булмасын, алар юлның сакланышы турында кайгыртырга, юл полотносының һәм юллардагы корылмаларның зарарлануына юл куймаска тиеш. Юллар безгә барасы җиребезгә тизрәк барып җитәргә уңайлы булсалар да, табигатькә дә зарарсыз калмыйлар икән. Юлдан берөзлексез йөреп торган транспорт чаралары төтен чыгаралар, май таплары, ягулык тамчылары төшереп калдырырга мөмкин, асфальткә ышкылып резин көпчәкләр тузалар һәм таркалмый торган резин тузаны барлыкка китерәләр, транспорт тавышы кешеләрнең һәм кыргый җәнлекләрнең тынычлыгын җуя, юл кырыйларында бензингә кушылган кургаш молекулалары кала, юллар грунт суларының хәрәкәтен һәм кыргый җәнлекләрнең миграциясен чикли.
5 нче слайд. Урамнар кисешкән урыннар төрле формада булырга мөмкин. Транспорт агымы бигрәк тә күп булган чатларда транспорт чишелешләре (транспортная развязка) эшлиләр. Бу өстән күпердән транспорт йөри дигән сүз. Казанда да андый транспорт чишелешләре бар. Хәзер дә 3 урында эшләнеп бетү стадиясендә. “Каменка” тимер юл аркылы чыгу урынында да хәзер шлагбаумда тукталып тормыйча, өстән –күпердән машина юлы салынып ята.
6 нчы слайд. Һәр урамның автомобиль, троллейбус, трамвай, велосипедлар хәрәкәт итә торган үтеп йөрү өлеше була.
7-8 нче слайд. Тротуар юлның үтеп йөрү өлешеннән бераз өстәрәк (биегрәк) була. Болай эшләү юлның үтеп йөрү өлеше белән тротуарның чиген билгеләү өчен кирәк. Бер генә машинага да тротуар буенча йөрергә рөхсәт ителми. Җәяүлеләр аеруча күп йөри торган урамнарның тротуарын юлның үтеп йөрү өлешеннән металл киртәләр белән киртәләп алалар. Бу киртәләр аша чыгу тыела. Якындагы чыгу урыныннан чыгарга кирәк.
9 нчы слайд. Һәр транспорт төре үзе өчен генә билгеләнгән юлдан йөрергә тиеш.
10 нчы слайд. ЮХИДИ (ГИБДД) хезмәте юлда иминлекне тәэмин итү өчен кирәк.
11 нче слайд. Юл хәрәкәтен көйләү өчен барыннан да ешрак өч секцияле светофорлар кулланыла. Өстәмә секцияле светофорлар да кулланыла. Җәяүлеләр өчен ике секцияле светофорлар кулланыла. Төс алышынасын электрон секундомер күрсәткәндә, җәяүлеләр урам аркылы чыгып өлгерүләрен белеп тора алалар. Видеокамералар йөртүчеләрнең светофор сигналларына буйсынмавына киртә булып торалар. “Юл хәрәкәте” җырын тыңлау.
12 нче слайд. Транспортның тормоз юлы юл түшәмәсенең нинди булуына бәйле. Әйтегез әле, укучылар, нинди юл түшәмәсендә тормоз юлы иң кыска һәм иң озын? Тормоз юлы акрын барганда кыска буламы, кызу баргандамы?
13 нче слайд. Юл йөрү кагыйдәләрен үтәмәү юл-транспорт һаләкәтенә китерергә мөмкин.

4. Алган белемнәрне ныгыту.
Өстәге рәсемдә кайсы малай трамвайны дөрес әйләнеп үтә? (икенчесе)
Астагы рәсемдә кайсы малай дөрес эшли? (икенчесе)
Интерактив тактада чатларның төрләрен сызыгыз. Ягез, кем беренче?
Сез мәктәпкә барганда нинди чатлар аркылы узасыз? Сызымын сызыгыз?
Хайдарова Раилә өй янындагы борылышны чат дип атап буламы? Ни өчен?
Сканвордны тутырыгыз.

Сканворд
1. Торак пунктта йортларның бер-берсенә карата тигез итеп урнашкан рәте.
2. Юл хәрәкәтендә катнашучыларга ниндидер информация бирүче тамга.
3. Юл түшәмәсе.
4. Ике көпчәкле транспорт.
5. Транспорт төре.
6. Юл хрәкәтен көйләүче ЮХИДИ хезмәткәре.
7. Таш җәелгән юл.
8. Пассажирлар яки йөк ташу җайланмасы.
9. Чатларда юл хәрәкәтен көйләүче җайланма.
10. Җәяүлеләр өчен юл.

Дәфтәргә терминнарны язу.
Торак пункт аша үтә торган юл урам дип атала.
Урамнар кисешкән урын чат дип атала.
Үтеп йөрү өлеше - рельссез транспорт чаралары хәрәкәте өчен билгеләнгән элементы.
Тротуар - юлның җәяүлеләр хәрәкәте өчен билгеләнгән элементы.
Транспорт чарасы- юлдан кешеләрне, йөкне, яки үзенә урнаштырылган җиһазны йөртүче җайланма.

5. Билгеләр кую.

6. Өйгә эш. Дәфтәрдән терминнарны өйрәнеп килергә. Мәктәпкә бару юлыгызның сызымын сызарга, чатларны күрсәтергә

У вас нет прав для создания комментариев.