Методик берләшмә эшчәнлеген оештыру
Рейтинг:   / 25
ПлохоОтлично 
Методик берләшмә эшчәнлеген оештыру.
Бүгенге көндә мәгариф, белем бирү системасы – Россиядә гомуммилли приоритет булып тора. Бу турыда Россия Президенты Владимир Путин да, та, ТР Президенты Рөстәм Миннеханов та үзләренең чыгышларында әйтеп торалар. Аңындагы искергән, кереп урнашкан стереотиплардан котылырга, җәмгыятьтә яңа карашлы, үзгәчә фикер йөртә алырдай кешеләр тәрбияләү, менталитетны үзгәртү - заман таләбе булып кала.
Укытуның сыйфатын күтәрү өчен укытучы үзенең һөнәре буенча компетентлыгын үстерү өстендә эшләп, һәрвакыт һәм өзлексез үсештә булырга тиеш. Зур тизлекләр белән бара торган фән һәм техника үзгәрешләре алдында югалып калмастай, туган яңа теорияне практикада куллана белү өчен, укытучыга һәрвакыт белемнәрен тулыландырып, яңартып, төзәтмәләр кертеп, үстереп торырга кирәк. Хәзерге вакытта мәктәпләргә заман куйган бурычларны хәл итәрдәй, иҗади фикер йөртүче укытучылар аеруча кирәк. Ләкин мөгаллимне мәҗбүри иттерү мөмкин түгел, шуңа күрә омтылыш уяту әһәмиятле. Бу юнәлештә укытучыларның методик берләшмәсе зур этәргеч булып тора.
Укытучыларның методик берләшмәсе – ул мәктәп эшчәнлегенең бер тармагы, укытучыларның традицион берләшмәсе. Һәрбер МБ укыту процессын методик яктан тулыландырып торучы звено. МБ – технологияләрне, метод һәм ысулларны, эш алымнарын үзара карап өйрәнүче орган.
Хәзерге вакытта мәктәптә методик берләшмә җитәкчесе:
- ул рәсми булмаган лидер;
- төп методик эшләрнең башлап йөрүчесе;
- алдынгы идеяләрне тәкъдим итүче;
- белгечләр арасындагы мөнәсәбәтләрне җайга салучы.
МБ җитәкчесенең төп эшчәнлеге түбәндәгеләрдән гыйбарәт:
1.Анализ ясау (МБ планына, татар теле һәм әдәбият укытуның торышы һәм сыйфаты; укытучының һөнәри компетентлыгы; укыту – тәрбия процессына тәэсир итүче карашлар).
2.Планлаштыру (МБ эшен; укулар, тәҗрибә уртаклашу, үзара контроль, класстан тыш милли чаралар, бәйгеләр, бәйрәмнәр).
3.Оештыру (МБ утырышлары, иҗади отчетлар, үзара дәресләргә йөрү, семинарлар).
Шушы әйтелгәннәрдән күренгәнчә, иң беренче эш - анализлау, диагностика, мониторинг уздыру. Моның өчен һәрбер укытучының үзенең “Портфолио”сы булдырыла. Бу эшне һәрбер укытучы башкара. Папкада укытучының иҗади үсеш күрсәкечләре тутырыла:
1.Укытучының фамилиясе,исеме, атасының исеме.
2.Вазыйфасы.
3.Педагогик стажы.
4.Белеме, белгечлеге.
5.Соңгы аттестация елы.
6.Күрсәткечләр динамикасы (укыту эшчәнлеге нәтиҗәлелеген таблицалар, графиклар ярдәмендә яктырту).
7.Һөнәри остаклыкны күтәрү буенча эшчәнлек:
-квалификация күтәрү курслары;
-үзбелемеңне күтәрү буенча эшчәнлек;
-эш тәҗрибәсе буенча чыгышлар;
-ачык дәресләр;
-ачык чаралар;
-иҗади группалардагы эшчәнлек;
-шәһәр,район мәктәп күләмендәге эшчәнлек;
-бүләкләр, мактау кәгазьләре, грамоталар.
Әлеге мәгълуматлар аша МБ җитәкчесе уку – укыту эшчәнлегенә анализ ясый ала, нәтиҗәләр һәм уңышларны билгели, проблемалар ачыклана. Киләсе уку елына бурычлар куела, эш планы төзелә. Безнең мәктәп эш тәҗрибәсендә МБ эшен планлаштыруда түбәндәгеләр исәпкә алына:
1.Узган уку елына МБ эшчәнлегенә чагыштырмача анализ.
2.Педагогик кадрларга харатеристика.
3.Мәктәпнең методик темасыннан чыгып, предметка яраклаштырылган МБ эшчәнлегенең темасы.
4.Яңа уку елына бурычлар.
5.Укытучыларның квалификациясен күтәрү буенча перспектив план.
6.Үзара дәресләргә йөрү графигы.
7.МБ утырышлары.
8.МБ утырышы арасындага эшчәнлек ( планда ачык чагыла).

Ә хәзер сезнең игътибарга эш планының формасын тәкъдим итәм:

Эш-
чәнлек

Ай исемнәре МБ утырыш-
лары Пед.киңәш-
мәләр Пед.укулар Ата-аналар
белән
эшчән -лек Семинар-
лар Сәләтле
балалар белән
эшчәнлек Конторль
эшләр,
кисемнәр МБ утырышы
арасындагы
эшләр
Сентябрь
Октябрь
Һ.б.

МБ җитәкчесенең эш кәгазьләре:
1.Метод берләшмәнең эш планы.
2.Укытучылар исемлеге.
3. Метод берләшмә утырышы беркетмәләре.
4. Метод берләшмә утырышы арасындагы эшләр.


Сезнең игътибарга “Беркетмә”нең язылу тәртибен тәкъдим итәм:

Татар теле һәм әдәбияты укытучыларының методик берләшмә утырышының беркетмәсе

Дата. № ___

Методик берләшмә җитәкчесе – Ф.И.О.
Сәркәтип – Ф.И.О.
Утырышта катнашты: ... кеше (исемлек бирелә).

Көн тәртибе:
1.
2.
3.
4.

Һәрбер көн тәртибе буенча, чыгышлардан соң карар кабул ителә, җаваплы кеше, үтәлү вакыты күрсәтелә. ”Төрлесеннән” диелгән көн тәртибе буенча карар кабул ителмәскә дә мөмкин.

Сәркәтип: (имза).

Сүземне йомгаклап, МБ эшчәнлегенең нәтиҗәлелеге, минемчә, түбәндәгеләргә бәйле:
- МБ җитәкчесенең даими кеше булуы;
- еллык эшчәнлекне төгәл һәм максатчан планлаштыру;
- укытучыларның вакытында квалификацион курсларда белем алуы,
һөнәри үсешкә омтылуы, кызыксынуы;
- яхшы күрсәткечләргә ирешкән укытучыларның эшчәнлеген бәяләү;
- педагогик тәҗрибә турында мәгълүмат туплау;
- һөнәри уңышларны системалы рәвештә популярлаштыру.


Хиразова Энҗе,
1нче квалификацион
категорияле укытучы,
27 мәктәп, Яр Чаллы.

У вас нет прав для создания комментариев.