Исемнәрне гомумиләштереп кабатлау
Рейтинг:   / 3
ПлохоОтлично 
Татарстан Республикасы Фән һәм мәгариф министрлыгы
“ТР Биектау муниципаль районы Мәмдәл гомуми урта белем бирү мәктәбе”

Исемнәрне гомумиләштереп кабатлау
(6 нчы сыйныфта татар теленнән ачык дәрес)

Язды: Сафиуллина Венера Рафаил . кызы , “ТР Биектау муниципаль районы
Мәмдәл гомуми урта белем бирү мәктәбе”нең
татар теле һәм әдәбияты укытучысы

2013
Максат: 1. Исем сүз төркеме буенча алган белемнәрне гомумиләштереп кабатлау, ныгыту.
2.Сөйләмдә исемнәрне урынлы куллана белү, дөрес язу күнекмәләрен үстерү, камилләштерү.
3. Укучыларда дуслык хисе тәрбияләү;
Җиһазлау: дәреслек, тарату материаллары
Дәрес тибы; кабатлау, гомумиләштерү;

Дәрес барышы.
1. Оештыру өлеше.
Исәнмесез, укучылар!
Хәерле көннәр сезгә
Зиһен һәм тел ачкычлары
Телимен һәммәгезгә.

2. Өй эшен тикшерү.
Үзеңнең әниеңә хат язарга. Бер исемгә морфологик анализ ясарга.
Исәнме, кадерле әнием!
Бу хатны сиңа улың яза.Мин исән –сау килеп җиттем. Безнең лагерь бик матур урында урнашкан, төрле –төрле чаралар уздыралар. Бик күңелле.
Үзегез ни хәлләрдә? Авырмыйсызмы? Кайту көннәрен түземсезлек белән көтәм.Сине сагынып, улың.

Исәнме, әни!
Сиңа хатны язучыны кызың дип белерсең. Мин әле генә мәктәптән кайттым. Бүген минем билгеләр бик яхшы: ике “5”ле, бер “4”. Хәзер өй эшләрен эшләргә утырам. Тизрәк кайт. Сине көтәбез. Кызың.

Кадерле әнием, исәнме!
Хатны кызың яза.Өйдәгеләр барысы да исән-саулар, сиңа күп итеп сәлам әйттеләр. Үзгәрешләр юк, без укып йөрибез, әти эштә, дәү әни өйдә генә. Тузик та исән –сау.
Син үзең ни хәлләрдә? Укып буламы? Бик кыен түгелме? Сине бик сагындык. Барыбыз да көтәбез. Кайт. Сине яратып, кызың.

- Бүгенге сөйләшүне ачыклау өчен башта сорауларга җавап бирергә туры килер. Сораулар түбәндәгеләр:
1. Затны яисә предметны белдереп, кем? нәрсә? сорауларына җавап бирә торган мөстәкыйль сүз төркеме ничек атала?
2. Борын авазына беткән исемнәргә нинди кушымча ялгана? (урамнар, толымнар, моңнар, төннәр)
3. Тартым белән төрләнгән исем килеш белән төрләнә аламы?( Тартым белән төрләнгән исем килеш белән дә төрләнә ала.)
4. Исем нәрсә белән төрләнә? (сан, тартым, килеш)
5. Берлек сандагы исемнең кушымчасы. (Берлек сандагы исемнәргә -лар/-ләр, -нар/-нәр кушымчалары ялганып, күплек сандагы исемнәр ясала)
Берлек. Күплек
Кар - карлар
Җил - җилләр
Буран - бураннар
Бәйрәм - бәйрәмнәр
6. Баш килештәге исем җөмләнең нинди кисәге була?(ия,тәмамлык, аергыч,хәбәр, эндәш сүз)

II. Актуальләштерү.
- Әйдәле, Акбай! Өйрән син, арт аягың белән тор,
Аума, аума! Туп-туры тор, төз утыр, яхшы утыр. (Г.Тукай)
Сораулар:
1. Бу юллар кайсы шагыйрьнең нинди шигыреннән алынган?
2. Җөмләне сүз төркемнәре һәм җөмлә кисәкләре буенча тикшерегез.
3. Исемнәргә морфологик анализ ясагыз. (Бер укучы телдән җавап бирә)
Укытучы. Хәзер мин сезгә “Дәвам ит” уены тәкъдим итәм.
III. Белем һәм күнекмәләрне ныгыту.
1. Ялгызлык исемнәрен атыйбыз.
Дәвам ит: “Сабантуй”, Салават, Илүзә........
2. Уртаклык исемнәрен атыйбыз.
Дәвам ит: парта, көрәк, чалбар.......
3. Килешләр белән төрләндерәбез.
Дәвам ит: парта, партаның..... (партага, партаны, партадан, партада)
4. Тартым белән төрләндерергә.
Дәвам ит: апам, апаң......(апасы, апабыз, апагыз, апалары)
5. Исемнәр нәрсәләр белән төрләнә.
Дәвам ит: сан... (килешләр, тартым)
6. Исемнәр нинди җөмлә кисәге булып килә алалар?
Дәвам ит: хәбәр.....(ия, аергыч, эндәш сүз, тәмамлык)
Менә без сезнең белән исем турында алган белемнәрне искә төшердек.
Кагыйдәне гомумиләштереп әйтеп карыйк.

Физкультминут.

- Хәзер мөстәкыйль эшләп аласыз. Исемнәрне укып, ясалышларына карап, дөрес шакмакка куясыз. (Исемнәр ясалышлары ягыннан алты төргә бүленә).

1 2 3 4
Тамыр Китап Дәфтәр Бала Кош
Ясалма Көрәшче Авылдаш Күзлек Сөзгеч
Кушма Көнбагыш Аккош ташбака Карабодай
Парлы Кием-салым Тирә-як Ата-ана Кош-корт
Тезмә Кура җиләге Сукыр кычыткан Драма түгәрәге Тимер юл
Кыскартылма Колхоз Драмтүгәрәк КДУ Совхоз
Китап, көрәшче, кием-салым, кура җиләге, көнбагыш, колхоз, авылдаш,
аккош, дәфтәр, тирә-як, сукыр кычыткан, драмтүгәрәк, бала, драма түгәрәге,
КДУ, ата-ана, ташбака, күзлек, кош, сөзгеч, карабодай, кош-корт, совхоз, тимер юл.

Китап белән эш.
- Китапның нче битен ачабыз. нче күнегүне

- Без сезнең белән исемнәрне искә төшереп, кабатлап киттек. Хәзер тест ярдәмендә үзегезнең белемнәрегезне тикшереп карыйсыз. (Укучыларга тестлар таратыла, мөстәкыйль эшлиләр. Эшләр җыеп алына, нәтиҗә киләсе дәрестә әйтелә)

Киләсе дәрескә барып җитәр өчен, түбәндәге сораулы-табышмаклы башваткычны чишәргә кирәк. Җавапларның беренче хәрефләре киләсе дәреснең ачкычы булачак.

1. Әрекмәндәй зур колак,
Аяклары бер колач,
Борыны җиргә тигән,
Килгән ул ерак илдән.(Фил)
2. Тәрәзәдән түгел, ә нәрсәдән йөриләр? (Ишектән)
3. Гәүдәсе – бар – җаны юк, үзе эшләпә кигән – җаны юк.(Гөмбә)
4. Кыйнамый. сукмый, үзе елата. (Кычыткан)
5. Бәләкәй генә бер чүлмәк,
Авызы –җөе күренми.
Ничек кенә йөртсәң дә,
Ашы һичбер түгелми. (Чикләвек)
6. Кирәк чакта ташлыйлар,
Кирәкмәгәндә алалар. (Якорь)

Киләсе дәреснең темасы шулай итеп-фигыль

Өй эше. 1.Үтелгәннәрне кабатларга.
2. Мөмкин кадәр исемнәр кертеп, үзегезнең дустыгыз турында хикәя язарга.
3. Индивидуаль карточкалар белән эш.

Исем темасына тестлар

№ 1

1. Кайсы сүз исемне белдерә?
а) китабым б) кайтам в) яшел

2. 1) Тезмә ялгызлык исемнәрнең
а) һәр сүзе баш хәрефтән языла
б) беренче сүзе генә баш хәрефтән языла
в) һәр сүзе юл хәрефеннән языла

3. Кайсы исем бу төркемгә керми?
а) әти б) әби в) песи г) абый

4. Исемнәр...
а) берлек санда гына килә
б) күплек санда гына килә
в) берлек яки күплек санда килә

5. Кайсы исем ялгызлык исемне белдерә?
а) Фәрит б) апа в) әби

6. Тартым белән төрләнгән исемнәр...
а) килеш белән дә төрләнә ала
б) килеш белән төрләнми.

7. Күплек сандагы исемнәргә нинди кушымчалар ялгана?
а) –лар /-ләр, -нар/-нәр
б) –дан /-дән, -тан/-тән
в) –га/-гә, -ка/-кә

8. Исем җөмләдә нинди кисәк?
Бүген көн бик матур.
а) ия; б)хәбәр; в) хәл; г) аергыч.

Исем темасына тестлар

№2

1. Урын-вакыт килешендәге исем...
а) –ка, -кә,-та, -тә кушымчалары ярдәмендә ясала
б) –да – дә,-та,-тә кушымчалары ярдәмендә ясала

2. Кайсы исем артык?
а) кәҗә б) сарык в) әтәч г) үгез д) бозау

3. Исемнәр , ясалышларына карап,...
а) 4 төргә бүленә
б) 5 төргә бүленә
в) 6 төргә бүленә

4. Чыгыш килешендәге исмене билгелә:
а) күлмәк б) итекне в) мәктәптән г) балага

5. Болар – ялгызлык исемнәр:
а) Казан, шәһәр, автобус;
б) урам, миләш, Кремль, көз;
в) “Ялкын” журналы, Буа шәһәре, Казан, Идел, Гөлия.

6. Исем нинди сорауларга җавап бирә?
а) кем? нәрсә?
б) нишли? нишләгән?
в ) нинди? кайсы?

7. Исем
а) предметның билгесен белдерә;
б) предметның санын белдерә;
в) предметны яки затны белдерә.

8. Бу сүзләр III зат, күплек санда тартым төрләнгән:
а) авылда, әни, китабы, илдә;
б) авылдашлары, әниләре, өйләре;
в) мәктәпләре, бара, апам, уку.

У вас нет прав для создания комментариев.