10 нчы сыйныф ТАТАР ТЕЛЕ ДӘРЕСЛӘРЕННӘН ЭШ ПРОГРАММАСЫ
Рейтинг:   / 4
ПлохоОтлично 

Татарстан Республикасы Фән һәм мәгариф министрлыгы
“ТР Биектау муниципаль районы Мәмдәл гомуми урта белем бирү мәктәбе”

“Каралды”
Методик берләшмә җитәкчесе:
__________ Ф.М.Абдуллина.
Беркетмә №1, “___” ______ 2012 ел. “Килешенде”
Уку-укыту эшләре буенча директор
урынбасары: ___________ Л.И.Җамалиева.
“___” ____ 2012 ел. “Раслыйм”
Директор: _________Г.Г.Сабирҗанова.

“___” _____ 2012 ел.


10 НЧЫ СЫЙНЫФ ӨЧЕН
2012 – 2013 нче уку елына
ТАТАР ТЕЛЕ ДӘРЕСЛӘРЕННӘН ЭШ ПРОГРАММАСЫ




Төзеде: Сафиуллина Венера Рафаил . кызы , “ТР Биектау муниципаль районы
Мәмдәл гомуми урта белем бирү мәктәбе”нең
татар теле һәм әдәбияты укытучысы

АҢЛАТМА ЯЗУЫ

Программа түбәндәге дәүләт документларына нигезләнеп язылды:

1. “Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасында башка телләр турында” Татарстан Республикасы Законы (2004 ел, 1 июль).
2. “2004-2013 нче елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча Татарстан Республикасы Дәүләт программасы” (2004 ел, 11 октябрь).
3. Россия Федерациясенең 309-Ф3 номерлы Законы (2007 ел, 1 декабрь).
4. Татар теленнән гомуми белем бирүнең дәүләт стандарты. - ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, Казан, 2008.
5. Татар телендә урта гомуми белем бирү мәктәпләре өчен татар теленнән программа (5-11 нче сыйныфлар). – Казан: “Мәгариф” нәшрияты, 2010.

10-11 нче сыйныфларда татар теленнән урта (тулы) гомуми белем бирүнең максатлары

1. Телне тулы бер система буларак күзаллау.
2. Татар халкының этник төркемнәре һәм диалектлары, төрки телләр, татар теле, татар язуы, татар халкының рухи, әхлакый, мәдәни мирасы турында мәгълүмат бирү.
3. Татар телен иҗтимагый күренеш буларак аңлау, тел нормаларын саклап, тормышның төрле ситуацияләренә бәйле рәвештә тел чараларын дөрес кулланып, үзара аралаша һәм аңлаша белү.
4. Тел берәмлекләрен танып, аларны тикшерә, чагыштыра алу һәм аралашуда урынлы куллану күнекмәләрен камилләштерү.
5. Текст һәм башка мәгълүмати чаралар белән эшләү, аннан кирәкле мәгълүматны ала белү һәм аны тиешенчә үзгәртә алу күнекмәләрен үстерү.
6. Укучыларның орфографик һәм пунктуацион грамоталылыгын камилләштерү.

Төп бурычлар

1. Татар теленең барлык тармаклары буенча эзлекле белем бирү.
2. Сөйләм эшчәнлеге төрләре буенча ныклы күнекмәләр булдыру.
3. Телдән һәм язма сөйләм осталыгы һәм күнекмәләрен камилләштерү.

Формалаштырылган осталык һәм күнекмәләр
(уку елы башына)

1. Милли телнең иҗтимагый тормыштагы әһәмиятен аңлау, телне саклау – милләтне саклауның төп өлеше икәнен үзләштерү.
2. Язылган текстларның стиль үзенчәлекләрен - аера, эчтәлеген аңлап укый белү; фәнни, рәсми, публицистик стильдә, матур әдәбият стилендә язылган башлангыч текст үзенчәлекләрен тоеп, язма текстта шуларны бирә белү.
3. Татар әдәби теленең үсеш үзенчәлекләрен күз алдына китерү; аралашу һәм үзара аңлашу чарасы буларак язма һәм сөйләмә тел үсештә булсын өчен, аның көндәлек кулланылышын тәэмин итү юлларын белү, ягъни телләр турындагы Законны тормышка ашыру юлларын үзләштерү.
4. Татар тел гыйлеменең татарча укытыла торган башка фәннәр белән бәйләнешен аңлата белү; татар әдәби телен ассимиляцияләнүдән саклау.
5. Татар теленең диалектлары һәм сөйләшләре турында гомуми төшенчәгә ия булу.
6. Тексттагы проблемаларны формалаштыру, текстта күтәрелгән проблемаларны үз дәлилләрен китереп аңлата белү.
7. Изложение һәм сочинениеләрне, сөйләм төренә туры китереп, төрле жанрда яза белү. Язмаларны сыйфатлама, модальлек, эмоциональлек элементларын, стиль үзенчәлекләрен кулланып тулыландыру һәм шомарта алу.
8. Текст яки аның берәр өлеше нигезендә конспект төзү, тезислар әзерли алу, кемгә дә булса характеристика яза белү.
9. Эш кәгазьләреннән хат, белешмә, мәкалә, расписка, акт, гариза һәм беркетмәләрне мөстәкыйль рәвештә яза алу.
10. Сәнгатьле уку, әдәби телдә сөйләм күнекмәләренә ия булу.

Укучылар үзләштерергә тиешле осталык һәм күнекмәләр
(уку елы ахырына)

1. Әдәби тел нормаларының үсешен халык үсешенә бәйләп аңлата алу.
2. Рун язуы турында төшенчә алу.
3. Гарәп язуында әдәби нормаларның үсешен белү. Гарәп язуын уку, ул язуның башлангыч күнекмәләрен алу.
4. Латин графикасының татар телендә үзенчәлекле кулланылышын күз алдына китерү.
5. Кириллицаны кабул итү, анда татар теленең үзенчәлекле авазларының бирелешен төшенү. Кирилл орфографиясенең төп үзенчәлекләрен белү, аның татар орфоэпиясенә һәм орфографиясенә тәэсирен аңлата алу.
6. Укучыда булган актив сүзлек запасының артуы.
7. Сөйләм һәм язма телнең, хәтер һәм фикерләү сәләтенең үсүе, рухи дөньяның баюы.
8. Татар теленнән алынган теоретик материалның аңлы үзләштерелгән булуы, тел фәнен яхшы белү.
9. Үзеңне бәяләү һәм башкаларга бәя бирү күнекмәләре булу.
10. Дәреслек белән эшләү, конспектлар төзү, белешмә әдәбияттан (төрле сүзлекләрдән, тәнкыйть материалларыннан, фәнни чыганаклардан һ.б.) файдалану күнекмәләре булу.

Укыту-методик комплекты

Дәреслек:
Татар теле: Татар урта гомуми белем бирү мәктәбенең 10-11 нче сыйныфлары өчен дәреслек / М.З.Зәкиев, Н.В.Максимов. – Казан: Мәгариф, 2008.

Методик ярдәмлекләр:
1. Вәлиева Ф.С.Саттаров Г.Ф. Урта мәктәп һәм гимназияләрдә татар телен укыту методикасы. – Казан: “Раннур”, 2000.
2. Максимов Н.В. Урта мәктәптә татар теле укыту: Фонетика. Морфология: укытучылар өчен методик кулланма. – Казан: “Мәгариф”, 2004.
3. “Татар теле. 5-11” интерактив дәреслеге (“Белем.ру” ҖЧҖ, 2009).
4. Диктантлар җыентыгы: Татар урта гомуми белем бирү мәктәпләренең 5-11 нче сыйныфлары өчен. Укытучылар өчен кулланма/З.Н.Хәбибуллина, Г.Ш.Нәбиуллина. - Казан: Мәгариф, 2006.
5. Татар теленнән диктантлар һәм изложениеләр җыентыгы: Татар урта гомуми белем бирү мәктәбенең 5-11 сыйныфлары өчен. Укытучылар өчен кулланма/Н.В.Максимов, С.М.Трофимова, М.З.Хамидуллина. - Казан: Мәгариф,2005
6. Татар теленнән күнегүләр һәм тестлар. - Казан: Яңалиф, 2006
7. Бердәм республика имтиханына әзерләнү өчен ярдәмлек. Татар теле. - Казан: РИЦ “Школа”, 2008
8. Эш кәгазьләре үрнәкләре/З.В.Валиев.-Казан: Татар китап нәшрияты, 1999
9. Татар теле. Бердәм республика имтиханына әзерлек өчен кулланма. - Казан: РИЦ “Школа”,2007
10. Татар теле: Кагыйдәләр, күнегүләр: Урта гомуми белем бирү мәкт. өчен/Ф.Ф.Харисов, Ч.М.Харисова. - Казан: Мәгариф, 2007
11. Татар теленнән тестлар: Уку-укыту ярдәмлеге/Н.В.Максимов. - Казан: Мәгариф, 2008
12. Хәзерге татар әдәби теле. Дидактик материал.

КАЛЕНДАРЬ-ТЕМАТИК ПЛАН

№ Эчтәлек Сәг.
саны Шул исәптән вакыты Милли регональ ком-
понент Дәрес тибы һәм ИКТ кул-
лану
БДИ нарына
хәзерлек
Искәрмә
теория Практик контрол Прогр
буенча Фак
тик

№ 1. Үткәннәрне тирәнәйтеп кабатлау. 5сәг. 5



1. §1-2. Туган телнең үсеше, яшәеше. 1 1 Яңа материалны аңлату дәресе.
2 Җанлы һәм үле телләр 1 1 Яңа материалны аңлату дәресе
3 Милли телне саклау, үстерү – милли мәдәниятне, милләтнең үзен саклау, үстерү дигән сүз 1 1 Катнаш дәрес
4 Татарстан Республикасында татар телен һәм башка халыкларның телен ассимиляциядән саклау һәм үстерү чаралары. 1 1 ТР дәүләт телләре һәм ТР да башка телләр турында ТР Законы
2004-2013 елларга ТР дәүләт телләрен һәм ТРсында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча ТР дәүләт программасы Катнаш дәрес тест
№2. Татар милли әдәби теленең язма тамырлары. 2 с. 2
5 Татар милли әдәби теле турындагы мәгълүматларны искә төшерү. Борынгы төрки әдәби тел. 1 1 Яңа материалны аңлату дәресе.
6 Иске төрки әдәби тел. Иске татар әдәби теле. 1 1 Яңа материалны аңлату дәресе.
7 БСҮ. Контроль изложение. 1 1
№3.Татар халкы кулланган язу төрләре. 8с.
8 Гарәп графикасына нигезләнгән язу. 1 1 Яңа материалны аңлату дәресе.
9 Гарәп графикасында язарга һәм укырга өйрәнү. 1 1 Катнаш дәрес
10 Латин графикасы. 1 1 Яңа материалны аңлату дәресе.
11 Латин гарафикасына нигезләнгән язу. 1 1 Катнаш дәрес
12 Кирилл орфографиясенең төп принциплары. 1 1 Яңа материалны аңлату дәресе.
13 Кириллицага нигезләнгән язу. 1 1 Катнаш дәрес
14 Татар әдәби теленең фонетик, орфоэпик, орфографик, грамматик нормалары. 1 1 Катнаш дәрес
15 Татар әдәби теленең стилистик, пунктуацион нормалары. 1 1 Катнаш дәрес
16 Тестлар ярдәмендә (А, В өлешләре буенча) фонетика, орфография, орфоэпия буенча белем сыйфатын тикшерү, белемнәрне балларда бәяләү. 1 1 Контроль дәрес тест
17 БСҮ. Сочинение. “Туган тел язмышы-милләт язмышы”. (С.Рәмиев. “Таң вакыты”) 1 1 Контроль дәрес
№4. Морфология. 1с.
18 Мөстәкыйль, ярдәмлек һәм модаль сүзләрнең татарча әдәби сөйләм оештырудагы роле. Татар әдәби теленең сүз байлыгы. Тамыр, ясалма, кушма, парлы, тезмә, кыскартылма сүзләр. 1 1 Һ.Такташ “Киләчәккә хатлар” поэмасы.Тамыр, ясалма , парлы, тезмә сүзләрне табу. Катнаш дәрес
19 Тестлар ярдәмендә (А,В өлешләре буенча) морфология буенча белем сыйфатын тикшерү, белемнәрне балларда бәяләү. 1 1 Контроль дәрес тест
20 БСҮ.Әдәби әсәргә бәяләмә (рецензия) язу. 1 1 Ш.Камалның “Акчарлаклар” повесте Контроль дәрес
21 Бәяләмә язу. 1 1 Контроль дәрес
№.5. Гади һәм кушма җөмлә синтаксисы.4с.
22 Сүзләр һәм җөмләләр арасында мәгънә мөнәсәбәтләре. Сүзләр һәм җөмләләр арасында тезүле һәм ияртүле бәйләнешне тәэмин итүче чаралар. 1 1 Катнаш дәрес
23 Кушымчаларның, теркәгечләрнең кисәкчәләрнең, бәйлек һәм бәйлек сүзләрнең язылышы. 1 1 Катнаш дәрес
24 Кушымчаларның, теркәгечләрнең кисәкчәләрнең, бәйлек һәм бәйлек сүзләрнең язылышы. 1 1 Катнаш дәрес
25 Составында тиңдәш кисәкләре, гомумиләштерүче сүз, кереш яки эндәш сүзе, өстәлмәсе булган гади һәм кушма җөмләләр, аларда тыныш билгеләр. 1 1 Җирле шагыйрь
ләр иҗатыннан үрнәк мисаллар Катнаш дәрес
26 БСҮ. Сочинение. “Мин нинди булырга теләмим?” 1 1 Контроль дәрес
27 Тестлар ярдәмендә татар теленнән (А,В өлешләре буенча) белем сыйфатын тикшерү, белемнәрне балларда бәяләү. 1 1 Контроль дәрес Тест
28 БСҮ. Тестлар ярдәмендә татар теленнән (С өлеше буенча) белем сыйфатын тикшерү, белемнәрне балларда бәяләү. 1 1 Контроль дәрес Тест
№5. Эш кәгазьләре язу. 4 сәг.
29 БСҮ. Ышанычнамә һәм акт язу. 1 1 Катнаш дәрес
30 Контроль диктант. 1 1 Контроль дәрес
31 Язма эшләрдәге типик хаталар өстендә эш. 1 1 Катнаш дәрес
32 БСҮ. Васыятьнамә язу. 1 1 Катнаш дәрес
33 БСҮ. Беркетмә язу. 1 1 Катнаш дәрес
34 “Эш кәгазьләре” темасы буенча зачёт-дәрес. 1 1 Контроль дәрес
35 Үткәннәрне гомумиләштереп кабатлау. Йомгаклау дәресе. 1 1 Катнаш дәрес


Программанын төп максаты:
Лексика укучыларны сүзлек составының төп үзенчәлекләрен белән таныштырып, тел дәресләрен тормыш белән бәйләп, кызыклы һәм файдалы итеп үткәрергә киң юл ача.
Стилистика телне тормышның төрле сфераларында куллану үзенчәлекләре турында мәгълүмат бирә һәм ул укучыларда тел кульы күнекмәләре булдыруда аеруча әһәмияткә ия.
Тел турында гомуми мәгълүмат бүлегендә укучыларны тел үсеше проблемалары белән таныштыру төп максат итеп куела Биредә шулай ук тел гыйлеме турында да мәгълүмат бирелә.Шуңа бәйле рәвештә тел галимнәре турында дәресләр үткәрүне күз уңында тотыла.
Шулай ук Бердәм дәүләт имтиханнарын биргәндә укучыларның: а)башлангыч текстның мәгънәви, композицион, стиль, тел үзенчәлекләре ягыннан анализлый белүләре;
б)текстта күтәрелгән проблемалар аныкланылып, автор фикеренә карата укучы мөнәсәбәтенең чагылышы;
в)укучының үз фикерен дәлилләргә таняп аңлата алуы; язмаларында фикерен эзлекле бирә белүе, язма телдә ана телендәге сүз байлыгннан, ана теленең төрле грамматик формаларыннан урынлы файдалана белүе;
г)язма әдәби телне тормышта-мәктәптә уку дәверендә һәм, мәктәпне тәмамлаганнан соң, һөнәри белем алуда куллана алуы, ягъни татар әдәби теленә хас орфографик, пуктуацион, грамматик һәм лексик нормаларны куллана белүләренә ирешү күз уңында тотыла.
Кыскасы, татар теле укытуның төп максаты - чыгарылыш сыйныфларында укучы татар балаларының мәктәптә уку дәвамында тупланган тел, лингвистик, коммуникатив компетенциясен билгеләү.

Эш программасы тел белеме тармаклары арасында системалылык һәм эзлеклелек, фәннилек, аңлаешлылык принципларын истә тотып төзелде.
Атнага 1 сәгать исәбеннән төзелде.
10 нчы сыйныф укучыларының тел осталыклары һәм күнекмәләре
Башлангыч һәм 5-8 нче сыйныфларда өйрәнелгән осталык һәм күнекмәләрнең һәммәсе дә 10 нчы сыйныф укучылары өчен зарури, шулар янына түбәндәгеләре дә таләп ителә:
- әдәби әсәрнең жанрын тану (әдәбияттан алган мәгълүматлар күз алдында тотыла), әсәрнең төп идеясен аңлау, аны мисаллар белән раслау;
- сөйләмә һәм язма формаларда сочинениеләрне, сөйләмнең төрле төрләренә туры китереп, төрле жанрда язу. Аларны тулыландыру һәм стилистик яктан шомарту;
- әсәр яки аның бер өлеше нигезендә конспект төзү, тезислар әзерләү. Аерым бер кешегә (үзенең сыйныфташына да булырга мөмкин) характеристика язу;
- эш кәгазьләреннән үтенеч һәм ышанычнамәне мөстәкыйль рәвештә яза алу.

Гомумбелем күнекмәләрен бәяләүнең критерийлары һәм нормалары
Язма эшләрнең күләме һәм аларны бәяләү:
Сүзлек диктанты –35-40 сүз
Сүзлек диктантын бәяләү
1. Пөхтә язылган, хатасы булмаган эшкә “5” ле куела.
2. Бер орфографик хаталы эшкә “4” ле куела.
3. Өч орфографик хаталы эшкә “3” ле куела.
4. Биш орфографик хаталы эшкә “2” ле куела.
Контроль диктант- ел башында 140 сүз, ел ахырында 150 сүз
Контроль диктантны бәяләү:
1. Эш пөхтә башкарылса, хатасы булмаган эшкә “5” ле куела. (Бер – орфографик, ике пунктуацион хата булырга мөмкин.)
2. Ике орфографик, ике пунктуацион яки бер орфографик, дүрт пунктуацион хаталы эшкә “4” куела.
3. Дүрт орфографик, дүрт пунктуацион яки өч орфографик, алты пунктуацион хаталы эшкә “3” куела.
4. Алты орфографик, биш пунктуацион яки биш орфографик, сигез пунктуацион хаталы эшкә “2” куела.
Изложение текстының күләме
ел башында 450-475 сүз (220-240 –язма күләме)
ел ахырында 475-500 сүз (240-250- язма күләме)
Изложениене бәяләү
1. Тема тулысынча ачылган, фактик һәм техник хаталары булмаган, стиль бердәмлеге сакланган эшкә «5» ле куела. (Бер орфографик, ике пунктуацион яки ике грамматик хатасы булырга мөмкин.)
2. Текстның эчтәлеге темага нигездә туры килсә, фикерне белдерүдә зур булмаган ялгышлыклар җибәрелсә, бер-ике фактик, бер-ике техник хатасы булса, ике орфографик, ике-өч пунктуацион, бер грамматик хатасы булган эшкә «4» ле куела.
3. Язмада эчтәлек эзлекле бирелмәсә, стиль бердәмлеге сакланмаса, өч фактик, ике-өч техник хатасы булса, өч орфографик, дүрт пунктуацион, ике грамматик хатасы булган эшкә «3» ле куела.
4. Эзлеклелек, стиль бердәмлеге сакланмаса, язма эш планга туры килмәсә, фактик һәм техник хаталары күп булса, орфографик хаталарның саны дүрттән, пунктуацион хаталарның саны биштән, грамматик хаталар саны өчтән артса, «2» ле куела.
Сочинениенең күләме һәм аны бәяләү
Иҗади эшнең бер төре буларак, сочинение — укучының язма рәвештә үти торган эше. Ул бәйләнешле сөйләм үстерү күнекмәләре булдыруда зур әһәмияткә ия. Әдәби (хикәяләү, очерк, истәлек, хат, рецензия һ. б.), әдәби-иҗади, өйрәтү характерындагы, ирекле, рәсемнәр нигезендә үткәрелә торган һәм контроль сочинениеләр була. Сочинениене бәяләү
1. Язманың эчтәлеге темага тулысынча туры килсә, фактик ялгышлары булмаса, бай телдә, образлы итеп язылса, стиль бердәмлеге сакланса, «5» ле куела. (Бер орфографик яисә ике пунктуацион (грамматик) хата булырга мөмкин.)
2. Язманың эчтәлеге нигездә темага туры килсә, хикәяләүдэ зур булмаган ялгышлыклар күзәтелсә, бер-ике фактик хата җибәрелсә, теле бай, стиль ягы камил булып, ике орфографик, өч пунктуацион (грамматик) яисә бер-ике сөйләм ялгышы булса, «4» ле куела.
3. Эчтәлекне бирүдә җитди ялгышлар, аерым фактик төгәлсезлекләр булса, хикәяләүдә эзлеклелек югалса, сүзлек байлыгы ярлы булса, стиль бердәмлеге дөрес сакланмаган җөмләләр очраса, өч орфографик, дүрт пунктуацион (грамматик) яисә өч-дүрт сөйләм хатасы булса, «3» ле куела.
4. Язма темага туры килмичә, фактик төгәлсезлекләр күп булып, план нигезендә язылмаса, сүзлек байлыгы бик ярлы булса, текст кыска һәм бер типтагы җөмләләрдән торып, сүзләр дөрес кулланылмаса, стиль бердәмлеге сакланмаса, биш орфографик, сигез пунктуацион (грамматик) яисә дүрт—алты сөйләм хатасы булса, «2» ле куела.

Татар теленнән практик эшләр
№ Эш төре Саны
1 Контроль эш (диктант, сочинение, изложение)
2 Диктант
4 Бәйләнешле сөйләм үстерү:
-сочинение
-изложение
-эш кәгазьләре язу
-рецензия язу
-хаталар өстендә эш
-конспект һәм тезис төзү
3 Тест биремнәре

Мәгълүмат һәм белем бирү чыганаклары

1. “Мәгариф турында” Россия Федерациясенең Законы (“Закон об образовании” Закон Российской Федерации)
2. “Мәгариф турында” Татарстан Республикасы Законы (6,7,10,32 статья).
3. Гомуми белем эчтәлегенең мәҗбүри минимумы (ТР Мәгариф министрлыгының 478 номерлы боерыгы, 05.07.2000 ел).
4. ”Татар урта гомуми белем мәктәпләре өчен татар теленнән программа” 5-11 нче сыйныфлар. Татарстан Республикасы Мәгариф министрлыгы, Казан, “Мәгариф” нәшрияты, 2003 ел.
5. Дәреслек: Татар теле , 10-11 нче класс. М.З.Зәкиев, Н.В.Максимов “Татар теле”, 2008 ел.
6. Диктантлар җыентыгы (төрле авторлар)
7. Изложениеләр җыентыгы (төрле авторлар)
8. Н.В. Максимов.Татар теленнән тестлар
9. Вәлиева Ф.С., Саттаров Г.Ф. Урта мәктәп һәм гимназияләрдә татар телен укыту методикасы, К..: Раннур н-ты, 2000 ел.
10. Зәкиев М.З. Татар синтаксисы. К.: “Мәгариф” нәшрияты, 2005.
11. Хисамова Ф.М. Татар теле морфологиясе. К.: “Мәгариф” нәшрияты, 2006.
12. Галлямов Ф.Г. Татар теле дәресләрендә синтаксик һәм пунктуацион анализ. Алабуга, 1996.
13. Гыймадиева Н., Нуруллина Р.Татар теленнән кагыйдәләр җыентыгы. К.: “Мәгариф”, 2007.
14. Максимов В.Н. Урта мәктәптә татар теле укыту. Фонетика. Морфология.К.: “Мәгариф” н-ты, 2004.
15. Максимов В.Н. Татар теленнән кулланма (синтаксис). Өченче китап. К.: “Мәгариф” н-ты, 2003.
16. Максимов В.Н. Урта мәктәптә татар теле укыту. Кушма җөмлә синтаксисы.
К.: “Мәгариф” н-ты, 2004.
17. Нигъматуллин М., Грамматик анализ. Алабуга, 2000.
18. Лингвистик анализ үрнәкләре.
19. Татар телендә тыныш билгеләре.
20. «Фән һәм мәктәп», «Мәгариф» журналлары, “Мәгърифәт”, “Ачык дәрес” газеталары

У вас нет прав для создания комментариев.