Аергыч һәм аның белдерелүе
Рейтинг:   / 10
ПлохоОтлично 

Иске Арыш төп гомуми белем бирү мәктәбе

“Аергыч һәм аның белдерелүе”
7 класста татар теленнән дәрес үрнәге

Хаҗиева Диләрә Равил кызы
2 квалификацион категорияле
татар теле 1әм әдәбияты укытучысы

2012-2013 нче уку елы

Максат:
1. укучыларга аергычлар , аларның белдерелүен аңлату;
2. эзлекле фикер йөртү һәм иҗади сәләтләрен үстерү;
3. туган якның шагыйрьләре белән горурлану хисе тәрбияләү.
Җиһазлау: дәреслек, карточкалар, якташ шагыйрьләрнең шигырь җыентыклары, тест, компьютер, сигнал карточкалар.
Методы: әңгәмә, төрле биремнәрне үтәү, сорау-җавап.
Тибы: яңа материалны өйрәнү дәресе.
Дәрес барышы:
I. Оештыру өлеше.
Исәнмесез! Хәерле көн, укучылар. Әйдәгез, бер-беребезгә карап елмаеп алыйк та, дәресебезнең күңелле, мавыктыргыч үтүен телик.
II. Үткән дәрес материалын искә төшерү.

1. Укучыларга сораулар бирү.
- Нинди кисәкләр баш кисәкләр дип атала?
- Нинди җөмлә кисәге ия була?
- Нәрсә ул- хәбәр?
- Ия белән хәбәр арасына кайсы очракта сызык куела.
Укучыларның җаваплары тыңлана.
2. Биремнәрне үтәү.
“Качкын” ияләр. Җөмләнең баш кисәге- ияләр качкан. Кайсыгыз шуларны тизрәк табар икән?
(Исем) мәктәпкә бара, ә кулында (исем) юк.
(Алмашлык) кечкенә песи балаларын үзенә алды.
Уннан өчне алгач (сан) кала.
Кичтән әйтелгән булса да, (рәвеш) җыелышка килмәде.
(Исемләшкән сыйфат) безнең якка борылып та карамады.
Баянда (исемләшкән сыйфат фигыль) кинәт туктап калды.
(Исем фигыль) миңа бик ошады.
“Качкын” ияләр: сумка, җиде, Алсу, сөйләве, сылукай, ул, күбесе, уйнаучы.

Укучылар мөстәкыйль эшлиләр, соңыннан эш тикшерелә.

3. Ялган ияләр. (Экранда җөмләләр чыга). Кара белән бирелгән сүзләр үзләрен “ия” диләр. Моның шулаймы, түгелме икәнен сигнал карточкалар белән күрсәтегез.
Укучылар мөстәкыйль эшлиләр, соңыннан эш тикшерелә.
- Мин кичә дустымнан хат алдым.
- Тәрәзә төбендәге гөлләрем дә чәчәк атты.
- Батыр яуда беленер.
- Алар таң атканда гына кузгалдылар.
- Әби оныкларына оекбаш бәйли.
- Нәфисә –уңган кыз.
- Мәдинәнең өе мәктәптән шактый ерак.
- Ниндидер могҗиза белән бу авыл сакланып калган.
- Су юлына “Мәрьям сукмагы” дигән исем биргәннәр.
- Нурия бик матур җыр башлады.

Укучылар мөстәкыйль эшлиләр, соңыннан эш тикшерелә.
- Укучылар, Сез тагын нинди иярчен кисәкләрне беләсез?
- Аергыч, тәмамлык, хәл.
- Бик дөрес, укучылар. Бүген без иярчен кисәкләрнең берсе- аергыч һәм аның белдерелүен карап китәрбез.
III. Яңа төшенчәләр, ысуллар формалаштыру.

1. Таблицадан җөмләләр тикшерелә.
Исемне ачыклап килгән теләсә нинди сүз аергыч дип атала. Димәк, барлык мөстәкыйль сүз төркемнәре дә аергыч була ала. Аергычны билгеләү өчен, башта исемне, аннары аңа ияргән сүзне табарга кирәк. Мәсәлән, урамда якты кояш елмая.
Аергычны ияртеп килгән сүз аерылмыш дип атала. Бу җөмләдә якты- аергыч, кояш- аерылмыш була.
Укучылар, игътибар итегез әле, аергычлар җөмләдә кайсы урыннарда килә? Бик дөрес, аергыч аерылмыш белән бергә аның алдыннан килә.
Ә шигъри сөйләмдә аергыч аерылмыштан соң да килергә мөмкин. Мәсәлән, Исемең ничек синең?
Димәк, ияртүче кисәк-аерылмыш- аергыч һәрвакыт исем белән белдерелә; нинди? кайсы? кемнең? нәрсәнең? ничә? ничәнче? кебек сорауларга җавап бирә, барлык мөстәкыйль сүз төркемнәре белән белдерелә ала.
IV. Осталык һәм күнекмәләрне булдыру.
Дәреслектән 82 нче күнегүне эшләү.
Энҗе һәм Зилә тактада, калганнар урыннарда эшлиләр.
Карточкалар белән эшләүэ
Мәкальләрне укып аергычларны табарга һәм асларына сызарга.
1. Ялкау шәкертнең китабы керләнми.
2. Акыллы кеше сүз әйткәндә, әйтер сүзен чамалар.
3. Балага иң куәтле кеше- ата.
4. Йөргән таш шомарыр, яткан таш мүкләнер.
5. Бер гүзәл эш мең гүзәл сүздән яхшырак.
6. Акыллы кеше мәкальсез сөйләмәс.
“Картинага җан керт” уены.
Аергычлар кергән җөмләләр уйлап, хикәя төзү.
4. Аергычның җөмләдәге әһәмиятен күрсәтү.
- Җөмләдә аергычларны куллану ни өчен кирәк?
- Аергычлар җөмләне матурлыйлар. Алар әдәби әсәрләрдә еш кулланылалар. Мәсәлән, шаян җил, ак, ал, кызыл чәчәкләр. Мондый аергычларны сурәтләү чарасы буларак ничек атыйлар?
- Эпитет.
- Әйе, безнең якташ шагыйрь һәм язучылар әсәрләрендә дә бар алар. Сез якташ шагыйрь һәм язучылардан кемнәрне беләсез? (Саныйлар).
- Роберт Әхмәтҗанов, Миңнур Сафиуллин, Әхәт Сафиуллин.
- Бик дөрес, укучылар. Хәзер аларның әсәрләреннән дә мисаллар табыйк.

Укучылар мөстәкыйль эшлиләр, соңыннан эш тикшерелә.
V. Дәресне йомгаклау.
- Тест эшләтү.
Өй эше. Аергычлар кулланып, “Авыл иртәсе” дигән темага инша язарга.
Укучыларга билгеләр кую.

У вас нет прав для создания комментариев.