7 нче сыйныф татар теленнән тематик план. Хәйдәрова Роза Зәкиевна дәреслеге буенча
Рейтинг:   / 4
ПлохоОтлично 
“КАРАЛДЫ” “КИЛЕШЕНДЕ” “РАСЛАНДЫ”

ММБ җитәкчесе Директор урынбасары Мәктәп директоры
____________________ /Зайнутдинова Р.Н./ _______________ /Бартеньева Е.В./ ________________ /Жесткова А.П../
Протокол № ______ от “______” ______________ 2012 ел Приказ № __________ от
“______” ______________ 2012 ел “______” ______________ 2012 ел




Лаеш районы муниципаль гомуми белем бирү учреждениесе
Урта Девятово гомуми белем бирү мәктәбенең
7 нче сыйныф өчен татар теле дәресләре буенча эш программасы

(сәгатьләр күләме атнага 3 сәгать, елга 105 сәгать)

Укытучы: Шагитова Ләйсән Равил кызы, икенче квалификацион категорияле укытучы






2012-2013 НЧЕ УКУ ЕЛЫ


АҢЛАТМА ЯЗУЫ
Эш программасының статусы.
Эш программасы татар теленнән гомуми белем бирүнең федераль дәүләт стандарты таләпләренә туры килерлек итеп, түбәндәге документларнын исәпкә алып төзелде:
1.“Мәгариф турында” Россия Федерациясенең Законы (“Закон об образовании” Закон Российской Федерации)
2. “Мәгариф турында” Татарстан Республикасы Законы.
- 6 статья – белем алу теле (телләре)
- 7 статья– мәгарифнең дәүләт стандартлары
-10 статья –уку-укыту программалары
- 32 статья – мәгариф учреждениесенең вәкаләтләре һәм җаваплылыгы.
3. ”Рус телендә урта(тулы) гомуми белем бирү мәктәпләре өчен татар теле һәм әдәбиятыннан үрнәк программалар: 1-11 нче
сыйныфлар /Төз.-авт.:Р.З.Хәйдәрова, Р.Л.Малафеева. - Казан: Татар.кит.нәшрияты., 2011.
4.Мәктәпнең 2012-2013 нче уку елына укыту планы.

Эш программасы структурасы.

Татар теленнән эш программасы түбәндәге структурада төзелгән:

• аңлатма язуы
• рус телендә сөйләшүче балаларга татар телен укытуның төп максатлары
• белем бирү эчтәлегенең мәҗбүри минимумы, укучыларның әзерлек дәрәҗәсенә таләпләре
• укыту-тематик планы
• укыту-методик комплекты
• календарь-тематик план
• УМК (таблица)

Эш программасының эчтәлеге.

Укыту планында 7 нче сыйныфта татар теленнән атнага 3 сәгать вакыт бирелә. Татар теленнән тематик планны “Рус телле балаларга татар телен һәм әдәбиятын коммуникатив технология нигезендә укыту программасы”на ( Р.З.Хәйдәрова, Р.Л.Малафеева, Казан. Татар. кит. нәшрияты. 2011) нигезләнеп төзедем . Программада 105 сәгать каралган.

Рус телле балаларга татар теле укытуның төп максатлары
Билгеле булганча, укытуның максаты җәмгыять тарафыннан куелган социаль заказ белән билгеләнә. Татарстан Республикасының белем бирү системасына куйган төп бурычы - иҗади фикерләүче, инициативалы, иҗтимагый тормышта актив катнашучы, белемле һәм ике дәүләт һәм чит телләрдә дә иркен сөйләшеп аралашучы билингваль (полилингваль) шәхес тәрбияләү.
Рус телле балаларга татар теле укыту максаты киңкырлы һәм ул берничә аспекттан тора: танып белү, үстерү, тәрбия, белем бирү.
1. Танып белү максатының эчтәлеге
Татарстан Республикасында яшәүче һәр милләт кешесенә, үз халкы тарихыннан тыш, шушы төбәктә төп халык булып саналган татар халкы мәдәниятен, гореф-гадәтләрен, тарихи үткәнен, бүгенгесен, киләчәген белү зарур. Татар халкы белән кулга-кул тотынып яшәргә әзерләнүче һәр кеше бу халыкның бәйрәмнәрен, традицияләрен аңларга, хөрмәт итәргә, әдәбият-сәнгать вәкилләренең иҗади казанышлары белән үзенең рухи үсешен баета алу мөмкинлегеннән файдаланырга тиеш. Программа эчтәлеге телгә өйрәтү процессын бала өчен “башка дөньяга тәрәзә ачу” (И.Л.Бим) булырлык һәм шуның аркылы аның үз яшәешен дә тулырак аңлавына ярдәм итәрлек итеп сайланды.
Урта звенода(5-9 нчы сыйныфларда) Татарстанда яшәүче милләтләр, Татарстан символикасы, башкалабыз Казанның тарихы, бүгенге йөзе, Татарстанның территориясе, географик урыны, экономик бәйләнешләре, татар сәнгатенең төрле тармаклары буенча билгеле булган шәхесләр, Бөек Җиңүгә Татарстанның өлеше турында укучыларның татарча сөйли алулары төп максат итеп куелды.
2. Үстерү максатының эчтәлеге
Белем бирү максаты методика фәнендә бик озак еллар буе беренчел дәрәҗәдәге максат итеп саналды. Ләкин дидактик максатларның башкаларын икенчел дәрәҗәдә дип карау, киресенчә, белем бирү максатының тиешле дәрәҗәдә тормышка ашырылмавына китерде. Шәхеснең белемле булуы, тәрбиялелек һәм аның фикерләү сәләте үсеше дәрәҗәсеннән дә тора. Укыту процессында үстерү, тәрбия максатларын даими күзаллап эшләү - укытуның практик ягы уңышлылыгының алшарты (Л.С.Выготский). Бу хакыйкатьне балаларның белем алу эшчәнлегенең барлык этапларында да истә тоту зарур.
Балаларның психик үсешен түбәндәге юнәлешләрдә үстерүгә аеруча игътибар таләп ителә:
- фикерләүне үстерү белән бәйле психик функцияләр: логик фикерләү, сәбәп-нәтиҗә бәйләнешләрен табу, индуктив, дидуктив фикерләү;
- хәтерне үстерү (ихтыярый, ихтыярсыз), игътибарлылыкны үстерү;
- аралаша белү сәләтен үстерү (аралашучанлык, хислелек, эмпатия хисләре);
- ихтыяр көче, максатчанлык, активлык кебек сәләтләрне устерү.
Программага сайланган эчтәлек нигезендә сөйләм эшчәнлегенең барлык төрләре буенча да эш оештырганда бу максатлар беренче планга куела.

3. Тәрбияви максатның эчтәлеге
Укучыларның тиешле дәрәҗәдәге тәрбиялелегеннән башка укыту процессын оештыру мөмкин түгел. Әлбәттә, укытучының шәхси сыйфатлары, укучы белән махсус оештырылган мөгамәләсе укыту-тәрбия процессында зур роль уйный. Ләкин, тәрбия процессы, беренче чиратта, укытуның эчтәлеге һәм методлары белән бәйле. Шуңа күрә программа эчтәлеген сайлаганда, материалның тәрбияви мөмкинлекләрен исәпкә алу - авторларның беренчел бурычы булды. Балаларның яшь үзенчәлекләренә туры килгән, аларны кызыксындырган мораль проблемаларны үз эченә алган эчтәлек, беренчедән, укыту процессында тәрбияви функция башкарса, икенчедән, турыдан-туры коммуникатив мотивация туу белән бәйле.
Уку эшчәнлеген мотивлаштыру юнәлешендә эшләүче галим А.К.Маркова фикеренчә, эчтәлегендә әхлакый проблемалар булган текстлар үзләре үк коммуникатив мотивациягә ия, шунлыктан аралашу ситуациясе булдыру әллә ни кыенлык тудырмый. Башка милләт вәкилләренең күңелен яулардай, аларда гомумкешелек әхлакый сыйфатларны тәрбияләрдәй татар әдәбияты өлгеләре белән таныштыру да шушы ук максатка буйсындырылды һәм сөйләшү-аралашуга алып чыгуга кулайрак булган әдәби әсәрләрнең авторлары тәкъдим ителде. Программаның ачык характерда булырга тиешлеген исәпкә алып, әдәби әсәрләр үзләре күрсәтелмәде, ә авторларны санап чыгу белән чикләнде.
Укучыларның кабул итү мөмкинлекләрен исәпкә алып, аралашу-сөйләшү проблемаларына туры килгән әдәби әсәрләрдән төрле өзекләр сайлауны дәреслек авторларына калдыру - методика фәнендә программага эчтәлек сайлауда монополиялектән котылуның бер юлы дип күрсәтелә.
4. Белем бирү максатының эчтәлеге
Укучыларның татар теле буенча лексик, грамматик күнекмәләре филологик белемнәр суммасы дәрәҗәсендә генә калмыйча, ә сөйләм эшчәнлегенең барлык төрләрендә дә аралашуда кулланырлык дәрәҗәгә җитүе зарур. Ягъни, укучылар, нинди дә булса сүзне, я грамматик категорияне тану, аеру, аңлау, тәрҗемә итү дәрәҗәсендә генә түгел, аларны аралашу максатында мөстәкыйль кулланырлык дәрәҗәдә өйрәнергә тиешләр. Шул вакытта гына татар телен дәүләт теле буларак өйрәнү бурычы үтәлә.
Укучының 7 нче сыйныфны тәмамлаганда сөйләм эшчәнлеге төрләре буенча түбәндәге белемнәргә ия булуы күздә тотыла.

7 нче сыйныф
Тыңлап аңлау
Төрле төрдәге тыңлап аңлау күнегүләрен үти белү;
сүзләрне, җөмләләрне аңлап тәрҗемә итә белү; тәкъдим ителгән текстны тыңлап, эчтәлеге буенча сорау бирә, сорауларга җавап бирә белү;
зур булмаган аутентив яки адаптацияләнгән әдәби әсәрләрдән өзекләрне, информацион характердагы текстларны, газета-журналлардан мәкаләләрне тыңлап аңлап, эчтәлеге буенча фикереңне әйтә, аралашуга чыга белү;
Сыйныфташларыңның сөйләмен тыңлап аңлау һәм аларга үз фикереңне аңлата белү, алар белән әңгәмә кору, әңгәмәдә катнаша белү.
Диалогик сөйләм
Сорау, җавап, килеш(мә)ү, шикләнү һәм башка репликаларны дөрес кулланып, әңгәмә кору, сөйләшә белү;
аралашуда катнаша, аны туктата һәм яңадан башлый белү;
парда, төркемдә сөйләшү барышында үз фикереңне аңлата, раслый, дәлилли белү, ситуация аңлашылмаганда, сорау биреп, сөйләм барышын ачыклый белү;
терәк схемалар кулланып, ситуация буенча әңгәмә кора белү;
татар сөйләм этикеты үрнәкләреннән урынлы файдаланып әңгәмә кору, сөйләшә белү.
Монологик сөйләм
Программада тәкъдим ителгән темалар буенча тиешле эзлеклелектә текст төзи һәм аның эчтәлеген сөйли белү;
конкрет ситуациягә үз карашыңны, төрле вакыйгалар, яңалыкларны хәбәр итә белү;
монологик сөйләмдә кереш, эндәш сүзләрне кулланып, орфоэпик һәм грамматик нормаларны саклап, үз фикереңне төгәл җиткерә белү;
өйрәнгән текстны үз сүзләрең белән сөйләп бирә белү;
өйрәнгән шигырьләрне яттан сәнгатьле сөйли белү.
Уку
Программада тәкъдим ителгән текстларны, татар теленең әйтелеш нормаларын саклап, сәнгатьле һәм аңлап уку;
текстның эчтәлегенә нигезләнеп, контекст буенча яңа сүзләрнең мәгънәсен аңлый белү;
таныш булмаган текстны эчтән укып, аның төп фикерен таба белү;
таныш булмаган сүзләрнең, төзелмәләрнең тәрҗемәсен сүзлектән таба белү.

Язу
Өйрәнелгән темалар буенча актив куллануда булган сүзләрне дөрес яза белү;
конкрет бер тема буенча хикәя төзи белү;
прагматик текстлар (рецептлар, белдерүләр, афиша һ.б.), эпистоляр жанр текстлары (шәхси һәм официаль хатлар, котлаулар һ.б.) яза белү;
үзеңне борчыган проблемага карата үз фикерләреңне язмача җиткерә белү;
тәкъдим ителгән текстның эчтәлегенә нигезләнеп, аны үзгәртеп яки дәвам итеп яза белү.

Белем бирү эчтәлегенең мәҗбүри минимумы, укучыларның әзерлек дәрәҗәсенә таләпләре:

7 нче сыйныф өчен грамматик минимум
1. Хәл фигыльнең 4 нче формасы (-ганчы/-гәнче, -канчы/-кәнче) белән таныштыру; -ып, -еп,-п; -гач-гәч/-кач-кәч формаларын сөйләмдә куллану.
2. Исем фигыль формасы белән таныштыру.
3. Кушма, парлы, тезмә исемнәрнең ясалышы, аларны сөйләмдә куллану.
4. Сыйфат фигыльнең хәзерге һәм үткән заман формалары белән таныштыру.
5. Рәвеш төркемчәләре белән таныштыру, сөйләмдә куллану.
6. Синоним һәм антоним сүзләрне сөйләмдә куллану.
7. Тезүче (һәм, да-да, әмма, яки) һәм ияртүче (әгәр, шуңа күрә) теркәгечләрне сөйләмдә куллану.
8. Тәрҗемә аша кисәкчәләрнең семантик мәгънәләре белән таныштыру ( да, дә, та, тә; гына/генә, иң, бит, инде).
9. Җөмләнең баш һәм иярчен кисәкләрен билгеләргә өйрәтү.
10. Җыючы (һәм, да-да, та-та, ни...ни), каршы куючы (ләкин, ә, әмма), бүлүче (я, яки) теркәгечләре белән җөмләләр төзү күнекмәләрен системалаштыру.

Укыту-тематик планы
№ Төп темалар Эш программасындагы сәгать саны Тема өйрәнү Тикшерү тестлар Контроль тестлар Бәйләнешле сөйләм үстерү дәресләре
(саны=сәгате)
Иҗади эш Б.с.ү.
1 Яхшы уку җиңелме? 18 17 1 - - -
2 Мин һәм минем яшьтәшләрем 13 12 - 1 - -
3 Безнең ял 12 11 - 1 - -
4 Өлкәннәр һәм без 9 6 - 1 1 1
5 Табигать һәм кеше 12 10 - 1 - 1
6 Дүрт аяклы дусларыбыз 10 8 - 1 - 1
7 Без Татарстанда яшибез 4 3 - - - 1
8 Әдәбият-сәнгать дөньясында 9 8 1 - - -
9 Беркем дә, бернәрсә дә йонытмы 7 6 - 1 - -
10 Юл йөрү кагыйдәләре 11 10 - 1 - -
Барлыгы- 105 91 2 7 1 4

Программаның эчтәлеге

Коммуникатив максат Якынча сөйләм үрнәкләре Сүзләр һәм сүзтезмәләр
Яхшы уку җиңелме? (18 сәг.)
Яңа уку елындагы яңалыклар, классташларыңның ничек укуы, нинди билгеләр алу, өй эшен ничек эшләү, дәрестә ничек катнашу турында сөйләшү.
Уку-язу әсбапларын тәртиптә тоту турында сөйләшү.
Яхшы уку серләре турында сөйләшү.
Яхшы уку әчен нинди холык сыйфатлары кирәклеге турында сөйләшү. Быел безнең яңа сыйныф җитәкчесе <...> Безгә яңа фәннәр керә: <...>.

Самат китапны саклап тотмый, теләсә кая ыргыта <...>
Яхшы уку өчен көн дә дәрес әзерләргә кирәк, .... . <...>

Яхшы уку өчен тырыш, игътибарлы булырга кирәк <...> Сыйныф җитәкчесе, фән, имтихан, тикшерә, аеруча, искиткеч, ярыйсы, тутыра, уртача, фән, уку әсбаплары, пышылдый, тырыша, көзге, онытырга, күчерергә, игътибарлы булырга, чирек азагы, үз сүзендә торучан, белем, надан, эшмәкәр.
Мин һәм минем яшьтәшләрем (13 сәг.)
Яшьтәшләреңнең тышкы кыяфәтен, характер сыйфатларын әйтә белү.
Матур киенү серләре турында сөйләшү.
Алдашу– иң яман гадәт, хатаңны тану – батырлык икәне турында сөйләшү. Минем дустым озын буйлы, <...> . Ул оялчан, <...> .

Мин дискотекага кызыл күлмәк киям. Кызыл төс ...
Алдашсаң, үзең кыен хәлдә каласың. Бер алддашсаң, сиңа ышанмыйлар ... .Үз хатаңны тану, гафу үтенү өчен ихтыяр көче кирәк. Ябык, таза, киң җилкәле, кыска буйлы, бөдрә, җирән, тупас, оялчан, киң күңелле, усал, булдыклы, җитез, заманча, каеш, өр-яңа, игътибар үзәге, аксыл-көрән, тынычлык, универсаль, алдакчы, алдашты, ялганчы, кызарды, кайгы, тынычландырды, үкенде, оялды, гафу үтенде, начарлык, сукыр, нур, җиңелде, җиңде, бата, коткарды, ихтыяр көче.
Безнең ял (12 сәг.)
Үз фикереңне белдерә белү.

Буш вакыт – ул нинди вакыт, аны ничек файдаланырга?
Буш вакытны файдалы, файдасыз үткәрү ... .
Яраткан шөгылең турында сөйли белү.
Кәрәзле телефон, ноутбук, МР3- плеерларны куллану, компьютерга бәйлелек турын-да сөйләшү. Мин бу фикер белән риза. Мин дә шулай уйлыйм. <...>
Буш вакыт – ул <...>.
Минем буш вакытым аз, чөнки ... Әгәр буш вакыт булса, <...>

Минем яраткан шөгылем - <...>

Кәрәзле телефоннан күп сөйләшү сәламәтлеккә зыянлы. <...> Мин компьютерда төрле уеннар уйныйм. <...> Риза (түгел), фикерем башка, файдалы(сыз), файдаланырга, теләгәнчә, ирекле, кайберәүләр, көнозын, төкерә, сыра, бушка гомер үткәрә, тик йөрү, кул чабу, тамаша, шөгыль, тапшырулар, кәрәзле телефон, зыян, беррәттән, бәйлелек, акча туздыру, җитди, мавыгу.
Өлкәннәр һәм без (9 сәг.)
Өлкәннәр һәм кечкенәләрнең гаиләдә үзара мөнәсәбәте турында сөйләшү.
Өлкәннәргә үзеңнең кая барырга, нишләргә теләгәнеңне әйтә белү, өлкәннәрдән рөхсәт сорый белү.
Дусларыңа үз-үзеңне әдәпле тоту буенча киңәш бирә белү.
Кечкенәләр үзләренчә яшәргә тели, ә өлкәннәр моңа риза түгел . <...>

Әни, миңа дискотекага барырга рөхсәт ит әле.

Өлкәннәрне хөрмәт итәргә кирәк. <...>
Әниләрне борчырга ярамый. <...> Үзләренчә, өлкәннәр, кечкенәләр, мөнәсәбәт, ялгышу, хаклы, һәркем, кыланыш, рәнҗи, ояла, модада түгел, шәфкать, борчу, борчыла, хөрмәт итү.
Табигать һәм кеше (12 сәг.)
“Кеше һәм табигать” про-блемалары буенча сөйләшү.
Мин – табигать баласы. Табигать бай, ләкин аны сакларга кирәк. Янгын булмасын өчен ... . Казылма байлыклар, зарарлы матдәләр, агулана, янгын, киләчәк, буын, үсемлек, кими, куркыныч.
Дүрт аяклы дусларыбыз (10 сәг.)
Дүрт аяклы дусларыбызга карата мәрхәмәтлелек турында сөйләшү.
Бөек Ватан сугышында этләрнең батырлыклары турында сөйли белү. Дүрт аяклы дустым сагына белә ... .
Дүрт аяклы дусларга мәрхәмәтле булырга кирәк, чөнки ... .
Этләр яхшы элемтәче булганнар, басуларны миналардан чистартканнар. <...> Тугры, таный, Бөек Ватан сугышы, батырлык, элемтәче, хәбәр, яралы, алып чыга.
Без Татарстанда яшибез (4 сәг.)
Татарстан республикасының территориясе ... . Ул Башкортстан, ... ,Оренбург өлкәләре белән чикләшә. Республикада ... климат. Республика ... кебек файдалы казылмаларга бай.
Казан тарихи истәлекләргә бик бай. <...> Затлы, мул, уңдырышлы туфрак, кара алтын, ком, газлаштыру, файдалы казылмалар.
тарихи, үзәк, борынгы, вакыйга, югары уку йортлары.
Әдәбият – сәнгать дөньясында (9сәг.)
Татар җырчылары, компози-торлары турында сөйли белү.
Татар сәнгать тарихына кергән һәм бүгенге көндә иҗат итүче сәнгать эшлеклеләре турында кыскача белешмә бирә белү.
Татар рәссамнары, сәнгать эшлеклеләре турында сөйли белү. С.Сәйдәшев татар халкының беренче композиторы. <...> С. Садыйкова – танылган композитор. <...> Илһам Шакиров, Әлфия Афзалова татар халкының яраткан җырчылары. <...>
Харис Якупов – портрет һәм пейзажлар остасы. <...>
Ирек Мөхәммәдев –бөтен дөньяга танылган биюче. Остаз, мәңге, сердәш, ышанычлы, тәҗрибәле, фикердәш, моңлы, төбәк, хыяллана, ягымлы, сынлы сәнгать, рәсем сәнгате, гашыйк, күргәзмә, пейзаж остасы, халыкара фестиваль, ия була, төп партия, атказанган артист, талантлы шәхес.
Беркем дә, бернәрсә дә онытылмый (7 сәг.)
Бөек Ватан сугышы турында белешмә бирә белү. 9нчы Май – Җиңү көне, Рейхстагка җиңү байрагын элүчеләр, Бөек Ватан сугышында катнашкан өлкән буын-ветераннар турында сөйләшү. Бөек Ватан сугышы 1941нче елда башлана. <…>
Бөек Ватан сугышында безнең әтинең бабасы катнашкан. <…> Рейхстагка байрак элүчеләр арасында татар егетләре дә була. <…>
Бөек Ватан сугышы, дәвам итә, яралылар, һөҗүм итә, көчле сугыш, очучы, чигенә, буын, элүче, байрак, өлкән, әсирлек.
Юл йөрү кагыйдәләре (11 сәг.)
“Яшь юл хәрәкәте инспекторы (ЮИД)” эшчәнлеге, “Имин тәгермәч” республика конкурсы турында сөйләшү. Мин яшь юл хәрәкәте инспекторы. Хәзер рейдка чыгам. <…> “Имин тәгәрмәч” республика конкурсында Тимур җиңде. Ул беренче урын алды.<…> Тәгәрмәч, юл хәрәкәте, имин, штраф салу, тизлек, эшчәнлек, җәрәхәтләнде, туктатты, исерек, ашыгыч ярдәм машинасы.

Укыту – методик комплекты
1.Р.З.Хәйдәрова. Татар теле:Рус телендә урта гомуми белем мәк. 7 нче с-фы өчен д-лек(рус телендә сөйләшүче балалар өчен). –Казан:Мәгариф,2007.

Өстәмә әдәбият
1 .Р.Р.Нигъматуллина. Татар телен өйрәнүчеләргә. Кагыйдәләр һәм күнегүләр (Изучающим татарский язык. Правила и упражнения): рус телендә белем бирүче мәкт. өчен уку ярдәмлеге.-Казан: Татар. Кит. Нәшр., 2012ел
2 .Р.С.Нурмухамметова. Сборник правил по татарскому языку . –Казань:Издательство”Гыйлем”, 2007
3.Р.Н.Насибуллина. Татарский язык в таблицах и схема для русскоязычных учащихся.-Казан: Гыйлем, 2011.
4А.Гыйләҗетдинова. Татар телен өйрәнүчеләр өчен текстлар.-Казан:”Яңалиф” нәшрияты, 2004.
5.Н.С.Гыймадиева., Р.В.Галләмова. Уйларыбыз- ак кәгазьдә...: Сочинениеләр җыентыгы.-Казан:”Гыйлем” нәшрияты, 2008.
6.Ә.Н.Сафиуллина. Татар орфографиясенең кыен очракларына дидактик материаллар.-Казан: “Гыйлем” нәшрияты, 2008.

Укыту программасының үзләштерелүен тикшерү өчен әдәбият
1. Дәреслектәге «Белемегезне тикшерегез» биремнәре
2. Р.Нигъмәтуллина. «Татарча да яхшы бел». Контроль тестлар һәм тестлар: Рус телендә урта гомуми белем бирүче мәктәп укучылары өчен ярдәмлек(рус телендә сөйләшүче балалар өчен). – Казан: Мәгариф, 2008
3. Ф.С.Сафиуллина, К.С.Фәтхуллова, Н.Г.Сазонова. Татар теленнән контроль эшләр һәм тестлар. Гомуми урта белем бирүче рус мәктәбенең 5-11 сыйныфлары өчен. Казан-Тарих, 2006
4. Татарча да яхшы бел. Контроль тестлар һәм текстлар: Рус телендә урта гомуми белем бирүче мәк. укучылары өчен ярдәмлек (рус телендә сөйләшүче балалар өчен).- Казан: Мәгариф, 2006.

Календарь-тематик план

№ Дәреснең темасы Сәгать саны Коммуникатив максат Укучылар үзләштерергә тиешле белем һәм күнекмәләр Вакыт
Лексика
Грамматика

план факт
Яхшы уку җиңелме? ( 18 сәгать)

1 Билгеле үткән заман хикәя фигыль 1 Үткән заман формасында кил¬гән фигыльләрне сөйләмдә кулла¬на белү, яңа уку елындагы яңалыклар
турында сөйләшү Белем көне, дәреслек, ял итү,
тырыштым, булыштым, сагындым, килешә Мин күбрәк шәһәрдә булдым
Ял иттем 3.09.12
2. Хәл фигыль 1 Хәл фигыльнең ясалышын искә төшерү, сүзләрне төрләндерә белү. Сыйныфташларың ничек укуы турында сөйләшү Тырышып, шат, көлә, йөгерә-йөгерә, искиткеч,ярыйсы,
тутыра, уку әсбапла-ры,пышылдый Хәл фигыль Яз-язып, яза-яза, язгач, язганчы 6.09


3. Хәл фигыльнең сөйләмдә кулланышы 1 Хәл фигыльнең ясалышын
искә төшерү, сөйләмдә куллана белү.
Сыйныфташларыңның ничек укы турында сөйләшү Тырышып, шат, көлә, йөгерә-йөгерә, искиткеч,ярыйсы,
тутыра, уку әсбапла-ры,пышылдый Хәл фигыльнең сөйләмдә кулланышы

Мин бара-бара арыдым. 7.09
4 Җөмләнең баш кисәкләре 1 Җөмләләрдә ия белән хәбәрне таба белү
Нинди билгеләр алу,өй эшен ничек эшләү турында сөйләшү
Дәрестә ничек катнашу турында сөйләшү Ашыга, тикшерәм,әйберләрне карадым, иртүк, хәзергә юк, төгәл фән, яхшылап юынам
Самат китапны саклап тотмый, теләсә кая ыргыта. Быел безнең сыйныф җитәкчесе..
11.09
5 Сүзләргә кушымчалар ялгану тәртибе 1 Укучыларның
иҗади эшли
белүләренә
ирешү
Уку –язу әсбапларын тәртиптә тоту турында сөйләшү Ярыйсы,
яратканга
күрә, берничә,
беркем, бернинди Безнең сыйныфка яңа укучы килде Сүзләргә кушымчалар ялгану тәртибе 13.09
6 Сүзләргә кушымчалар ялгану тәртибе 1 Сүзләргә кушым-чалар ялгану тәртибен белү Тема буенча лексика Күз+-ләр+-ем+-нең 14.09
7 З.Туфайлова.
"Самат"
шигырендәге
лексик-грамматик
материал 1 Сүзлек белән эшли белү
Иртүк, пөхтә, тәнәфес, яңалык, тырышлык Хикәя фигыльнең заман формалары 17.09
8 Ш.Маннур
Биографиясендәге
лексик-грамматик
материал 1 Сорауларга җавап бирә белү
Яхшы уку серләре турында сөйләшү Якты эз, туа, иҗат итә, шагыйрь,
хезмәт , яхшы уку өчен көндә дәрес әзерләргә кирәк Тартым кушымчалары Рәвеш сүзтөркеме
Тиз йөгерә, кичә бардык 19.09
9 Ш.Маннур "Киңәш" әсәренең лексик-грамматик материал 1 Орфоэпик күне¬гүләрне куллана белү

Яхшы уку өчен, нинди сыйфатлар кирәклеге турында
сөйләшү Ялгыш, дөрес, киңәш, җитди, яңалык, белемле Боерык фигыльләр
Уйла, кис, торсын, үлчә.. 20.09
10
М.Мәһдиев "Рус теле дәресендә" әсәрендәге лексик- грамматик материал 1 Билгеле киләчәк заман хикәя фигыльнең ясалышын үз-ләштерү Әдәбият, әдип, җөмлә, буталды, басым, дәлиллә Белә+чәк
Ирешә+чәк
Укы+ячак
Бул+ачак 24.09


11 М.Мәһдиев "Рус теле дәресендә" әсәрендәге лексик- грамматик материал 1 Раслау һәм инкарь җөмләләр төзи белү, аларны сөйләмдә куллану Тәмамлангач, сагыначаклар, белемле булачаклар, харап булды Хәл фигыльнең җөмләдә кулланышы 26.09
12 М.Мәһдиев турында белешмә 1 Сорауларга җавап бирә белү

Яхшы уку серләре турында сөйләшү Яхшы уку өчен көндә дәрес әзерләргә кирәк Раслау һәм инкарь җөмләләр 27.09
13
Билгеләү
алмашлыклары 1 Алмашлыкның килеш белән төрләнешен үз¬ләштерү Иртә таңнан бирле, һаман, гаепле, берүзем, үзем Үзем, үземнең,син, мин, 1.10
14 Сан сүз төркеме. 1 Саннарны татар¬ча әйтелешен үз¬ләштерү Тема буенча лексика Саннар Ун Егерме йөз...... 3.10
15 Сан. Сан төркемчәләре. 1 Сан төркемчәләре белән таныштыру, аларның төркемчәләрен белү, сөйләмдә куллану Тема буенча лексика Саннар 4.10

16 Сан темасын кабатлау. Тикшерү тестына әзерләнү 1 Дөрес язарга һәм тәрҗемә итә белергә Яхшы уку өчен нинди сыйфатлар кирәклеге турында
сөйләшү Лексиканы кабатлау Сан 8.10


17 Хәл фигыль, ия белән хәбәр, килешләр, темалары буенча тикшерү тесты 1 Дөрес яза белү Хәл фигыль, сан, хикәя фигыльләр 10.10
18 Хаталар өстендә
эш.»Яхшы уку җиңелме?” » циклы буенча кабатлау 1 Сүзләрнең дөрес
язуынны белү, хаталарны анализлый белү Яхшы уку җиңелме?” » циклы буенча Саннар, алмашлыкларны.. 11.10
Мин һәм минем яшьтәшләрем(13 сәгать)
19 "Аралашу серләре" хикәясендәге лексик-грамматик материал 1 Кагыйдәне дөрес куллана белүгә ирешү Яштәшләреңнең тышкы кыяфәтен, характер сыйфатларын әйтә белү Аралашу, рәнҗү, берәүләр, тупас, ябык, таза, оялу, киресенчә, искечә, дуслашу Шарт фигыль
Укы+са
Укы+ма+са 15.10
20
Алынма сүзләр сөйләмдә кулланышы
1 Алынма сүзләрне таный белү
Гарәп һәм фарсы телләреннән алынган алынма сүзләр белән танышу Кагыйдә, гади, таныш, игътибар, гаеп, сәбәп Гарәп һәм фарсы телннән алынган сүзләр 17.10


21 Алынма сүзләрнең кулланышын кабатлау
1 Алынма сүзләрне сөйләмдә куллану, алынма сүзләр белән җөмләләр төзи белү Гафур , җавап, кангать, исәнләшү Алынма сүзләрнең кулланышы 18.10
22
- Кешеләр белән бик авыр
аралашсагыз...” текстында лексик-
грамматик материал, текст өстендә эш 1 Фигыльләрдән исем фигыльнең барлык һәм юклык
формаларын ясый белү

Алдашу-иң яман гадәт,хатаңны
тану –батырлык икәнен Арал ашучан, бәя бирә, әңгәмәдәш, татлы сүз,
Иркен,кешене бүлдермә, уртак тел табу Алдашсаң, үзең кыен хәлдә каласың. Ярат+у
Җый+у
Ти+ү
Сүзтезмәләр, инвинитиф формалары
Бел+ергә 22.10
23 Гади, кушма, парлы һәм тезмә фигыльләр 1 Текст һәм дәреслек белән эшли белү Ерак, ярдәм, тиз, җиңел, алайса Гади(бару), кушма(саубуллашу), парлы(ару-талу),тезмә(я
24.10
24 Җөмлә кисәкләре.Җөмләнең иярчен кисәге- аергыч .Контрль тестка әзерлек 1 Кагыйдәне белү. Дәреслек һәм сүзлек белән эшли белү Йолдыз, җир
шары, уңган, җитди, җир йөзе Нинди? Кайсы?
Кемнең?
Нәрсәнең?
Сыйфат+исем-конструкциясе
Иң саф
Сөйкеле затлар 25.10
25 Шарт фигыль, алынма сүзләр , исем фигыль, җөмләнең баш кисәкләре темалары буенча контроль тест 1 Тыңлап хатасыз яза белү Хата белән
язылган
сүзләрне
хатасыз
язарга Шарт фигыль, алынма сүзләр , исем фигыль, җөмләнең баш кисәкләре 29.10
26 Хаталар өстендә эш. Иярчен кисәкләр.
Аергыч Минем төсем яшел. Ә синеке?” текстындагы лексик-грамматик материал 1 Сүзләрнең дөрес
язылышын
үзләштерү
Әдәп төбе-матур гадәт темасы буенча сөйләшү Төсләрне атый белү, бертөрле, бөтенләй, игътибар, итәк, чалбар Кызыл
Кара
Яшел
Сары
Тезмә фигыльләр-
үз итү, игътибар үзәгендә булу, хис итү 31.10
27 “Минем төсем яшел. Ә синеке?” текстындагы лексик-грамматик материал 1 Төсләрне белү. Сүзләрне дөрес әйтә белү Тәмамлыкның сорауларын белү 1.11
28 Иярчен кисәкләр. Тәмамлык. 1 Кагыйдәне белү. Җөмләләрдән тәмамлыкларны таба белү Аралашырга кирәк, үрнәк алалар, хөрмәт итәләр, тәрбияле Тәмамлык
Кемгә?
Нәрсәне?
Кемгә?
Кемнән?
Нәрсә белән?
Нәрсә турында? 12.11
29 Х.Гарданов хикәяләре буенча сөйләшү 1 Текст һәм сүзлек белән эш итә белү
Хатаны тану –батырлык икәнен сөйләшә, эшли белү Берсе, юл бирми, тиеш.. Тәмамлыклар
14.11
30 Тәмамлыклар темасын кабатлау 1 Биремнәрне дөрес эшләү Тәмамлыклар 15.11
31 “Син һәм синең яшьтәшләрең” циклы буенча кабатлау дәресе
“Үз-үзегезне тикшерегез!-”ныгытуга күнегүләр эшләү 1 Сүзләрне кабатлау Әдәпле, өлкән, яхшы, тәртипсез Аергычлар, тәмамлыклар,
Исем фигыльләр 19.11
Безнең ял( 12 сәгать)
32 Аныклагыч. 1 Аныклагычларны белү.
Күнегүләрдә бирелгән биремнәрне дөрес эшләү
Буш вакыт- ул нинди вакыт, аны ничек файдаланырга? Вакыт, файдалы, файдасыз, кызыклы,ирекле,кайберәүләр,көнон төкерә,сыра, бушка,гомер үткәрә,
тик йөри, кул чаба зын Аныклагыч
Без, 7 нче сыйныф укучылары, бик әйбәт укыйбыз 21.11


33. Аныклагачның татар телендә кулланылышы 1 Сүзләрнең дөрес язылышын үзләштерү.
Аныклагычларны кулланып, үз фикереңне белдерә белү;
Вакытыңны файдасыз уздырма темасына сөйләшү Бер, берәүләр, ике, икенчеләр, эш вакыты, тик ятам, Шуңа күрә, чөнки теркәгечләренең кулланышы 22.11
34
1 Үз фикерне белдерү
формалары 1 Сорауларга җавап бирә алу. Җөмләләрне киңәйтеп яза белү. Риза(түгел),фикерем башка,файдалы(сыз)файдаланырга,телә-гәнчә ,килешәм, килешмим, мин дә шулай уйлыйм, бу, шулай килешәм, килешмим, мин дә шулай уйлыйм, бу, шулай Үз фикерне белдерү
формалары 26.11
35 "Циркта"текстындагы лексик- грамматик материал 1 Таблицаны дөрес тутыра белү Тамаша, күптән, күргәнем юк, онытылмас лык, кул чаба, кылана Фигыльнең заман формалары
Бар
Бар+а
Бар+ды
Бар+ачак 28.11
36 Музыка дөнъясында 1 Җөмләләрне дәвам итү һәм киңәйтеп язу Таблица белән эш.Мин компьютерда төрле уеннар уйныйм Халык көй-ләре, төркем, кызыксына , тамаша, күптән, күргәнем юк, онытылмаслык, кул чаба, кылана Җәенке җөмләләр 29.11
37 Сыйфат фигыль. 1 Сыйфат фигыльләрне җөмләләрдә дөрес куллана белү Сөйләшә торган, барачак, очрашкан, язмый торган, халык көйләре, төркем, кызыксына
Халык көйләре, төркем, кызыксына
Сөйлә(мә)-үче
Бар(мый) –а трган кеше
Җырлан(ма) ган
Бар-ачак
Бар-ыр 3.12


38 Сыйфат фигыльнең заман формалары 1 Сыйфат фигыльнең заман формаларын сөйләмдә куллана белү, диологлар төзү Риза, риза түгел, килешәм, килешмим, мин дә шулай уйлыйм, бу, шулай Сыйфат фигыльнең заман формаларының кулланышы. Син бу җырлаучы кыз белән танышмы? 5.12
39 Сыйфат фигыльләрне кабатлау дәресе 1 Сыйфат
фигыльнең фигылман
формаларын
белү “Безнең ял” темасындагы сүзләрне кабатларга Сыйфат фигыльнең заман формалары 6.12
40. "Безнең музейларыбыз" текстындагы лексик-грамматик материал 1 Татар халкының милли киемнәре һәм бизәнү әйберләре исемнәрен белү Сынлы сәнгать, гасыр, күренекле. мәдәният,
милли
киемнәре,
гореф-гадәт,
күргәзмә , кулъязма, кыйммәтле,... Сыйфат фигыльләрнең ясалышы 10.12


41 "Безнең музейларыбыз" текстындагы лексик-грамматик материал 1 Төрлеи музейлар турында сөйләшү, аларны интернеттан карау Акча туздыру, мавыгу, җитди,бәйлелек, беррәттән Сүзтезмәләр 12.12
42 Аныклагыч, җөмлә кисәкләре, сыйфат фигыль темалары буенча контроль тест 1 Белемнәрне тикшерү тест үткәрү, укучыларның белемншрен белү Темалар буеча лексиканың кулланышы 13.12
43 Хаталар өстендә эш.”Безнең ял” циклын кабатлау. Ныгытуга күнегүләр эшләү 1 Сүзләрнең дөрес язылышын үзләштерү Хата белән
язылган
сүзләрне
хатасыз
язарга Аныклагыч, җөмлә кисәкләре, сыйфат фигыль 17.12
Өлкәннәр һәм без (9 сәгать)
44 Исем фигыльнең килеш белән төрләнеше 1 Исем фигыльнең формасын куллана белү

Кечкенәләр үзләренчә яшәргә тели,ә өлкәннәр моңа риза түгел Өлкәннәр,
кечкенәләр,
яшьләр Килеш кушымчалары 19.12
45 Хәл- җөмләнең иярчен кисәге 1 Сүзләрдән җөмләләр төзү. Җөмләнең иярчен
кисәкләре - хәл турында аңлату һәм аларны танып белүгә ирешү Онык, уллар, мөнәсәбәт, яшьтәшләр, аралашу Хәл-җөмләнең иярчен кисәге Машинабыз бик тиз бара 20.12
46 Б.с.ү. Тәрбиялелек турында диологик,монологик сөйләм
1 Өйрәнелгән сүзләрне кулланып, хикәя төзи белү күнекмәләрен ныгыту Бабайга урын бирдем, хөрмәт итү, олы, ата-ана, күптән- күптән Билгеле һәм билгесез үткән заман хикәя фигыль 24.12
47 Билгеле һәм билгесез үткән заман хикәя фигыль 1 Билгеле һәм билгесез үткән заман хикәя фигыльләрне танып белергә өйрәтү Тыйнак, тәрбияле,
ихтирам, әдәпле Билгеле һәм билгесез үткән заман хикәя фигыль 26.12
48 Фатих Хөсни. "Сөйләнмәгән хикәясендәге лексик-грамматик материал 1 Укучыларның бәйләнешле сөйләм телен үстерү Шугалак, менә, төшә, чана, ишек, чаклы, һаман Билгеле һәм билгесез үткән заман хикәя фигыль Хикәя, хәл фигыльлщр 27.12
49 Хикәя фигыльнең заман формалары темасын кабатлау дәресе 1 Сүзләрнең дөрес
Язылышын тикшерү
үзләштерү "Өлкәннәр һәм без" темасындагы сүзләрне кабатлау Хикәя фигыльнең заман формалары 10.01


50 Хәл фигыльләрне кабатлау 1 Тоташ текстан хәл фигыльләрнетабып, төп фигыльләр белән яза белү күнекмәләре булдыру Аяк астына салып таптамаган Хәл фигыльләр 14.01
51 Иҗади эш.”Мин каникулымны ничек
үткердем” хикәя төзү 1 Сүзләрнең дөрес
язылышын
үзләштерү Тема буенча сүзләр Билгеле үткән заман фигыль 16.01
52 Хаталар өстендә эш.”Өлкәннәр һәм без”циклын кабатлау. 1 Сүзләрнең дөрес язылышын истә калдыру Хаталы язылган сүзләрне дөрес язу 17.01
Табигать һәм кеше (12 сәгать)
53 "Син табигать
баласы»
текстындагы
лексик-грамматик
материал 1 Укучыларны туган як турында белгәннәренә таянып, хикәя төзергә һәм дөрес дәлилли белергә өйрәтү Максат, казылма байлыклар, бай, гасыр, табигый Ия белән хәбәр арасына сызык куелу очраклары 21.01
54 Б.с.ү. "Син табигать баласы" тексты 1 Текстны аңлап уку алымнарын
өйрәнү * Кими, бурыч, ала, зарарлы матдәләр, җир асты, куркыныч Тезүче һәм
ияртүче
теркәгечләр. я, яки, аеруча, шуңа күрә 23.01
55 Теләк фигыль 1 Теләкне белдерү формаларын истә калдыру һәм
куллана белү Зыян китермик, кайгыртыйк, тырышыйк, агулауны туктатыйк, көрәшик, пычыранудан, бергә ял итик Теләк фигыль
Барыйм, барасы килми, барасы килә.. 24.01


56 Теләк фигыльләрне кабатлау. 1 Теләкне белдерү формаларын кулланып җөмләләр төзи белү, теләк фигыльләр аша табигатькә карата үз фикерләреңне белдерү Кондыз, өйгәннәр, мүк кыстырганнар, кимергәннәр, Транскрипция билгеләре 28.01
57 Теркәгечләр. Тезүче һәм
ияртүче
теркәгечләрне сөйләмдә куллану 1 Тезүче һәм
ияртүче
теркәгечләрне истә калдыру һәм куллана белү Саклыйк, саф һава, еш, агулы Тезүче һәм
ияртүче
теркәгечләр. я, яки, аеруча, шуңа күрә 30.01
58 Исемнәр ясалышы 1 Исемнәр ясалышын истә калдыру

Табигать турында кызыклы фактларны истә калдыру
Хәтфә үлән, алтынсу, гөрләвекләрь кәгазь, шифалы, дөнья, басу Тамыр һәм ясалма исемнәр, кушма, парлы һәм тезмә исемнәр 31.01
59 "Табигать һәм без» тексты буенча күнегүләр эшләү 1 Табигать турында кызыклы фактларны истә калдыру Соклангыч, ямьле, бәс, ябалак-ябалак карлар, шифалы Сыйфатлар , сүзтезмәләр 4.02
60 Табигать серләре 1 Сорауларга җавап бирү Гөлҗимеш, ак төнбоек, үги ана яфрагы, тузганак Саннар 6.02
61
”Син табигать баласы» циклы буенча кабатлау дәресе 1 Укучыларның бәйләнешле сөйләм телен үстерү “Табигать һәм кеше” текстындагы сүзләрне кабатлау Теләк фигыльләр 7.02
62 Б.с.ү.”Син табигать баласы» дигән темага диологлар төзү 1 Укучыларның бәйләнешле сөйләм телен үстерү

Табигать-безнең байлыгыбыз темасына сөйли белү ”Син табигать баласы” лексика циклындагы сүзләр Теләк фигыльләрнең кулланышы 11.02
63 Теркәгечләр, исемнәрнең ясалышы, теләк фигыль темалары буенча контроль тест 1 Укучыларның белемнәрен системалаштыру, хатасыз яза белү
Теркәгечләр, исемнәрнең ясалышы, теләк фигыль темалары 13.02
64 Хаталар өстендә эш.Теләк фигыльләрне кабатлау 1 Сүзләрнең дөрес язылышын истә
калдыру Хаталы язылган сүзләрне дөрес язу 14.02
Дүрт аяклы дусларыбыз (10 сәгать)
65 Һ.Такташ "Караборынның дусты" әсәрендәге лексик-грамматик материал 1 Дүрт аяклы дусларыбызга кара-та мәрхәмәтлелек турында сөйләшү Бөртек, кузгалу, улый, оныта, тартыла Сүзтезмәләр, бәйлек һәм бәйлек сүзләр 18.02
66 Һади Такташ турында белешмәдәге лексик- грамматик материал 1 Фикерне дөрес һәм төгәл итеп әйтә белү күнекмәләрен булдыру Иҗат итә, көчле талант, төп герое 20.02
67 Тәмамланмаган үткән заман хикәя фигыль 1 Тәмамланган Тәмамланган үткән заман хикәя фигыльләрнең төрләнешен өйрәнү Шыңшый, танымады, җиргә ятып Ала иде
Килә иде
Укый иде
Нәрсәдер,
Кайчандыр 21.02
68 Тәмамланмаган үткән заман хикәя фигыль 1 Тәмамланган Тәмамланган үткән заман хикәя фигыльләрнең төрләнешен өйрәнү Кузгалу, эзе, югалган Мин яза идем
Син яза идең
Ул яза иде
25.02
69 "Караборын шәһәргә бармады" әсәрендәге лексик- грамматик материал 1 Хикәянең идея- эчтәлеген ачу күнекмәләрен ныгыту һәр, таныш, сөекле, озату, исен тапты, нәрсәсендер, искә төшерде, Җәенке һәм җыйнак җөмләләр 27.02
70 "Юлдаш" хикәясендәге лексик-грамматик материал 1 Фикерне дөрес һәм төгәл итеп әйтә белү күнекмәләрен булдыру Сизгер, көчле,
йонлач, тәпи, тугрылык, тәбәнәк, болгый.. Фонетик транскрипция 28.02
71 Б.с.ү. Дүрт аяклы дусларыбыз турында хикәя төзү 1 Хикәянең идея- эчтәлеген ачу күнекмәләрен ныгыту Батырлык, усал, акыллы, һәйкәл Җөмләләр 4.03
72 Фигыльнең заман формаларын кабатлау дәресе 1 Таблицаны дөрес тутыру “Минем
дусларым”
темасындагы
сүзләрне
кабатлау 6.03
73 Тәмамланмаган үткән заман хикәя фигыль темасы буенча контроль тест 1 Хатасыз яза белү 7.03
74 Хаталар өстендә эш. Фигыльнең заман формалары темасын ныгытуга күнегүләр эшләү 1 Сүзләрнең дөрес язу, хаталарны анализлый белү “Минем дусларым” циклындагы лексика Фигыльнең заман формалары 11.03
Без Татарстанда яшибез (4 сәгать)
75 Теләк фигыль 1 Теләк фигыль хәбәрләрне танып белү, дөрес куллану һәм рус теленә тәрҗемә итү күнекмәләрен булдыру Икътисади,
мөнәсәбәт,
чын
күнелдән, кырыс Минем укыйсым килә-минем укыйсым килми 13.03
76 Б.с.ү . Татарстан Республикасы турында сөйләшү 1 Җөмләләр төзү эшен
активлаштыру. ал арны рус теленә тәрҗемә итү үзенчәлекләрен гамәли үзләштерү Мөстәкыйль,
дәүләт,
табигый,
ятмалар,
шартнамә Килеш, тартым кушымчалары 14.03
77 "Туган ягым — ,. Татарстан" хикәясендәге лексик-грамматик
материал 1 Укучыларны туган як турында белгәннәренә таянып, хикәя
төзергә һәм дөрес дәлили белергә өйрәтү Көньяк, төньяк, көнбатыш, көнчыгыш Фонетик транскрипция 18.03
78 Сүз ясагыч кушымчалар (-даш, -дәш) 1 Сүз ясагыч кушымчалардан яңа сүзләрне ясый белү Сәләт,
танылган,
тормыш Сүз ясагыч кушымчалар 20.03
Әдәбият-сәнгать дөньясында (9сәгать)
79 Сара Садыйкова. "Үз илемдә" 1 Текстны аңлап уку алымнарын өйрәнү Сердәш, ышанычлы остаз, мактаулы, мирас Килеш кушымчалары 21.03
80 "Илһам Шакиров" хикәясендәге лексик-грааматик материалов 1 Укылган текстның эчтәлеген сөйли белү
Илһам Шакиров турында мәгълүмат туплау Моңлы, төпчек, хыяллана, төбәк Җөмләләр 3.04
81 Ирек Мөхәммәдев хикәясендәге лексик-грамматик материал 1 Инфинитив формасы белән таныштыру һәм җөмләләрдә куллана белү Килешү, уздырыла,
тәүлек Ия белән хәбәр 4.04
82 Ирек Мөхәммәдев хикәясендәге лексик-грамматик материал 1 Хәл фигыльнен төрләре һәм рус теленә тәрҗемә итү
үзенчәлекләре
турында
мәгълүмат бирү,
аларны
кулланып,
җөмләләр
төзергә өйрәтү Катнашу, ышаныч Килеш, тартым кушымчалары 8.04
83 Харис Якупов иҗаты 1 Сыйфатларны һәм саннарны искә төшерү һәм сөйләмдә куллана белү Сәнгать, күргәзмә, халык иҗаты, сынлы сәнгать Сыйфатлар, саннар 10.04
84- 85 “Без Татарстанда яшибез” циклын кабатлау күнегүләре эшләү. Тикшерү тестына әзерлек. 1 Сүзләрнең синонимнарын, антонимнарын табарга һәм рус теленә тәрҗемә итәргә өйрәтү Татарстанның
уллары һәм
кызлары"
темасындагы
сүзләрне
кабатлау Җөмлә кисәкләре, сүзтезмәләр 11.04


85 Теләк фигыль, сүз ясагыч кушымчаларын кабатлау 1 Белемнәрне ныгыту, күнегүләр эшләү Теләк фигыль, сүз ясагыч кушымчалары 15.04
86 Теләк фигыль, сүзясагыч кушымчалары темалары буенча тикшерү тесты. 1 Кагыйдәләрне Тестта дөрес куллана белү Теләк фигыль, сүзясагыч кушымчалары 17.04
87 Хаталар өстендә эш.
Б.с.ү. Тәрҗемә итү: “Безнең авыл” тексты буенча 1 Сүзләрнең дөрес язылышын истә калдыру Мүклегә, күл, гүзәллек Сүзлекләр 18.04
Беркем дә , бернәрсә дә онытмый (7 сәгать)
88 Бөек Ватан сугышы турында мәгълүматлар 1 Тамырдаш сүзләрне искә төшерү
Бөек Ватан сугышы турында сөйләшү Бөек Ватан сугышы, сугышчан, очыш, очучы Тамырдаш сүзләр 22.04
89 Л.Ихсановньщ "Лачын кыз" хикәясендәге лексик-грамматик материал 1 Сан (төп сан һәм тәртип саны) белән танышу Куркыныч, сокланырга, үлемсез батырлык Саннар, килешләр
24.04
90 Л.Ихсанова "Лачын кыз"әсәре Диологик, монологик сөйләм 1 Фикерне дөрес һәм төгәл итеп әйтә белү күнекмәләрен булдыру Хөрмәткә лаек, кыю, дәһшәтле ут Сыфат фигыльләр 25.04
91 Ф.Кәримнең биографиясендәге лексик-грамматик материал 1 Укучыларның бәйләнешле сөйләм телен үстерү Белем алу, буш вакыт, шигырь, шагыйрь Синонимнар 29.04
92 Ф.Кәрим "Ватан өчен "
шигырендәге
лексик-грамматик
материал 1 Укучыларның бәйләнешле сөйләм телен үстерү Соңгы хат, Ватан, дөнья, матурлык, эз салды Җөмләләр 2.05
93 Фигыльнең заман формалары, килеш һәм тартым кушымчалары темалары буенча еллык контроль тест 1 Сорауларның дөрес җавап табу Фигыльнең заман формалары, килеш һәм тартым кушымчалары 6.05
94 Хаталар өстендә эш.” Беркем дә, бернәрсәдә онытылмый” циклын кабатлау 1 Сүзләрнең дөрес язылышын истә калдыру 8.05
Юл йөрү кагыйдәләре (11 сәгать)
95 Бәйлек һәм бәйлек сүзләр 1 Бәйлекләрне һәм бәйлек сүзләрне җөмләләрдә табарга һәм бәйлекләр белән җөмләләрне төзи белү Аша, аркылы, буенча, юл аша, ал, арт, өс, ян, як Бәйлек һәм бәйлек сүзләр 10.05
96 "Светофорның
матур кызга күзе
төшкән"
хикәясендәге
лексик-грамматик
материал 1 Синоним сыйфатларны искә төшерү һәм сөйләмдә куллану Күзне ачу, урын. шаушу Синоним сыйфатлар 13.05
97 Шарт фигыль 1 Шарт фигыльнең барлыкта һәм юклыкта зат-сан белән төрләнүен истә калдыру. Бу төр фигыльләр булган җөмлә калыпларын төзергә өйрәтү Юл аша, юлдаш, уң, сул, осталык, ялгыш, тәртипле Шарт фигыль
Бар+са
Бар+ма+са
Бар+са+м
Бар+са+ң 15.05
98 "Солтания белән
күбәләк"
хикәясендәге
лексик-грамматик
материал.Еллык тестка әзерлек. 1 Сүзләрнең синонимнарын, антонимнарын табарга һәм рус теленә тәрҗемә итәргә өйрәтү Күбәләк, берүзе, сизәргә, янәшә Синонимнар, антонимнар 16.05
99 Ел буе үтелгән темалар буенча еллык контроль тест 1 Тыңлап хатасыз эшләү 20.05
100 Хаталар өстендә эш. Бәйлек , бәйлек сүзләрне кабатлау 1 Сүзләрнең дөрес язылышын истә калдыру Бәйлек , бәйлек сүзләр 21.05
101 Сүз төркемнәрен кабатлау . Исем. .Исемнәрнең тартым белән төрләнешен кабатлау. 1 Темасындагы кагыйдәләрне
кабатлау Сүзләрне кабатлау Тартым категорияләре 22.05
102 Исемнәрнең килеш белән төрләнешен кабатлау 1 Килеш категориясе 23.05
103 Фигыль. Фигыль төркемчәләрен кабатлау 1 Кагыйдәләрне куллана белү Үткән
сүзләрне
кабатлау Теләк фигыль, боерык фигыль, шарт фигыльләр 27.05

104 Фигыльнең заман формаларын кабатлау 1 Фигыльнең заман формалары 29.05
105 Гомумиләштереп кабатлау. Лексик- грамматик күнегүләр эшләү 1 Ел буена үзләштергән темаларны искә төшерү ,алынган белемнәрне сөйләмдә куллену 30.05

Мәгълүмат һәм белем бирү чыганаклары

УМК Укытучы өчен методик
әдәбият Укучылар өчен әдәбият
Программа: Хәйдәрова Р.З., Малафеева Р. Л. Коммуникатив технология нигезендә рус телендә сөйләшүче балаларга татар теле һәм әдәбият укыту программасы .-Казан.« Мәгариф» нәшрияты.,2011

Дәреслек: .Хәйдәрова Р.З., Малафеева. Р.Л. Татар теле:Рус телендә урта тулы гомуми белем бирү мәкт.7 нче сыйныфы өчен дәреслек (рус телендә сөйләшүче балалар өчен).-Казан:Мәгариф,2007

1. Максимов Н.В.-Урта мәктәптә татар теле:Фонетикас.Морфология:Укытучылар өчен методик кулланма/Н.В.Максимов.-Казан:Мәгариф, 2004

2..Нигъматуллина Р.Р .“Татар телен өйрәнүчеләргә кагыйдәләр һәм күнегүләр”.-Казан: Татар.кит.нәшр.,”2012

3. Нигъматуллина Р.Р. “Татарча да яхшы бел”. Контроль тестлар һәм тестлар. Рус телендә урта гомуми белем бирүче мәктәп укучылары өчен ярдәмлек.-Казан.Мәгариф,2006
4.Сафиуллина Ф.С., Фәтхуллова К.С. , Сазонова Н.Г. Татар теленнән контроль эшләр һәм тестлар.Гомуми урта белем бирүче рус мәктәбенең 5-11 нче сыйныфлары өчен.-Казан:Тарих, 2003
5. Харисова Ч.М.“Тренировочные упражнения по обучению татарскому произношению” Издательство “Магариф”, 1999 1. Асадуллин А.Ш., Юсупов Р.А.”Рус телле балаларга татар телен укыту методикасы нигезләре”.Казан:“Мәгариф”нәшрияты,1998

2. Максимов Н.В..Урта мәктәптә татар теле:Фонетикас.Морфология: Укытучылар өчен методик кулланма.- Казан: Мәгариф, 2004

3. Харисова Ч. М. “Теория и практика обучения татарскому произношению в русскоязычных школах” Санкт-Петербург: филиал издательства «Просвещение», 2001

4. Харисоа Ф.Ф. “Основы методики обучения татарскому языку как неродному” Санкт-Петербург: филиал издательства «Просвещение», 2001

5. Харисова Ч. М. “Методика обучения татарскому произношению” Казань: издательство “Магариф”, 2000

6. Хайдарова Р. З. “Научно-педагогические аспекты билингвального образования в Республике Татарстан” Набережные Челны, 2006 1. Гыйләҗетдинова Асия .Татар телен өйрәнүчеләр өчен текстлар. -Казан”Яңалиф” нәшрияте, 2004
2. Нигъматуллина Р.Р.
“Татар телен өйрәнүчеләр өчен кагыйдәләр hәм күнегүләр җыентыгы”
1 кисәк .- Яр Чаллы, 2012

3. Нурмухаметова Р. С. Сборник правил по татарскому языку. -Казань:-Издательство “Гыйлем”, 2007

4. Хайдарова Р. З. “Сборник ситуативных упражнений по татарскому языку для русскоязычных учащихся”
-Набережные Челны, 1998

У вас нет прав для создания комментариев.