Фонетиканы кабатлау. Сүзгә фонетик анализ ясау
Рейтинг:   / 30
ПлохоОтлично 
Тема: Фонетиканы кабатлау. Сүзгә фонетик анализ ясау.
Нургалиева Халидә Әбүзәр кызы
Азнакай районы Тымытык урта мәктәбе
татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Максат: 1. Укучыларның “Фонетика” буенча алган белемнәрен системага салу, гомумиләштереп кабатлау, фонетик анализ ясый белү күнекмәләрен үстерү.
2. Тартык һәм сузык авазларны классификацияли белүләрен ныгыту, транскрипция ясау күнекмәләрен үстерү, 2 авазга билге булып йөрүче хәрефләрне кабатлау .
3. Җир шарының төрле урыннарында яшәүче кешеләрнең исәнләшү рәвешләре белән таныштыру.

Җиһазлау: проектор, “Алфавит”, “Сузык авазлар”, Яңгырау, саңгырау тартыклар” , “2 авазга билге булып йөрүче хәрефләр” таблицасы, V сыйныф өчен дәреслек (36, 43-44, 54, 62, 64, 69-70 битләр), Хәлил Сәлимов “Татар теле фонетикасы” китабы (17-20 битләр), “Кызыклы алфавит” таблицасы, “Татар теленнән класстан тыш эшләр” китабы (78 нче бит).

Дәрес барышы.
1. Оештыру.
2. Өй эшен тикшерү.
3. Дәрес темасын аңлату, дәфтәрләргә теманы яздыру .
4. Актуальләштерү . Фонетик анализ ясау өчен кирәк булган белемнәрне кабатлату.
- Фонетика нәрсәне өйрәнә? (авазларны)
- Авазлар ничә төрле була? (сузык, тартык)
- Сузык авазлар калынлыкка,нечкәлеккә карап, ничек классификацияләнә ? (алгы, арткы рәт)
- Иренләшкән сузыкларга кайсылары керә? (о,ө,у,ү)
- Тартык авазлар шау, тавыш катнашуга карап, ничек классификацияләнә? (саңгырау, яңгырау; “Рамайның улы” сүзтезмәсе парсыз яңгырау тартыклардан гын тора; “Һи, Сафа, цехта щи күп ич, аша” җөмләсе гел саңгырау тартыклар белән генә төзелгән)
- Кайсы сузык аваз хәрефләре берничә авазга билге булып йөри? (е,ё, я,ю,ы,э,о)
- Кайсы тартык аваз хәрефләре 2 шәр авазга билге булып йөриләр? (в, к,г)
- Транскрипция нәрсә ул? (әйтелешне язуда чагылдыру)
- Түбәндәге сүзләрнең транскрипциясен яздыру:
Тормыш[тормош], төзелеш [төзөлөш], ялкын[йалкъын], юрган[йурган], елга[йылгъа], табигать[табигъәт], тавык[таwыкъ], тәэсир [тә’сир], шофёр[шаф’ор], люстра[л’устра], слёт[сл’от], отряд [атр’ат]

5. Тема буенча эш. Фонетик анализ ясау. “Яшьлек” сүзе мисалында фонетик анализ ясау тәртибен искә төшерү (дәреслек 62 нче бит , проектор аша күрсәтеп)


-Транскрипцияләгән сүзләрнең берсенә шушы үрнәк буенча телдән фонетик анализ ясату.

6.Өй эше бирү. Транскрипцияләнгән сүзләр арасыннан укучыга үзе теләгән 1 сүзгә фонетик анализ ясарга.
7. Ял итеп алу. “Сез беләсезме?” дигән текстка нигезләнеп, җир шарының төрле урыннарында яшәгән халыкларның исәнләшү төрләрен хәрәкәтләр белән күрсәтү.

Сез беләсезме?
Төрле халыкларда очрашканда сәлам бирү, исәнләшү гадәте төрлечә. Мәсәлән, бездәге кебек кул кысышу Үзәк Африкада кабул ителгән. Әгәр Замбия кешесенә уң кул урынына сул кулны сузсаң, ул бик нык үпкәли. Конго елгасы бассейнында яшәүчеләр арасында ике кулны да сузып күрешү һәм иелгән хәлдә аларга өрү гадәткә кергән. Пасха утравы кешеләре исәнләшер алдыннан кара-каршы төз итеп басалар да йодрыкларын йомарлап алга сузалар, аннары кулларын югары күтәрәләрһәм, бармакларын җәеп җибәргәч, кулларын аска төшерәләр. Яңа Зеландиянең җирле халык кешеләре исә исәнләшкән чакта, борынны - борынга терәп, башларын аска-өскә яки уңга-сулга таба боргалыйлар.Һиндстанда баш иеп һәм кулларны уч төбен өскә каратып күкрәк турысына куеп сәлам бирү кабул ителгән. Танганьика күле тирәсендә яшәүче кабиләләрдә исәнләшү болай: кешеләр башта бер-берсенең корсагына “суккалыйлар”, аннары кул чапкандай итәләр дә кулларын кысышалар.

8.”Фонетика” темасы буенча кызыклы күнегүләр, мәсьәләләр, башваткычлар эшләтү.
-Һәр шакмакка бер хәреф язып, 7 шакмакка 39 хәреф исемен сыйдырырга. (Алфавит)
-Утыз “я” хәрефеннән торган нинди кеше исеме бар? (Зоя)
-Нинди сүздә 6 “н” бар? (алтын)
-Күлмәкне икегә аерсаң, нәрсә була? (күл, мәк)
-Башы- “Т”, койрыгы -“Н”, дошманы- “М” (тычкан)
-Атлар аңлый торган ике сүзнең ахырына “ к” хәрефе өстәсәң, кешедәге киссәң дә авыртмый торган бер органның исеме килеп чыга. Ул нәрсә? (Тырнак)
-1 сүздә 100 “Ә” буламы? (йөзә)
-“Өтерге” сүзен 3 шакмакка язып буламы? (, ге)
-Нинди санны арттан укысаң да, алдан укысаң да бертөрле укыла? (кырык)
- “Әкәмәт” дигән текстны укыту.

Әкәмәт
Игнлиз уиневрисетлтаырның бренсдеә ткиешрү нтәҗиәрләе беучна, хреәфрәленң сүз яаслауры вкыаытнда нчиек кеулышалры мһөим тгүел иәкн. Бренече һәм аыхргы хрәелфәр гнеә үз уырннраныда блуыгра теиш. Ә клаагн хрәфеәлр тлесәә нчиек унрасша да яырй. Шңуа да крамасатан ткест бик җңиел уыкла. Мңоа дләил блуып, сзүенң һәр хрәефен ареым аылп уыкмау, ә бтөен клиеш уку троа.

-“Кызыклы алфавит”тагы хәрефләрне күрсәттерү.

9. Билгеләр кую.
10. Дәресне йомгаклау.

Кулланылган әдәбият
1. Юсупов Р.А. һ.б. Татар теле – Казан, Мәгариф. 2005
2. "Татар теленнән класстан тыш эшләр" китабы.
3. Х.Сәлимов "Татар теле фонетикасы" китабы

У вас нет прав для создания комментариев.