Сыйфат сүз төркемен кабатлау
Рейтинг:   / 8
ПлохоОтлично 

Казан шәһәренең Совет районы
159 нчы лицее


4 нче сыйныфта татар теленнән үткәрелгән ачык дәрес эшкәртмәсе

Төзүчесе:
югары квалификацион категорияле укытучы
Хәкимова Кифая Васил кызы

Казан - 2012
Тел дигән дәрья бар,
Дәрья төбендә мәрҗән бар.
Белгәннәр чумып алыр,
Белмәгәннәр коры калыр.
(Мәкаль)

Тема: Сыйфат сүз төркемен кабатлау.
Максат:
1) Сыйфат сүз төркемен кабатлау;
2) Укучыларның белемнәрен ныгыту, тексттан сыйфатларны таный, исемнән чыгып сорау куя белү һәм төркемнәргә бүлү күнекмәләрен булдыру;
3) Сөйләмнең матурлыгына һәм укучыларның сөйләмдә сыйфат сүз төркемен урынлы куллана белүләренә ирешү.

Дәреснең тибы: грамматик күнекмәләрне камилләштерү.
Җиһазлау: компьютер, иҗади биремле карточкалар.
Материал:
1) Ягъфәрова Р.Х., Асылгәрәева Р.Ә. Татар теле. 4 нче сыйныф. 2 нче кисәк. – Казан: “Мәгариф” нәшрияты, 2004.
2) “Мәгариф” журналы, 2008, №6, Б.18-19.
3) Татар теленең аңлатмалы сүзлеге: 3 т. [= Толковый словарь татарского языка: в 3 т.]. Т. III. Т-h. / СССР ФА КФ Г.Ибрагимов исемдәге ТӘТИ; Tөз.: И.А.Абдуллин, С.Б.Вахитова, Ф.М.Газизова, Л.Р.Гайнанова, Ф.Ә.Ганиев, М.Г.Мөхәммәдиев, Ш.С.Ханбикова, Р.Г.Әхмәтьянов; Редкол.: Л.Т.Махмутова, М.Г.Мөхәммәдиев, К.С.Сабиров, Ш.С.Ханбикова.- Казан: Татар.китап нәшр, 1981.- 832 б.

I. Оештыру өлеше.
- Исәнмесез, укучылар,
Хәерле көннәр сезгә!
Зиһен һәм тел ачкычлары
Телимен һәммәгезгә!
Иң элек сезне дәрескә булган кагыйдәләр белән таныштырып үтәсем килә.
- Әдәпле һәм игътибарлы бул!
- Сүзеңне ачык һәм дөрес әйт!
- Иптәшләреңне хөрмәт ит!
- Башкаларны бүлдермә!
II. Сүзлек диктанты.
- Укучылар, дәфтәрләргә бүгенге числоны һәм сыйныф эше дип язып куябыз. Ә хәзер сүзлек диктанты язабыз. Уртага сүзлек диктанты дип язып куябыз.
Авыр, матуррак, йомшак, аксыл, биегрәк, иң усал, әчкелт, тозлы, итагатьле, зәвыклы.
Парларда эшләү.
- Укучылар, дәфтәрләрне күршеләребез белән алмашабыз һәм сүзләрнең дөреслеген экранга карап тикшерәбез. (Тикшерү.)
- Белемнәребезне баллар белән бәялибез: һәр дөрес сүзгә 1 балл куябыз.
Аңлатмалы сүзлек белән эшләү.
- Нинди сыйфатларның мәгънәләрен аңламадыгыз? (итагатьле, зәвыклы)
- Бу сүзләрнең мәгънәләрен аңлатмалы сүзлектән карап белик әле. (экранда сүзләрнең мәгънәләре бирелә һәм рәсемнәрдә күрсәтелә).
- Мин сезгә текст укыйм. Игътибар белән тыңлагыз.
Күзләрне йомыйк та, күзалдына китерик әле. Кыш көне. Кар ява. Карлар җир өстенә куналар. Кар балаларның битләренә, керфекләренә куна да эри.
- Ә хәзер икенче текст тәкъдим итәм.
Кышның җилсез көне. Яфрак-яфрак кар ява. Ак күбәләктәй карлар, куыша-куыша җир өстенә куналар. Кар балаларның алсу битләренә, озын керфекләренә куна да эри.
- Кайсы текст сезгә күбрәк ошады? (Икенчесе.)
- Ни өчен?
- Сыйфат сөйләмдә ни өчен кирәк? (Сыйфатлар җөмләне тулыландыралар, сөйләмне матурлаталар, баеталар, бизиләр)

III. Алган белемнәрне күнегүләр эшләп ныгыту.
- Без бүгенге дәрестә үткән темаларны кабатларбыз, күнегүләр эшләп, белемнәребезне ныгытырбыз, тексттан сыйфатларны табып, исемнән чыгып сорау куя белү һәм төркемнәргә бүлү күнекмәләрен булдырырбыз. (Кагыйдәләр.)
- Сүзлек диктантындагы сыйфатларның дәрәҗәләрен күрсәтегез.
(Тикшерү.)

IV. Ял итү минуты.
- Мин сезгә төрле дәрәҗәдәге сыйфатлар әйтәм, сез төп дәрәҗәдәге сыйфатларны ишетсәгез, кулларны алга, чагыштыру дәрәҗәсендәгеләренә - кулларны өскә, артыклык дәрәҗәсендәге сыйфатларга – ян-якка, кимлек дәрәҗәсендәге сыйфатларны ишетсәгез, кулларыгызны аска төшерегез.
Туры, җиллерәк, алсу, файдалы, ачырак, ягымлы, сап-салкын, зуррак, караңгы, зәңгәрсу, ак.

V. Текст өстендә эшләү.
Озакламый юеш һәм караңгы көз айлары узып, салкын кыш килде. Тәрәзәләргә чәчәкләнеп бозлар катты. Ишегаллары биек кар көртләре белән тулды. Агачларның ялангач сабакларына йомшак кар кунып калды.
- Текстның 1 нче өлешен укып чыгыйк.
- 1 нче җөмләдән сыйфатларны табыгыз.
- Юеш һәм караңгы дип кайсы айлар турында әйтелә? (Көз айлары турында)
- Салкын дип нинди ел фасылы турында әйтелә? (Кыш)
- Димәк, сыйфат исемгә бәйләнеп килә. Андый исемне сыйфатланмыш дип атыйлар. Дәфтәрләргә сыйфатларны сыйфатланмышлары белән күчереп алыгыз. (Экраннан карап, җавапларны тикшерү)

VI. Төркемнәрдә эшләү.
I төркем
Бирем. Текстны укыгыз һәм сыйфатларны табып асларына сызыгыз.
Алтын көз китүгә, таягына таянып, ак сакаллы кыш килде. Ул җир өстенә йоп-йомшак кар яудырды. Елга-күлләрнең өстен зәңгәрсу боз белән каплады.

II төркем.
Бирем. Төшеп калган сыйфатларны куеп, текстны укыгыз.
... Ватан сугышы тәмамлануга күп еллар үтте. Бу илебез тарихында ... һәм ... сугыш була. Дүрт ел дәвамында барган ... сугыш илебез халкының ... җиңүе белән тәмамлана.
Сыйфатлар: данлы, бөек, авыр, канкойгыч, дәһшәтле.
- Бөек Ватан сугышы турында нәрсәләр беләсез?
- Быел халкыбыз җиңүнең ничә еллыгын билгеләп үтәчәк?
- Сугыш елларында тылда һәм сугыш кырында җиңүгә өлеш керткән кешеләргә карата ихтирамлы, итагатьле, игътибарлы булыйк.
III төркем.
Бирем. Шигырьне укыгыз һәм сыйфат белән сыйфатланмышлар астына сызыгыз.
“Уйчан күзләр”
Уйчан күзләр йөри шуып кына –
Тезелеп киткән китап-дәфтәрләр...
Дөрес эшкә күзләр сөенеп карар,
Ялгышлыкны алар битәрләр.

Таләпчәнлек тулы серле күзләр.
Күпме уйлар, хисләр чагыла!
Ул күзләр бит аның йөрәгенә,
Күңеленә туры кагыла.

Нурлар сирпеп торган якты күзләр
Меңәрләгән дәфтәр алдында.
Йокламыйча үтә озын төннәр.
Эшләр бетә иртә таңында...
(Л. Фәтхетдинова)
- 2010 нчы ел нинди ел дип игълан ителде?
- Бу шигырьне яшь каләмче Ләйсән апагыз язган. Ул шигырен шундый юллар белән тәмамлый:
Акыл сирпеп торган серле күзләр...
Укытучы, сиңа мәдхиям.
Олы эшең, изге эшең күреп,
Алларыңа килеп баш иям.

VII. Перфокарта белән эшләү.
- Мин сезгә сыйфатлар укыйм, ә сез бу сыйфатларны билгеләре буенча ачыклап, тамгалап барыгыз.
1-яшел, 2-йомры, 3-юаш, 4-татлы
1 2 3 4
Төс

Тәм

Форма
Холык

VIII. Тест.
1) Сыйфатлар нәрсәне белдерә?
А) предметның эшен;
Ә) предметның билгесен;
Б) предметны.
2) Сыйфатның сораулары:
А) нинди?
Ә) нишли?
Б) кем?
3) Сыйфат дәрәҗәләре ничә төрле була?
А) 2;
Ә) 3;
Б) 4.
4) Сыйфат белән ачыкланган исем нәрсә дип атала?
А) сыйфатланмыш;
Ә) саналмыш;
Б) аныкланмыш.
Тикшерү:
1 – Ә
2 – А
3 – Б
4 - А
IX. Йомгаклау.
- Сез дәрестә үзегезгә нәрсәләр алдыгыз, нәрсәләр белдегез?
X. Өй эше.
1) Әдәби әсәрдән төп дәрәҗәдәге сыйфатлар кергән 3 җөмлә язарга.
2) “Кышкы урманда” темасына сыйфатларны кертеп хикәя төзергә.
Бәяләү.
Сүзлек диктанты Сыйфатларның дәрәҗәләрен билгеләү Текст өстендә эшләү


Гомуми балл:

Үзбәя:
20-25 балл – “5” ле
15-19 балл – “4” ле
10-14 балл – “3” ле

Әдәбият исемлеге:
1) Ягъфәрова Р.Х., Асылгәрәева Р.Ә. Татар теле. 4 нче сыйныф. 2 нче кисәк. – Казан: “Мәгариф” нәшрияты, 2004.
2) “Мәгариф” журналы, 2008, №6, Б.18-19.
3) Татар теленең аңлатмалы сүзлеге: 3 т. [= Толковый словарь татарского языка: в 3 т.]. Т. III. Т-h. / СССР ФА КФ Г.Ибрагимов исемдәге ТӘТИ; Tөз.: И.А.Абдуллин, С.Б.Вахитова, Ф.М.Газизова, Л.Р.Гайнанова, Ф.Ә.Ганиев, М.Г.Мөхәммәдиев, Ш.С.Ханбикова, Р.Г.Әхмәтьянов; Редкол.: Л.Т.Махмутова, М.Г.Мөхәммәдиев, К.С.Сабиров, Ш.С.Ханбикова.- Казан: Татар.китап нәшр, 1981.- 832 б.
4) Л.Фәтхетдинова. Тере тынлык : шигырьләр. - Казан : Татар. кит. нәшр., 2012.— 159 б.
5) Нәкый Исәнбәт. Татар халык мәкальләре. 4 нче басма. — Яр Чаллы: «Идел-йорт», 2003. — 100 б.

У вас нет прав для создания комментариев.