"Күңелле җәй, ямьле җәй”
Рейтинг:   / 23
ПлохоОтлично 

Муниципальное бюджетное образовательное учреждение “Средняя общеобразовательная школа №2 поселка городского типа Актюбинский” РТ

Ачык дәрес: “ Күңелле җәй, ямьле җәй”

Байгузина Танзиля Анасовна
I категория
учитель татарского языка и литературы

2013

“ Күңелле җәй, ямьле җәй”
3нче сыйныфның рус төркемендә дәрес
Р.З. Хәйдәрова. Татар теле һәм уку китабы.

Байгузина Тәнзилә Әнәс кызы
Азнакай районы Актүбә бистәсе
2нче мәктәп
Максат: укучыларның фикерләү сәләтен, ишетеп аңлау күнекмәләрен үстерү, җәйге матурлыкны тоя һәм тасвирлау белергә өйрәнү, табигатькә сөю, сакчыл караш тәрбияләү.
Дәрес тибы: лексик күнекмәләрне формалаштыру (ЛКФ)
Җиһазлау: дәреслек ( 130нчы бит), компьютер, мультимедия, презентация.
Эпиграф: Җәйнең ямьле көннәрендә
Җиләк җыя Җәмилә.



Дәрес барышы.

I. Уңай психологик халәт тудыру.
Хәерле көн, дуслар сезгә!
Хәерле көн, һәммәгезгә.
Бер- беребезгә карап елмайыйк та
Яхшы кәеф телик, дуслар. ( бер- берсенә карап, елмаеп хәерле көн телиләр )
Иртәләребез шулай матур, көнебезнең имин үтүен теләп дәресне башлыйк.
II. Уку максатын кую.
1)Дәрес темасы белән таныштыру.
- Безгә хат килгән, анда табышмаклар, җавапларын тапсак, дәреснең темасын белә алабыз. Хәзер мин сезгә бөек шагыйребез Габдулла Тукайның шигырьләрен укыйм, ә сез кайсы рәсемгә туры килгәнен әйтерсез.
а) “Бу кайчак була?”
Кырлар буш кала,
Яңгырлар ява;
Җирләр дымлана, -
Бу кайчак була? (көз)
- Дөрес. Көзге көнгә кайсы рәсем туры килә? Көз көне табигатьтә нинди үзгәрешләр була?
б) “ Бу кайчак, туган?”
Һәр җир карланган,
Сулар бозланган;
Уйный җил- буран, -
Бу кайчак, туган? (кыш)
- Дөрес. Кыш көне табигатьтә нинди үзгәрешләр була?
в) “ Бу кайсы вакыт?”
Боз һәм кар эреде,
Сулар йөгерде;
Елап елгалар,
Яшьләр түгелде.
Көннәр озая,
Төннәр кыскара,
Бу кайсы вакыт?-
Йә, әйтеп кара. (яз)
- Дөрес. Яз көне табигатьтә нинди үзгәрешләр була?
- Кайсы ел фасылы турында табышмак юк? ( җәй турында)
- Дөрес. Димәк, бүген дәресебез җәйгә багышланган. Ул “ Күңелле җәй, ямьле җәй” дип атала. Эпиграфны бергәләп укып алыйк әле. ( слайд күрсәтелә )
-Җәй көне табигатьтә нинди үзгәрешләр күзәтелә?
- Сезгә нинди ел фасылы ошый? Ни өчен?
2)Сүзтезмәләрнең кайсысы җәй турында? (слайд)
Яшенле яңгыр, карлы буран, салават күпере, җәйге каникул, язгы җил, бал кортлары, сары яфрак, кызыл җиләк, салкын көн, ап-ак кар, төрле күбәләкләр.
III. Яңа теманы аңлату.
1)Сүзлек эше.
- Текстны укый башлаганчы, яңа сүзләргә игътибар итик әле. ( слайд)
Тиздән- скоро
Тәмамлана- завершается
Куналар- садятся
Сайрый- поет ( о птицах)
- Сүзләрне минем арттан кабатлагыз. (1-2 укучыдан аерым әйттерү, иҗекләргә бүлеп әйттерү, басымга игътибар итү.)
2)Текст өстендә эш.
-Барыбызда китапларның 130нчы битен ачтык, 3нче күнегүне таптык. Хәзер без сезнең белән текстны укыйбыз һәм текстка исем бирәбез. ( балалар үз фикерләрен әйтәләр.)
Сәнгатьле итеп уку өстендә эш алып барыла. Укучылар сәнгатьле итеп укыйлар, калганнар бәя бирә. Иң матур итеп укыган укучы билгеләнә.
3)Ял итү минуты.
- Әйдәгез, укучылар ял итеп алыйк. Матур итеп утырдык, күзләрне йомдык. Соңыннан миңа нәрсә ишетүегез турында сөйләрсез. ( Җәйге урманда кошлар сайравын, күк күкрәвен, яшен яшьнәвен тыңлау)
Укучыларның җаваплары.
IV. Ныгыту.
1) 130нчы бит, 5нче күнегү
-Ике раслауның кайсысы дөрес?
а)-Җәй көне мәктәптә укулар тәмамлана.
-Яз көне мәктәптә укулар тәмамлана.
б)-Җәй көне көннәр кыскара, төннәр озыная.
-Җәй көне көннәр озыныя, төннәр кыскара.
2) Сорауларга җавап бирү.
-Җәй кайсы айдан башлана?
-Җәй көне төннәр , көннәр нишли?
-Кояш кайчан чыга, кайчан байый?
-Көннәр нинди була?
-Җәй көне нәрсәләр була?
3) Спроси у друга:
-когда в школе завершится учеба;
-когда начинаются летние каникулы;
-какае время года он любит.
V. Йомгаклау.
-Без дәрестә нинди ел фасылы турында сөйләштек?
-Җәй көне табигатьтә нинди үзгәрешләр була?
-Нинди яңа сүзләр белән таныштык?
Билгеләр кую.
V. Өй эше.
*131нче бит, 9нчы күнегү
*131нче бит, 10нчы күнегү

У вас нет прав для создания комментариев.