ДЙАнә әзерләнү чорында текст белән эшләү формасы
Рейтинг:   / 0
ПлохоОтлично 

Муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе Татарстан республикасы Лаеш муниципаль районы “Габишев урта гомуми белем мәктәбе» укытучысы Захарова Рузилә Айтуган кызы.
9 сыйныф (рус төркеме)
Дәреснең темасы: ДЙАнә әзерләнү чорында текст белән эшләү формасы.
Дәреснең максатлары: 1. Белем бирү максаты - Укучыларның кушма җөмлә темасы буенча өйрәнгән белемнәрен искә төшерү, ныгыту.ДЙАнә әзерлек.
2. Фикер сәләтен үстерү максаты - Укучыларның логик фикерләү сәләтен, мөстәкыйльлекләрен, иҗади активлыкларын һәм танып-белүне үстерүгә ярдәм итү.
3. Тәрбияви максат - Укучыларда спорт төрләренә карата кызыксыну хисе тәрбияләүгә этәреш ясау.
Җиһазлау: тема буенча мультимедиа презентация, кагыйдәләр, схемалар, карточкалар, рәсем, дәреслек.
Дәреслек: Хәйдәрова Р.З.,Малафеева Р.Л.,Шаһгалиева З.М. Татар теле. 9 сыйныф. - Казан: Мәгариф , 2008
Метод: өлешчә эзләнү.
Яз килде,кояш килде
Дөньяга нур бөркелде.
Уянды бар агачлар,
Куанды алмагачлар
Бер карасаң – күксел төсе
Бер карасаң – ак сыман.
Үткән чакта,өзеп ал,дип,
Безгә елмая сыман.
Дәрес барышы:
1.Оештыру.

-Исәнмесез,укучылар! Тышта яз,кояш көлә.Сез дә бер елмаегыз әле бераз.Күтәренке күңел белән дәресебезне башлап җибәрик.
-Укучылар,кәефләрегез ничек?
2.Актуальләштерү.
- Укучыларым, без нинди тема өйрәнәбез?
Укучы: Без кушма җөмләләрне өйрәнәбез.
-Укучылар, бүген безне дәрестә күп эш көтә. Искә төшерик, белемебезне тирәнәйтү өчен без дәрестә ничек эшләргә тиеш?(киңәшләшәләр)
Укучы: 1 төркем. җаваплар тулы булырга тиеш.
2 төркем. җаваплар төгәл булырга тиеш.
3 төркем. җаваплар аңлаешлы булырга тиеш.
-Укучылар,кичә мәктәбебездә нинди көн иде?
Укучы: сәламәтлек көне
-Сезнең каршыгызда сәламәтлек турында җөмләләр (слайд)
-Укучылар,бу җөмләләр нинди? Гадиме яки кушмамы?
-Кушма җөмлә дип,без нинди җөмләне атыйбыз?(слайд)
-Кушма җөмләләр төрләре буенча нинди булалар? Мисаллар.(слайд)

Сәламәтлек турында сөйләшүне текст өстендә дәвам итәбез.
-Укучылар,безнең дәреснең темасы “ДЙАнә әзерләнү чорында текст белән эшләү.”
Укучыларга карточкалар таратыла.
-Текстны укыйбыз һәм тексттан кушма җөмләләрне табабыз.(слайд)

(Укучылар төркемнәрдә киңәшләшәләр)
Текст өстендә мөстәкыйль эш.

Прочитайте текст.Определите,какие из приведенных утверждений
А1-А11 соответствуют содержанию текста (1 – туры килә),какие не соотвествуют (2 – туры килми), и о чем в тексте не сказано (3-текстта әйтелми).

Балачакта кемнең генә тизрәк үсәсе килми икән? Зурларча киенергә,йөрергә тырышасың. Кайбер балалар олыларның гадәтләрен үзләренә күчерәләр,ләкин гадәтләрнең начарлары да була. Шуларның берсе – тәмәке тарту.
Сәламәтлек – кешенең иң зур байлыгы. Озак һәм бәхетле яшисең килсә,тәмәке тартма! Спорт белән дус бул һәм иртән физик күнегүләр ясарга онытма.
Сәламәт тормыш алып бару өчен,күп витаминнар ашарга кирәк. Алар яшелчә һәм җиләк-җимешләрдә күп. Саф һавада йөрү,йөгерү дә сәламәтлеккә файдалы.Урманга ешрак йөрергә кирәк. Урман һавасы – иң чиста һава.

А1. Барлык балалар да олыларның гадәтләрен үзләренә күчерәләр.
1) туры килә 2)туры килми 3)текстта әйтелми
А2. Яхшы гадәтләр дә,начар гадәтләр дә бар.
1) туры килә 2)туры килми 3)текстта әйтелми
А3. Әтиемнең начар гадәтләре юк.
1) туры килә 2)туры килми 3)текстта әйтелми
А4. Сәламәт булу өчен,витаминнар ашарга кирәкми.
) туры килә 2)туры килми 3)текстта әйтелми
А5. Саф һавада йөрү бик файдалы.
1) туры килә 2)туры килми 3)текстта әйтелми
А6. Кызганычка каршы,шәһәрдә һава чиста түгел.
1) туры килә 2)туры килми 3)текстта әйтелми
А7. Урманга ешрак барыгыз.
1) туры килә 2)туры килми 3)текстта әйтелми

Төркемнәрдә киңәшләшәләр. (һәр төркемнең эше тикшерелә)
- Булдырдыгыз, укучылар! Эшегезне бәяләгез.
- Укучылар,сәламәт булыр өчен нишләргә кирәк?
- Сез нинди спорт төрләре белән шөгыльләнәсез?
- Сәламәт булыр өчен витаминнар ашарга кирәкме?
- Сез физик күнегүләр ясыйсызмы?
- Дәресебезне дәвам итәбез.алдагы бирем.
(Укучылар төркемнәрдә киңәшләшәләр)

С2. Сөйләм ситуациясенә туры килгә репликаларны языгыз.

1. Поинтересуйтесь у одноклассника,когда он начал заниматься плаванием и в каких соревнованиях участвовал.
2. Поинтересуйтесь у учителя, есть ли спортивный кружок в вашей школе.
3. Предложите другу сходить в воскресенье покататься на коньках.

- Афәрин! Укучыларым, эшегезне бәяләгез.

Өй эше алабыз: Язгы матур көндә” дигән кечкенә хикәя язарга.

Укучылар, бүгенге дәресне “5”легә кемнәр үзләштерде? Кемнәр үз эшчәнлегенә “4” ле куя, кемнәр “3”ле куя? (Укучылар карточкалар күтәрәләр)

Укучылар, тырышлык бушка китми, ул үзенең нәтиҗәләрен бирә. Тырышлык булса, уңышлар да булыр!
Сау булыгыз, укучылар!

У вас нет прав для создания комментариев.