технологик карта Көндәлек эш, көндәлек режим
Рейтинг:   / 9
ПлохоОтлично 
Укытучы: Захарова Рузилә Айтуган кызы

Сыйныф Татар теле, 5 сыйныф
Тема Көндәлек эш, көндәлек режим

Максатлар 1.Хәзерге заманда көндәлек режим турында сөйләтү.
2.Татар телендә аралашырга өйрәтү.
3.Һәр эшнең үз вакыты булуын җиткерү.
4. Фәнгә карата кызыксынучанлык һәм сәламәтлекне ныгытуны тәрбияләү.
Планлаштырылган нәтиҗә
1.Төп төшенчәләрне белү.

2.Укучыларның эзлекле фикерләү сәләтен, монологик- диалогик сөйләмне үстерү;

3.Парлап эшләү,үзенең фикерен белдерү,башкаларны тыңлый белү
Предметара бәйләнеш әдәбият
Ресурслар:
Төп
Өстәмә Дәреслек “Татар теле” 5 сыйныф Р.З.Хәйдәрова
Мультимедийный проектор
Төп төшенчәләр Көндәлек режим, вакыт аралыгы
Белемнәрне камилләштерү Мөстәкыйль эш,фронталь эш

№ Этаплар Укытучы эшчәнлеге
Укучы эшчәнлеге
1 Оештыру моменты Исәнләшү. Кәеф сорашу.

Кыңгырау шалтырады,
Дәрес башланып китте.

-Сезне дәрестә бүген кызыклы эш көтә.
Сигнал карточкалары белән үзегезнең кәефегезне күрсәтегез.

(Укытучы җыр куя В. Я. Шаинский музыкасы М. С. Пляцковский шигыре «Улыбка».
- Мин бик шат,сезнең кәефләрегез яхшы.
Әйдәгез яңа ачышларга!

Һава торышы,кәеф темасына диалогик сөйләм оештыру,карточкалар белән эш.
2 Белемнәрне гомумиләштерү 1. Тактада сүзләр: фонетик зарядка ясату,лексиканы тикшерү,дөрес тәрҗемәсен бирү.
2. Иртән нишлисең? 1.Дөрес укыйлар,тәрҗемәсен әйтәләр,белемнәрен тикшерәләр.
2.Иртәнге эшләрен сөйлиләр.Диалогик һәм монологик сөйләмдә җавап бирәләр.
3. Уку максатының куелышы Иртән нишләгәнне белдек.
Бүген сәгать ничәдә нәрсә эшләгәнне сөйләрбез.
Башта вакытны кабатлап китик. Тактада вакыт бирелә. Тактада бирелгән вакытны укыйлар:11,11-30,14,18-30,21.
4. Авырлыктан чыгу проекты Тактада ничәдә соравына дөрес җавапны бирү: 7 часов-7сәгатьтә,11часов 30 минут-11сәгать 30 минутта Сәгать ничәдә торасың,мәктәпкә барасың,кайтасың сорауларына җавап бирәләр.
5. Беренче ныгыту. Сәгать ничәдә нәрсә эшләгәнне сорату. 1.Диалог.
2.Монолог.
6. Физкультминутка оештыру (күзләргә) Сәламәтлеккә игътибарлы булу
7. Белемнәрне камилләштерүгә мөстәкыйль эш. Аудированиегә текст бирү Сорауларга җавап бирәләр:
1.Роза Казанда яши. –дөрес – дөрес түгел.
2.Аңа 25 яшь. – дөрес – дөрес түгел.
3. Эш көне сәгать 8дә башлана. – дөрес – дөрес түгел.
4. Дәресләре кичке 8нче яртыда башлана. – дөрес – дөрес түгел.

У вас нет прав для создания комментариев.