Рәвеш сүз төркемен кабатлау
Рейтинг:   / 3
ПлохоОтлично 

1. Каримова Фәния Илдус кызы
2.Татар теле һәм әдәбияты укытучысы
3.Казан шәһәре Яңа Савин районының
“Инглиз теле тирәнтен өйрәнелә торган 9 нчы урта гомуми белем мәктәбе” гомуми белем муниципаль учреждениесе
4.e-mail: Этот адрес электронной почты защищен от спам-ботов. У вас должен быть включен JavaScript для просмотра.

“Рәвеш” сүз төркемен кабатлау.
Дәреснең максаты: Укучыларның белемнәрен тикшерү,системага салу, дөрес куллана алуларына
ирешү, компьютер технологиясе кулланып, укучыларның белем күнекмәләрен бәяләү, укучыларда туган телгә мәхәббәт тәрбияләү.
Дәресне җиһазлау: Дәреслек, карточкалар, компьютер өчен тестлар, интерактив такта.
Дәрес барышы.
1.Белемнәрне актуальләштерү.
Күнегүне эшләп, рәвешкә билгеләмә бирү.
1.Нокталар урынына кирәкле сүзләрне куеп языгыз.1слайд
Рәвешләр ... яки... билгесен белдерә.(эш яки хәлнең) . Рәвеш ... сорауларына җавап булып килә.(ничек?кайчан?) . Ул... торган сүз төркеме. (төрләнми) .Рәвешләрнең... бар.(төркемчәләре). Рәвеш җөмләдә төрле... булып килә.(хәл).
II. Тиешле рәвешләрне куеп, күчереп язарга, рәвешләрнең нинди җөмлә кисәге булып килүен билгеләргә.II cлайд
Бөек шагыйребез Г.Тукай ... ... (бик аз) гомер эчендә ... (гаять) бай иҗат мирасы калдырды. Ул үзе исән чакта ук татар милләте тарафыннан аның рухи юлбашчысы итеп танылды, иҗаты ... (югары) бәя алды. Аның исеме күңелебезгә ... ... (бик якын).
—Димәк, рәвешләр кайсы җөмлә кисәге булып килә ала?
-Рәвешләр җөмләдә хәл булып килә.
III. Рәвешләрнең төркемчәләрен билгеләргә.IIIслайд
1.Вакыт бик әкрен үтте.(Г.Әпсәләмов)
2.Бу сорау аның башыннан бик озак чыкмады.(К.Насыйри)
3.Ирләрчә каты кул кысыштылар.(Г.Ахунов)
4. иртәгә иртәнге пароход белән китәбез.(Ф.Әмирхан)
5.Галимҗан абыйсы тикмәгә генә алай өздереп уйнамагандыр.(Ф.Хөсни)
6.Алар хәзер ара-тирә генәсүз алышалар иде.(А.Расих)
— Рәвешләрнең ничә төркемчәсе бар?
-Рәвешләрнең 6 төркемчәсе бар.
IV. Рәвешләргә морфологик анализ ясарга.IVслайд
1.Бүген, давыллы яңгырдан соң, бакчада бик дымлы булганга күрә, алар өй каршындагы бүрәнәгә чыгып утырдылар.(И.Г.) 2.Җиснәсеннән соң Габдулла бу йортта озак яшәмәде.(Ә.Ф.) 3. Шәһәрдә аның сер уртаклашырдай кешесе юк.(Г.Ә.) 4. Авылда яшеллек тә аз икән.(Ә.Е.)
V. Укучыларның бәйләнешле сөйләм күнекмәләрен үстерү.V
Рәвешләр кулланып,”Театрда” темасына диалог төзү
VI. Компьютерга кертелгән тестлар ярдәмендә укучыларның белемен тикшерү.VIслайд
1. Рәвеш нинди сүз төркеме?
-предметның билгесен белдергән
-эш-хәлнең билгесен белдергән
-эш-хәл, хәрәкәтне белдергән
2. Рәвеш нинди сорауларга vавап бирә?
-ничек? кайда? кайчан? күпме?
-нинди? кайсы? ничек? кая?
-күпме? нәрсәне? кая? нишләгәч?
3. Рәвешләрнең ничә төркемчәсе бар?
-дүрт
-алты
-җиде
4. Рәвешләрнең үзләренә генә хас нинди билгесе бар?
-зат-сан белән төрләнәләр
-исемләшәләр
-төрләнми торган сүз төркеме
5. Рәвешләр күбрәк җөмләнең кайсы кисәге була?
-хәл
-тәмамлык
-аергыч
6. Без татарча спектакль карадык җөмләсендәге билгеләнгән сүз
-хәл
-хәбәр
-аергыч булып килгән рәвеш.
7. Урын рәвешен билгеләгез
-урамда,болында.бүлмәдә
-өстендә.янында.тирәсендә
-ерак.якын.югары
8. Күләм-чама рәвешләрен билгеләгез
-тиз,акрын,салмак
-алтылап,тугызлап, җиде-сигез
-күп,аз.байтак
9.Татар телендә рәвешләр
-исемнәргә
-сыйфатларга
-саннарга якын тора
10. Ясалышлары ягыннан нинди рәвешләр?
-бервакыт, иртә-кич, күз ачып йомганчы, көмештәй, кинәт
-тамыр, парлы, тезмә, кушма, ясалма
-кушма, парлы, тезмә, ясалма, тамыр
-кушма, парлы, тезмә, тамыр, ясалма
Җаваплар:VII слайд
1.2
2.1
3.2
4.3
5.1
6.1
7.3
8.3
9.2
10.1
VII. Йомгаклау. Билгеләр кую.

У вас нет прав для создания комментариев.