Туган телем-иркә гөлем
Рейтинг:   / 6
ПлохоОтлично 

Автор: Татарстан Республикасы Ютазы гомуми урта белем бирү мәктәбе татар теле һәм әдәбияты укытучысы Ганиева Резеда Галимулла кызы.
Тема: “Туган телем-иркә гөлем”.
Максат: туган телебезгә карата балаларда кызыксыну һәм мәхәббәт тәрбияләү; татар халык авыз иҗаты әсәрләрен белү күнекмәләрен тикшерү; бәйләнешле сөйләм телен үстерү.
Җиһазлау: аудиоязмалар, табышмаклар язылган карточкалар, мәкальне җыю өчен хәрефләр язылган карточкалар, тест үткәрү өчен ноутбуклар.
Сыйныфтан тыш чараның барышы:
Укытучы М. Гафуриның “Ана теле” шигырен укый.
Укытучы:
Үз ана телем – минем өчен матур, иң тәмле тел,
Үз телем- үз әйберем булган өчен ярата күңел.

Шул ана телем белән мин максудымны аңлатам.
Шул анам теле белән “бала” диләр анам-атам.

Шул тел аркылы гыйлем, уку-язуны өйрәнәм,
Шул тел аркылы укып, белеп, булырмын чын адәм.

Мин бала чактук “әти-әни” дидем шул тел белән.
Һәм дә әнкәм дә миңа “бәбкәм дигән шул тел белән.

Әле дә шул тел белән укыйм, язам һәм сөйләшәм,
Шул татар теле белән көйлим берәр көй көйләсәм.

Һәрвакыт шул тел белән язган матур китап укыйм,
Һәрвакыт шул тел белән тарих укыйм, хисап укыйм.

Без – татарлар, туган телебез-татар теле. Татар теле... тугач та, иң газиз кешеңнән ишетә башлаган, күп гасырлык тарихы булган, Каюм Насыйрилар, Тукайлар нигез салган, 7 миллион халык сөйләшкән, чит илләрдә дә өйрәнелә торган, бүгенге көндә җитлеккән, камилләшкән, теләсә нинди катлаулы фәнне өйрәтергә мөмкинлеге булган, иң-иң авыр кимсетүләргә дә түзгән, сынмаган-сыгылмаган, баш имәгән горур татар теле! Бүгенге кичәбезне сиңа багышлыйбыз.
(сәхнәгә укучылар чыга)
1 нче укучы
Мин сөйлим анам телендә,
Яшим атам җирендә.
Бу бәхет миңа бирелгән
Туган йорт бишегендә.
Тәүге кабат аяк басып,
Сукмактан киттем йөреп
Әйттем анам теле белән:
-Мин җирдә кеше!-диеп.
2 нче укучы
И минем җандай кадерлем,
И җылы тере телем!
Кайгылар теле түгел син,
Шатлыгым теле бүген.
3 нче укучы
Тик синең ярдәм белән мин,
Тик синең сүзләр белән
Уйларын йөрәккәемнең
Дөньяга әйтә беләм.
(җыр М. Минһаҗев “И газиз татар телем”)
4 нче укучы
Мин халкымның чәчкә күңеленнән
Бал кортыдай энҗе җыямын,
Җыямын да, җанлы энҗеләрдән
Хуш исле бер кәрәз коямын.
5 нче укучы
Шуңа да мин беләм тел кадерен:
Бер телдән дә телем ким түгел-
Көчле дә ул, бай да, ягымлы да,
Ким күрер аны тик ким күңел.
6 нчы укучы.
Халкым теле миңа - хаклык теле,
Аннан башка минем илем юк;
Илен сөймәс кенә телен сөймәс,
Иле юкның гына теле юк.
7 нче укучы.
Анам теле миңа- халкым теле,
Аннан башка минем халкым юк.
Йөрәгендә халкы булмаганның
Кеше булырга да хакы юк.
8 нче укучы.
Туган тел-иң татлы тел,
Туган тел – иң тәмле тел.
Тәмле дип телең йотма-
Туган телне онытма.
Халкым бер тумыш көндә дә
Тукаен онытмады.
Без-“Туган тел”дән туганнар,
Без Тукай оныклары.
9 нчы укучы.
Күзләремне ачты минем
Иркәләде туган телем.
Үз телем яктыртты юлны
Үз телем бирде белем.
Үз телеңне сөймәгәндә
Ярты ул алган белем.
Канатсыз коштай буласың,
Белмәсәң ана телен.
( 11 сыйныф укучылары башкаруында “Татар биюе”)
Алып баручы:
-Саумысез дип башлыйм әле
Сүзләремнең башларын.
Су анасы, Шүрәленең бу кызыклы кыйссасын.

Безгә таныш Кырлай дигән
Бик борынгы авылда
Су анасы, Шүрәлеләр
Яши икән һаман да.

Тормышлары җитеш икән
Кесәләре калын диләр.
Тик нәрсәдер һаман җитми-
Уйларыннан диңгез китми.

Шүрәле:
-Ятмыйк гел Кырлайда,
Күреп кайтыйк чит илләрне,
Курортларны, диңгезләрне,
Кипр белән Төркияне.

Су анасы:
- Матур аулак утрауларда
Бер ял итик туйганчы без.
Яшәп калыйк рәхәтләнеп,
Дөньяларны куйганчы без.

Алып баручы:
Шундый матур уйлар белән
Сәфәр чыккан алар тиздән.
Самолет һәм поезд белән
Барганнар ди зур диңгезгә

Бу диңгезнең уртасыннын
Бер утрауны эзләп табып,
Калганнар ди шунда төшеп,
Бер дә юк ди анда халык.

Шул рәвешчә, бу утрауда
Япа- ялгыз, тик икәве
Ял иткәннәр бер ел буе.
Хәзер инде башларында кайту уе.

Сагынганнар Кырлайны,
Басуларны, кырларны,
Бакалы күл буйларын-
Диңгез суы туйдырган.

Тик кайтулар насыйп түгел,
Очмый аннан самолетлар.
Йөрми анда поезд –такси,
Ничек кайтсын ике мескен?!

Ярый әле, Шүрәленең
Телефоны булган янда.
Шуннан ярдәмгә чакырып
Шатыраткан ул Кырлайга.

Менә шуннан соң балалар
Җыйналышып киңәш корган,
Ярдәмгә дип чыгып киткән
Бик катлаулы озын юлга.

Укучылар, үзегезнең командаларыгыз белән таныштырыгыз. (Командирлар үзләренең командалары белән таныштыралар).
Су анасы белән Шүрәле бәлагә очраганнар. Әйдәгез, аларны бергәләп коткарыйк. Тик әлеге утрауга барып җитү юлы җиңел түгел. Сезгә төрле сынаулар аша үтәргә туры киләчәк. Ә инде җиңүче командага Су анасы һәм Шүрәле белем ачкычын тапшырырлар. Уңышлар сезгә укучылар! Укучыларның уңышларын жюри билгеләп барыр.
1 нче сынау.
(сынауны Якубович ролен башкаручы укытучы үткәрә)
Якубович:
Могҗизалар кырына рәхим итегез! Үзегез белән таныштырып китсәгез иде. (балалар үзләре белән таныштыралар, бүләкләр тапшыралар)
Ә хәзер биремне тыңлагыз. Казанның кайсы архитектура һәйкәлендә 24 колонна бинага ямь биреп тора. Аларны конический ордер колонналары дип атыйлар.(укучылар чиратлашып барабанны әйләндерәләр, хәрефләрне табалар. Алып баручы хәрефләрне тактага куеп бара.)
Алдагы сынауны үткәрү өчен командаларны компьютерлар янына чакырабыз. Алар тест өстендә эшләгән арада музыкаль тәнәфес ясап алабыз. “Кәләпүшем” җыры яңгырый.
(Диңгез шавы ишетелә. Сәхнәгә Нептун килеп керә.)
Нептун:
Идел бит ул-бик мул елга,
Ул бит диңгезгә китә.
Аккан сулар, искән җилләр
Йөрәгемне җилкетә.
И балалар, сезне күргәч, йөрәкләрем җилкенеп, яшәреп киткән кебек булдым әле. Су анасы белән Шүрәлене коткарырга телисез икән. Мин сезне сынап карыйм әле. Менә шушы балыкларны тотып, табышмакларның җавапларын тапсагыз, Су анасы белән Шүрәлене коткарырсыз дип ышанам. Әйдәгез, кайсыгыз белемлерәк микән?
(Һәр укучы бер балыкны кармак белән тотып, табышмакның җавабын әйтә).
Табышмаклар:
Безнең хокукларыбызны
Шулкадәрле кысканнар:
Беренче иҗектә генә
Язылырга кушканнар.
(о,ө хәрефләре)
Бергә берне кушкач ничә?
Беләм, ике диярсез
Сүзгә сүзне кушкач?...Менә
Ансы нәрсә дигән сүз?
(Кушма сүз)
Җөмләдән соң, я уртада,
Әгәр безне куйсалар,
Бераз туктап торырга һәм
Тын алырга кушалар.
(Тыныш билгеләре)
Алфавитта алты хәреф:
Иң дуслар һәм туганнар.
Татар сүзләрендә генә
Кулланыла торганнар.
(Ә,Ө, Ү, Җ, Ң, Һ)
Томау төшкән кешеләр
Хәлебезне аңлыйлар.
Чөнки безне дөрес итеп
Алар әйтә алмыйлар.
(М, Н, Ң)
4 нче сынау.
(Сәхнәгә Хуҗа Насретдин ишәген тарта –тарта килеп чыга)
Хуҗа Насретдин:
- Менә, балалар, Минзәлә ярминкәсенә барышым иде. Юлым сезнең авыл аша үтә икән. Сезнең мәктәпкә кереп, тапкырлыгыгызны тикшерергә булдым әле. Менә сезгә башваткычлар.
Ягез, кайсыгыз зирәк,
Чишегез әле тизрәк!
5 нче сынау
Алып баручы:
Соңгы сынау-“Хәрефләр эстафетасы “.Сезнең алдыгызда хәрефләр.Сез шул хәрефләрдән татар халык мәкален тиз генә җыярга тиешсез.
(музыка уйнала, балалар хәрефләрдән мәкальне җыялар).
Ә хәзер сүзне жюрига тапшырабыз.
(Жюри нәтиҗә ясый).
Шүрәле:
-Әй балалар,сынауларны уңышлы үттегез.Югыйсә, “кети-кети” уйнарга дип өметләнеп торган идем.Булмады инде.Я, күршекәем, белем ачкычын тапшырыйк.
алайса балаларга. (Шүрәле белән Су анасы укучыларга символик белем ачкычын тапшыралар).

Кичәнең ахырында хор белән “Туган тел” жыры башкарыла.
Кулланылган әдәбият:
1. С.Г. Исмәгыйлова. Татар теленнән дәрестән тыш эшләр: Методик кулланма. – Алабуга: АДПИ ризотипографиясе-2002.-88б.
2. Татар халык иҗаты.-Казань: Татарское книжное издательство.- 1987.

У вас нет прав для создания комментариев.