Татарстан шәһәрләре. Презентация
Рейтинг:   / 38
ПлохоОтлично 
Рус мәктәпләрендә “Татарстан шәһәрләре” темасын өйрәнү
Аннотация
Туган ил һәркайсыбыз өчен кадерле. Шуңа күрә дә без аны ватан-ана дибез. Ә Ватанга мәхәббәт безнең һәркайсыбыз дөньяга килгән авыл яки шәһәрдән башлана. Шуңа күрә туган җиргә, Туган илгә мәхәббәт, ихтирам һәм ватанпәрвәрлек хисләре тәрбиялүне һәрдаим күз алдында тотарга кирәк. Туган җиребез Татарстан турында өйрәнү мәктәп программасының барлык сыйныфларында да кертелгән. Әлеге презентация башлангыч сыйныфлар өчен. “Татарстан шәһәрләре” дигән темага карый.
Максатларым:
 Укучыларда Татарстан шәһәрләре турында белемнәрен үстерү, тәрҗемә итү күнекмәләрен ныгыту;
 Диалогик сөйләмне үстерү, татарча аралашу күнекмәләрен ныгыту;
 Яшәгән шәһәр белән горурлану хисе уяту, туган якка мәхәббәт хисе тәрбияләү.
Өченче слайд Татарстан Республикасының символикасы белән таныштыра.
Алтынчы слайд сүзлек эшен үз эченә ала. Татарстан шәһәрләре белән таныштыра.
Җиденче һәм сигезенче слайдлар бер-берсе белән бәйләнгән. “ Татарстан шәһәрләре” дигән текст белән эш һәм шул текстка караган сорауларны үз эченә алалар.
Алга таба Татарстан шәһәрләре белән якыннан таныштыру бара. Һәр шәһәргә аерым слайд эшләнгән. Бу слайдларда шәһәр сәнәгате турында мәгълүмат тәкъдим ителә. Соңыннан, унҗиденче слайдта, өйрәнгәннәрне ныгыту максатыннан, тест тәкъдим ителә.
Әлеге презентация укутучы эшендә ярдәмлек, ә укучылар өчен туган якны кызыксынып өйрәнү өчен файдалы материал булып тора дип уйлыйм. Анимация ярдәмендә нәтиҗәле эш оештырырга, вакытны дөрес бүлергә мөмкин. Материал проектор экранына чыгарыла, укучыларның игътибарын җәлеп итергә, мәгълүматны истә калдырырга ярдәм итә.
Кулланылган әдәбият
1. “Мәгариф”, №6, 1998.
2. “Мәгариф”, №10, 2009.
3. “Мәгариф”, №8, 2000.
4. Интернет сайтлар.
5. “Уку китабы” 2009 ел, Р.Х.Ягъфәрова.

У вас нет прав для создания комментариев.