Җыйнак һәм җәенке җөмләләр.
Рейтинг:   / 9
ПлохоОтлично 
Татарстан Республикасы Яшел Үзән шәһәре
А.С.Пушкин исемендәге 9 нчы лицей
4 нче сыйныф (татар төркеме)
Татар теленнән үткәрелгән ачык дәрес эшкәртмәсе
Укытучы: Кадомцева Мария Тимофеевна
I квалификацион категорияле укытучы
07.05.2014
Тема: Җыйнак һәм җәенке җөмләләр.
Максат: 1) җыйнак һәм җәенке җөмләләр турында төшенчә бирү;
2) сөйләм телен үстерү, татар телендә дөрес һәм матур сөйләшү теләген камилләштерү;
3) язгы табигатькә мәхәббәт, кошларга сакчыл караш тәрбияләү.
Җиһазлау: мультимедиа, кош рәсемнәре, дәреслек, яз рәсеме.
Дәрес барышы.
I. Мотивацион – ориентлашу этабы.
1. Уңай психологик халәт тудыру.
- Исәнмесез!
- Хәерле көн!
- Хәлләрегез ничек?
- Дәрескә барыгыз да әзерме?
- Бүген дәрестә кем юк?
II. Уку максатын кую.
Интерактив тактада эш. 1нче слайд.
Яз җитте. Ямьле яз җитте.
Кояш җылыта. Якты кояш җирне җылыта.
Яңгырлар явып үтте. Беренче яңгырлар явып үтте.
Җил назлый. Җылы җил битләрне назлый.
Агачлар күмелде. Агачлар яшел яфракка күмелде.
Чәчәкләр үсә. Болында аллы-гөлле чәчәкләр үсә.
- Монда нәрсәләр язылган? (җөмләләр)
- Нәрсә ул җөмлә? ( җөмлә тәмамланган уйны белдерә)
- Җөмлә ахырына нәрсә куела? ( нокта, өндәү, сорау билгеләре)
- Җөмлә нинди кисәкләрдән тора? (баш һәм иярчен кисәкләрдән)
III. Уку мәсьәләсен чишү.
1. Җөмләләне чагыштыру.
- Сул яктагы җөмләлрне укыгыз. Бу җөмләләр нинди кисәкләрдән төзелгән? ( баш кисәкләрдән)
- Хәзер уң яктагы җөмләрне укыгыз. Бу җөмләләр сул яктагы җөмләләрдән нәрсә белән аерыла? Анда нинди кисәкләр дә бар? ( иярчен кисәкләр дә)
2. Нәтиҗә чыгару.
Ия белән хәбәрдән генә торган җөмләләр җыйнак җөмлә дип атала. (Сул яктагы җөмләләр өстендә (интерактив тактада) җыйнак җөмләләр дигән сүз чыга)
Ә ия белән хәбәрдән тыш иярчен кисәкләр дә булса, мондый җөмләләрне җәенке җөмлә дип атыйлар. (Уң яктагы җөмләләр өстендә җәенке җөмлә дигән сүз чыга)

3. 2 нче слайд. Кагыйдә. Ия белән хәбәрдән генә торган җөмләләр җыйнак җөмлә дип атала.
Ә ия белән хәбәрдән тыш иярчен кисәкләр дә булса, мондый җөмләләрне җәенке җөмлә дип атыйлар.
IV. Күнекмәләр формалаштыру.
1. Дәфтәрләрдә эш.
1) Җәенке җөмләләрне дәфтәргә күчереп язу.
2) Җәенке җөмләрне тикшерү. Җөмләнең баш һәм иярчен кисәкләре астына сызу. (бер бала интеракив тактада эшли)
2. Телдән текстны дәвам итү.
- Бу җөмләләрдә нинди ел фасылы турында сүз бара? (Яз. Тактага яз рәсеме эленә)
- Хәзер табигатьтә нинди ел фасылы? (яз)
- Хәзерге вакытта табигатьтә тагы нинди үзгәрешләр бар?
- ( телдән җаваплар)
3. Физкультминутка ясау.
4. Дәреслек белән эш. 136 нчы бит. 334 нче күнегү.
а) биремен уку;
б) рәсем буенча җыйнак һәм җәенке җөмләләр төзеп язу;
в) җөмләләрне уку;
г) җыйнак һәм җәенке җөмләләрне билгеләү.
5. 3нче слайд. Схемалар буенча телдән җөмләләр төзү.
1) __________ ___________
___________ .
2) ~~~~~~~~~ ___________ __________
__________.

3) ___________ _ _ _ _ _ _ _ ____________
____________.

4) ___________ ~~~~~~~~~~ _ _ _ _ _ _ _ __________
__________.
6. Сөйләм телен үстерү. 4 нче слайд. Интерактив тактада Кошлар кайта дигән җөмлә бирелә.
- Бу нинди җөмлә? (җыйнак)
Сезгә бу җөмләне җәенкеләндерергә кирәк. (Күчмә кошлар кайта. Җылы яктан күчмә кошлар кайта. һ.б.)
7. Әңгәмә.
- Сез нинди күчмә кошлар беләсез? (тактага кош рәсемнәре эленә)
- Монда нинди кошлар?
- Беренче булып нинди кошлар кайта?
- Сез сыерчыкларга оялар ясадыгызмы?
- Кошлар безгә нинди файда китерәләр?
- Кошларны рәнҗетергә ярыймы?
8. Вакыт калса, “Кайсы сүз артык? уены. Интерактив тактада эш. 5 нче слайд. Җөмләләр язылган. Балалар артык сүзне табалар һәм 1 укучы шул сүзгә баса. Әгәр җавап дөрес булса ул югала, әгәр дөрес булмаса урынында кала.
1) Җылы яктан сыерчыклар, тургайлар, чыпчыклар кайтты.
- Кайсы сүз артык? (чыпчыклар) Ни өчен? (Чөнки чыпчыклар җылы якка китмиләр)
2) Каеннар, чыршылар, юкәләр яшел яфракка күмелде. (чыршының яфраклары юк)
3) Аюлар, куяннар, керпеләр кышкы йокыларыннан уяндылар. (куяннар кыш көне йокламыйлар)
- Болар нинди җөмләләр?
V. Рефлексия.
- Нинди уку мәсьәләсе куелган иде?
- Нинди җөмләләр була?
- Нинди җөмләгә җыйнак җөмлә дибез? Ә нинди җөмләгә җәенке җөмлә дибез?
- Дәрестә сез тагы нәрсәләр белдегез?
VI. Өй эше бирү. 333 нче күнегү. ( 6 җәенке җөмлә төзеп язарга)
VII. Билгеләр кую, саубуллашу.
- Дәрес бетте, чыгарга мөмкин.
- Саубулыгыз.

У вас нет прав для создания комментариев.