Раслау һәм инкяр җөмләләр
Рейтинг:   / 18
ПлохоОтлично 
Татарстан Республикасы Апас муниципаль районы
«Шәүкәт Галиев исемендәге Бакырчы урта гомуми белем бирү мәктәбе”



Дәреснең темасы: Раслау һәм инкяр җөмләләр.

Дәресне үткәрде:
2нче категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Шәфигуллина Гөлгенә Рифкәт кызы

18 Декабрь, 2013 ел

7нче сыйныфта татар теле дәресенең технологик картасы
Класс: 7 класс
УМК: Татар теле, Сафиуллина Ф.С.
Уку предметы: татар теле
Дәреснең тибы: яңа тема аңлату
Дәреснең темасы : Раслау һәм инкяр җөмләләр.
Белем бирү максаты: раслау һәм инкяр җөмләләр турында белешмә бирү, аларны сөйләмдә аера белергә өйрәтү.
Бурычлар: укучыларның белемендә эзлекле бер система булдыру;
язу һәм сөйләм күнекмәләрен үстерү;
укучыларны логик фикер йөртергә күнектерү;

УУГ(УУД) формалаштыру:
- Личностные УУД (шәхес буларак): күнегүләр эшләү барышында үзбәягә ия булу
- Регулятивные УУД (көйләгеч): Укучылар тарафыннан белгән яки әлегәчә белмәгән күнекмәләрне үзара бәйләү; Укучының белгәннәрен яки белергә тиешле күнекмәләрне билгеләү.
- Коммуникативные УУД(коммуникатив):
Информация табуда һәм туплауда инициативалы бердәмлек
Иптәшеңнең үз-үзен тотышы белән идарә итү, фикерне әйтә белү
Тикшерү, иптәшеңнең эшчәнлеген бәяләү,үз фикереңне тулы әйтә белү
- Познавательные УУД (танып белү): төшенчәләрне билгеләү,нәтиҗәләрне чыгару;
логик фикерләү чылбырын төзү,
-эзләнүле һәм иҗади характердагы проблемаларны чишү юлларын мөстәкыйль табу.

Планлаштырылган нәтиҗәләр:
Дәрес буенча:
-раслау һәм инкяр җөмләләрне аера алырга өйрәтү, сөйләмдә таба алуларына ирешү.
шәхси:
-эшләү барышында үз-үзеңә төгәл бәя бирү алу.

Предмет ара:
Укучылар тарафыннан белгән яки әлегәчә белмәгән күнекмәләрне үзара бәйләү; Укучының белгәннәрен яки белергә тиешле күнекмәләрне билгеләү.
Информация табуда һәм туплауда инициативалы бердәмлек
Иптәшеңнең үз-үзен тотышы белән идарә итү, фикерне әйтә белү
эзләнүле һәм иҗади характердагы проблемаларны чишү юлларын мөстәкыйль табу.
Дәреснең этаплары Укытучы эшчәнлеге Укучы эшчәнлеге
1.Укыту эшчәнлеген оештыру. (1 мин.)
Максат:
уңай халәт тудыру аша уку эшчәнлегенә әзерләү. -Исәнмесез, укучылар! Хәерле көн!
Барчабызга да хәерле дәресләр теләп, бер-беребезгә елмаеп сәлам биреп алыйк. (ян күршеләр, төркемдәге дуслар белән дә исәнләшү)
Бүгенге татар теле дәресебезне башлап җибәрәбез, игътибарлы булыгыз.
Укучылар, слайда бирелгән сүзгә игътибар итик әле.
бер-берсен сәламлиләр.
дәрескә әзерлекне тикшерәләр
2. Белемнәрне актуальләштерү (7 мин.)
Максат:
уйлау фикерләрен үстерү: җөмләләр буенча укучыларның белемнәрен тикшерү. ҖӨМЛӘ. (ТЭЙК ОФ – ТАЧ ДАУН)
(Биремне аңлату: слайдта әлеге сүзгә хас булган үзлекләр булачак, игътибарлы булыгыз)
Үзлекләре:
-Җөмлә 1 генә сүздән дә торырга мөмкин.
Кемнәр килешми, басабыз.
-аныклаулы мөнәсәбәт булганда гына җөмлә төзелә.
Килешкән укучылар баса.
-җөмләдә сорау, хикәяләү, боеру, тойгы интонацияләре булырга мөмкин.
Килешмәүчеләр баса, аңлату.

3. Яңа темага кереш: 15 мин
Максат: җөмлә төрләрен дөрес итеп билгеләү, теманы ачыклау.

Схема буенча эш: үз-үзеңне бәяләү.

ФИНК РАУТ РАЙН РОБИНны куллану. Алдагы биремгә күз салыйк.
“Схемаларны тулыландыр”. –
-Укучылар, бирелгән ярдәмче сүзләр белән схемаларны тулыландырачаксыз. Әлеге эшне барыбыз бергә төркемнәрдә эшлибез. Белмәгән укучыларга ярдәм итсәгез дә була. Башладык.
Әйтелү максаты ягыннан
1.
2.
3.
4.
Иярчен кисәкләре булу-булмауга карап
1.
2.
Оештыру үзәгенең (ия һәм хәбәр) ничә булуына карап
1.
2.

Чынбарлыктагы күренешләрне раслый, я инкяр итүгә бәйле рәвештә җөмләләр
1.
2.
(Терәк сүзләр: бер составлы, хикәя җөмлә, җыйнак җөмлә, инкар җөмлә, сорау җөмлә, ике составлы җөмлә, боерык җөмлә, раслау җөмлә, җәенке җөмлә, тойгылы җөмлә)
Тикшереп алабыз.1нче схема буенча җавапны 1нче партаның 3нче номерлы укучысы әйтә. (тиз генә һәрберсенә мисаллар китерү)
Икенче схема буенча 4нче номерларның җавабы тыңлана.
3нче схема буенча 1нче номерларның җавабы тыңлана 1 составлы җөмләләр буенча сорау-җавап әңгәмәсе үткәрү.
-1 с. җөмләләр нинди төрләргә бүленәләр?
-исем җөмлә дип нинди җөмләгә әйтәбез? (баш кисәге урынына исем, рәвеш, сыйфат сүз төркемнәре килә)
-сүз җөмлә турында сөйләгез.

-билгеле үтәүчеле фигыль җөмләгә хас сыйфатларны атагыз

-билгесез үтәүчеле

-гомуми үтәүчеле

-үтәүчесез
Соңгы схемага да тукталып үтик. Һәр партаның 3нче номерлары белән эшләп алыйк. Җавапларны тыңлау.
(Сорау: бу схемага җавапны ничек билгеләдегез?)
-Димәк, слайдтагы схемалар арасыннан безгә таныш булмаган нинди яңа төшенчәләр белән очраштык?
Әлеге схемага бәйле рәвештә дәреснең темасын билгеләп карыйк.
Тема: Раслау һәм инкяр җөмләләр. Дәфтәрләргә язу
Үз-үзебезгә дәреснең максатын билгелик. (берничә укучыдан сорау:)
-рәхмәт.
Дәреснең темасын аңлатуда ЭЙ АР ГАЙД куллану.
1. Укучылар! Мин сезгә раслау һәм инкяр җөмләләрнең үзлекләрен туплаган таблица таратам.
2. Раслау һәм инкяр җөмләләргә хас булган үзлекләр дөрес дип уйлаган юлга, 1нче баганага (башта), + тамгасы, дөрес түгеленә - куясыз.
3. Әлеге биремне үтәгәндә үзегезнең белемнәрегезгә, шәхси тәҗрибәгезгә таяна аласыз.
Сезгә 1 минут вакыт бирелә. Башладык.

БАШТА ҮЗЛЕКЛӘР СОҢЫННАН
Раслау һәм инкяр җөмләләрдә иярчен кисәкләр булмый.
инкяр җөмлә эш яки хәлнең булмавын, үтәлмәвен хәбәр итә, ә раслау җөмлә киресенчә.
инкяр җөмлә фигыльләрнең юклык төре, түгел, юк сүзләре, -сыз, -сез кушымчалары ярдәмендә белән ясала, раслау җөмлә фигыльләрнең барлык төре белән ясала.
инкяр җөмлә фигыльләрнең барлык төре белән ясала, раслау җөмлә юклык кушымчаларын, түгел, юк, -сыз, -сез кушымчалары ярдәмендә ясала.
Мин раслау һәм инкяр җөмләләрне аера беләм, мисаллар да китерә алам.

4. Слайдка күз салыйк. ( Слайдтагы кагыйдә буенча эш.)
- Игътибар белән сайдтагы таблицаны карыйбыз, аңларга тырышабыз.

Чынбарлыктагы күренешләрне раслый, я инкяр итүгә бәйле рәвештә җөмлә төрләре

РАСЛАУ ҖӨМЛӘЛӘР ИНКЯР ҖӨМЛӘЛӘР
Билгенең, эшнең, предметның, күренешләрнең булуын раслый. нәрсәне дә булса инкяр итә.
Ясалыш юллары:
Фигыльләрдә барлык күрсәткече.
Мисал: Алмагачлар чәчәккә бөреләнгән. Ясалыш юллары:
1.фигыльләрдәге юклык күрсәткече
-МА, -МӘ, -М. Мин кинога бармыйм.
2. ТҮГЕЛ, юк сүзе. Бу эштә Алинә гаепле түгел.
3. –сыз, -сез кушымчалары. Бүген миңа күңелсез.
Мисал: Күңелгә ятарлык бер генә ягымлы сүз дә юк.
5. 1 минут вакыт бирелә. Яңадан таблицалар белән эшләү- үзлекләрне укып чыгу. Әлеге кагыйдәләрне караганнан соң, сезнең фикерләрегез үзгәрдеме? Шуларны СОҢЫННАН дигән баганага билгелибез.
6. 20 сек –Уйларга вакыт бирелә. Сезнең карашларыгыз үзгәрдеме, әллә юкмы? Ни өчен үзгәрде?
7. 30 сек- Дәфтәрләргә җавапны язабыз. Кайсы үзлекләр иң мөһимнәре? Ни өчен?
8. Һәрбер укучыга 30 сек. Вакыт бирелә. Әйләнә буенча үзләренең фикерләре белән уртаклашалар.
9. Берничә укучының җавабы тыңлана.

Димәк, раслау җөмләләр чынбарлыктагы күренешләрне раслыйлар, ә инкарь җөмләләр киресенчә.


1. әйтелү максаты ягыннан җөмләләр 4 төргә аерылалар:сорау, боерык, тойгылы, хикәя җөмләләр
2. иярчен кисәкләре булу-булмауга бәйле рәвештә җөмләләр җыйнак һәм җәенке җөмләләргә аерылалар.
3. Оештыру үзәгенең (ия һәм хәбәр) ничә булуына карап
1 составлы һәм 2 составлы җөмләләргә аерылалар.
4.Чынбарлыктагы күренешләрне раслый, я инкяр итүгә бәйле рәвештә җөмләләр
раслау һәм инкяр җөмләләргә бүленәләр.

Мисал китерү: Кыш килде.-җыйнак. Менә үзенең салкыннары, ап-ак карлары белән декабрь килде.-җәенке.
(1 составлы һәм 2 составлы җөмләләр була) ( бер составлы исем, фигыль, сүз җөмләләргә бүленәләр)
(баш кисәге урынында аваз ияртеме, хәбәрлек сүз, ымлыклар килергә мөмкин)
(баш кисәге-иясе урынына мин, син, без, сез алмашлыкларын куеп карый алсак..) ..
(баш кисәге 3 зат күплек сандагы алмашлык белән белдерелә)
(эш барлык кешеләргә дә хас, мәкаль-шигырьләрдә чагылыш таба)
(баш кисәген-иясен куеп карап булмый)

(раслау һәм инкарь җөмләләргә бүленәләр.) Җавап: схемада бирелгән җөмләгә карап таптык

(раслау һәм инкарь җөмләләр)

Тема: Раслау һәм инкяр җөмләләр. Дәфтәрләргә язу
раслау һәм инкарь җөмләләрне аера белергә, дөрес итеп җөмләләр төзи алу күнекмәләрен тормышка ашыру

Тынычлыкны булдыру. Игътибар белән тыңлап утыру
1нче багана белән эшләү

1. Таблицаны өйрәнү
И.Җ. -нәрсәне дә булса инкяр итә.
Ясалыш юллары:
1.фигыльләрдәге юклык күрсәткече
-МА, -МӘ, -М. Мин кинога бармыйм.
2. ТҮГЕЛ, юк сүзе. Бу эштә Алинә гаепле түгел.
3. –сыз, -сез кушымчалары. Бүген миңа күңелсез.
Мисал: Күңелгә ятарлык бер генә ягымлы сүз дә юк.

(чөнки кагыйдәне өйрәнгәннән соң, барлык үзлекләр дә аңлашылды)

Билгенең, эшнең, предметның, күренешләрнең булуын раслый.
Ясалыш юллары:
Фигыльләрдә барлык күрсәткече.
Мисал: Алмагачлар чәчәккә бөреләнгән.
4. Ял итү
3 мин
МИКС-ФРИЗ-ГРУП
Максат: Эш төрен үзгәртү

5. Ныгыту.
12 мин
Максат: Өйрәнелгән темалар аша укучыларның аңлау дәрәҗәсен билгелү

Дәреслек буенча эш.
52 нче күнегү.
Ә хәзер укучылар бераз ял итеп алабыз. Тыныч кына урындыкларны этеп басабыз. Барыбыз да әйләнә ясап басабыз. Мин музыка куям, ә сез бии-бии йөрисез.
Музыка туктагач, сез бер урында басып (катып) каласыз. Шуннан соң мин сезгә сорау бирәм, сез шул сорауның җавабын укучылар саны ярдәмендә күрсәтергә тиеш буласыз. Кычкырып әйтергә ярамый.
Җөмлә сүзендә ничә иҗек бар? (2)
Җөмләнең ничә иярчен кисәген беләбез? (3)
1 составлы фигыль җөмләләр ничә төркемгә бүленә? (4)
7нче сыйныфта ничә укучы бар?(10)
Баш һәм иярчен кисәкләрнең гомуми саны (5)

Укучылар, тыныч кына урыннарыбызга утырабыз. Дәресне дәвам итәбез.

Димәк, Без нинди яңа төшенчәләр белән таныштык?
Раслау җөмләләргә нинди сыйфатлар хас?

Инкяр җөмләгә нинди сыйфатлар хас?

Рәхмәт.

Укучылар! Хәзер мин сезгә карточкалар бирәм. Әлеге карточкалардагы буш шакмакка сез раслау һәм инкяр җөмләләрне төркемләп язачаксыз.Башладык.
Атлар - колхозның терәге, бар карап торган тарту көче. (Н. Әхмәдиев) Р

Ат бит ул шундый хайван, аз гына хәл кердеме, теләсә кемгә баш бирергә яратмый. (Н. Әхмәдиев) И

Андый сулы чишмәләрне халык Изгеләр чишмәсе дип атаган. (Г. Бәширов) Р

Унынчы класстагы утыз алты укучының һәрберсенең үз холкы, үз сәләте, үз теләге, үз омтылышы бар иде. (Г. Әпсәләмов) Р

Үзе юкның күзе юк. (С. Хафизов) И
Ана белән ризыктан башка җир йөзендә тереклек булмас иде. (Ә. Еники) И

Үзәккә үткәне – үз иткәнеңнең сине кире кагуы. (Н. Әхмәдиев) Р

Килешми сиңа эшләпә. (С. Шәрипов) И
Безнең әдәбиятта Тукай иҗаты биек бер тау булып күтәрелеп тора. (Г. Ахунов) Р

Егылса да исе китми, торып басса да, бер сүз әйтми. (Р. Хафизова) И

Әмма алар бу хыялларына бервакытта да ирешә алмаячаклар, юк. (Г. Гыйльманов)
И
Кошлар да, яз җиткәч, үзләренең туып үскән илләрен сагынып кайталар. (И.Гази) Р

Газизәнең миннән башка якын кешесе юк. (Г. Тукай) И

Язмыш татарларны дөньяның төрле якларына чәчкән. (Р. Нуруллина) Р

Укучылар тикшереп алабыз, һә үз-үзебезне бәялибез.
Хатасыз- “5”
1-2 хата- “4”
3-4 хата- “3”

Укучылар. Дәфтәрләрне ачтык, 52нче күнегү дип язабыз. Биремен 1нче партаның 2нче номеры аңлата.
Бирем: фигыльләргә юклык кушымчалары өстәп язарга, берничә җөмлә төзергә.
2нче партаның 1нче номеры башлый, калганнары шулай дәвам итә.
(Соңыннан нәтиҗә ясау: инкяр җөмләләрнең ясалыш юлларын искә төшерү)

1. Музыкага бию
2. Хәрәкәтсез калу.
3. Сорауны тыңлау
4. Төркемнәргә берләшү

-раслау һәм инкяр җөмләләр.
-Билгенең, эшнең, предметның, күренешләрнең булуын раслый. Фигыльләрнең барлык төре белән ясала.
- нәрсәне дә булса инкяр итә.
фигыльләрдәге юклык күрсәткече -МА, -МӘ, -М
ТҮГЕЛ, юк сүзе
–сыз, -сез кушымчалары ярдәмендә ясала.

Билгенең, эшнең, предметның, күренешләрнең булуын раслый. Фигыльләрнең барлык төре белән ясала.
- нәрсәне дә булса инкяр итә.
фигыльләрдәге юклык күрсәткече -МА, -МӘ, -М
ТҮГЕЛ, юк сүзе
–сыз, -сез кушымчалары ярдәмендә ясала.
6. Рефлексия:
Максат: үз эшчәнлегеңнең нәтиҗәсен бәяләү 5 мин Укучылар, дәресебез ахырына якынлашып килә, әйдәгез барыбыз да чыгу билетларын алыйк. Билетлар түләүле. Бәясе: сезнең фикерләрегез. Бүгенге дәрестә кайсы юнәлештә авырлыклар тойдыгыз, шулар хакында билгеләп калдырачаксыз. Алдагы дәрестә сезнең фикерләрне истә тотып, дәресебезне башлап җибәрербез.
18 Декабрь, 2013 ел

Бәясе: Сезнең фикерләрегез!

1. Сөйләмнән раслау җөмләләрне билгеләүдә авырлыклар тоям.
2. Инкяр җөмләләрне аңлап бетермәдем.
3. Раслау һә инкяр җөмләләргә мисал төзүдә кыенсынам.
4. Башка фикерләр:5. 6. 7.

Дәрестә катнашуыгыз өчен зур рәхмәт. Әйдәгез иптәшләребезгә дә рәхмәт әйтеп, бер-беребезгә уңышлар теләп саубуллашыйк.

Билетларга үз фикереңне язу

Каршы һәм күрше иптәшләргә рәхмәт әйтү.
7. Өй эше: 2 мин
Ирекле темага раслау һәм инкяр җөмләләрне кулланып я шигырь, я хикәя иҗат итергә.
Көндәлекләргә өй эшен язу.

У вас нет прав для создания комментариев.