Авазлар дөньясына сәяхәт
Рейтинг:   / 7
ПлохоОтлично 
Авазлар дөньясына сәяхәт.

Максат. 1.Фонетика һәм орфоэпиядән үткәннәрне гомумиләштереп кабатлау.
2. Укучыларның үз белемнәрен практикада куллана белү күнекмәләрен үстерү.
3. Укучыларга әхлак тәрбиясе бирү.

Җиһаз. Мультимедиа. Слайдлар. Интерактив такта. Тест.

Дәреснең барышы.

I. Оештыру өлеше.
Укытучы. Исәнмесез! Хәерле көн, укучылар. Татар теле дәресен башлыйбыз. Үткән дәресләрдә без тел белеменең бер тармагы булган фонетика курсын өйрәндек. Бүген без фонетика һәм орфоэпиядән үткәннәрне кабатлап, белемнәрне системага салып, сүзләргә фонетик анализ ясарга өйрәнербез. Ә моның өчен алдагы дәресләрдәге белемнәрне практикада куллана белергә тиешсез..
II.Үткәннәрне ныгыту, яңа тема аңлатуга әзерлек эше.
1.Телдән сорау алу:
1. Фонетика нәрсәне өйрәнә? Аның төп берәмлеге нәрсә?
2. Авазларны нинди ике зур төркемгә бүләбез?
3. Сузык авазлар дип нинди авазларны атыйлар?
4. Сузыклар нинди төрләргә бүленәләр?
5. Тартыклар?
6. Хәзерге татар әдәби телендә ничә сузык аваз бар?
7. Ничә тартык аваз?
8. Аваз үзгәрешләре нилектән килеп чыга?
9. Татар телендә иң еш очрый торган нинди аваз үзгәрешләрен беләсез?
10. Нәрсә ул ассимиляция?
11. Нинди фонетик күренеш сингармонизм законы дип атала? Мисаллар.
12. Сузыкларның ирен гармониясенә мисаллар китерергә.
13. Тартыклар ассимиляциясенең нинди төрләре бар? Мисаллар.
14. Тартыкларның борын ассимиляциясенә мисаллар.

2. Сузык авазларга характеристика бир. (Тактада авазлар күрсәтелгән, укучылар урыннарда эшлиләр.

[и ] - ?
[ о] - ?
[у ] - ?
[ а ] - ?
Бер-берсенең эшләре белән алмашып, тактадагы үрнәктән җаваплар тикшерелә.
3.Сузык аваз үзгәрешләренең төрләрен кабатлау.(слайд) (Таблица ярдәмендә укучылар үзләре аңлата)
Ирен гармониясе күзәтелә торган сүзләрне тап.( слайд)
• Алтын – көмеш яуган җирдән туган – үскән ил артык. (мәкаль)
• Әнкәм йорты алтын бишек. (мәкаль)
• Туган илем – иркә гөлем. (мәкаль)
Дәфтәрләргә яздырырга, мәкальләрнең мәгънәсен аңлатырга( тәрбияви момент) мисалларны табып, аңлатырга. Шул сүзләргә транскрипция ясарга.
4. Тартык авазларга характеристика бир.
Тартыкларның ясалу ысулы.( слайд)
Тартыкларның ясалу урыны. ( слайд)
Искә төшерәбез:
Ирен-ирен, ирен-теш, тел-теш,тел- аңкау,тел уртасы,тел арты,кече тел,йоткылык,бугаз тартыкларын санау.
Яшерелгән тартыкны табарга. Бу нинди аваз?( Укучылар урыннарда эшлиләр.
[ ? ] – саңгырау, кече тел тартыгы.
[ ? ] – яңгырау, борын авазы, кече тел тартыгы.
[ ? ] – яңгырау, өрелмәле, ирен-теш тартыгы.
[ ? ] – саңгырау, тел арты тартыгы.
[ ? ] – яңгырау, тел уртасы тартыгы.

5.Тартык аваз үзгәрешләре (слайд буенча мисаллар белән аңлатырга)
Физкультминут.
Бирем. Түбәндәге текстта аваз үзгәрешләренә мисалларны табарга һәм аңлатырга. (текст белән танышу, җавапларны дәфтәрләргә язу)
Казанның иң борынгы, иң матур, милли яктан иң үзенчәлекле дип нинди бинасын атарга була? Әлбәттә, Сөембикә манарасын! Ул башкалабызның гүзәл бер символына әверелде.
Бу манара турында борын-борыннан килгән риваятьләр йөри. Имештер, рус патшасы Явыз Иван, Казанны яулап алганнан соң, ханбикә Сөембикәне күреп, аның матурлыгына таң калган, гашыйк булган һәм үзенә хатынлыкка алырга теләгән. (Р.Мостафиннан).
Тартыклар асс-се: борынгы (кире кече тел), яктан, хатынлыкка (унай, сангыраулыкта), килгән, калган, әверелде (унай, яңгыраулыкта), борын-борыннан, яулап алганнан (унай, борын), ханбикә (кире, ирен);
Сузыклар асс-се: борынгы (ирен грамониясе), Казанны (рәт гармониясе);
Рәт гармониясе сакланмаган сүзләр: бина, риваять, ханбикә;
Аваз чиратлашуы: яулап алганнан, матурлыгына; Редукция: борын
6. Тест эшләү.( слайд буенча тикшерү)
Бер-береңне тикшерү.Укучыларга 2 вариантта тест таратыла.Җаваплар тактадагы үрнәк буенча тикшерелә.
III. Яңа тема аңлату.
Укучылар без сезнең белән сузыклар һәм тартыкларны, алар арасында була торган аваз үзгәрешләрен кабатлап чыктык. Без кабатлаган белемнәрнең барысы фонетик анализ үрнәгендә чагыла.Тактадагы үрнәк белән танышабыз.
Фонетик анализ.
Гадәт
1. Сүзне квадрат җәяләр эчендә иҗекләргә бүлеп языгыз.
[гъә-дәт]
2. Басым кайсы иҗеккә төшә?
Басым соңгы иҗеккә төшә.
3. Бу сүздә ничә аваз, ничә хәреф бар?
Бу сүздә 5 хәреф, 5 аваз бар.
Авазлар: [гъ],[ә],[д] , [ә], [т].
Хәрефләр:”гэ”, “ә”, “дэ”,”ә”,”тэ”.
4. Сузык авазлар: [ә]- алгы рәт, иренләшмәгән.Сүз сингармонизмга буйсынган.
5. Тартык авазлар:,[гъ]- яңгырау, кече тел тартыгы.
[д]- яңгырау, тел-теш тартыгы.
[т]- саңгырау, тел-теш тартыгы.
6. Аваз саны белән хәреф саны туры килә. Әйтелеш белән язылыш туры килми. Г янында “а” хәрефе [гъ] дип уку өчен язылган.

IV.Яңа теманы ныгыту.
Бергәләп колын сүзенә фонетик анализ ясап карыйк.

V.Йомгак. Укучылар, без бүген татар теле дәресендә нәрсә белдек?
Фонетик анализ ясый белү өчен нинди терминнарны истә калдырырга кирәк?
VI.Өй эше.
1 вариант елга, 2 нче вариант ерак сүзенә фонетик анализ ясарга.
Билгеләр куела.

У вас нет прав для создания комментариев.