5 сыйныф, рус төркеме өчен дәрес эшкәртмәсе "Мәктәбебез бик матур!"
Рейтинг:   / 2
ПлохоОтлично 

Казань, “Гимназия №19” 

 

Тема: 5 нче сыйныф өчен (рус төркеме)

 «Мәктәбебез бик матур!» темасына дәрес эшкәртмәсе

 

 

Автор: Хайбуллина Лейля Минненакиповна

 1 кв.категория

 

 

2014 годДәрес  темасы: “Мәктәбебез бик матур”.

Максатлар:

1. Тартымлы исемнәрнең урын-вакыт килешендә төрләнешен аңлату;

2. Укучыларның  сөйләм телен камилләштерү;

3.Тәртипле, тырыш укучылар булырга өндәү;

 

  1. 1.      Оештыру.
  2. 1)      Укучылар белән исәнләшү.

-Исәнмесез, укучылар! Хәерле көн. Кәефләрегез ничек? Татар теле дәресен башлыйбыз. Бүген сыйныфта кем дежур? 

      2) Дежур укучы белән әңгәмә.

-Бүген дәрестә кем дежур?

-Бүген ничәнче число?

-Бүген нинди көн?

-Дәрестә кем юк?

-Өй эше ничәнче күнегү?

-Син өй эшен эшләдеңме?

-Хәзер көз ел фасылы, көз көне һава нинди була?

-..., син көзне яртасыңмы?

2.Актуальләштерү.

1) Фонетик күнегү.

Әткәм кебек тырыш көз,

Әнкәм кебек юмарт көз.

Көзләр юмарт булганга,

Бик бәхетле, бик шат без!

(Ф.Яруллин)

2) Өй эшен тикшерү. 9 нчы күнегү.

Өстәмә бирем:

Көз көне һава салкыная.

Мин көзне яратмыйм, чөнки урамда яңгырлар ява.

Көз көне табигать бик матур.

3) Рәсемнәр өстендә эш. Җөмләләр төзү.

-яңгыр ява

-сары яфраклар

-кырау төшә

-җил исә

- көзге табигать

3.Төп өлеш.

1) Видеоролик карау. “Мәктәбем.”  Теманы  әйтү- “Мәктәбебез бик матур”, максатларны әйтү. Укучылар, ә бүген мәктәп турында сөйләшербез, диалог укырбыз, күнегүләр эшләрбез, уеннар да  уйнарбыз. 

2)Тәрҗемә эше.

а)Школа- 2 этажная школа

Дневник- мой дневник

Урок- веселый урок

Тетрадь- чистая тетрадь

Класс- наш класс

Библиотека-  большая библиотека

Столовая- новая столовая

Ученик- старательный ученик

Ручка- хорошая ручка

Перемена- длинная перемена

Домашнее задание- легкое дом.задание

Упражнение- сложное упражнение

б) Минем мәктәбем матур, яңа һәм зур.

Мәктәптә кабинетлар бик күп.

Кабинетлар иркен һәм якты.

Китапханә беренче катта урнашкан.

Без өченче дәрестә ашханәгә барабыз.

Минем сыйныфымда 25 укучы бар.

  1. 3)      Дәреслек белән эш.  55 нче бит, 1 күнегү. Рәсем өстендә эш.

-Рәсемдә кемнәр бар?

-Рәсемдә ничә малай бар?

-Алар укучылармы?

-Синеңчә, алар дуслармы?

-Малайлар кайда яшиләр?

-Алар ничәнче мәктәптә укыйлар?

-Синеңчә, алар нәрсә турында сөйләшәләр?

-Рәсемдә тагын нәрсәләр бар?

-Бу мәктәп зурмы?

-Ул ничә катлы?

4) Диалогны тыңлау.

-Малайларның исемнәре ничек?

-Кем яңа укучы?

5) Диалогны рольләргә бүлеп уку. 56 нчы бит, 3 күнегү.

6) Диалогтан тәрҗемәне табу.

Очень нравится

Не очень большая была

3-4 этажные

Этот кабинет где?

Около библиотеки

Ладно, пошли.

7) 4 нче күнегү. Җөмләләрне дөресләү.

8) Язма күнегү, 36 нчы бит, 1 күнегү. Диалог төзү.

9) Физминутка үткәрү. “Әпипә” җырын җырлау.

10)Төшеп калган кушымчаларны ялгау.

Минем  мәктәбем  матур.

Минем  мәктәбемдә  кабинетлар күп.

Минем  сыйныфым...  ун парта бар.

Минем пеналым... ике каләм бар.

Синең мәктәбең зур.

Синең мәктәбеңдә укучылар күп.

Синең мәктәбең... ашханә бармы?

Синең сумкаң...  китап  юк.

11) Җөмләләрне үрнәк буенча үзгәртү.

Минем өемдә песи бар.

Минем кесәмдә телефон бар.

Минем сыйныфымда начар укучылар юк.

Минем  портфелемдә  ipad  бар.

Минем көндәлегемдә бишлеләр күп.

Минем  телефонымда уеннар юк.

12) Сорауларга җавап бирү.

-Синең кулыңда телефон бармы?

-Синең китабыңда рәсемнәр бармы?

-Синең өстәлеңдә каләм бармы?

-Синең пеналыңда карандашлар күпме?

-Синең өеңдә компьютер бармы?

-Синең мәктәбеңдә бассейн бармы?

-Синең шәһәреңдә кибетләр күпме?

-Синең партаңда көндәлек бармы?

-Синең сыйныфыңда малайлар тәртиплеме?

-Синең сыйныфыңда кызлар матурмы?

-Синең кабинетыңда такта яңамы?

-Синең көндәлегеңдә икеле бармы?

13) Карточкалар белән уен. Тәрҗемә итү.

В моем доме есть собака.

В моем классе учеников мало.

В моей руке цветы.

В моем городе есть цирк.

В моем классе гостей много.

В моей комнате много игрушек.

В моем портфеле есть пенал.

В моей сумке есть яблоко.

В твоем классе учеников много.

В твоем доме есть собака?

В твоем городе есть парк?

В твоей школе мне очень нравится.

14) Тест эшләү.

1. Дөрес вариантны табыгыз.

а) минем китабымда

ә) минем китапымда

б) минем китабемдә

2.Сорауга җавап языгыз.

-Синең портфелеңдә ничә дәреслек бар?

-__________________________________

3.Хатаны табыгыз, төзәтегез.

а) минем машинамда

ә) синең көндәлегеңдә

б) синең кесәмдә

4.Тәрҗемә итегез.

Минем бүлмәмдә һәрвакыт тәртип.

___________________________________

5. Дөрес кушымчаны языгыз.

Минем  шәһәр______  Диснейленд  юк.

 

а) -емдә

ә) -еңдә

б) –дә

15. Звездочет ( күзләргә гимнастика) 

16.Киңәшләр. Тәрбияви момент.

 Укучылар, тәртипле балалар булыгыз. Мәктәпне яратыгыз, тырышып укыгыз. Яхшы билгеләр генә алыгыз. 

IV.Йомгаклау.

1.Рәхмәт әйтү. Билгеләр кую.

2.Өй эше бирү.

Минем бүлмә_____ гөлләр бар.

Синең көндәле(к)______ яхшы билгеләр күп.

Минем класс_______ малайлар күбрәк.

Синең кита(п) ________ бу рәсем юк.

Минем контроль эш_______ бер хата бар.

Синең парта_______  дәфтәр бармы?

Минем  урам________  өйләр күп.

3.Саубуллашу. 

 

У вас нет прав для создания комментариев.