Авазлар дөньясында
Рейтинг:   / 1
ПлохоОтлично 

Татар теле. Автор Лилия

МББУ 159 нчы лицей

Авазлар дөньясында

(5 нче сыйныфның татар төркемнәре өчен)

                                                                                              Башкарды:

                                                             Татар теле һәм әдәбияты укытучысы

                                                               Җәләлова Лилия Раил кызы.

                                       Казан 2014

  

 

Максат. 1.Фонетика һәм орфоэпиядән үткәннәрне гомумиләштереп кабатлау.

               2. Укучыларның үз белемнәрен практикада куллана белү күнекмәләрен үстерү.

               3. Укучыларга әхлак тәрбиясе бирү.

Җиһаз. Мультимедиа. Слайдлар. Интерактив такта. Тест.

Дәреснең барышы.

Укытучы. Исәнмесез! Хәерле көн, укучылар. Татар теле дәресен башлыйбыз. Үткән дәресләрдә без тел белеменең бер тармагы булган фонетика   курсын   өйрәндек. Бүген без фонетика һәм орфоэпиядән үткәннәрне кабатлап, белемнәрне   системага салып, сүзләргә фонетик анализ ясарга өйрәнербез. Ә моның   өчен алдагы дәресләрдәге белемнәрне  практикада куллана белергә тиешсез..

                                    

  1.    Искә төшереп китик әле, фонетика   нәрсәне   өйрәнә?
  2.    Димәк фонетиканың төп берәмлеге нәрсә?
  3.    Авазларны нинди ике зур төркемгә бүләбез?
  4.    Сузык авазлар дип нинди авазларны атыйлар?
  5.    Сузыклар   нинди төрләргә бүленәләр?
  6.    Тартыклар?
  7.    Нәрсә ул иҗек?
  8.    Иҗекнең нинди төрләре бар?
  9.    Нәрсә ул сүз басымы? Сүзләрдә басымны бюилгеләгез.
  10. 1.     Сингармонизмга буйсынмаган сүзләрне табыгыз.
    1. 1.     Сүзне квадрат җәяләр эчендә иҗекләргә бүлеп языгыз.
    2. 2.   Басым кайсы иҗеккә төшә?
    3. 3.     Бу сүздә ничә аваз, ничә хәреф бар?
    4. 4.   Сузык авазлар: [ә]- алгы рәт, иренләшмәгән.Сүз сингармонизмга буйсынган.
    5. 5.   Тартык авазлар:,[гъ]- яңгырау, кече тел тартыгы.

                                 Слайд 1.

(Интерактив тактадагы сүзләрнең басымнарын билгеләү)

1.Баралар, килмәде, кайчан , татарча, укы,   языгыз, паспорт, эшләгез, уйла,   кемнең.

2. Сүзләрнең әйтелешен язарга.

Слайд 1

 

2. Бу нинди аваз?

[ ? ] – саңгырау, кече тел тартыгы.

[ ? ] – яңгырау, борын авазы, кече тел тартыгы.

[ ? ] – яңгырау, өрелмәле, ирен-теш тартыгы.

[ ? ] – саңгырау, тел арты тартыгы.

[ ? ] – яңгырау, тел уртасы тартыгы.

3. Сузык авазларга   характеристика бир.

[и ] - ?

[ о] - ?

[у ] - ?

[ а ] - ?

         Слайд 2

       Ә хәзер игътибарны экранга юнәлтик?

Кышның үз матурлыгы! Беренче кырпак төшеп,   ап-ак юрган ябынган ишегалдында каз-тавык эзләренең   чуар матурлыгы ни тора! Иртән ишекне ачып җибәрүгә, күкрәккә саф һава килеп бәрелә. Үзеңне чиксез галәм, бөтен   табигать белән бер итеп сизәсең...

                                Бирем.

1. Билгеләнгән сүзләрдә тартыклар нинди үзгәрешләргә дучар булган?

2. [къ], [гъ] тартыклары кергән сүзләрне аерып әйтегез.

3. Соңгы җөмләдә кайсы сүздә   ирен гармониясе күзәтелә?

Слайд 3

3. Кызылтүш - иң матур сайраучы кош. Аның чут-чут итеп   яңгыратып сайравын урман аланында да, шәһәр паркында да, бакчада да ишетергә мөмкин. Алар кышкы айларны   Төньяк Африканың   җылы яр буйларында   яки Европаның көньягында үткәрәләр.

   Бирем.

Сөйләмдә тартыклар нинди үзгәрешләргә дучар булалар? Билгеләнгән сүзләрдә нинди үзгәрешләр күзәтелә?

 

 

                                                      Бирем.

Слайд 4

Китап укысаң, белемең артыр,

Укымасаң, белгәнең дә онытылыр.

Нәрсә ул редукция? Кайсы сүзләрдә редукция күзәтелә?

 

 

Слайд 5

 

1. Табигать – гүзәллек чыганагы. Азмы   табигатьтә төсләре һәм формалары белән берсеннән-берсе матур чәчәкләр, сайраулары һәм гадәтләре белән аерылып торган кошлар, күзләрне камаштырырдай төрле төстәге күбәләкләр? Шуңа күрә һәр кеше аны яратырга, аны саклау   өчен көрәшергә тиеш.

Бирем.

1. Икенче җөмләдән дифтонг булган сүзне табыгыз.

Бирем.

2. Асларына сызылган сүзләргә хәреф-аваз анализы ясагыз.

Слайд 4

4. Китап укысаң, белемең артыр,

Укымасаң, белгәнең дә онытылыр.

Нәрсә ул редукция? Кайсы сүзләрдә редукция күзәтелә?

Физкультминут.

Фонетик анализ.

                                     Гәдәт

ъә-дәт]

Басым соңгы иҗеккә төшә.

Бу сүздә 5 хәреф, 5 аваз бар.

Авазлар: [гъ],[ә],[д] , [ә], [т].

Хәрефләр:”гэ”, “ә”, “дэ”,”ә”,”тэ”.

                             [д]- яңгырау, тел-теш тартыгы.

                             [т]- саңгырау, тел-теш тартыгы.

6. Аваз саны белән хәреф саны туры килә. Әйтелеш белән язылыш туры килми. Г янында “а” хәрефе [гъ] дип уку өчен язылган.

Йомгак. Укучылар, без бүген   татар теле дәресендә нәрсә белдек?

             Фонетик анализ ясый белү өчен нинди терминнарны истә калдырырга кирәк?

Өй эше. 1 вариант   елга, 2 нче вариант ерак сүзенә фонетик анализ ясарга.

Билгеләр.

Дәрес тәмам.

У вас нет прав для создания комментариев.