Синонимнар
Рейтинг:   / 5
ПлохоОтлично 

Татар теле. Автор Лилия.

                                             Тема: Синонимнар

                                                                                            Башкарды:

                                                             Татар теле һәм әдәбияты укытучысы

                                                               Җәләлова Лилия Раил кызы.

                                       Казан 2014

       Максат: 1. Синонимнар турында гомуми төшенчә бирү.

                     2. Синонимнарны сөйләмдә дөрес кулланырга өйрәтү.

                     3. Туган як табигатенә мәхәббәт тәрбияләү.

       Җиһазлау: Карточкалар, слайдлар, интерактив такта

       Дәрес тибы: Яңа материалны аңлату дәресе.

      

                                   Дәрес барышы.

I. Оештыру өлеше.

     1) укучыларны барлау;

     2) уңай психологик халәт тудыру;

     3) укучыларның дәрескә әзерлекләрен тикшерү.

II. Актуальләштерү.

     1. Үткән дәрестә үтелгән материалны искә төшерү өчен сораулар бирү.

- Нинди сүзләр аваздаш сүзләр дип атала?

- Әйтелешләре һәм язылышлары бер үк, әмма мәгънәләре башка булган сүзләр омонимнар дип атала.

- Омонимнарга мисаллар китерегез.

- Омоформа – әлешчә омоним, мәсәлән, яра (утын яра, җәрәхәт)

- Омограф – әйтелеше төрле, язылышы бер, мәсәлән, бүлмә - бүлмә

- Омофоннар – әйтелешләре бер, язылышлары төрле, мәсәлән, карат – кара ат,              картаю – карт аю.

       2. Рәсем өстендә эш.

Укучылар, омонимнарны аера беләсез, бик яхшы. Ә хәзер тактадагы яз рәсеменә күз салыгыз.Сез терәк сүзләр файдаланып һәм үзегезнең дә фантазиягезне “ эшкә җигеп”, биш – алты җөмләдән торган хикәя төзегез.

       Терәк сүзләр: яз, күк, яра, басма.

       Көтеп алган яз да килеп җитте. Әйтерсең, бар табигать җанланган.                      

Күк йөзе аяз, кояш елмаеп карый, кошлар сайрый. Агачларда бөреләр яфрак     яра башлаган. Басма тулы кеше. Алар елгадагы боз китүне исләре китеп карап торалар.

III. Яңа теманы аңлату.

       1.Күрсәтмәлелеккә язылган сүзләрнең мәгънә уртаклыгына басым ясап, яңа теманы аңлату.

       2.Укучылардан кагыйдәне әйттерү, мисаллар уйлату.

- Укучылар, тактага язылган сүзләргә укыгыз әле.

- Уңган – булган, булдыклы, алтын куллы, кулыннан килә, кулы кулга йокмый.

- Болар нинди сүзләр?

- Уртак мәгънәле сүзләр, бер – берсеннән мәгънә төсмерләре, язылышлары белән аерылып торалар.

- Менә кагыйдәне үзегез үк әйтеп бирдегез.

(уытучы нәтиҗә ясый)

-         Димәк, мәгънәләре белән бер үк төрле булган яки бер – берсеннән мәгънә төсмерләре белән аерылып торган сүзләр синонимнар дип атала.

(укучылар дәреслектә бирелгән кагыйдәне укып чыгалар)

IV. Яңа теманы ныгыту.

       3.Карточкалар белән эш.

   Бирем. Җөмләләрдәге билгеләнгән сүзләрне синонимнар белән үзгәртеп, күчереп языгыз.

   Җөмләләр.

  1. 1.     Җырчы кошлар киң тугай өстендә нәни канатларын җелпеп сайрыйлар.
  2. 2.     Алар чиксез зур шатлыкларын белдерәләр.
  3. 3.     Күл тирәсе зифа таллар, сылу камышлар белән уралган.
  4. 4.     Яшь усакның калтыравык яфраклары әкрен җилдә тибрәлә.

(Бирем укытучы белән берлектә тикшерелә)

-         Җырчы кошлар иркен алан өстендә кечкенә канатларын җелпеп сайрыйлар.

-         Алар гаять зур куанычларын белдерәләр.

-         Күл әйләнәсе төз таллар, гүзәл камышлар белән уралган.

-         Нәни усакның дерелдәвек яфраклары әкрен җилдә тибрәлә.

4.Дәреслек белән эш.(111 нче биттәге 169 нчы күнегү.Җөмләләрне укып, синоним сүзләрне табыгыз)

- Әйтмәде, телгә алмады, сөйләмәде, авызга да алмады.

- Бу нинди сүзләр?

- Синонимнар

- Әлеге сүзләр ни өчен синонимнар дип атала?

- Чөнки бу сүзләрнең мәгънәләре бер үк.

- Санап чыгылган сүзләрне нинди бер сүз белән генә әйтеп була?

- Әйтмәде сүзе белән.

- Димәк, әйтмәде сүзе төп сүз, ягъни доминанта була.

                                      Физкультминут.

  1. 5.     Кроссворд чишү.

Бирем. Бирелгән сүзләрнең синонимнарын табыгыз.

А

         
 

А

       
   

А

     
     

А

   
       

А

   
         

А

   
           

А

 
                 

   Сүзләр: авторитет( абруй), бур(карак), ымлау(ишарә), болын(тугай),                      

                   боерык(фәрман), сынау(имтихан), сөйләшү(такылдау)

   V. Дәресне йомгаклау. Өйгә эш бирү.

   - Бүген дәрестә нинди сүзләр өйрәндек?

   - Синонимнар.

   - Нәрсә ул доминанта?

   - Бер синонимик ояга берничә сүз керергә мөмкин, шуларның берсе яки икесе доминанта(төп) сүз була.

- Синонимнарның нинди әһәмияте бар?

- Синонимнарга бай кеше үз уен ачык, төгәл әйтә ала, фикерен дөрес чагылдыра, җөмләләре кыска һәм җыйнак була.

   VI. Билге кую.

У вас нет прав для создания комментариев.