“Сыйфат патшалыгына сәяхәт”.
Рейтинг:   / 3
ПлохоОтлично 

Татар теле. Автор Лилия

МББУ 159 нчы лицей

“Сыйфат патшалыгына сәяхәт”.

(Рус мәктәбендә укучы 6нчы сыйныфның татар төркеме өчен)

                                                                                              Башкарды:

                                                             Татар теле һәм әдәбияты укытучысы

                                                               Җәләлова Лилия Раил кызы.

                                       Казан 2014

 

 

Тема : “Сыйфат патшалыгына сәяхәт”.

Максат: 1) Сыйфат сүз төркемен гомумиләштереп кабатлау;

             2) Укучыларның белем дәрәҗәсен тикшерү;

             3) Балаларда туган як табигатенә мәхәббәт тәрбияләү.

Җиһазлау: дәреслек, тестлар, мультимедиа, чайнворд, карточкалар, перфокарточкалар.

Дәрес тибы: сәяхәт дәрес.

Метод һәм алымнар: укытучы сүзе, әңгәмә, китап белән эш, тест.

                      

Дәрес планы

Оештыру моменты – Хәерле көн, балалар сезгә!

                                   Хәерле көн кунакларга.

                                   Шушы изге теләк белән

                                   Керик дәресебезгә.

-   Бүген без сыйфат патшалыгына сәяхәткә чыгабыз. Безнең сәяхәтебез 10 патшалыктан тора.

                                       2                3                 4

                             1                                                          5                          

                                           сыйфат

                                               патшалыгы                

                              10                                                         6

                                                                                    

                                         9               8               7

Сәяхәтебезне башлыйбыз. Беренче патшалыкта безнең өй эшен тикшерү. 71 нче биттәге сорауларга җавап бирегез.

  1.           Сыйфат нәрсәне белдерә?
  2.           Сыйфат нинди сорауларга җавап бирә?
  3.           Сыйфатланмышлар дип нинди сүзләргә әйтәбез?
  4.           Ясалышы ягыннан нинди сыйфатлар була?
  5.           Нәрсә ул асыл һәм нисби сыйфатлар? Мисаллар китерегез.
  6.           Сыйфатларның нинди дәрәҗәләрен беләсез?
  7.           Сыйфатлар җөмләнең нинди кисәкләре булып килергә мөмкин?

(Предметның билгесен белдерә).

(Нинди? Кайсы? Кайдагы? сорауларына җавап бирә).

(Сыйфатны ачыклап килгән исем сыйфатланмыш дип атала).

(Ясалышы ягыннан тамыр, ясалма, кушма, парлы, тезмә сыйфатлар була).

(Асыл сыйфатлар предметларның, кеше һәм хайваннарның төп билгеләрен белдерә. Яшел чирәм.

Нисби сыйфатлар предметның бүтән предметка, хәлгә, эшчәнлеккә мөнәсәбәтле билгесен белдерә. Кышкы табигать).

(Гади, чагыштыру, артыклык, кимлек дәрәҗәләре).

(Аергыч, хәбәр, хәл. Исемләшкән булса, ия белән тәмамлык булып килергә мөмкин).

Икенче патшалыкта дәреслек белән эшлибез. 128 нче күнегү.

-                     Әйдәгез, биреме белән танышып китәбез. (Сыйфатларны табып, ясалышларын аңлатыгыз.)

-                     Хикәяне укып чыгыгыз. Нинди сүзләр аңлашылмады? Зәвык сүзен сез ничек аңлыйсыз?

-                     Ә хәзер чылбыр ярдәмендә җөмләләрне укыйбыз һәм сыйфатларны табып, ясалышын аңлатыгыз.

Өченче патшалыкта безне перфокарточкалар көтә. Бирелгән сыйфатларның дәрәҗәләрен билгеләгез. Нокталар белән билгеләгез. Хәзер нокталарны карандаш белән тоташтырабыз.

Дәрәҗәләр

1

2

3

4

5

6

7

8

9

10

11

12

13

Гади

                         

Артыклык

                         

Чагыштыру

                         

Кимлек

                         

1) зәңгәрсу                 5) кып- кызыл                   9) үтә җитез

2) яшелрәк                 6) матуррак                       10) тирән

3) ап – ак                     7) салкынча                       11) зәп – зәңгәр

4) кызыл                      8) сулырак                         12) яктырак

                                                                                 13) ачкылт

- Нәрсә килеп чыкты? ( Дулкын).

Хәзер барыбыз да экранга карыйбыз. Безне дүртенче патшалык көтә.

Экранда шигырь бирелгән. Әйдәгез укыйбыз.

                             Агачта пеште чия.

                             Түп – түгәрәк

                             Матур чия!

                             Куе кызыл

                             Зур чия.         (Р. Мингалим).

-   Сыйфатларны табабыз. Шушы сыйфатларны морфологик – синтаксик анализ ясагыз.

Түп–түгәрәк – сыйфат, асыл сыйфат, парлы сыйфат, артыклык   дәрәҗәсендә, сыйфатланмышы чия сүзе, җөмләдә аергыч.

Матур – сыйфат, асыл сыйфат, тамыр сыйфат, гади дәрәҗәдә, сыйфатмышы чия сүзе, җөмләдә аергыч.

Куе кызыл – сыйфат, асыл сыйфат, тезмә сыйфат, артыклык дәрәҗәсендә, сыйфатланмышы чия сүзе, җөмләдә аергыч.

Зур – сыйфат, асыл сыйфат, тамыр сыйфат, гади дәрәҗәдә, сыйфатланмышы чия сүзе, җөмләдә аергыч.

Сәяхәтебезне дәвам итәбез. Сезнең белән бишенче патшалыкка тукталабыз. Бишенче патшалыкта тестлар бирелгән.

  1.      Сыйфат нинди сүз төркеменә керә?

а) модальлек сүз төркеменә

ә) мөстәкыйль сүз төркеменә

б) бәйләгеч сүз төркеменә

2. Сыйфат нәрсәне белдерә?

           а) предметны

           ә) эшне, хәрәкәтне

           б) предметның билгесен

3. Сыйфат нинди сорауларга җавап бирә?

           а) кем? нәрсә?

           ә) нинди? кайсы?

           б) кайда? кайчан?

4. Сыйфат кайсы очракта исемләшә?

           а) сыйфатланмышы белән килгәндә

           ә) сыйфатланмыштан башка килгәндә

5. Кайсы төркемчәгә кергән сыйфатлар дәрәҗә кушымчалары ала?

           а) нисби сыйфатлар

           ә) асыл сыйфатлар

6. Кайсы сыйфат дәрәҗәсенең махсус кушымчасы юк?

           а) гади дәрәҗә

           ә) чагыштыру дәрәҗәсе

           б) кимлек дәрәҗәсе

7. Бер предметтагы билгенең икенче предметтагы шундый ук билгедән артыграк икәнлеген күрсәтүче сыйфат кайсы дәрәҗәгә керә?

             а) чагыштыру дәрәҗәсе

             ә) артыклык дәрәҗәсе

             б) кимлек дәрәҗәсе

8. Ясалышы ягыннан нинди сыйфатлар булмый?

             а) тамыр

             ә) кушма

             б) чагыштыру

9. Сыйфат кайчан килеш, сан, тартым белән төрләнергә мөмкин?

            а) исемләшмәгәндә

             ә) исемләшкәндә   

 

Физминутка

Алтынчы патшалыкта 130 нчы күнегүне эшлибез. Текстан асыл һәм нисби сыйфатларны табып, ике баганага аерып язабыз.

                      Асыл                                                    Нисби

Ике укучы тактада эшли.

-                     Текстка нинди исем бирер идегез?

-                     “ Кышкы урман”.

-                     Хикәядән һәм рәсемнән файдаланып, кыш турында 6-7 җөмләдән торган хикәя язабыз. Хикәябездә күбрәк сыйфатлар кулланырга тырышыгыз. Бу безнең җиденче патшалык иде.

Ә хәзер әйдәгез, сигезенче патшалыкка сәяхәт итәбез. Анда безне чайнворд көтә. Аны сорауларга җавап биреп чишәбез.

1

   Т

 

7

   С

 

У

 

М

 

   А

6

   Н

 

Ә

 

   Ә

 

 

А

       

 

Р

 

   Б

 

 

Р

 

 

   Е

 

У

 

 

И

 

   Ә

 

 

А

   

9

   К

 

5

   Т

   Н

 

8

   Н

 

   Ә

 

З

 

   Е

 

 

   Р

 

   Ә

           

 

   Ы

2

   К

 

А

 

   Р

3

   А

4

   К

 

О

 

   Ң

 

   Г

  1.      Биек сүзенең антонимы ( тәбәнәк)
  2.      Бу сүз – омоним. Ул төсне белдерә, фигыль дә була ала. ( кара )
  3.      Кара сүзенең антонимы ( ак )
  4.      Бу сүзнең беренче иҗеге коңгыз сүзендәге кебек, икенчесе кайгырт сүзендәге кебек. ( коңгырт)
  5.      Сай сүзенең антонимы. ( тирән )
  6.      “Совесть “ сүзенең тәрҗемәсе. ( намус )
  7.      Беренче иҗеге сабырлык сүзендәге кебек, икенчесе яран сүзендәге кебек. ( саран)
  8.      Юка сүзенең синонимы. ( нәзек )
  9.      Сыек сүзенең антонимы. ( куе )

Тугызынчы патшалыкта карточкалар белән эшлибез. Анда тиешле сыйфатларны куеп, мәкальләрне язып бетерегез.

Ипи – тоз .......... йөз.

.......... һава – тәнгә дәва.

.......... эш таркалмас.

.......... көн ел туйдыра.

.......... егет ил күрке.

.......... агачны җил сындыра.

Сүзләр: батыр, ялгыз, язгы, саф, киңәшле, якты.

 

Унынчы патшалыкта дәресебезне йомгаклыйбыз.

- Бүген дәрестә нинди сүз төркемен кабатладык?

- Сыйфат нәрсәне белдерә?

- Ясалышы ягыннан нинди сыйфатлар була?

- Сыйфатларның нинди дәрәҗәләрен беләсез?

 

Өй эше. 129 нчы күнегү. (Сыйфатлар кулланып, “ Туган ягым” дигән хикәя төзеп языгыз).

Дәрестә бик әйбәт катнаштыгыз. Бигрәк тә ..., ..., ..., ..., ... җаваплары ошады. Аларга “5” ле куям. ..., ..., ..., хаталары булды. Аларга “4” ле куям. Калганнарга бераз тырышырга кирәк.                                                                                                       

У вас нет прав для создания комментариев.