Исем темасын кабатлау.
Рейтинг:   / 1
ПлохоОтлично 
Әтнә районы Сибгат Хәким исемендәге Күлле-Киме гомуми белем мәктәбенең Үртәм филиалы.

Тема: ”Исем” темасын кабатлау.

Башкарды: Әтнә районы Сибгат Хәким исемендәге Күлле- Киме гомуми белем мәктәбенең Үртәм филиалының башлангыч сыйныф укытучысы Газизова Гөлүсә Рәхиман кызы.

Максат;укучыларның исем сүз төркеме,исемнәрнең грамматик билгеләре
турында алган белемнәрен сиатемалаштыру,камилләштерү;
-бәйләнешле сөйләм телен һәм иҗади фикерләү өстендә эшне дәвам итү,
-укуга җитди караш игътибарлылык тәрбияләү,бер-береңнең фикерен хөрмәт итеп килешеп эшләү күнекмәсен булдыру,сәламәт яшәү рәвеше турында омтылыш тәрбияләү.
Җиһазлау:”Серле алан”, чәчәкләр,сүзләр язылган плакат,магнитофон язмасы.
Метод һәм алымнар:әңгәмә,биремнәрне аерым-аерым үтәү,парларда эш.
Дәрес төре: гомумиләштерү дәресе.
Дәрес барышы.
1.Мотивлаштыру-ориентлаштыру этабы.
2.Уку мәсьәләсен кую.
-Укучылар бүгенге дәрестә без гади укучылардан эзләнүчеләргә әверелерсез,һәм бергәләп бер аланга яшәү яме биреребез.(Тактада чәчәксез алан рәсеме)Бу аланга нәрсәләр җитми?
_Укучылар,кешеләргә чәчәкләр,үләннәр ни өчен кирәк ? Әйдәгез,парларда уйлашыйк әле.(укучылар җавабы тыңлана)
-Әйе,мин сезнең белән килешәм. Чәчәкле аланнар –мең сергә ия булган табигатьнең гүзәл бер өлеше.Табигать белән аралашканда кешенең рухи һәм физик дөньясы сәламәт була.Без дә шушы матурлыкны күрә белик,аңа сокланыйк.
-Сез бүген дәрестә элеккеге алган белемнәрегезне күрсәтерсез.Дәрестә теләп һәм актив катнашырсыз дип ышанам.
-Укучылар! Хәзер рәсемдәге серле аланга игътибар итегез әле.Ни өчен серле соң ул?
-Чөнки анда чәчәкләр урынына хәрефләр.Ә ул хәрефләрдән сез нинди сүз төзи аласыз?(Парларда эш.Укучылар җавабы тыңлана)
-Әйе,укучылар ,бүген без исем темасын кабатларбыз,белемнәрне гомумиләштерербез һәм нәтиҗәләрне шушы агачта модельләштерербез.
3.Операциональ –башкару этабы.
Ә хәзер, укучылар ,тест биремнәре . Парларда уйлагыз һәм дөрес җавапны билгеләгез.
Исем-
А) нинди,кайсы сорауларына җавап бирүче сүз төркеме.
Б) Кем?,нәрсә? соравына җавап бирүче сүз төркеме.
Исем-
А) хәрәкәтне белдерә.
Б)Билгене белдерә.
В)Предметны белдерә.
-Димәк,исем нинди сүз төркеме? Нәтиҗәне бер –берегезгә сөйләгез.Исем предметны белдереп,кем?,нәрсә?сорауларына җавап булып килә.
-Афәрин укучылар.Нәтиҗәне серле аланыбызда да күрсәтик.Сезнең тырышлык белән аланыбызны чәчәкләр белән бизик.
-Сезнең алдыгызда үз-үзеңне бәяләү таблицалары бар. Тест буенча үзегезгә билгеләр куегыз.
-Укучылар ,дәфтәрләрегезне ачыгыз,число һәм сыйныф эше дип языгыз.(Язганда дөрес утыру кагыйдәләре искә төшерелә)
-Тактада язылган җөмләләрне матур итеп укыйбыз.Табигать -кешенең дусты.
-Укучылар,хәрефләрне тиешле авышлыкта һәм дөрес итеп тоташтырып,җөмләне дәфтәрләргә языгыз.(Матур язу күнегүе)
-Сез бу җөмләне ничек аңлыйсыз? Нәрсә ул табигать? (Тактада рәсем)
-Әйе,табигать-бик киң төшенчә:һава,җир,су ,хайваннар ,үсемлекләр .Без табигатьтән башка яши алмыйбыз.Шуңа күрә табигатьне сакларга һәм якларга кирәк.
-Укучылар,тактада язылган сүзләрне эчтән генә укып чыгыгыз.(Аннан соң бер укучы сүзләрне кычкырып укый: ромашка,кыңгырау,мәтрүшкә,чәчәкләр,
гөмбәләр,балан,җиләкләр.
-Укучылар,ә бу сүзләрне нинди ике төркемгә бүлеп була? Парларда фикерләшкәннән соң сүзләрне ике төркемгә бүлеп дәфтәрегезгә языгыз.
(Укучыларның җавабы тыңлана)
-Нинди нәтиҗә чыгарабыз? Нәтиҗәне бер-берегезгә сөйләгез.(Исемнәр берлек һәм күплек саннарда киләләр.)Димәк,сез бу биремне дә җиңел генә үтәдегез.Тактадагы болынга укучылар чәчәкләр эләләр.
-Икенче бирем буенча үзбәяләү.
-Серле аланыбыз матурайганнан –матурая ,хәзер шул аланда күбәләкләр булып очып алыйк.(Талгын музыка уйнала, физкультминутка ясала)
-Алдагы этапны башкару алдыннан сезнең төркемнәргә мин иҗекләр өләшеп чыгам.Ә,сез төркемнәрдә шул иҗекләрдән сүзләр,аннан соң җөмләләр төзегез
-Нинди җөмлә килеп чыкты?(Укучылар җавабы тыңлана,аланга чәчәк беркетелә)
Килешләр турында эшне башлаганчы әйдәгез килешләрне искә төшерик.(1 укучы килешнең исемен атый,икенчесе соравын әйтә.)
-хәзер дәфтәрләрегезне ачып “Серле аланда”гы 2 чәчәкне килеш белән төрләндерегез.
-Төгәлләдек. Ничек төрләндердегез?(Укучылар җавабы тыңлана,нәтиҗә ясала,аланга чәчәкләр беркетелә)\
-Укучылар инде безнең аланга бары тик ике чәчәк кенә беркетелмичә утыртылмыйча калды?
-Нинди чәчәкләр ул?
-Миләүшә һәм ләлә чәчәкләре.
-Әйдәгез,укучылар сез дәфтәрләрегездә белән шул сүзләрне кертеп ике җөмлә төзегез.Беренче җөмләдә миләүшә сүзе кем соравына ,икенче җөмләдә нәрсә соравына җавап булып килсен. (Укучылар җавабы тыңлана,нәтиҗә ясала.)
-Бу бирем буенча да үзегезгзә билгеләр куегыз.
4.Бәяләү этабы.
-Укучылар,хәзер үзебезнең “Серле алан”га күз салыйк әле.Без аңа ничек итеп яшәү көче бирдек?
Ә без утырткан чәчәкләр сезгә ярдәм иттеләрме?(Укучылар җавабы тыңлана)
-Әйе,укучылар без аланыбызга чәчәкләр утыртып сезнең белән исем сүз төркемен кабатладык, аланнарыбыз һәрвакыт матур булсын дисәк без нәрсәләр эшләргә тиеш соң? (Укучылар җавабы тыңлана,нәтиҗә ясала)
-Бүгенге дәрес сезгә охшадыма?
-Кем үзенә 5ле билгесе куйды ?
-Кем 4 ле билгесе куйды?
Молодцы укучылар, мин дә сезнең билгеләр белән килешәм.
5.Өйгә эш бирү.

У вас нет прав для создания комментариев.