Татар теле һәм әдәбияты дәресендә эзләнү-тикшеренү эшен оештыру
Рейтинг:   / 1
ПлохоОтлично 
Татарстан Республикасы Аксубай муниципаль районы Н.Думави исемендәге Яңа Дума урта гомуми белем бирү мәктәбе Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә эзләнү-тикшеренү эшен оештыру ) Чыгышны әзерләде: 1 категорияле Абдушева Гөлназ Әнәс кызы , татар теле һәм әдәбияты укытучысы 2014 ел. Хөрмәтле укытучылар! Бүгенгесе көндә мәктәпләрдә укучыларны фәнни эшкә җәлеп итү актуаль мәсьәләләрнең берсе булып тора. Балаларның акыл үсеше, фикерләү дәрәҗәсе, психик һәм рухи дөньясы төрле-төрле, шуңа күрә һәр балага шәхси якын килеп эшләгәндә генә, аның үзенә генә хас булган үсеш дәрәҗәсе үзенчәлекләрен, табигый мөмкинлекләрен билгеләргә һәм сәләтен ачарга мөмкин. Мәктәптә эшләү дәверендә мин шуңа инандым: һәр сыйныфта да сәләтле, кызыксынучан балалар була, бары тик аларны вакытында барлап, сәләтләрен тиешле юнәлештә үстерүне оештыра белергә генә кирәк. Бигрәк тә зур сыйныф укучыларына кирәк мондый ярдәм. Бу эшне оештыруда түбәндәге төп бурычларны куйдым: сәләтле укучыларны ачыклау, фәнни белемнәрне актуальләштерү һәм тирәнәйтү, танып белү активлыгына, фәнни стильдә фикер йөртү эшчәнлегенә ия булган иҗади шәхес тәрбияләү. Фәнни-тикшеренү эшчәнлеген оештыру татар теле һәм әдәбияты укытучылары эшенең дә бер тармагы булып тора, шуның нигезендә укучы үзлектән белем-күнекмәләрен ныгыта, алган белемнәрен практик кулланырга өйрәнә. Фәнни-тикшеренү эшен башкару дәвамында укучыда да, укытучыда да фәнгә кызыксыну уяна. Укучының логик фикер йөртү сәләте арта, фәнни әдәбият белән кызыксына, эзләнә. Фәнни-тикшеренү эшчәнлеген оештыруга, әлбәттә, мотивация булдыру мөһим. Эшне укучы кызыксынып, теләп башкарырга тиеш. Һәм мин, “Фәнни тикшеренү эше белән шөгыльләнүче укчыларга ярдәмгә” исеме астында үземнең презентациямне тәкъдим итәм. Анда, тел һәм әдәбият дәресләрендә эзләнү- тикшеренү эше өчен кирәк һәм файдалы булган материалларны тупларга тырыштым. Эзләнү- тикшеренүгә кагылышлы булган, бөек шәхесләребезнең сүзләрен дә файдаландым. Шушы максатны күздә тотып, мин 8-9 нчы сыйныф укучылары белән шигырь, хикәя язу, сәнгатьле уку күнекмәләрен үстерү эше белән шөгыльләндем һәм 9 нчы сыйныфта укучы балаларны фәнни-тикшеренү эшенә тартырга уйладым. Иң беренче эш итеп укучыларга якынрак, гадирәк темалар тәкъдим иттем,мәсәлән, “Авылым тарихы”, “Мәктәбем тарихы”, “Яңа Дума авылының халык авыз иҗаты”.Укучылар үзләренә якын теманы сайлап алып, материал тупларга керештеләр. Алар авылның өлкәннәренә, ветеран укытучыларга, музей җитәкчесенә һәм ,әлбәттә, авыл китапханәсенә мөрәҗәгать иттеләр. Бу эшкә үзе теләк белдергән һәм татар әдәбияты белән кызыксынган, китап укырга яраткан балаларны гына тупларга тырыштым. 9 нчы сыйныфның берничә алдынгы укучысы “Авылым тарихы”, “Туган як серләре” дигән темаларны сайлаганнар иде. Алар бу темалар буенча материалны бик күп туплаганнна (язма истәлекләр, фоторәсемнәр, карталар) , хәтта бу эшкә карата үзләрендә зур кызыксыну да уянган (апа шулай булган икән...).Укучыларның эшләрен күзәтеп чыгып, кереш, төп өлеш, йомгаклау өлешләрен барлап чыгып, аңлатып, дәлиллләгәч, эшләрен компьютерда җыйдылар. Үз материалларына тезис ясап, татар теле һәм әдәбияты, халык педогогикасы атналыгында чыгыш ясадылар.Шул рәвешле укучыларның фәнни оешмасы барлыкка килде. Зур сыйныф укучыларын фән эшенә тарту, аларда бу эшкә карата кызыксыну, җаваплылык хисе тәрбияләү, иҗади сәләтләрен үстерү һәм фәнни-тикшеренү эшенең төрле этапларында башкарыла торган эшләр белән таныштыру, реферат язарга өйрәтү максатын куя. Укучылар, мәктәпне бетереп, югары уку йортларында укый башлагач, фәнни хезмәтләр – докладлар, курс эшләре, төрле проектлар, рефератлар яза башлыйлар. Бу өлкәдә аларга күп төрле чыганаклар белән эш итәргә туры киләчәк, ә мәктәптә укыганда ук бу эшкә өйрәтелгән укучы чыганакларны ничек эзләп табасын, алардан иң кирәкле мәгълүматларны ничек туплыйсын, аннан соң гомумиләштереп, нәтиҗәләрне ни рәвешле ясыйсын белә һәм, әлбәттә, аңа күпкә җиңелрәк булачак. Шулардан чыгып, фәнни –эзләнү, тикшеренү эше төп бурычларны билгели: 1. Фәнни хезмәтнең темасын сайлау, максат-бурычларны билгеләү. 2. Чыганаклар белән эшләү тәртибен аңлату. 3. Фәнни хезмәтнең кереш, төп һәм йомгаклау өлешләрен язарга өйрәтү. 4. Аны бәяләргә өйрәтү: бәяләмәне кыскача гына тезислар ярдәмендә яза белү күнекмәләрен булдыру. 5. Фәнни хезмәткә презентация ясау һәм аны якларга өйрәтү. Фәнни-тикшеренү эшенә керешкәнче, бер-ике утырышта әзерлек эшләре алып барырга уйладым; аннан соң фәнни-тикшеренү эшчәнлеген башларга мөмкин, ә мин башлап карадым әле. 1.Фәнни-тикшеренү эшен башкару юлларын, кайбер кыен якларын (мәсәлән, чыганакларны эзләп табу), үз фикереңне ачык итеп аңлата белү һәм башка кешеләрнең (галимнәрнең) фикерен үзеңнеке итеп тәкъдим итүнең (плагиатлыкның) фән этикасы нормаларына каршы килүе турында төшендерергә. Чыганакларны туплау, системага салу юлларын аңлату. 2.Әдәби, тарихи характердагы темалар тәкъдим иттем. Һәр теманың чыганаклар белән эшләү мөмкинлекләре, актуальлеге белән танышканнан соң, укучылар үзләренә ошаган теманы сайлап алалар.Мәсәлән: “Идел Болгары. VII-X гасырлар” темасы. 3.Укучыларны картотека, журнал төпләнмәләре белән эшләргә өйрәттем. Теманы ачу өчен кирәк булган төп материалларны табырга. Тарихи романнар авторы М. Хәбибуллинның “Ханнар тарихы”н нигез материал итеп алырга мөмкин. 4.Фәнни эшнең планы төзелә һәм материаллар белән танышу башлана. Укучылар бу утырышка кадәр “Кубрат хан” романын укып чыгалар(без аны 9нчы сыйныф укчылары белән дәрестә укып, фикер алыштык, анализладык). Гомумән, Бөек Болгарның (Кубрат хан дәүләте) гореф-гадәтләрен, көнкүреш тормышның күп якларын болгарлар Идел-Чулман буена да алып килгәннәр. Бу роман турында фикер алышу болгарлар турында тулырак белү өчен кирәк булачак. 5.Фәнни хезмәтнең кереш өлеше язу: актуальлек, төп максатлар, бурычлар билгеләү; бу өлкәдә эшләгән тарихчы галимнәр, аларның хезмәтләре белән танышу. Фәнни хезмәтне яклау кайчакта аны язуга караганда да кыенрак, диләр кайберәүләр . Монда беркадәр дөреслек тә бар, әмма укытучы ярдәме белән алар бу эшне дә җиңел башкарачаклар. Әзер хезмәтнең кереш, төп һәм йомгаклау өлешләреннән төп фикерләрне кыска гына итеп язып алырга туры киләчәк, моны абзацларга бүлеп эшләгәндә тагын да җиңелрәк булачак икәнлеген аңлаттым. Гомумән, фәнни хезмәт язарга алынган укучы белән эшләгәндә укытучыдан тактлылык, осталык һәм, әлбәттә, эрудиция таләп ителә. Беркайчан да аның эшенә битарафлык күрсәтергә ярамый. Теманы кулына тоттырып, мә, яз, диеп кенә укучыны фәнни эш эшләргә өйрәтеп булмый. Укучыга вакытында ярдәм итеп, аны эшкә өйрәтсәк кенә, без татар халкының зыялы элитасын (сәләтле, сайлап алынган дигән сүз) үстерүгә өлеш кертә алачакбыз. Йомгаклап шуны әйтәсе килә: фәнни эш белән шөгыльләнү укучыны күп нәрсәгә өйрәтә: уйлау мөмкинлекләре киң ачыла, логик фикерләү дәрәҗәсе үсә, төрле чыганаклар белән мөстәкыйль эшләргә, төрле чыгышлар ясарга өйрәтә. Ә иң кыйммәте – аларда үз нәтиҗәләрен күргәннән соң иҗат дәрте кабынуы. Сәләтле баланың берсен дә югалтырга хакыбыз юк, чөнки без – укытучылар!

У вас нет прав для создания комментариев.