Исем сүз төркемен кабатлау
- Подробности
- Автор: Альбина
-
Категория: Татар теле
-
Опубликовано 25 Ноябрь 2014
-
Просмотров: 3658
Тема: «Исем сүз төркемен кабатлау»
Башкаручы: татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Ихсанова Альбина Альбертовна.
2014 нче ел
Тема: «Исем сүз төркемен кабатлау»
Максат: 1.Мөстәкыйль сүз төркеме буларак исемне, аның төрләнешен кабатлау.
2.Укучыларның белемнәрен ныгыту,материалны ни дәрәҗәдә үзләштерүләрен белү,фикер йөртү сәләтен үстерү.
3.Туган телгә хөрмәт тәрбияләү.
Материал: дәреслекләр,тест карточкалары.
Дәреснең төре: кабатлау,йомгаклау.
Укыту методлары: өлешчә эзләнү,тикшеренү.
Дәрес барышы:
I Оештыру өлеше.
1.Исәнләшү.
2.Дәрескә әзерлекләрен барлау.
II Дәреснең темасын һәм максатын хәбәр итү.
1.Исем турында белгәннәрне искә төшерү.
- Нәрсә ул исем?
- Нинди исемнәр була?
- Исемнәр нәрсәләр белән төрләнә?
- Ясалышына карап исемнәр ничә төрлегә бүленә?
- Җөмләдә исемнәр нинди җөмлә кисәкләре булып килә ала?
III Төп өлеш.
1.Тест формасында контроль эш уздыру ( Һәр укучыга тестлар өләшенә).
- Бөтен җаваплар белән дә килешсәгез - сораулардан соң + тамгасы куегыз,
хаталы сүз санын О эченә алыгыз.
1.Болар барысы да исемнәр:
а) тынычлык
б )эшче
в) бала-чага
г) элгечтә
2.Минемчә,бөтен сүзләр дә нечкә әйтелешле:
а) белем
б) көньяк
в) җиң
г) исем
3.Минемчә,бөтенесе дә уртаклык исемнәр:
а) Бәлеш
б) Аксубай
в) Ватан
г) Иптәшем
4.Минемчә,бөтен исемнәргә дә кушымчалар дөрес ялганган:
а) киемләр
б) укучылар
в) тиеннәр
г) сүзләр
5.Исем тартым белән дөрес төрләндерелгән:
а) әнием г)әниегез
б) әниең д)әниебез
в) әнисе е)әние
6.Бөтенесе дә тамыр исемнәр:
а) күзләр
б) күзлек
в) бакча
г) шатлык
7.Бөтенесе дә ясалма исемнәр:
а) урманчылык
б) көрәк
в) чәчтараш
г) бүлмә
8.Бөтенесе дә тартымлы исемнәр:
а) көрәге
б) кешеләре
в) китабын
г) көндәлекне
9.Бөтен исемнәр дә килеш белән дөрес төрләндерелгән:
а) кунакта - у-в.к.
б) кунакка – т.к.
в) кунактан – ч.к.
г) кунакны – ю.к.
10.Бөтен исемнәрнең астына дөрес сызылган.
а) Алсуга биш тулды.
б) Гөлсемнең дуслары күп.
в) Ирек_ бишенчегә күчте.
г)Әнигә чәчәк_ бүләк иттем.
11.Миңа бу җаваплар өчен укытучы:
а) “5,, ле
б)”4,, ле
в) “3,, ле
г)”2,, ле куячак.
(Җаваплар җыеп алына)
2.Исемнәргә морфологик анализ ясау.
Зәринәнең тараклары күп.
IV Йомгаклау.
1.Дәрескә нәтиҗә ясау.
2.Өй эше бирү.
3.Билгеләр кую.