Саннар патшалыгында
Рейтинг:   / 8
ПлохоОтлично 
 

Нәбиуллина Фәрдия Хәмитовна

татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Татарстан Республикасы МБУ «Арча 2 нче урта белем бирү мәктәбе»

e-mail: fardia75@mail.ru

Саннар патшалыгында

(сингапур методикасы кулланып укыту)

Максат: 1.Сан - сүз төркеме турында өйрәнгәннәрне гомумиләштереп кабатлау, системага салу; язма һәм телдән сөйләмдә саннарны грамоталы куллана белү.

2. Иҗади фикерләргә, белемне башкалар белән уртаклашырга өйрәтү, күзәтү, хәтерләү, игътибар итү сәләтен үстерү, Дәүләт йомгаклау аттестациясенә әзерлек эшен дәвам итү.

3. Туган як табигатенә мәхәббәт тәрбияләү.

Җиһазлау: такта, проектор, компьютер,карточкалар, бланклар.

Дәрестә кулланылган структуралар: ФРЕЙЕР. АЛЬТЕРНАТИВНЫЙ ВАРИАНТ, СИМАЛТИНУС РЕЛЛИ ТЭЙБЛ, МИКС-ПЭА-ШЭА, ЭЙ АР ГАЙД , ТИК –ТЭК –ТОУ, ТАЙД-ПЭА-ШЭА, РАУНД РОБИН.

Дәрес барышы.

Оештыру. Исәнләшү. ( 1 мин.)

Укытучы:

-Исәнмесез, укучылар.

-Балалар, әйдәгез бер- беребез белән елмаешып исәнләшик (җилкәдәш партнерлар һәм кара-каршы партнерлар бер-берсе белән исәнләшәләр).

Укытучы:

Гыйлем юлы- бик кадерле юлдыр, ләкин бик мәшәкатьле һәм авырдыр. Шулай булса да, очы- бәхеткә, ахры- камиллеккә барып туктыйдыр.

Ризаэддин Фәхреддин

-Бүген максатыбыз сан турында белемнәребезне ныгыту, камилләштерү.

Саннарсыз тормышта яшәп булмый. ( Саннарсыз тормышны күз алдына да китереп булмый). Алар кайда гына барсак та: югары уку йортларында белем алганда, экономика, математика өлкәсендә, әдәбиятта да гел безнең янәшәдә. Менә шуңа күрә дә саннарны кулланганда Ризаэддин Фәхреддин әйткәнчә, белемебез камиллеккә ирешерлек итеп сан турында өйрәнгәннәребезне хаталар җибәрмәслек итеп ныгыту өстендә эшләрбез. Санның сез аңлап бетерә алмаган билгеләрен ачыкларбыз.

Модел ФРЕЙЕР. АЛЬТЕРНАТИВНЫЙ ВАРИАНТ. ( 7 мин.)

Укытучы:

-            Хәзер сан турында без белгәннәрнең барысын да искә төшерербез.

1 номерлы партнер калган иптәшләренә дүрткә бөкләнгән кәгазь өләшә.

Һәрберегез битне ромбикларга бора һәм бит уртасына бүгенге дәреснең төп ачкыч булырлык сүзен язып куя.

Сул якның өске почмагына бу сүзнең кагыйдәсен язабыз.

Уң якның өске өлешенә морфологик үзенчәлекләрен, башка сүз төркемнәреннән аермасын язабыз.

Аскы турыпочмаклыкның өске почмагына мисаллар китерәбез.

Уң почмакның аскы турыпочмагына кампа-каршы мисаллар язабыз.

1 номерлы партнер үзенең язганнарын укый, ә калганнар үзләрендә булса + билгесе куялар, әгәр үзләрнедә булмаса өстәп язып куялар. ( Түгәрәк буенча шулай дәвам итә, һәрбер укучы үзенекен укый, булмаган кеше өстәп язып куя. Һәр укучыга бер төрле вакыт бирелә, 30 сек.)

Укытучы:

-            2өстәл,3 нче партнер, син һәм синең иптәшләрең беренче турыпочмаклыкка нәрсә яздыгыз?

-            Сез бу төркем белән килешәсезме? (калган төркемнәргә)

-            Рәхмәт.

-            4 өстәл, 3 нче партнер, сезнең уң яктагы өске турыпочмаклыгыгызга нәрсә язылган?

-            Сез бу төркем язганнар белән килешәсезме? ( калган төркемнәргә мөрәҗәгать итү)

-            Рәхмәт.

-            3 өстәл, 3 нче партнер, сезнең сул яктагы аскы турыпочмаклыгыгызга нәрсә язылган?

-            Сез бу төркем язганнар белән килешәсезме? ( калган төркемнәргә мөрәҗәгать итү)

-            Рәхмәт.

Укучылар әйткәнне укытучы тактага язып бара, өстәмәләр булса барысы да үзләренең битләрендә өстиләр.

2. Парларда эшләү. Модель СИМАЛТИНУС РЕЛЛИ ТЭЙБЛ ( 5 мин.)

Укытучы:

- Сүзләр язылган битләрне алабыз. Һәр карточкада артык сүз бар. Шул сүзне үзегезнең чиста кәгазегезгә күчереп языгыз. Биремне бер-берегезгә кул чапкан тавышка тапшырасыз.

Кәгазьләрне җилкә партнерларыгыз белән алыштырасыз.

Укытучы:

3 өстәл, 2 нче номерлы партнер җавап бирә. Синең җилкә партнерың нинди сүзләрне күчереп алган? Син аның белән килешәсеңме? Калганнар ничек уйлый? Кем башкача уйлый?

Яхшы. Рәхмәт.

  1.         Икеле, утыз, биш, җидәү ( икеле – исем)
  2.         Тугызынчы,ике, кырык, унҗиде( тугызынчы – тәртип саны)
  3.         Җидәү, биш, утыз, дүрт йөз ( дүртәү – җыю саны)
  4.         Бер йөз кырык, егерме, унбер, алты ( бер йөз кырык – тезмә сан)
  1. Ял итү. Модель МИКС-ПЭА-ШЭА.

Укытучы:

-            Барыбыз да урыннардан торабыз, урындыкларыгызны этеп куегыз. Музыка уйнаганда йөрибез. Музыка туктагач, сез парланырга, бер-берегезгә “биш бирергә” һәм һавада кулларыгыз очрашырга тиеш.

-            Мин сезгә сорау бирәм , сез 3 секунд эчендә җавап бирергә тиеш.

  1.         Модель ТАЙМД-ПЭА-ШЭА. ( 7 мин.)

Озын укучы җавап бирә, кыска укучы тыңлый һәм партнерының җавабына рәхмәт әйтә.

Сорау: Кәҗә бәтиләре турындагы әкияттә ничә кәҗә бәтие – җиде , әллә җидәү булганмы? Ни өчен шулай, аңлатыгыз.

(3 секунд уйларга, 30 секунд җавап бирергә)

Укытучы кыска буйлы партнерны сайлый да озын буйлы партнерның җавабын кабатларга куша.

Музыка уйный, йөриләр, партнер сайлыйлар.

Сорау: Бишле, өчле, миллион – саннармы? Ни өчен? (3 сек.)

Озын чәчле укучы җавап бирә.

Укыт чы кыска чәчле укчыны сайлап, партнерының җавабын кабатларга куша.

Яңадан музыка, аралашалар, яңа пар эзлиләр.

Сорау: Саннарның нинди җөмлә кисәге булып килүен ничек аерырга?

Сары чәчле партнер җавап бирә. Кара чәчле партнер кабатлый.

Сорау: Саннарның төркемчәләрен атагыз.

Кемдә төймәләр саны күп, шул башлый. Төймәләр саны аз булган партнер кабатлый.

  1.         Карточкадагы сүзләр белән җөмләләр төзү. Модель ТИК –ТЭК –ТОУ (8мин.)

Рәт белән сүзләр бирелгән. ( 3 рәт. Һәрберсендә өчәр сүз).

Һәр укучы бер рәттә булган 3 сүз белән 3 җөмлә төзи. ( 3-5 мин.)

Җөмләләрне партнерлар түгәрәк буенча укыйлар.( һәрберсенә 30 сек.)

Сорау – шатлык – ничә

Партнер – җавап – укытучы

Белем – кызыксыну – ярдәм

Укытучы: 1 өстәл, укытучыга якын булган 2 нче партнер үзенең җөмләләрен укый.

  1.         Модель ЭЙ АР ГАЙД ( 3 мин.)

Сорау: Саннар язуда ничек белдерелә?

Җавпларыгызны битләргә языгыз.

Экраннардагы текстны укыйбыз. Җавапларыгыз үзгәрмәдеме?

3 өстәлнең 3 нче партнеры җавап бирә.

  1.         Өйгә эшләрне тикшерү. ТАЙМД РАУНД РОБИН (5 мин.)

Укытучы:

Сез өйдә саннар кергән мәкаль һәм әйтемнәр табып килергә тиеш идегез. РАУНД РОБИН үткәрәбез. Һәр укучының 30 секунд вакыты бар. 30 секундтан соң сез кәгазегезне сәгать угы уңаена булган партнерыгызга бирәсез. 3 нче номерлы партнер башлый. Сез әзерме? Сезгә 30 секунд. 4 нче номерлы партнер – сиңа 30 секунд. 1 нченомерлы партнер -30 секунд. 2 нче номерлы партнер- 30 секунд. Эшне тәмамладык. Бик зур рәхмәт.

Хәзер инде сезнең өйдә нинди мәкаль һәм әйтемнәр тапканыгызны минем дә ишетәсем килә. 2 нче өстәлдән 2 нче номерлы партнер җавап бирә. Минем 2 өстәлдән 4 нче номерлы укучыны да ишетәсем килә. Рәхмәт.

Укытучы: Рәхмәт, укучылар, сез бик яхшы эшләдегез.Саннар темасы буенча бик мәшәкатьле юл үттек. Киләчәктә бу белемнәрегезне дөрес файдаланырсыз дип ышанып калам.

Кулланылган әдәбият исемлеге:

  1.                   “Хикмәтле дә, бизәкле дә туган тел”, Ф.С.Сафиуллина , Г.Б.Ибраһимов, Казан, “Мәгариф” нәшрияты, 1998
  2.                   “Балаларга үгет – нәсыйхәт”, Габдрахман Кая һәм Ризаэддин Фәхреддин, “Дом печати” нәшрияты, 2012
  3.                   “Рус телендә белем бирүче мәктәптә татар балаларына ана телен укыту”,Н.В.Максимов, М.З.Хәмидуллина, Казан: “Мәгариф” нәшрияты, 2007
  4.                   “ Универсиаданы каршылап”, “Мәгариф” журналы, №4, 2013

У вас нет прав для создания комментариев.