Туган тел көненә багышланган кичә
Рейтинг:   / 15
ПлохоОтлично 

МБОУ «Большекульгинская ООШ» Рыбно Слободского муниципального района РТ

 

«Туган телем-иркә гөлем»

5-8 сыйныфлар өчен сыйныфтан тыш чара

 

Хөснетдинова Гөлназ Әгъмәлетдин кызы   Олы Кульга төп гомуми белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

                                 2014 ел

Тема: “Туган телем-иркә гөлем”.


Максат: туган телебезгә карата балаларда кызыксыну һәм мәхәббәт тәрбияләү; татар халык авыз иҗаты әсәрләрен белү күнекмәләрен тикшерү; бәйләнешле сөйләм телен үстерү.
Җиһазлау: аудиоязмалар, табышмаклар язылган карточкалар, мәкальне җыю өчен хәрефләр язылган карточкалар, тест үткәрү өчен ноутбуклар.

Хәерле көн хөрмәтле кунаклар,укытучыларыбыз, укучылар! Без бүгенге кичәбезне “Туган телем –иркә гөлем” дип атадык. “Теле юкның – иле юк”,- ди халык.   Ә безнең гөрләп чәчәк аткан Ватаныбыз,бөтен дөньяга билгеле булган татар телебез бар.Бүген сезнең каршыда төрле сәләткә ия булган укучыларыбыз татар телендә Ватаныбызны ,горур халкыбызны зурлыйлар,туган телебезгә ,үскән җиребезгә мәдхия җырлыйлар.

-Исәнмесез ,кадерле кунаклар!

Сезне үзебезнең бәйрәмчә бизәлгән сыйныфыбызда сәламләргә рөхсәт итегез.Сезгә корычтай нык сәламәтлек юлдаш булсын.Тормыш күгегезнең һәрвакыт чиста, тыныч булуын телибез.

Укытучы М. Гафуриның “Ана теле” шигырен укый.
Укытучы:
Үз ана телем – минем өчен матур, иң тәмле тел,
Үз телем- үз әйберем булган өчен ярата күңел.

Шул ана телем белән мин максудымны аңлатам.
Шул анам теле белән “бала” диләр анам-атам.

Шул тел аркылы гыйлем, уку-язуны өйрәнәм,
Шул тел аркылы укып, белеп, булырмын чын адәм.

Мин бала чактук “әти-әни” дидем шул тел белән.
Һәм дә әнкәм дә миңа “бәбкәм дигән шул тел белән.

Әле дә шул тел белән укыйм, язам һәм сөйләшәм,
Шул татар теле белән көйлим берәр көй көйләсәм.

Һәрвакыт шул тел белән язган матур китап укыйм,
Һәрвакыт шул тел белән тарих укыйм, хисап укыйм.

Без – татарлар, туган телебез-татар теле. Татар теле... тугач та, иң газиз кешеңнән ишетә башлаган, күп гасырлык тарихы булган, Каюм Насыйрилар, Тукайлар нигез салган, 7 миллион халык сөйләшкән, чит илләрдә дә өйрәнелә торган, бүгенге көндә җитлеккән, камилләшкән, теләсә нинди катлаулы фәнне өйрәтергә мөмкинлеге булган, иң-иң авыр кимсетүләргә дә түзгән, сынмаган-сыгылмаган, баш имәгән горур татар теле! Бүгенге кичәбезне сиңа багышлыйбыз.

Кемнәр генә сиңа сокланмаган һәм мактау җырламаган?Кемнәр генә синең ярдәмеңдә дөньяны танып белмәгән һәм үзенең уй-хисләрен башкаларга сөйләмәгән?

“Туган телем” шигырен тыңлагыз.

Үз телемдә шигырь укыйм,

Үз телемдә сөйли алам.

Туган җирем, туган илем,

Мин бит синнән илһам алам.

Хәтта кошның да туган теле бар,

Теле булганның гына иле бар.

Бабаларымның иң зур мирасы,

Чиксез галәмнең гүя моңы син.

Яшә мәңгегә

И, туган телем,

Былбыл моңыдай.

И, матур телем.

2 нче алып баручы:

Бәйрәмнәрдән бәйрәмнәргә күчеп

Җырлыйк әле, дуслар,җырлыйк, һай

Эшебез дә бәйрәм кебек булсын

Һәр көнебез булсын алсу май.

Ә хәзер, бергәләп, шагыйрьләребез иҗат иткән шигырьләрне тыңлап үтик.

1 бала :                     Тел кешене дус итә,

                                    Бер-берсенә беркетә.

                                   Бел ,балам син    рус телен

                                   Һәм онытма үз телең.  

2 бала:                         Татарча да яхшы бел,

                                       Русча да яхшы бел.

                                       Икесе дә безнең өчен

                                       Иң кирәкле, затлы тел.

3 бала:                       Без бит руслар-

                                    Сезнең якын дуслар.

                                   Өйрәнәбез татар телен,

                                   Яратабыз татар халкын.         

Беренче укучы. Кешенең бөтен тормышы тел белән бәйле. Туганнан алып, соңгы сулышына кадәр, тел һәм сүз – кешенең аерылгысыз юлдашы. Безнең туган телебез – татар теле, зур тарихлы, бай, җырлы, моңлы тел ул.

   Икенче укучы. Г. Гыйльманов “Мин татар малае”

                                   Чатнатып сөйләшәм

                                     Үз ана телемдә.

                                     Оялмыйм, курыкмыйм,

                                     Мин бит үз илемдә!

                                     Башымда – чигүле,

                                     Каюлы түбәтәй.

                                    Догалар укырга

                                     Өйрәтә дәү әтәй

                                   Тәүфыйклы булырга  

                                   Кирәген беләм мин.

                                   Чын татар малае

                                    Йөрәгем белән мин.

   Өченче укучы. Рафис Корбанов “Туган ил”

                         “Әткәм”, “әнкәм” сүзе белән

                         Ачылган телем минем.

                         Син бирдең миңа ышаныч

                         Кичкәндә белем илен.

                         Ата-бабамнар үткәнен

                         Белдем мин синең аша.

                         Башка телләрең эченә

                         Кердем мин синең аша.

   Дүртенче укучы. Тел, тел дибез, нәрсә соң ул тел? Тел – кешеләрнең аралашуы өчен бик әһәмиятле чара. Ул кеше тормышында гаять зур урын тота. Ул тормыш чыганагы, белем чишмәсе. Тел кешеләргә бер-берсе белән аралашырга, бер-берсен аңларга, бер-берсенең теләк-максатларын, уй-фикерләрен белергә ярдәм итә.

   Бишенче укучы. Туган тел төшенчәсенә зур мәгънә салынган. Ул Ватан, туган җир, ата-ана сүзләре белән бер үк дәрәҗәдә торучы бөек, изге һәм кадерле сүз. Ул телне шуңа күрә туган тел дип атыйлар да. Ул телгә баланы аның иң газиз, иң якын кешесе – әнисе өйрәтә, шул телдә аңа бишек җырларын җырлый, иркәли, юата.

   Алтынчы укучы.Туган тел һәркем өчен дә газиз бу сүз. Туган йортыбызның, туган авылыбызның, туган илебезнең кадерле булуын без иң элек туган тел аша тоябыз. Безне хыялланырга өйрәткән әкиятләребезне, тапкыр, җор телле булырга өйрәткән табышмак һәм мәкальләребезне, моңлы һәм хисле иткән җырларыбызны туган тел аша ишетәбез.

   Җиденче укучы. “Туган тел – иң татлы тел,

                                     Туган тел – иң тәмле тел.

                                     Тәмле дип, телең йотма,

                                     Туган телне онытма!” – дип язган

халык шагыйре Шәүкәт абый Галиев. Димәк, туган телебезне тырышып өйрәнергә кирәк.

   Сигезенче укучы. Равил Фәйзуллин “Туган тел турында”

             И кардәшем! Бер хаҗәтсез кайчак

             Телне шундый бозып сөлисең!

             Ил колагын хурлап, халкыңның

             Рухын рәнҗетәмен димисең.

             Мескенләнмә, бакый гомер килгән

              Тел байлыгын итмә кадерсез.

             Бер уйласаң, илаһи бит, изге –

             Кеше әйткән аваз, һәрбер сүз!

             Иренмә син, туган, туган телнең

             Асыл байлыкларын ачарга.

             Без ваемсыз булсак, чит-ят сүзләр

           Хәзинәңне әзер басарга!

             Күп телләрне белү – яхшы шөгыль,

             Туган телең үги калмаса.

             Җанын салып әйткән әткәң сүзен

             Синең аша балаң аңласа.

             Киләчәкнең башы – бүгенгедә.

             Нинди шатлык картлык көнеңдә,

             Оныкларың сиңа рәхмәт әйтсә,

              Матур итеп туган телендә.

Г.Тукайның “Кызыклы шәкерт” шигырен сәхнәләштереп күрсәтү.

Без –татарлар!

Татар исемен без

Горур йөртә торган бер халык.

Без-татарлар!

Шулай диеп белә

Безне бөтен дөнья илләре,

Без-татарлар!

Батыр халык дигән

Зур даныбыз әле сүнмәде.

Без- татарлар!

Шушы исем белән

Җирдә яшәү үзе бер бәхет.

Без-татарлар!

Яшибез без җирдә

Бар халыклар белән гөрләшеп.

Без татарлар:

Болгар татарлары,

Себер татарлары,

Нугай татарлары,

Типтәр татарлары,

Нократ татарлары,

Керәшен татарлары...

Тагын бик күп,бик күп татарлар.

Төрле исем йөртсәк тә без,

Төрле-төрле җирдә яшәсәк тә,

Тик бер генә Туган телебез,

Тик бер генә Туган илебез.

“Туган тел” җыры белән кичә тәмамлана.

У вас нет прав для создания комментариев.