4 сыйныф өчен татар теленнән дәрес эшкәртмәсе”Исемнəрне гомумилəштереп кабатлау”(сингапур технологиясе буенча)
Рейтинг:   / 3
ПлохоОтлично 
Локманова Лилия Фәрит кызы , Түбән Кама шәһәренең 25 нче гимназиянең 1 категорияле укытучысы 4 сыйныф өчен татар теленнән дәрес эшкәртмәсе”Исемнəрне гомумилəштереп кабатлау”(сингапур технологиясе буенча) МАКСАТ : 1) Исемнең грамматик категорияләрен ныгыту. 2) Логик фикерләү, уйлау сәләтен, уку активлыгын, мөстәкыйльлеген, диалогик, монологик сөйләмне үстерү. Күнегүләр ярдәмендә белемнәрне камилләштерү,дөрес җөмләләр төзү күнекмәләрен булдыру. 3) Укучыларның бер-берсенә карата хөрмәт хисләре,коллективизм сыйфатын тәрбияләү. ҖИҺАЗЛАУ: Техник чаралар: проектор ,интерактив такта,ноутбук. Таратма материал: битләр,маркерлар,каләмнәр,карточкалар. ДӘРЕС ТИБЫ : белем¬нәрне гомумиләштерү һәм системалаштыру, ягъни кабатлау-йомгаклау дәрес. МЕТОД ҺӘМ АЛЫМНАР: Практикум дәрес, биремнәр үтәү. КУЛЛАНЫЛГАН СТРУКТУРАЛАР : - МЭНЭДЖ МЭН, - КУИЗ-КУИЗ-ТРЕЙД, - ФОЛОУ ЗЕ ЛИДЕР, - ТИК - ТЭК – ТОУ, -КОНЭРС - СИНГЛ РАУНД РОБИН. Дәрес барышы: 1. Оештыру өлеше: 1)Укучыларда психологик уңай халәт тудыру.(слайд №1 тактада елмайган кояш нурларын сибеп тора) Исәнмесез,укучылар!Кәефләрегез ничек? Безнең бүгенге дәрескә ничек кояш елмайган,нурларын сибкән.Әйдәгез, бер-беребезгә елмаеп карык һәм хәерле эш сәгате телик! Хәерле көн миңа! Хәерле көн сиңа! Хәерле көн сезгә! Хәерле көн барыбызга! 2)Укучыларның дәрескә әзерлекләрен тикшерү. ХАЙ ФАЙВ структурасы ярдәмендә. 3) Дәрескә кирәкле әсбабларны барлау. 4) Дәрес максатын хәбәр итү. - Бүгенге дәрестә без сезнең белән төрле структуралар кулланып исем сүз төркемен кабатларбыз ,исем сүз төркеменең нәрсә белдерүен ,нәрсә белән төрләнүен искә төшереп китәрбез. 2. Актуальләштерү: - Өй эшенә сезгә исем сүз төркемнәренә караган сораулар әзерләп килергә кушылды.(Слайд № 2) - Сез хәзер КУИЗ-КУИЗ-ТРЕЙД (опроси-опроси-обменяйся)структурасы ярдәмендә бер – берегезнең белемнәрегезне тикшерерсез. -Битнең күренә торган өлешенә сез иң яхшы дип саналган соравыгызны язасыз,ә күренми торган өлешенә соравыгызга җавабы языла. - Моны эшләү өчен сезгә 2 минут вакыт бирелә. Вакыт башланды (Таймер куела) - вакыт бетте - Хәзер сез торасыз, кулыгызны күтәрәсез,якында булган иптәшегез янына барасыз һәм соравыгызны бирәсез,иптәшегез сорауга җавап бирергә тиеш. Иптәшегез сорауга җавап бирә алмаса сез аңа булышасыз. Дөрес җавап ишеткәннән соң иптәшегезне мактыйсыз һәм аның соравын тыңлап җавап бирәсез. Бергә кабатлыйбыз “Молодец, рәхмәт миңа синең белән эшләргә бик рәхәт булды” . Моннан соң сез карточкаларыгыз белән алмашырга тиеш буласыз. Элеге эшне сез 3 тапкыр кабатларга тиеш буласыз. - Барыбызда бастык,урындыкларны төзәттек.Парлар табабыз.Беренче булып үз соравын чәче озынрак булган укучы әйтә.Эш беткәч сез үз урыннарыгызга утырырга тиеш буласыз. - Эшли башладык . - Вакыт бетте, үз урыннарыгызга үтәсез һәм утырасыз. Молодцы. 3. Белем һәм күнекмәләрне ныгыту -ХАЙ ФАЙВ. Дәфтәрләрегезне аласыз,бүгенге числоны ясасыз,атна көнен язып куябыз ,сыйныф эше. 1.Текст өстендә эш.Слайд №3 Булат авылда яши.Аның апасы Зилә Казанда яши.Быел җәйге каникулда Булат Казанга кунака барды. Апасы аңа бөтен шәһәрне күрсәтте. Тексттан исемнәрне аерып язып алыгыз (30 секунд вакыт бирелә) Вакыт бетте. Ол Райт РАУНД структурасын кулланып балалар бер-берсенә укыйлар.Үзләрендә булмаган сүзләрне язып куялар.Кайсы өстәл 6 сүз язган?(7,8,9)Иң күп язган өстәл... өстәл,беренче номерлы укучы укый.Калганнар тикшереп ,тамга куеп баралар. Исемнәрне слайтта күрсәтү.Слайд №4 Булат,авылда,апасы,Зилә,Казанда,каникулда,Казанга,шәһәрне,кунакка. 2.Сорауларга җавап бирү.Слайд № 5 А)Ялгызлык исемнәрнең асларына сызыгыз.Ни өчен бу сүзләр ялгызлык исемнәр? Иң баш партнеры белән Релли Робин структурасы башкарыла.(работа в паре 1 минут)Слайд №6 Тикшерү.Беренче өстәл,икенче номерлы укучы аңлата. Булат,Зилә,Казан сүзләре. 4.Ял минуты. ФОЛОУ ЗЕ ЛИДЕР(следуем за лидером) структурасы. Слайд №7 - Без сезнең белән хәзер аз гына ял итеп алабыз.Моның өчен без ФОЛОУ ЗЕ ЛИДЕР следуем за лидером структурасын кулланабыз. Сез хәзер бер-берегез артыннан басасыз. Музыка уйный башлау белән беренче укучы ,ул лидер,нәрсә эшли сездә шуны эшләргә тиеш буласыз.Хәрәкәтләрне сыйныф буенча эшлибез. Музыка бетүгә лидер алышына .Беренче укучы артка барып баса. Хәзер инде икенче укучы лидер була,һәм шулай дәвам итәбез ,бар укучы да лидер булганчы. - Барыбызда бастык ,урындыкларны рәтләдек,бер-беребез артыннын бастык. Музыка башланды.(Музыканы туктатабыз һәм җибәрәбез). - Рәхмәт ,урыннарга утырабыз. - Алдагы эшне без конэрс структурасы ярдәмендә үтиячәкбез.(Слайд № 8) Һәрберегез алдында сүзтезмә язылган карточкалар ята.Сез күп нокталар урынына тиешле кушымчаны өстәгез ,сүзнең килешен билгеләп ,язып куегыз.Сайлаган почмакка килеп басыгыз,ни өчен бу почмакны сайлавыгызны дәлилләгез,аңлатыгыз. Берничә баладан җавап алына. - Алдагы эшне без ТИК - ТЭК – ТОУ(крестики нолики) структурасы ярдәмендә үтиячәкбез. - Моның өчен сезнең өсләлләрегездә карточкалар куелган . - Икенче номерлы партнер әлеге битләрне өстәлнең уртасына ,тәртип буенча 3*3 рәвешендә урнаштыра. 1.Сез хәзер сүзләрдән җөмләләр төзергә тиеш буласыз.Ләкин теләсә ничек түгел, яки горизонталь ,яки вертикаль,яки диагональ буенча. 2.Бирем мондый : тартымлы исемнәрне табып,аларның затын,санын билгеләгез.Сезгә моның өчен 3 минут вакыт бирелә. Вакыт башланды.(Таймер куела). - Вакытыгыз бетте.Хәзер сез СИНГЛ РАУНД РОБИН (однократный раунд робин) структурасы (слайд №9 ) ярдәменә командада бер-берегезгә чират буенча җөмләләрегезне укыйсыз,истә калдырырга тырышасыз, - Беренче булып дүртенче номерлы партнер үзенең беренче җөмләсен укый һәм шулай чылбыр буенча эшне дәвам итәбез. Аннары икенче җөмләне укыйсыз һәм өченче җөмләне. - Моның өчен сезгә 3 минут вакыт бирелә.вакыт китте (Таймер куела) - Молодцы, Минем ........ өстәлдәге ....... номерлы укучының җөмләсен ишетәсем килә. Җөмләләр дөрес төзелмәсә төзәтәсез (Берничә укучының җөмләләре укыла.) - Сез төзегән җөмләләрдә нинди тартымлы исемнәр бар?Минем 3 өстәлдәге укучыларның җавапларын ишетәсем килә. - Бу исем кайсы затка карый?(.... бу исем ..зат, ... санда). 5. Йомгаклау: Укучылар ,әйдәгез әле дәрескә нәтиҗәне инсайд-аутсайд секл структурасы ярдәмендә ясыйк.Аның өчен без ике түгәрәк ясыйбыз:эчке һәм тышкы түгәрәк.Мин сорау биргәч,башта эчке түгәрәк,аннары тышкы түгәрәк1 минут эчендә сорауга җавап бирә. Бүген үзенә дәреснең кызыклымы яисә авыр булуы турында сөйли.Һәр өстәлдән1-2 укучыдан сорау. 6.Өй эше бирү: Көндәлекләрне алабыз һәм өй эшен язып куябыз.(слайд № 10) 1.Матур әдәбият әсәреннән ялгызлык исемнәре кергән 3 җөмлә язып килергә. 2. “Исем” темасына башваткыч төзергә. 2) Билгеләр кую. Дәрес бетте ,чыгарга момкин.Саубулыгыз.

У вас нет прав для создания комментариев.