Туган җирем - Татарстан
Рейтинг:   / 4
ПлохоОтлично 
 

 

 

 

 

“Туган җирем – Татарстан” темасы буенча сөйләм телен үстерү дәресе.

6 нчы сыйныф, рус төркеме.

                     

 

 

 

Татарстан

Казан шәһәре Мәскәү районы

 94нче гимназиянең

1 квалификацион категорияле

татар теле һәм әдәбияты укытучысы

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Тема: Туган җирем - Татарстан 

Дәрес тибы: Сөйләм телен үстерү дәресе

Максат:

1. Өйрәнелгән сүзләрне, сүзтезмәләрне кабатлау, аларны куллану күнекмәләрен  үстерү, Татарстан  турында өйрәнелгән материалны йомгаклап кабатлау, үзләштерүне барлау.“Татарстан” текстын аңлауны барлау,  сорау бирә белү һәм сөйли белү күнекмәләрен камилләштерү.

2. Укучыларның диалогик, монологик, сөйләм телен , ишетеп аңлау күнекмәләрен үстерү.

3. Татар халкының тарихына кызыксыну уяту, хөрмәт тәрбияләү, шул гадәтләр аша итәгатьлелек, бер – береңне хөрмәт итү кебек сыйфатлар тәрбияләү, татар телен өйрәнүгә кызыксынуны үстерү

Җиһазлау:

1.  Дәреслек. Татарский яык.6 класс: учебник для образовательных организаций основного общего образования с обучением на русском языке(для изучающих татарский язык)\ Р.З.Хайдарова, З.Р. Назипова. – Казань: Татармультфильм, 2014-160 с: ил. –(Татар теле).

2. Методик ярдәмлек. Рус телендә төп гомуми белем бирү оешмаларында татар теле укыту. 6 нчы сыйныф. Укытучылар өчен мктод. Кулланма \Р.З. Хәйдарова, Г.М. Әхмәтҗанова – Казан: “ Татармульфильм”нәшр., 2014.

3. Компьютер, дәрескә әзерләнгән презентацион материал.

Дәрес барышы:

I. Оештыру. Уңай психологик халәт тудыру.

Укытучы. Исәнмесез, хәерле көн, укучылар! Кәефләрегез ничек? Әйдәгез бер- беребезгә карап елмаеп алыйк. Бүген искиткеч матур язгы  көн. Сез дә бүген бигрәк матур. Ак төс сезгә бик килешә.

II. Белемнәрне актуальләштерү:

Укытучы. Укучылар, дәресебезне Г. Зайнашеваның “ Туган ягым – Татарстан!” шигыре белән башлап җибәрәбез. Сез игътибар белән тыңлагыз. Бу шигырь нәрсә турында?

Аудиязмада  Ф. Галимуллин башкаруында  шигырь тыңлау.

Дәрес максаты белән таныштыру.

Сез ничек уйлыйсыз, без бүген нинди тема буенча сөйләшербез икән.  

Дөрес әйтәсез, без Татарстан турында сөйләшүне бүген дә дәвам итәбез.

Укучылар, шигырьдә төп сүзләр нинди?

Идел – Татарстан – Идел –Казан – Халык -  Җырлар – Мин бәхетле.

Әйдәгез, бу шигырнең төп сүзләре безнен өчен план булсын.

III. Дәрес материалы буенча эш.

1.Татарстан турында өйрәнгәннәрне кабатлап, ныгытып китү.

 

Диалогик  сөйләм  үстерү.

Карта янында.  2 укучы Татарстан картасы янында сөйләшә.

Фотокүргәзмә.

Безнең Женя фотога төшерегә ярата. Аның бүген фотокүргәзмәсе. Карыйбыз. Сораулар бирәбез.

 

Монологик  сөйләм  үстерү

Укучылар, безнең мәктәптә сез немец телен өйрәнәсез. Күп укучылар Германиягә, Австриягә кунакка бара. Мәктәптән соң укырга керә.

Представим себе. 1 укучы Германиягә барган. Анда немец дусларыбызга Татарстан турында сөйли.

 Сораулар бирәбез.

Физкулминутка. Ял итү.

В. Фаттахова “ Туган як” Җырны бергә җырлау.

Казан турында сөйләшү.

Укучылар кая гына барсак та, без һәрвакыт туган җиребезгә кайтабыз. Безнең туган шәһәребез нинди? (Казан) Димәк, без Казанга кайтабыз.Казан турында без нәрсәләр беләбез соң? Бүген бездә кунакта журналист бар. Ул сезгә сораулар бирәчәк.

Милләтләр турында сөйләшү

     

IY.Йомгаклау.

1. Нәтиҗә ясау

- Бүген без Татарстан турында булган белемнәребезне кабатладык һәм монологик сөйләмгә чыктык. Хәзер һәрберебез Татарстан турында сөйли ала белә

2. Билге кую.

Үзбәя. Укучылар, сез бүген бик яхшы эшләдегез. Хәзер бәяләү карточкалары белән үзегезне бәяләгез. Кем үзен бик яхшы дип бәяли, яшел карточкасын күтәрә. Кем яхшы ди – сары. Кем мин дәрестә начар эшләдем ди –кызыл.

3. Өй эше бирү:

А. 105нче бит, 7нче күнегү (Язарга)

Б. 110нчы бит, 1нче күнегү. Телдән

В. 110нчы бит, 4 нче күнегү. (Язарга)

4. Хушлашу

-Бик зур рәхмәтсезгә, балалар. Дәрес тәмам.Сау булыгыз.    Дәресемне Салават Фәтхетдиновның “ Мин яратам сине, Татарстан!” клибы белән тәмамлыйсым килә.  

Кушымта .

Спроси у друга:

-           какие города есть в Татарстане;

-           в каком городе он живёт.

Спроси у знакомого:

-           разговаривает ли он на татарском языке;

-           на какой улице он живет.

Текстны  тәрҗемә ит.

Татарстан – туган җирем. Ул – бай һәм зур республика. Татарстанның иң зур байлыгы – аның халкы. Татарстанда татар, рус, чуваш, удмурд һәм башка милләтләр дус-тату яшиләр.

Сорауларга җавап бир.

 1. Татарстанда ничә дәүләт теле бар?

 2. Сез мәктәптә нинди телләр өйрәнәсез?

Предложи другу:

-         поехать в Казань в аквапарк;

-         спеть песню на татарском языке.

Спроси у друга:

-           знает ли он ангийский язык;

-           знает ли он хорошо о Татарстане.

Как скажете, что:

-         вы в школе изучаете два государственных языка;

-         Татарстан – самая большая и богатая Республика.

Попроси маму привезти с поездки:

-         красивые открытки

-         мягкую игрушку

-         цветастую футболку.

 

Что ты скажешь в следующих ситуациях?

1. Ты собираешься на Сабантуй. Твоя подруга не хочет идти. Убеди её, что на празднике будет весело.

 Предложи другу спеть песню на татарском языке.

Сиңа берничә тел белү ошыймы?  Кечкенә хикәя сөйлә.

Уговорите  друга сходить  в театр.

Татарчага тәрҗемә итегез.

В нашем городе много театров.

Мы сегодня всем классом идем в театр.

На уроке мы говорили о спектакле.

 

Сорауларга җавап бир.

-         Синең туган телең нинди тел?

-         Син нинди телләрдә сөйләшәсең?

-         Син татарча яхшы беләсеңме?

Узнай у друга:

-         По-татарски ли он будет петь на концерте?

Сделай комплимент однокласснику, который очень красиво спел песню на татарском языке.

 

У вас нет прав для создания комментариев.