Тезүче һәм ияртүче теркәгечләр
Рейтинг:   / 5
ПлохоОтлично 
Татарстан Республикасы Әлмәт шәһәре муниципаль автономияле белем бирү учреждениесе “ 5нче номерлы гимназия”
" Тезүче һәм ияртүче теркәгечләр " темасына 7 нче сыйныфның рус төркеме өчен татар теленнән дәрес планы
Автор: Зарипова Зөлфия Мөбәрәкҗан кызы, 1 кв. категорияле татар теле укытучысы
2015 нче ел
Дәрес темасы: Тезүче һәм ияртүче теркәгечләр Максатлар: 1.Тезүче һәм ияртүче теркәгечләр белән таныштыру; билгеле үткән заман хикәя фигыльләрне кабатлау 2. Логик фикер йөртүне үстерү; тезүче һәм ияртүче теркәгечләрне сөйләмдә активлаштыру 3.Укучыларны иҗади сөйләшүгә тарту; татар телен өйрәнүгә кызыксынуларын арттыру, укучыларда табигатькә карата сакчыл караш , экологик культура тәрбияләү, үзеңнең табигатьтәге гамәлеңә, мөнәсәбәтеңә һәрвакыт бәя бирергә өйрәнү. Җиһазлау: мультимедия проекторы, презентация, индивидуаль карточкалар, дәреслек,Р.З.Хәйдәрова Кулланылган структуралар: КОНТИНИУС РАУНД РОБИН, РЕЛЛИ РОБИН, ФИНК-РАЙТ-РАУНД-РОБИН Дәрес этаплары (эчтәлеге) I Оештыру моменты: Укучыларның дәрескә әзерлеген тикшерү. Укытучы өчен максат: балаларда яхшы кәеф, эшлисе килү халәте тудыру. Моның өчен укучылар белән әңгәмә үткәрү. Укучылар өчен максат: дәрескә игътибар булдыру. − Хәерле иртә, балалар! − Кәефләрегез әйбәтме? “Көнне яхшы сүз белән башласаң, бөтен көнең яхшы үтәр”, - диләр. Әйдәгез әле, бер -беребезне яңа көн белән котлыйк. - Хәлләрегез ничек? - Рәхмәт, яхшы. - Ә, сезнең хәлләрегез ничек? - Рәхмәт, әйбәт. II. Белемнәрне актуальләштерү Укытучы өчен максат: фигыльләрне кабатлау өстендә эшләү. Укучы өчен максат: фигыльләрне кабатлау, дөрес куллану күнекмәләрен камилләштерү. Күрсәтмәлелек:1.Биремле карточкалар. 2.Слайдлар 2. Сүзлек диктанты. - Укучылар, бүген безнең татар теле дәресе, узган дәрестә “Син –табиать баласы» хикәясен укыган идек. Хәзер шул хикәядәге сүзләрне искә төшерербез. Дәфтәрләрегезне ачыгыз, бүгенге числоны языгыз. Сүзлек диктанты. Мин сүзләр әйтәм, ә сез эш-хәрәкәтне белдергән сүзләрне генә языгыз. Алар ничек атала? (Фиг-р). а)Табигать, эшли, кояш, үстерә, саклый, агач, ята, урман, яши, кайгыра, елга, агулана,үсемлекләр,көрәшә, менә, яхшы, бара, көн, йөри. б)Язган фигыльләрне билгеле үткән заманга куеп, сез КОНТИНИУС РАУНД РОБИН (продолжительный раунд робин) структурасы ярдәменә бер-берегезгә чират буенча сүзләрне укыйсыз һәм тәрҗемәсен әйтәсез. - Какие аффиксы мы прибавляем, когда говорим о действиях, которые уже произошли? - Сказать о действиях, которые уже произошли, помогают аффиксы -ды, -де, -ты, -те, которые присоединяются к начальной форме: үстерде, саклады. - Как называется эта форма на татарском языке? - Билгеле үткән заман хикәя фигыль. 3. Белемнәрне актуальләштерү 1) - Хәзер укучылар, без табигать турында сөйләшүне дәвам итәбез. а) Текстан чыгып, 1нче төркемгә табигатькә сак караучыларны мактарга, 2 нче төркемгә начарлык эшләүчеләргә киңәшләр бирергә. а) индивидуаль төзиләр; б) “РЕЛЛИ РОБИН” (ике укучы чиратлашып җавап бирәләр) структурасы белән тикшерү III. Яңа теманы аңлатуга әзерлек. Укытучы өчен максат: Укучыларны иҗади сөйләшүгә тарту. Укучылар өчен максат: үзеңне табигатьтәге гамәлеңә, мөнәсәбәтеңә һәрвакыт бәя бирергә өйрәнү. 4.Яңа теманы аңлатуга әзерлек. 1.Сорауларга җавап бирү.(Укучыларга биремле карточкалар таратыла, 4 төркем,4 әр укучы) Сораулар:(слайд 2) 1.Урманда ни өчен шешә ватарга(разбивать) ярамый? 2. Син табигатьне ни өчен яратасың? 3.Ял иткән урынны нинди хәлдә калдырырга ярамый? 4.Урман шавы, кошлар сайравы, чишмә чыңлавы күңелгә нәрсә бирә? 5. Ни өчен табигатьне сакларга кирәк? 6.Ни өчен җилле көндә урманда учак ягарга ярамый? ФИНК-РАЙТ-РАУНД-РОБИН-“уйла-язып куй,төркемдә фикер алыш” (Җавапларны башта язалар, төркемдә фикер алышып, укытучы сораган укучы җавап бирә) IV. Яңа теманы аңлату. Яңа тема аңлатуга максат: Укытучы өчен максат: Тезүче һәм ияртүче теркәгечләр белән таныштыру; Укучылар өчен максат: Тезүче һәм ияртүче теркәгечләрне аңлап, куллана белүләренә ирешү; актив сөйләмгә кертү; 5. Яңа тема аңлату. 1. Проблемалы сорау кую. “Җилле көндә урманда учак ягарга ярамый,чөнки янгын чыгарга мөмкин.” –җөмләсе ничә гади җөмләдән тора?(Сколько простых предложений,чем они связаны между собой?) - Союзом чөнки (кисәкчә слайд 1) 2. Кисәкчәләрне (слайд 3 - 5 ) аңлату. Теркәгечләр Тезүче Ияртүче (сочинительные) (подчинительные) Тезүче теркәгечләр  Җыючы (собирательные): һәм, да,дә,та,тә,тагын(снова)  Каршы куючы (противительные): ләкин, ә,тик (лишь), әмма  Бүлүче (разделительные): я, яки, яисә Ияртүче теркәгечләр: Чөнки, әгәр, аеруча, ягъни, шуңа күрә (потому что, если,особенно, поэтому) V. Ныгыту Укытучы өчен максат: яңа теманы үзләштерүдә активлыкка һәм мөстәкыйльлеккә юнәлтү. Укучы өчен максат: яңа үзләштерелгән белемнәрне мөстәкыйль рәвештә сөйләмдә куллана белергә өйрәтү Метод: Сорауларга җавап бирү. Дилог төзү Ситуатив күнегүләр. V. Белем-күнекмәләрне ныгыту.(слайд 6) 1.Дәреслектәге 113нче биттәге 2 нче күнегүне эшләү. Җөмләләрне укырга,теркәгечләрне табарга, төркемнәрен һәм төркемчәләрен әйтергә. КОНТИНИУС РАУНД РОБИН (продолжительный раунд робин) структурасы ярдәмендә тикшерү. 2.Теркәгечләр кулланып диалог төзү, кара-каршы сөйләшү. 3.Мөстәкыйль эш.Биремле карточкалар тарату: җөмләләрне киңәйтеп язарга,теркәгечләр кулланырга. 3 вариантта: (слайд 7) 1в. Без барабыз. 2 в.Без җыймадык. 3.в.Без көрәшик.( Язган җөмләләрне укып тикшерү, хаталарын төзәтү.) 4.Уен “Җөмләнең ахырын әйт” (Слайд8 ) а) Без - табигать балалары, шуңа күрә ... . б) Табигать бай, ләкин ... . в) Кеше кирәк әйберләрне табигатьтән ала, шуңа күрә ... . г) Табигатьне сакларга кирәк, чөнки ... . д) Әгәр табигатьне сакламасак, ... . е) Табигатьне пычратучылар белән көрәшик, чөнки ... . 5. Ситуатив күнегү - Экранга карагыз һәм ситуатив күнегүләргә җавап бирегез.(слайд 9): 1.Как скажешь о том,что: - нельзя зажигать костёр в лесу в ветреный день; -после отдыха в лесу нельзя за собой оставлять мусор; - нельзя ломать деревья; -нельзя загрязнять воду разными ядовитыми веществами? (укучыларның җавапларын тыңлау,хаталарын төзәтү) VI. Өй эше бирү. Укытучы өчен максат: яңа материалны ныгыту, үзләштерү. Укучылар өчен максат: яңа структураны мөстәкыйль куллана, аера белү. 6. Өй эше бирү. (слайд 10) Өй эше бирү моментының төп максаты –Тезүче һәм ияртүче теркәгечләрне аңлап, куллана белү, укучыларның иҗади күзаллау күнекмәләрен үстерүне,сүзлек белән эшләү күнекмәләрен ныгытуны күз алдында тоту. 1 вариант. Дәреслектәге 114 нче бит, № 3,тиешле теркәгечләрне куеп яз. 2 вариант. Тезүче һәм ияртүче теркәгечләр белән “Табигатьне саклау”темасына кечкенә хикәя язарга. 7. Йомгаклау. Укучыларның дәрестә эшчәнлеген бәяләү. (слайд 11) Табигать күренешләре. Дәрестә актив катнашкан, тактада эшләгән укучыларга һәм мөстәкыйль эшләр өчен билгеләр кую. - Балалар, кем әйтә ала, без бүген нәрсә белдек? - Бүген алган белемнәрегезне киләчәктә дөрес кулланырсыз дип ышанып калам. Сау булыгыз!

У вас нет прав для создания комментариев.