2 нче сыйныфта татар теле дәресенә план-конспект
Рейтинг:   / 6
ПлохоОтлично 
 

МАОУ « Гимназия №5» г.Альметьевск

2 НЧЕ СЫЙНЫФНЫҢ РУС ТӨРКЕМЕ ӨЧЕН ТАТАР ТЕЛЕННӘН ДӘРЕС ЭШКӘРТМӘСЕ

Мулюкова Римма Ильсуровна

 I категорияле татар теле

һәм әдәбияты укытучысы

 

 

 

 

 

 

 

 

2015 нче ел

 

 

 

 

2 НЧЕ СЫЙНЫФНЫҢ РУС ТӨРКЕМЕ ӨЧЕН ТАТАР ТЕЛЕННӘН ДӘРЕС ЭШКӘРТМӘСЕ

Мулюкова Римма Ильсуровна, ,учитель татарского языка и литературы

МАОУ“ Гимназия №5” г.Альметьевск

Тема: “ Киемнәр” темасын гомумиләштереп  кабатлау.

Максат:

  1.      “Киемнәр” темасына караган сүзләрне кулланып бәйләнешле сөйли белү; мактау,матур сүзләр әйтә белү,рәсемнәр буенча диалог төзи белү;
  2.      Ситуатив биремнәрдә үз фикереңне әйтә белү күнекмәләрен үстерү;    
  3.      Дөрес киенә белү кагыйдәләре турында сөйләшү;
  4.      Төрле эш алымнары,уен элементлары аша татар телен  өйрәнүгә кызыксыну уяту,укучыларның танып-белү активлыгын   үстерү өчен шартлар тудыру.
    1.      – Укучылар,бик яхшы җавап бирдегез.Хәзер икенче биремгә күчәбез.

Җиһазлау:  төсле кием рәсемнәре,интерактив такта  ,тест ,курчак киемнәре.   

Кулланылган структуралар:          Джот тотс , Микс – фриз – груп  ,Таймд- пэа-шэа                                                                                  

 Дәрес барышы:                                                            

I.Оештыру өлеше.                                                       

1.Исәнләшү.       

Укучыларның хәлләрен сорашу.Дәрескә әзерлекләрен тикшерү.

II.Актуальләштерү.

Фонетик күнегү.                                      

- Балалар, [ а] ,[ ао] һәм[ ә]авазы кергән иҗекләрне укып чыгабыз.

-хор белән;

- аерым-аерым ( берничә укучы)

-Хәзер, балалар, [ а] һәм[ ә]авазы кергән сүзләрне укып чыгабыз.(укыйлар)

Күлмәк

Матур

Итәк

Сатучы

Башлык

- Бик яхшы. Әйдәгез.бу сүзләрнең русча тәрҗемәләрен искә төшерик. Укучылар,бу сүзләр белән матур җөмләләр уйлап карагыз әле.

(Апа матур күлмәк кия.  Минем әнием сатучы.һ.б.)

- Бик яхшы. Хәзер ,балалар дәресебезне дәвам итәбез.

2. Теманы искә төшерү.

- Укучылар,без сезнең белән нинди тема өйрәнәбез?( Киемнәр.)

- Дөрес. Киемнәр сүзе русчага ничек тәрҗемә ителә?

- Бүген без сезнең белән киемнәр кибетенә барабыз,матур киемнәр сатып алабыз. Кибет ачылганчы,без өйрәнгән сүзләрне,сорауларны кабатлап китик.

1.  Киемнәр.

- Сез нинди киемнәр беләсез? Джот тотс ( өстәл саен 16 бит кәгазь куела, һәр укучы 4әрне санап ала). Кием  темасына кагылышлы сүзләр язасы. Команда белән эш, язган сүзне командадагы иптәшләрегезгә әйтә барасыз.

әйе,юк ,түгел сүзләре белән җаваплар бирү.

(киемнәр рәсеме күрсәтеп,укучыларга сораулар бирелә)

- Бу нәрсә?

- Бу- күлмәк.

- Бу күлмәкме?

- Әйе,бу күлмәк.

- Бу чалбармы?

- Юк,бу чалбар түгел.

- Бу нәрсә?

-Бу күлмәк.

Уен “ Нинди рәсем юк?”

- лар,ләр.- бу нинди кушымчалар

- Дөрес,укучылар.Әйдәгез,бу кушымчаларны кулланып,киемнәрне күплек санда әйтик.

4. Өченче бирем.Бу бирем ничә? дип атала. Русча ничек була?

                 - Әйдәгез әле,балалар, бу саннарны әйтеп чыгыйк.Микс – фриз – груп  структурасы ярдәмендә.

-Укучылар, без хәзер барыбыз да бер әйләнә ясап басабыз. Музыка кушыла, сез шул музыкага бии-бии әйләнәсез. Музыка туктагач, сез бер урында басып каласыз. Шуннан соң мин сезгә сорау бирәм, сез шул сорауның җавабын миңа укучылар саны ярдәмендә күрсәтерсез.

Музыкага  йөриләр. Музыка туктый. Сорау бирелә.

-Бүген ничә дәрес?

- Төркемдә ничә малай?(кыз) ?

- Безнең мәктәпнең номеры нинди?

- “ Брюки” сүзе тәрҗемәсендә ничә хәреф?

-Бик яхшы. Утырабыз.

- Рәсемнәргә карап җавап бирәбез.

- Ничә күлмәк?

- Ничә майка?

- Ничә итәк?һ.б.

5. Дүртенче бирем. Нишли? соравы.Русча ничек була?

- “Одевает,вяжет,шьет” сүзләрен кабатлыйк әле.Тәрҗемәсе ничек?

- Бик дөрес. Ә хәзер бу сүзләр белән диалог төзибез.Таймд- пэа-шэа структурасын кулланып дилоглар төзиләр.

6.- Бик яхшы. Укучылар,без бар биремнәрне дөрес итеп эшләдек. Менә кибетебез ачыла. Кибеттә үзеңне ничек тотарга кирәк?.(Не кричать. Красиво, вежливо спросить.  Поблагодарить.)

 - Дөрес,укучылар. Әйдәгез,кибетне ачабыз. ( Кибет уены башлана.Кибеттә курчаклар өчен тегелгән,бәйләнгән киемнәр эленгән.)

Һәр укучы үзенә ошаганын сайлап ала. Сатучы сайлана. Әңгәмә корыла. Мәсәлән:

-         Исәнмесез!

-          Исәнме,Таня! Сиңа нәрсә кирәк?

-         Миңа итәк бирегез әле!

-         Нинди итәк?

-         Зәңгәр итәк.

-         Ничә сум?

-         5 сум.

-         Мә ,ал.

-         Рәхмәт.Сау булыгыз!

-         Сау бул,Таня!һ.б.

-         Бик яхшы. Укучылар,сез барыгыз да киемнәр сатып алдыгыз.Ә хәзер әйтегез,нәрсә алдыгыз һәм ул нинди?( Бу- күлмәк.Күлмәк  матур, кызыл. Һ.б.)

-          Бик яхшы,балалар. Экранга карагыз әле,нинди сүз качкан?

Е=ә

-          ( Кроссвордлар, ребуслар чишү)

к

Т  10

П=н

 

И=ә              , к

Күл


 


III.Йомгаклау.

- Балалар,бүген дәрестә без нәрсә турында сөйләштек?( Киемнәр)

- Дөрес. Без дәрестә өйрәнгән сүзләрне,кагыйдәләрне искә төшердек.

-Бик яхшы эшләдегез,җавапларны дөрес бирдегез.

Үзбәя.

   2.  Өй эше бирү.

 1)  ничә?соравы белән 3 сорау җөмлә язарга.

2) “ Кием” темасына 3 җөмлә төзеп язарга.

3.Билгеләр кую.Күп,дөрес җавап биргән укучыларны мактау. Башкаларына дәрестә активрак булырга кушу.Кайбер җаваплары өчен аларны да мактау.

                                                                             

У вас нет прав для создания комментариев.