Син – әдәпле бала
Рейтинг:   / 6
ПлохоОтлично 

“Буа муниципаль районы Зур Фролово төп гомуми белем мәктәбе”

муниципаль бюджет гомуми белем учреждениясе

 

 

 

 

 

 

 

Син – әдәпле бала

 

 

 

 

 

 

 

                                                                                          Эшне башкарды татар теле

                                                                                         һәм әдәбияты укытучысы

                                                                             Исмәгыйлева Гөлнара Таһир кызы

2015

Дәреснең технологик картасы

Тема:

Син – әдәпле бала

Дәреснең  тибы:

Лексик-грамматик күнекмәләр камилләштерү

Дәреснең төп

 максатлары:

 “Әдәп  башы – матур гадәт” темасы буенча алган белемнәрне системалаштыру.

Төрле формалар кулланып, татар телендә эзлекле җөмләләр төзергә, аралашырга  өйрәтүне дәвам итү.

Татар телен яхшы өйрәнү теләге формалаштыру,

диалогик һәм монологик сөйләм үстерү.

Дәреснең бурычлары:

телгә өйрәтү шартларын тормышта телне куллану шартларына якынлаштыру;

аралашу һәм танып белү чарасы булган телне аңлы үзләштерүгә ирешү;
коммуникатив сөйләм осталыгы һәм иҗади сәләт арасында бәйләнеш булдыру;
укучыларның образлы, логик фикерләвен үстерү, аларда аралашу культурасы күнекмәләре булдыру.

Теманың төп

 кагыйдәләре

 

Тәрбиясез һәм әдәпсез балаларга ялгышларын аңлату, киңәшләр бирү; әдәпле сөйләм сүзләре

Планлаштырылган нәтиҗәләр:

 -  шәхси

 -  предмет

 -  метапредмет

 

      Шәхескә кагылышлы УУГ

осознать практическую значимость материала, ценность совместной деятельности; развитие позитивной учебной мотивации.

      Предмет нәтиҗәсе

төрле әдәпле сөйләм формаларын истә тоту һәм җөмләләр төзегәндә аларны дөрес куллану

       Метапредмет нәтиҗәсе

төрле фикерләрне чагыштырып нәтиҗә ясый белү,

      Танып-белү УУГ

үзлектән эшләргә омтылу, хаталарын табып, өйрәнеләгән

 материал аша төзәтә белү

       Регулятив УУГ

 дәрескә куелган бурычларны, укытучы һәм классташлар куйган

 билгене кабул итү.

       Коммуникатив УУГ

диалогта, аралашуда  актив катнашу, темага карата сораулар бирә

 һәм иптәшеңнең сөйләмен тыңлый белү.

Дәресне үткәрү урыны

Класс

Дәрес барышында

 үтәлергә тиеш булган

 кагыйдәләр

Игътибарлы булу, тыңлый белү, башкаларның фикерләрен хөрмәт итү.

Укучыларның белемнәрен бәяләү төрләре

Ситуатив биремнәр, сорауларга җавап

Башка фәннәр белән бәйләнеш

Рус теле

Эш төрләре

фронталь,  парларда, төркемнәрдә, үзлектән эшләү

Кулланылган ресурслар:

- әдәбият;

-дидактик материаллар

- презентация.

Р.Р.Нигъмәтуллина “Татарча да яхшы бел”,

 Тестлар, ситуатив биремнәр.

Дәрес планы:

                                                 Дәрес барышы.

Ориентлашу –мотивлашу этабы.

1. Уңай психологик халәт тудыру.

Исәнмесез, балалар!

 Матур булсын көнебез!

Көләч булсын йөзебез!

Булыйк һәрчак әдәпле,

Отыйк матур гадәтне

Дөрес, матур утырыйк,

Дәрестә җавап бирик.

    Яныгыздагы иптәшегезгә Кояшлы көн теләгез. - Көннәр кояшлы булсын! Каршыдагы иптәшегезгә хәерле көн теләгез.

- Көнебез хәерле булсын!

-Укучылар бер-беребезгә елмаешып алыйк. - Килгән кунакларга карап та елмаеп, исәнләшеп алыйк әле. Дәресебезне күтәренке кәеф белән башлап җибәрик.

Белемнәрен актуальләштерү.

Укытучы.  Әдәплелек, “Яхшы сүз” турында нинди мәкальләр беләсез? Әйдәгез, ярышып алыйк. Һәр өстәл 1әр мәкаль әйтә бара?

Укытучы.Укучылар! Бик күп мәкальләр тапкансыз, рәхмәт.

Уку мәсьәләсен кую.

У         Укучылар, сез нинди тылсымлы сүзләр  беләсез?

-  У        Тылсымлы сүзләр әйтү - игътибарлылык билгесе, әдәплелек билгесе.

  Хәзер видео карап үтәрбез. Аңа кадәр берничә сорауга җавап язарга туры килер.

Эй АР ГАЙД ның нәрсә икәнен беләбез. Беренче баганага “+” яки “минуслар” куябыз.Сезгә 30 секунд вакыт бирелә.

Кадәр         (до)

                   Раслаулар (Утверждения)

Соңрак

(после)

 

Кеше күргәндә әдәпле булырга

 
 

Чыгу юлын табарга була

 
 

Әдәпле кеше бөтен җирдә әдәпле булырга тиеш

 

                   У.  Видео карыйк Аннан малайга характеристика бирербез. (Илфат «Бүтәннәр күрмәсә дә» шигырен сөйли)

    У.  Укучылар, әйтегез әле, бу малай нинди?

   Б. Әдәпле, тәртипле, акыллы, игътибарлы.

   У.  Бу бала монда булса “Син әдәпле бала” дияр идек. Дәресебезнең темасы “Син – әдәпле бала” дип атала. Димәк, бүгенге дәрестә сүз нәрсә турында барачак? (Әдәплелек турында) Бу сүзләрнең мәгънәләрен карап үтик.

Әдәп – вежливость, учтивость, благовоспитанность, приличие. Әдәпле  –  вежливый, учтивый, этичный, с хорошими манерами. Әдәпле булу  –   быть  вежливым,  вести  себя прилично, поступать учтиво, деликатно.

 Әдәпле, чын  тәрбияле  баланың тик торырга  вакыты калмый. Чөнки аның һәр эше алдан планлаштырылган. Ул режим белән яши: иртән тора,  зарядка ясый, юына, пөхтә итеп киенә, мәктәпкә дә соңга калмый. Хәзер сезнең белән җөмләләр төзербез. Һәркайсыгызның өстәлләрендә сүзләр бар. Бу сүзләрне бутыйбыз. 3 әр итеп, 3 рәткә төзәбез. 3 әр сүз кулланып, җөмлә төзибез. Сүзләрне вертикаль, горизонталь яки диагональ рәвештә алабыз. (Сезгә уйлар өчен 30 секунд вакыт бирелә)

ТИК –ТЭК –ТОУ (составляем предложения, используя три слова, расположенных в любом ряду по вертикали, горизонтали и диагонали)

   Тырыш, юмарт, тыйнак, шат күңелле, намуслы, ярдәмчел, гадел, акыллы, тәрбияле

  1. Дәреслек белән  эш. (Слайдтан күрсәтү)

6 нчы күнегү, 29 нчы бит (дәфтәрләргә яздыру) 1 мин 30 сек Хор белән “комачаулый сүзен әйтү.

Беркем дә комачауламый. – Никто не мешает.

Бернәрсә дә комачауламый. – Ничто не мешает.

Беркемгә дә комачауламый. – Никому не мешает.

У. Әйдәгез, укучылар, хәзер бераз биеп, ял итеп алабыз. Сез биергә яратасызмы? “Кәрия-Зәкәрия” көенә биербез. Сүзләрен белсәгез кушылып җырлый да аласыз. (бииләр) 1 мин

7 нче күнегү, 29 нчы бит.ТАЙМД ПЭА ШЭА структурасын кулланып, җилкә партнёрлары белән (по плечу) фикер алышабыз. Сиңа гадәттә кем комачаулый? Нишләргә комачаулый? Начинает тот, у кого волосы светлее. 20 секунд вакыт бирелә.

       Ә син үзең кемгә нишләргә комачаулыйсың? На этот вопрос ответит тот, у кого волосы темнее. 20 секунд вакыт бирелә.

   У. Берәр укучының фикерен дә тыңлап китәрбез.

      Хәзер сезнең белән бер мульфильм карарбыз. Анда нинди геройлар катнаша? Алар әдәплеме икән?

             (мультфильм карау) 2 .10 мин

У. Мультфильмга нинди исем куеп була?  Кайсы геройларны әдәпле дип әйтергә була? Кайсылары әдәпсез? Нинди киңәшләр бирергә була?

ЭЙ АР ГАЙД ка, ягъни таблицалардагы раслауларга (утверждение) җавапларыбызны язабыз. 20 сек

   У.  Кемнең фикерләре үзгәрде?

Хәзер мин сезгә бер хикәя укыйм. Аларның кайбер сүзләре төшереп калдырылган. Шул сүзләрне табыгыз.

Наил, автобуска утырып, урамны карап бара. Тукталышта автобуска бала күтәргән ана керә. Наил тиз генә урыныннан тора һәм болай ди: “..........................”.

      Әни кеше дә бик әдәпле була . “....................”,- ди малайга.

      Автобус кинәт туктый. Наил, чайкалып китеп, бер өлкән кешенең аягына баса. Ул абзый малайны ачуланырга тели. Наил аңа:

    “..................................”, - ди.

У. Әдәплелеккә багышланган мәсьәләләр чишәрбез. Сез аны мөстәкыйль рәвештә эшләрсез. (биремнәрне таратам. Һәр укучыга 1 әр бирем бирелә)

          Сорауга җавап бир җавап бир 

  1.       Рәмис иптәшенең ручкасын ялгыш кына төшереп җибәрде. Рәмис тиз генә ручканы урынына алып куйды, иптәшеннән гафу үтендн. Рәмис нинди малай?
  2.       Наил куйган ризыкны ашыкмыйча чәйнәп утыра. Утырган өстәле дә чиста. Наил ашап бетергәч, пешерүчеләргә рәхмәт әйтеп, ашханәдән чыгып китә. Наил нинди малай?
  3. 3.      Бала мавыгып рәсем ясый. Шулчак дәү әнисе: "Балам, күзлегемне генә табарга булыш әле. Кая гына куйдым икән?”, - дип эндәшә. Ә бала: "Аптыратма инде, шунда гынадыр”, - ди. Ә дәү әнисе уфылдый – уфылдый һаман эзләнә. Бала дөрес эшлиме?

            Сорауга җавап бир җавап бир 

             Сорауга җавап бир җавап бир     

                     Сорауга җавап бир җавап бир 

4. Урам буйлап карт кына бер бабай бара. Ул таякка таяна – таяна әкрен генә атлый. Аңа каршы Әдип исемле малай килә. Ул күккә карап сызгыра–сызгыра бара һәм кинәт бабайга бәрелә, бабай чак кына егылмый кала. Картның ачуы чыга. Шулвакыт Әдип бабайга ягымлы итеп әйтә, бабай елмаеп җавап бирә. Әдип нинди сүз әйтә? ( .....)

            Сорауга җавап бир җавап бир 

      5.  Әдип трамвайда утыргычта утырган килеш, тәрәзәгә карап бара. Трамвайга бала күтәргән ана керә. Әдип тиз генә тора да нәрсә ди? ( ........)  Ана сөенә-сөенә рәхмәт әйтеп утыра.

      Шулвакыт трамвай кинәт кузгалып китә.

Әдип басып торучы абыйга бәрелә. Ул абыйга бер сүз әйтә, абый аны ачуланмый. Әдип нинди сүз әйтә? ( ......)

             Сорауга җавап бир җавап бир 

      6.  Әдип трамвайдан төшә һәм Илдарларга туган көн бәйрәменә китә. Ул бәйрәмгә кергәндә нәрсә ди? ( ......). Ул иптәшен туган көне белән котлый һәм бүләген бирә. Илдар нәрсә ди? (......) һәм аларның икесенә дә рәхәт булып китә.

               Сорауга җавап бир җавап бир 

            7. Мәктәпкә ашыга-ашыга барганда, Маратка бер апа очрады.

   – Вакыт күпме ? – дип сорады малай.

  Апа сәгать карап әйткәнче, ул китеп тә барды. Уйлап карагыз әле, Марат нинди хата ясаган?

Өйгә эш.

1. Әдәпле сүзләрне өйрәнегез.

2. "Минем яхшы гамәлләрем”(План төзергә)

3. "Әдәпле бала” ны сурәтләп хикәя языгыз.

              Укытучы.Укучылар, сез бу кагыйдәләрне истә тотыгыз. Мин аларны бүгенге дәрес истәлеге итеп, һәрберегезгә таратам.

  Сөйләшә белү-осталык ул. Сөйләм әдәбе кагыйдәләре

                       Исеңдә тот:

  • кеше белән елмаеп исәнләш;
  • кешене сөйләвеннән бүлдермә;
  • сөйләшкәндә кулларыңны болгама;
  • “мин” сүзен еш кабатлама;
  • “гафу итегез” димичә, кеше сүзенә кушылма;
  • сөйләшкәндә тылсымлы сүзләр куллан;
  •  кеше белән сөйләшкәндә, читкә карап торма, аны игътибар белән тыңла;
  • сөйләшәп бетермичә  яки әңгәмәдәшеңнән рөхсәт сорамыйча урыныңнан торма;
  • кешегә бармагың белән төртеп күрсәтмә;
  • аерылышканда ягымлы итеп саубуллаш.
  •   III.Рефлексия, бәяләү этабы.  1.Әдәпле бала нинди була?

          2.. Сезнең арада әдәпсез балалар булса, нишләр идегез?  

    •          иптәшләрегезгә нинди теләкләрегез бар?

    У. Кемнәр үзләренә “5” ле куя? Кемнәр “4” ле куя?

                                                      

    У вас нет прав для создания комментариев.