Тиңдәш кисәкләрне гомумиләштереп кабатлау 8 класс
Рейтинг:   / 0
ПлохоОтлично 

Татарстан Республикасы Азнакай муниципаль районы

муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе

«Кәкре-Елга урта гомуми белем бирү мәктәбе”нең

укытучысы Хәйруллин Айдар Хәбибулла улының

8 нче сыйныфта үткәрелгән татар теленнән

ачык дәрес план-конспекты

(Сингапур методикасы белән үткәрелгән дәрес)

2015

ТЕМА: Тиңдәш кисәкләрне гомумиләштереп кабатлау.

МАКСАТ: 1.Укучыларның тема буенча алган белемнәрен гомумиләштереп кабатлау һәм системалаштыру.

2. Логик фикерләү, уйлау сәләтен, монологик, диалогик һәм бәйләнешле сөйләмне, практик эш һәм дөрес, матур язу күнекмәләрен үстерү.

3.Татар теленә карата ихтирам тәрбияләү.

ҖИҺАЗЛАУ:

1. М. З. Зәкиев. Татар телендә урта гомуми белем бирү мәктәпләре өчен татар теленнән программа (5-11нче сыйныфлар). – Казан: “Мәгариф”, 2010. М. З. Зәкиев.Татар телендә урта гомуми белем бирү мәктәпләре өчен татар теленнән программа (5-11 нче сыйныфлар). – Казан: “Мәгариф” нәшрияты, 2010.

2.“Мәгариф турында” Россия Федерациясенең Законы (Закон “Об образовании” Российской Федерации).                                                                    

3. “Мәгариф турында” Татарстан Республикасы Законы.: 6 статья – белем алу теле ( татар теле); 7 статья – мәгарифнең дәүләт стандартлары; 10 статья –уку-укыту программалары; 32 статья – мәгариф учреждениесенең вәкаләтләре һәм җаваплылыгы.  

4. Татар теленнән гомуми белем бирүнең дәүләт стандарты, 2008 нче ел. №499/09 , 4 нче март, 2009 нчы ел. Белем бирүне вакытлы дәүләт стандартын раслау турында, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы.  

5. Татарстан Республикасы Азнакай муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе «Кәкре-Елга урта гомуми белем бирү мәктәбе”нең укытучысы Хәйруллин Айдар Хәбибулла улының 5нче сыйныф өчен татар теле буенча эш программасы.                                                                                                                                        

6. М. З. Зәкиев. Татар теле: Татар урта гомуми белем бирү мәктәбенең 8 нче сыйныфы өчен дәреслек. Казан: “Мәгариф” нәшрияты, 2007.

ТЕХНИК ЧАРАЛАР: проектор, ноутбук.

             Демонстрацион һәм таратма материал: Г.Тукай әсәрләреннән язылган таблицалар, кәгазь битләре, карточкалар, төрле структуралар куллану өчен әзерләнгән язулар, схемалар, татар халык биюләре язылган музыка.

ДӘРЕС ТИБЫ: белем­нәрне ныгыту.

                 ДӘРЕС БАРЫШЫ.

1. Оештыру өлеше:

1) Укучыларның дәрескә әзерлекләрен тикшерү. (ХАЙ ФАЙВ структурасы)

2) Дәрескә кирәкле әсбапларны барлау.

3) Дәрес максатын белдерү.

МЭНЭДЖ МЭТ.

Укытучы: Бүгенге дәрестә без сезнең белән төрле структуралар кулланып эшләрбез, алган белемнәрне искә төшереп китәрбез.

2. Актуальләштерү:

1) Г.Тукай шигыреннән өзек уку.   

И сабыйлар! Эшләгез сез, иң мөкатдәс нәрсә – эш,

Эш агачы һәрвакытта бик юмарт китрер җимеш.

Яшьлегеңдә күп тырышсаң, эшкә бирсәң чын күңел,

Каршыларсың картлыгыңны бик тыныч һәм бик җиңел.

-  Бу шигырьнең исеме ничек? Авторы кем?

Без ни өчен дәресне Тукай шигыре белән башладык?

Укучылар: Иртәгә, 26 апрель - Бөек шагыйребезнең туган көне.

Укытучы: Әйе, балалар, апрель ае -Тукай ае. Бу дәрестә аның шигырьләрен тагын ишетербез әле. Ә хәзер соңгы юлга игътибар итегез әле, анда сезгә таныш кисәкләр юкмы?

Укучылар: Бар, бик тыныч һәм бик җиңел сүзләре- тиңдәш кисәкләр.

Укытучы: Алар җөмләнең нинди тиңдәш кисәкләре?

Укучылар: Тиңдәш хәлләр, каршыларсың сүзен ачыклыйлар.

Укытучы: Соравы-ничек? Ә төре нинди?

Укучылар: Җәенке, чөнки үзләренә ияреп килгән сүзләре бар.

(Укучыларның сөйләм телен үстерү максатыннан, хезмәтнең кыйммәте турында кыскача әңгәмә оештыру)

Укытучы: Димәк, безнең бүгенге дәреснең темасы нинди?

Укучылар: Тиңдәш кисәкләрне кабатлау.

Укытучы: Сез тиңдәш кисәкләр турында нәрсәләр беләсез?

2) КУИЗ -КУИЗ-ТРЕЙД (сораштыр-сораштыр-алышын структурасы)

Алдыгыздагы буш карточкаларга иң яхшы дип саналган бер сорау язасыз һәм шул сорауны биткә-бит утырган сыйныфташыгызга бирәсез. Сыйныфташыгыз җавап бирә, җавап бирә алмаса, сез аңа булышасыз. Алга таба ул сезгә сорау бирә, ә сез җавап бирәсез, җавапларда тиңдәш кисәкләр булырга тиеш. Соңыннан бер-берегезгә рәхмәт әйтәсез. Бу эшкә 3 минут вакыт бирелә.

Вакыт башлана. Таймер куела. Вакыт бетә.

Ә хәзер һәр командадан 1, 3 нче номерларны тыңлыйбыз. Соңыннан һәр укучы тиңдәш кисәкләрне генә әйтеп чыга. Җөмләгезне дәфтәрләргә язып куясыз.

3. 1) Алган белемнәрне гомумиләштерү.

Сораулар ярдәмендә кагыйдәләрне искә төшерү.

  1.      Укучыларга карточкалар өләшенде. Команда белән эшлисез. Сезнең карточкаларда сораулар язылган. Сез башта укып чыгасыз, аннары һәрберегез җавапларны уйлый, уйлап бетергәч, түгәрәк буенча әйтеп чыгасыз һәм, бергә киңәшеп, сорауларга җаваплар әзерлисез. Җавап бирүче укучыны үзегез билгелисез.
  2. 2)    КОНТИНИУС РАУНД РОБИН структурасы. Слайд. Слайдта Габдулла Тукай әсәрләреннән өзекләр бирелгән, шулардан тиңдәш кисәкләрне табарга, нинди җөмлә кисәге икәнлеген билгеләргә. Командалар белән эшлибез. Укучылар түгәрәк буенча фикерләшәләр.

1нче команда
    Тиңдәш кисәкләр ул нәрсә? Җөмләнең кайсы кисәкләре тиңдәшләнеп килә ала? 
2 нче команда
   Тиңдәш кисәкләр янында нинди теркәгечләр килә һәм алар үзләре нинди төрләргә бүленә?

3 нче команда 
   Гомумиләштерүче сүзләр ул нәрсә? Алар ничек белдерелә?
Вакыт башлана. Таймер куела. Вакыт бетә.

Һәр командадан 1 укучы гына җавап бирә.

Вакыт башлана. Таймер куела. Вакыт бетә.

1нче команда.

а.Тау башына салынгандыр безнең авыл,

Бер чишмә бар, якын безнең авылга ул;

Аулыбызның ямен, суы тәмен беләм,

Шуңар күрә сөям җаным-тәнем белән

2нче команда

б. Чүпрәкләр, яулыклар җыелып тәмам булгач, бөтен авыл халкы – хатыны-кызы, баласы-чагасы –болынлыкка төштеләр.

3нче команда

в. Сизде эшне Шүрәле дә: кычкыра да бакыра,

Сызлана һәм ярдәменә шүрәлеләр чакыра.

Димәк, барлык җөмлә кисәкләре дә тиңдәш кисәкләр була ала.

Дәреслек белән эш. 243 нче күнегүдә тиңдәш кисәкләр янында нинди тыныш билгеләре булырга тиеш, шуларны янәшә утыручы сыйныфташыгыз белән билгелисез. Сезнең алдыгызда номерлар язылган карточкалар бар, анда ничәнче номер язылган, шул номер биремен эшлисез. 1, 3нче номерлар җавап бирәләр. ( 1нче команда – 1,2 нче биремнәрне, 2 нче команда – 3,4 нче биремнәрне, 3 нче команда – 5,6 нчы биремнәрне тикшерәләр, схемаларын дәфтәрләргә язып куялар). Һәр пардан 1 укучы җавап бирә һәм схемаларын тактага чыгып сыза бара.

Димәк, тиңдәш кисәкләр янында өтерләр, сызыклар, ике нокта, нокталы өтерләр дә куела ала икән.

  1. 4. Белем һәм күнекмәләрне ныгыту.
  2. 1) МИКС-ПЭА-ШЭА

(татар бию көе яңгырый, укучылар урыннарыннан чыгып бииләр, көй туктагач, “5” не биреп, якында торган сыйныфташы белән парлашалар. 1 нче укучы (кемнең чәче озын, шул башлый) иртәдән алып дәресләр беткәнчегә кадәр булган көндәлек режимы турында тиңдәш кисәкләр кулланып сөйли. Аннары алмашыналар. (Бик кыска формада, 3-4 җөмлә җитә). Тагын музыка уйный, хәзер дәресләр беткәч йоклаганчыга кадәр булган режимыгыз турында бер-берегезгә кечкенә хикәя сөйлисез). Укучылар бер-берсенә рәхмәт әйтеп урыннарына утыралар.

Укытучы 1яки 2 пардан сөйләтә.

  1. КОНЕРС (углы).

- Хәзер почмакларда төзелгән схемаларны өйрәнәсез һәм шул схемалар буенча җөмләләр уйлыйсыз.

1нче почмак. [Т, Т, Т]         2нче почмак [Т, Т, Т-Г]

3нче почмак [Т,Т, ләкинТ]   4нче почмак [Г:Т,Т,Т]

Вакыт башлана. Таймер куела. Вакыт бетә.

-  Үзегез уйлаган җөмләне әйтеп, урыныгызга утыра барасыз.

Дәфтәрләргә үзегез уйлаган җөмләне язып куясыз.

  1. ЙОМГАКЛАУ.

1) Рефлексия.

Укытучы: Без бүген дәрестә нәрсәләр өйрәндек?

Укучы: Без бүген дәрестә тиңдәш кисәкләрне кабатладык.

2) Теманы аңлау дәрәҗәләренә карап, билгеләрне үзләре куя. Укытучының рәхмәт сүзе. ТИМ ЧИР.

6. Өй эше бирү: Көндәлекләрне алабыз һәм өй эшен язып куябыз. Өй эше ике төрле бирелә, шуларның берсен сайлап эшлисез.

1. Тиңдәш кисәкләр кергән 5 җөмлә уйлап язарга.

2. Тиңдәш кисәкләр кергән 3 мәкаль яки 3 табышмак язып киләсез.

У вас нет прав для создания комментариев.