Татар теленнән һәм әдәбияттан эш программасы 9 нчы сыйныф
Рейтинг:   / 3
ПлохоОтлично 
Эш программасы статусы.

Программа нигезенә Россия, Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыкларының мәктәпләрдә урта һәм тулы белем алу стандартлары салынды, “Рус телендә сөйләшүче балаларга татар теле укыту программалары”на нигезләнеп төзелде.

Эш программасы структурасы.
Татар теленең эш программасы өч өлештән тора: аңлатма язуыннан, төп бүлекләрне, белем һәм күнекмәләрне үз эченә алган программаның эчтәлегеннән, укучыларның әзерлек дәрәҗәсенә таләпләреннән.

Эш программасының эчтәлеге
Рус телендә сөйләшүче балаларга татар теле укытуның төп максаты һәм бурычлары.
- укучыларның гомуми белем мәктәбендә үзләштергән белемнәрен һәм сөйләм күнекмәләрен камилләштерү һәм тирәнәйтү;
- тел күренешләрен танып белергә, чагыштырырга, гомумиләштерергә күнектерү;
- татар телен халыкның рухи, әхмакый, мәдәни хәзинәсе буларак аңларга ирешү;
- татар әдәбиятыннан алган белемне сөйләм телендә куллана белү;
- алган белемнәрне җанлы аралашу шартларында кулланырга өйрәтү;
- укучыларның орфографик, пунктацион граматолылык дәрәҗәсен камилләштерү.

Белем бирү эчтәлегенең мәҗбүри минимумы.
• Тыңлап аңлау. 3 минутлык текстны тыңлап, аның эчтәлеге буенча сөйләшү (полилог) үткәрә алу; диктор сөйләмен тыңлап, эчтәлеге буенча мөстәкыйль эшләр эшли алу.
• Диалогик сөйләм. Укылган ткстның эчтәлеге буенча фикер алышуда катнаша алу; кара-каршы сөйләшү барышында аралашу максатына ирешү һәм үз фикереңне дәлилли алу; тәкъдим ителгән ситуация буенча сөйләшү үткәрә алу (һәр укучының репликалар саны 10 нан ким булмаска тиеш).
• Монологик сөйләм. Табигать күренешләрен, төрле вакыйгаларны тасвирлый алу; сәяси-иҗтимагый һәм мәдәни тормыш яңалыклары турында хәбәр итә алу (җөмләләр саны 12 дән ким булмаска тиеш); укылган (тыңланган) текстның эчтәлеген эзлекле һәм нигезле итеп сөйләп бирә алу.
• Уку. Әдәби әсәрләрдән алынган өзекләрнең, фәнни-популяр текстларның эчтәлеген тулысынча аңлап укый алу, кирәкле мәгълүматны табып әйтә алу; шигырьләрне яттан өйрәнү һәм сәнгатьле итеп сөйли белү.
• Язу. Лексик темага караган бәйләнешле текст яза алу; укылган (тыңланган) текстның эчтәлеген яза алу; бирелгән үрнәк буенча рәсми кәгазьләрне (тәрҗемәи хәл, белдерү, белешмә, аңлатма язуы) яза алу; котлау (чакыру) хатлары яза алу.

Төп программада 9 нчы сыйныфта татар теле һәм әдәбиятыннан барысы 140 сәгать үткәрү каралган.9 нчы сыйныфта татар теле өчен 68 сәгать бүлеп алынды. Татар теленнән эш программасы Фәтхуллова К.С., Җәүһәрова Ф.Х. авторлыгында чыккан программага (Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә татар телен һәм әдәбиятын укыту программасы (рус телендә сөйләшүче балалар өчен): 1-11 нче сыйныфлар. – Казан: “Мәгариф” нәшрияты, 2010.) нигезләнеп төзелде.

№ Сәгать саны Тема Лексика Грамматика
1 5 Кешеләрнең тормышын бизәү Мәрхәмәтле, ачык йөзле, йомшак күңелле, шат күңелле, рәхмәтле, итагатьле, әдәпле, өметле, гадел, гыйлем, гыйлемле, кунакчыл, ярдәмчел, дус булырга, ихлас күңелдән, хупларга, мөһим, куркырга, ялгышырга, тыелырга, ия булырга. - исем сүз төркемен кабатлау. Килеш категориясе.
- исемнәрнең тартым белән төрләнүе
- тартымлы исемнәрнең килеш белән төрләнүк
- изафә бәйләнеше
- исем ясалышы

2 2 Илләр һәм шәһәрләр Берләшкән Милләтләр Оешмасы, Америка Кушма Штатлары, Бөекбритания, Якын Көнчыгыш, Ерак Көнчыгыш, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Төркия,
Истанбул, Һиндстан, Кытай, Мисыр, Әфганстан, өлкә, Мәскәү, Чиләбе, Төмән, Ижевск, Әстерхан, Үзбәкстан, Әрмәнстан. - шартлы теләк фигыль
- бәйлек һәм бәйлек сүзләр

3 5 Һөнәр сайлау Һөнәр иясе, хезмәткәр, хезмәттәш, оешма, осталык, мөмкинлек,үзенчәлекле, хыял, хыялланырга, очучы, хәбәрче, мөхәррир, алтын куллы, сүзеңдә торырга, канәгать калырга, югары белем, һөнәри белем, кирәкле, кирәксез - кисәкчәләр
- теркәгечләр
4 6 Гаилә бюджеты Хезмәт хакы, арттырырга, тоткарларга, вакытында, айлык, еллык, матди, акчаны белеп тотарга, исәпләргә, тукланырга, вак-төяк, кием-салым, бурыч, бурычка бирергә, бурычка алырга, түләүле, түләүсез, очраклы. - кушма җөмлә. Тезмә кушма җөмлә
- иярченле кушма җөмләнең төзелеше ягыннан төрләре
- аналитик чаралар
- синтетик чаралар
5 8
Белем һәм китап Кулъязма, елъязма, теркәргә, тупларга, басма (издание), махсус, фәнни-техник, фәлсәфи, тирән эчтәлекле, төшенергә, фикер алышырга, фикердәш, әзерлекле, гаять, мәгънә, ачыктан-ачык. - иярчен ия җөмләләр
- иярчен хәбәр җөмләләр
- иярчен аергыч җөмләләр
- иярчен тәмамлык җөмләләр
- иярчен хәл җөмлә төрләре. Иярчен вакыт җөмләләр
- иярчен шар җөмләләр

6 8 Милли сәнгать Халык иҗаты, эшкәртергә, күн, ясарга, келәм, бизәргә, асылташ, музыка коралы, курай, гөслә, гармун, көй, моң, моңлы, серле, дәртле, җәүһәр, мәхәббәт казанырга, гашыйк булырга, таң калдырырга, дастан, бәет, каһарман, кыйсса. - иярчен кире җөмләләр
- иярчен урын җөмләләр
- иярчен сәбәп җөмләләр
- иярчен максат җөмләләр
- иярчен рәвеш җөмләләр

7 4 Кеше һәм мохит Тирә-юнь, әйләнә- тирә, мохит, табигать кочагы, җир-су, елга-урманнар, кош-корт, тереклек, буйсындырырга, чыганак, калдыклар, үле, туфрак, яндырырга, юкка чыгарырга, югалту, аянычлы, коточкыч, җавапка тартырга, кимергә, күбәергә. - иярчен күләм җөмләләр
- иярчен аныклагыч җөмләләр

8 9 Аралашу Аралашырга, эшлекле аралашу, үз-үзеңне тоту кагыйдәләре, килешү, табигыйлек, кәеф күтәрергә, тәэсир итәргә, уртак, уртаклашырга, шатлык, кайгы, шәхси тормыш, бер-береңне аңлау, мактарга, ачуланырга, әдәпсезлек, усаллык. - аналитик иярчен җөмләләр янында тыныш билгеләре
- синтетик иярчен җөмләләр янында тыныш билгеләре
- авналитик һәм синтетик җөмләләрнең аермасы
- туры сөйләм
- текст синтаксисы турында төшенчә
- мөстәкыйль җөмләләр арасында параллель бәйләнеш
- мөстәкыйль җөмләләр арасында чылбырлы бәйләнеш
9 2 Язмышыма үзем хуҗа Юнәлеш, язмыш, хөрмәт итәргә, Россиянең Кораллы көчләре,ихтыяр көче, ихтыярлы, таләпчән, тыйнак, хөрмәт яуларга, зыялы, абруйлы, хәрби хезмәт, тотрыклы, үрнәк булырга, инанырга, түзәргә 5- 9 сыйныфларда үткәннәрне кабатлау
10 4 Бәйләнешле сөйләм үстерү
11 4 Контроль эшләр
12 4 Төрле формадагы тикшерү эшләре
13 7 Кабатлау, имтиханга әзерләнү

5 – 9 нче сыйныфны тәмамлаган рус телендә сөйләшүче балалар үзләштерергә тиешле белем –күнекмәләр.

- татар теленең башка телләр арасында урынын белү;
- татар һәм рус телләрендә уртак булган, ләкин әйтелешләре белән аерылган авазлы сүзләрне дөрес әйтә белү;
- авазларны сүзләрдә, сүзтезмәләрдә, җөмләләрдә дөрес әйтүгә ирешү һәм сингармонизм законының асылына төшенү;
- тамыр, ясалма, кушма, парлы сүзләрнең әйтелешен һәм язылышын белү;
- сөйләмне орпфоэпик һәм орфографик яктан дөрес оештыра белү;
- татар һәм рус телләренең сүзлек составындагы аермаларны белеп, бер мәгънәле һәм күп мәгънәле сүзләрне сөйләмдә куллануга ирешү;
- телара, антонимнар, синонимнар, фразеологик һәм башка төр сүзләрдән файдалана белү;
- сөйләм культурасы, әдәби тел, сөйләм ситуациясе кебек төшенчәләрне аңлап эш итә белү;
- гади һәм кушма җөмләләрнең сөйләмдә кулланылыш үзенчәлекләрен белү;
- татар әдәби теленең орфоэпик, орфографик, лексик, грамматик, пунктацион нормаларына нигезләнеп һәм татар җөмләсендә сүз тәртибе үзенчәлекләрен белеп, телдән яки язма дөрес сөйләм оештыруга ирешү;
- тыңланган яки укылган текстның эчтәлеген сөйләп бирә белү;
- коммуникатив максатларны аңлап, диалогик аралашуда катнаша һәм үз фикерләрен эзлекле итеп белдерә белү;
- тәкъдим ителгән тема буенча әйтелеше һәм грамматик төзелеше ягыннан дөрес, эчтәлеге ягыннан эзлеклә монологик сөйләм төзи алу;
- төрле аралашу сфераларыннан чыгып, телдән яки язмача үз фикерләрен белдерүгә ирешү;
- эш кәгазьләрен (белдерү, хат, тәрҗемәи хәл, гариза) яза белү;
- тиешле (2000 сүз) күләмдә татар сүзләрен яттан белү.

Укыту – методик комплекты
1. Фәтхуллова К.С., Җәүһәрова Ф.Х. “Рус телендә урта(тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә татар телен һәм әдәбиятын укыту программасына (рус телендә сөйләшүче балалар өчен):1-11 нче сыйныфлар /Төз.-авт.:К.С.Фәтхуллова, Ф.Х.Җәүһәрова. – Казан:Мәгариф, 2010.- 79б.
2. Рус мәктәпләрендәге рус төркеме укучыларына татар теленнән гомуми белем бирүнең дәүләт стандарты. - ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, Казан, 2005
3. Сафиуллина Ф.С. Татар теле: Рус телендә урта гомуми белем бирүче мәкт. 9 нчы сыйныфы өчен д-лек (рус телендә сөйләшүче балалар өчен) / Ф.С.Сафиуллина, К.С.Фәтхуллова – Казан: Мәгариф, 2008.- 159б.
4. Хисамова Ф.Х. Тата теле морфологиясе / Ф.М. Хисамова. – Казан: Мәгариф”, 2005.
5. Сафиуллина Ф.С. Хәзерге татар әдәби теле / Ф.С. Сафиуллина, М.З.Зәкиев.- Казан: “Мәгариф” , 1994.
6. Харисов Ф.Ф. Татар телен чит тел буларак өйрәтүнең фәнни-методик нигезләре / Русчадан Н.К. Нотфуллина тәрҗ. – Казан: Мәгариф, 2002.- 367б.
7. Хайдарова Р.З., Малафеева Р.Л. Татарский язык в таблицах:Таблицы по татарскому языку для работы с русскоязычными учащимися/ Р.З.Хайдарова, Р.Л.Малафеева. – Наб. Челны, 2005. – 36с.
8. Бадиков К.Г. Уроки татарского языка / К.Г.Бадиков. – Казань:Татарское кн.изд-во, 1993. – 256с
9. Сафиуллина Ф.С. Татар теленнән имтиханга әзерләнәбез:Рус телендә сөйләшүче укучылар өчен кулланма/Ф.С.Сафиуллина, К.С.Фәтхуллова, Э.Н.Федорова. – Казан:Мәгариф, 2006. - 78б.

У вас нет прав для создания комментариев.