10 сыйныф татар теленнән эш программасы
Рейтинг:   / 4
ПлохоОтлично 

02-31                                                                                       Татарстан Республикасы

 Алабуга муниципаль районы

“2 нче урта гомуми белем мәктәбе”

 гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе

 

 

 

“Каралды»                                                                   «Килешенде»                                                           «Расланды»

Татар теле һәм                                                              ТР АМР “2 нче                                                          ТР АМР “2 нче

әдәбияты метод.                                                           урта гомуми белем                                                    урта гомуми белем

берләшмәсе җитәкчесе                                                мәктәбе” ГБМБУ                                                       мәктәбе” ГБМБУ

______________                                                            ______________                                                        ______________

А.Р.Һадиуллина                                                             А.М. Сахабиева                                                          С.М. Немтырев

1 нче номерлы беркетмә                                              1 нче номерлы беркетмә                                          100 нче номерлы приказ

26 нчы август, 2014 нче ел                                           27 нче август, 2014 нче ел                                        28 нче август, 2014 нче ел.

 

Татар теленнән эш программасы

 

  Төзүче: Һадиуллина Әнисә Рашит кызы

           беренче  категорияле  татар теле һәм әдәбияты укытучысы

 

 

 

 

Алабуга

2014


Аңлатма язуы.

   Эш программасы.

“Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә татар телен һәм әдәбиятен укытуың үрнәк программасы 1-11 нче сыйныфлар (2011) ,К.С.Фәтхуллова,Ф.Х.Җәүһәрова,Казан,”Мәгариф” нәшрияте, 2010 ел .Бу ТР АМР ”2 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе” ГБМБУ боерыгы белән № 100 нче беркетмәгә 28.08.2014 елдан эш планына нигезләнеп төзелде.

Атнага: Татар теле-1 сәг.Елга-атна-35 сәг.

                                                                      Эш программасы структурасы.

  Татар теленнән эш программасы өч өлештән тора: аңлатма язуыннан, төп бүлекләрне, белем һәм күнекмәләрне үз эченә алган программаның эчтәлегеннән,укучыларның әзерлек дәрәҗәсенә таләпләреннән.

                                                                      Эш программасының эчтәлеге.

  1992 нче елның 8 нче июлендә Татарстан Югары Советы “Татарстан Республикасы халыклары телләре турында “Татарстан Республикасы Законын кабул итте. Бу закон нигезендә татар теле рус теле белән тигез хокуклы дәүләт теле дип игүлан ителде. Татарстанның һәр кешесе ике дәүләт телендә дә аралаша алырга тиеш дип белдерде. Һәр кешенең үз ана телен белүе аның милли горурлыгы санала башлады.

  1994 нче елның 20 нче июлндә Югары Совет телләр турындагы Законны гамәлгә кую юлларын ачык билгеләгән махсус программа кабул итте. Ул “Татарстан Республикасы халыкларының телләрен саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча Татарстан Республикасы дәүләт программасы” дип атала. Бу программада татартеленең, татарлар һәм Татарстанда яшәүче башка халыклар арасында аралашу чарасы булуын тәэмин итү максатында төрле чаралар билгеләнде.

  Әлеге чаралар тулысынча үтәүне тәэмин итү эшен башкару өчен, шул ук елның август башында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары белән Татастан Республикасы Министрлар Кабинеты каршында “Татарстан Республикасы халыклары телләре турындагы” Татарстан Республикасы Законынтормышка ашыру комитеты төзелде. Әйтергә кирәк, татартелен дәүләт теле буларак гамәлгә кую ягыннан мондый Законның кабул ителүе, Дәүләт программасын һәм Дәүләт комитетын төзү Татарстаның бәйсез дәүләт буларак үсә баруын күрсәтүче бер иҗтимагый дәлил булды.

  Телләр турындагы Законны тормышка ашыру максатында, татар телен мәктәптә укыту бер-берсеннән нык аерылып торган ике юнәлешалды: татар телен ана теле һәм чит тел буларак укыту. Бу ике юнәлешнең үзләренә генә хас максатлары һәм укыту алымнары бар.

Татарча сөйләшә белә торган балаларга татар теле ана теле буларак укытыла. Бу үзе өч баскычтан тора: башлангыч мәктәптә, 5-9, 10-11 нче сыйныфларда укыту.

                                                                    Эш программасының  статусы:

  Эш программасы рус мәктәпләрендә татар теленнән гомуми белем бирүнең дәүләт стандартына, 2010 нчы елгы рус телендә сөйләшүче балаларга башлангыч сыйныфларда татар теле укыту программасына нигезләнеп төзелде.

                                                                  Эш программасының структурасы:

   Татар теленнән эш программасы өч өлештән тора: аңлатма язуыннан, төп бүлекләреннән, белем һәм күнекмәләрне үз эченә алган программасының эчтәлегеннән, укучыларның әзерлек дәрәҗәсеннә таләпләреннән.

Атнага: Татар теле-1 сәг.Елга-атна-35 сәг.

Рус мәктәбендә чит тел буларак татар теле укытуның төп бурычлары түбәндәгеләр:

1. Татар теленең барлык тармаклары буенча эзлекле рәвештә фәнни белем бирү.

2. Сөйләм эшчәнлеге  төрләре буенча ныклы күнекмәләр булдыру. Татар телендә матур һәм дөрес аралашырга өйрәтү.

3. Телдән һәм язма сөйләм осталыгы һәм күнекмәләрен камилләштерү, татар теле мөмкинлекләреннән тулысынча файдалана белергә өйрәтү.

4. Татар телен башка фәннәр буенча белем алу чарасы буларак кулланырга өйрәтү күнекмәләре булдыру.

5. Укучыларның логик фикеләү сәләтләрен үстерү.

6. Дәреслек, өстәмә һәм белешмә әдәбият белән эш итү, уку, язу күнекмәләрен камилләштерү.

Рус мәктәпләрендә укучы  балаларының  рус телендә аралашуларын һәм фәннәрнең рус телендә үзләштерелүен истә тотып, темаларны үткәндә, грамматик категорияләрне аңлатканда, татар теленә хас күренешләрне рус теле белән янәшә куеп (сопостовительная грамматика) аңлату нәтиҗәле.

Укучыларның гомуми грамоталылыгын тикшерү һәм үстерү өчен төрле характердагы диктантлар, шулай ук сүзлек байлыгын арттыру, бәйләнешле сөйләм үстерү, логик фикерләү дәрәҗәсен камилләштерү максатыннан сочинение һәм изложениеләр яздырыла.

Эш программасы тел белеме тармаклары арасында системалылык һәм эзлеклелек, фәннилек, аңлаешлылык принципларын истә тотып төзелде.

 

 

 

ПРОГРАММАНЫҢ ЭЧТӘЛЕГЕ

Тема

Сәгать саны

 

1

Белем һәм тормыш

6

Исем.Исемнең килеш б\н,тартым б\н төрләнеше.Исемнәр ясалышы.

2

Рухи байлык- иң зур матурлык         

3

Сыйфат фиг.Исем фиг.Җөмлә кисәкләре.

3

Зарарлы гадәтләрдән сакланыгыз!

3

Инфинитив.Исем фиг.-нең килеш б\н төрләнеше.Теләк белдерү формалары.

4

Дустың булмаса-эзлә, булса-сакла!

7

Төзелеш ягыннан төрләре.Бәйлек һәм бәйлек сүзләр.Предикатив сүзләр.

5.

Саф хисләр-беренче хисләр.

7

Хәл фиг.Җөмлә төрләре.Тезмә кушма җөмлә.Иярчен җөмлә төрләре.Иярчен хәл җөмләләр.Аналитик һәм синтетик иярчен җөмләләр.

6.

Беркем дә, бернәрсә дә  онытылмый.  

5

Фонетика.Әйтү максаты ягыннан җөмлә төрләре.Антоним,синоним һәм омоним сүзләр.Җөмләдә сүзләр тәртибе.

7.

 Кабатлау дәресләре

4

Тезмә һәм иярченле кушма җөмләләр.Морфология һәм синтаксис.

                     10 НЧЫ СЫЙНЫФ РУС ТӨРКЕМЕ ӨЧЕН ДӘҮЛӘТ СТАНДАРТЫНА КАРАЛГАН ТЕЛДӘН ҺӘМ ЯЗМАЧА АРАЛАШУ ТЕМАЛАРЫ

 

Телдән һәм язмача аралашу темалары

        10 сыйныф

1

Югары белем һәм Татарстанның уку йортлары

“ Белем һәм тормыш” 1 чирек

2

Яшьләр тормышы (дуслык, мәхәббәт, үзара аралашу)

   “ Дустың булмаса-эзлә,тапсаң- сакла. 2 чирек

3

Чит илләрдәге татарлар

“ Белем һәм тормыш” 1 чирек

4

Татар халкы тарихыннан

“ Белем һәм тормыш” 1 чирек

5

Театр сәнгате

“ Иң зур байлык- күңел матурлыгы” 1 чирек

6

Спорт һәм сәламәтлек

“ Зарарлы гадәтләрдән сакланыгыз!” 2 чирек

7

Вакытлы матбугат

“ Беренче хисләр “ 4 чирек

8

Массакүләм мәгълүмат чаралары (радио һәм телевидение)

“ Беренче хисләр “ 4 чирек

УКЫТУ-ТЕМАТИК ПЛАНЛАШТЫРУ

 

Контроль     эшләр

Диктант

      Изложение

 Сүзлек   диктанты

     1 яр.ел.

           2

       1

                -

           2

     2 яр.ел

           1

       -

             1

           1

     Барлыгы

           3

        1

             1

           3

КАЛЕНДАРЬ-ТЕМАТИК  ПЛАН.

Дәрес тәртибе

Дәрес темасы

Дәрес тибы

Уку эшчәнлеге төрләре

Материал үзләштерүнең план-лаштырылган нәтиҗәләре

Үтәлү вакыты

 

план

факт

 

Белем һәм тормыш - 6

 

1

Исем. Исемнең килеш , тартым белән төрләнеше кабатлау.

Г

Г

К

Таблица белән

эшләүне камилләштерүне дәвам итү

Ләззәтле,илһам,аң,таң, ял,киңәш сүзләрен сөйләмгә кертү исемнең килешләрен аңлап куллану Саңгырау тартыкка тәмамланган исемнәрнең тартым белән төрләнеше Исемнәрнең тартым белән төрләнешен истә калдыру,куллану

     

2

Исем.Исем ясагыч кушымчалар.

Г

Г

К

Татар текстларын  русчага тәрҗемә итү

Галим, бастырган,аңлатмалы сүзлек.

Ясалышлары буенча исемнәрнең төрләрен дөрес аңлап куллана белү

     

3

Кереш контроль эш ( 9 нчы сыйныфта үткәннәрне кабатлау)

Л

Г

К

К

Алган белемнәрне практикада куллану

Исемнәрнең тартым, килеш белән төрләнешен тикшерү

     

4

Хаталар өстендә эш. Сан.Сан төркемчәләре

Л

Г

К

К

Монологик сөйләмне дөрес оештыру

Сан төркемчәләрен сөйләмдә куллана белү

     

5

Саннарның ясалышы

Г

К

К

Дәреслектәге кагыйдәне мөстәкыйль үзләштерү

Дөньякүләм,әгъзахалыкара,җитәкче,казаныш,мавыга,бәхәсләшәләр,тәмамланган,тикшерүче,фәнни сүзләре. Лексиканы үзләштерүне тикшерү. Сан төркемчәләрен сөйләмдә куллана белү

     

6

“Белем һәм тормыш” бүлеген кабатлау.

Л

Г

К

К

Дөрес язу күнекмәләренең булдырылуын күзәтү

Лексиканы үзләштерүне тикшерү

     

Рухи байлык- иң зур матурлык - 3

 

7

Хаталар өстендә эш. Сыйфат фигыль

Л

Г

К

К

Монологик сөйләмне дөрес оештыру

Сыйфат фигыльнең морфологик билгеләре,заман кушымчалары Сыйфат фигыльнең заман формаларын дөрес куллану сыйфат фигыльнең төрле заманының рус теленә ничек тәрҗемә ителгәнен аңлау

     

8

Җөмлә кисәкләре.

Л

Г

К

К

Дөрес язу күнекмәләренең булдырылуын күзәтү

Җөмлә кисәкләре ягыннан үзлектән тикшерү оештыру

     

9

Исем фигыль

Г

К

Ф

Дәреслектәге кагыйдәләргә мисаллар өстәү

Исем фигыльнең морфологик билгеләре.

Исем фигыльнең төрләнешен сөйләмдә (хикәядә) куллану

     

Зарарлы гадәтләрдән сакланыгыз! - 3

 

10

Инфинитив.

Л

Г

К

Ф

таблица

белән эшләүне күзәтү

Файдалы,зарарлы  Инфинитивның ясалышын аңлау,дөрес куллану

     

11

Исем фигыльнең килеш белән төрләнеше

Л

Г

К

К

Үз эшеңне бәяләү белү

Исем фигыльнең килеш белән төрләндерү. Исем фигыльнең төрләнешен сөйләмдә (хикәядә) куллану

     

12

Теләк белдерү формалары

Г

К

Ф

Группада эшләүне

тәэмин итү

Татарча теләк белдерүне кертү.

Үз теләгеңне белдерә белүне камилләштерү Тезмә фигыльләрне җөмлә төзүдә дөрес куллану

     

Дустың булмаса-эзлә, булса-сакла! - 7

 

13

Төзелеш ягыннан фигыльләр

Сүзлек диктанты

Г

К

К

Грамматик кагыйдәләрне дөрес куллану

Төзелеш ягыннан фигыльләрне төркемләү. Җөмләләрне дөрес итеп  төзи алуларына ирешү.

     

14

1нче яртыеллыкка контроль эш. Сүз төркемнәре

 

Л

Г

К

К

Дөрес язу күнекмәләренең булдырылуын күзәтү

Лексиканы,грамматиканы үзләштерүне тикшерү. Җөмләләрне дөрес итеп төзи алуларына ирешү. Конкрет бер тема буенча хикәя төзеп яза  белү

     

15

Хаталар өстендә эш Бәйлек һәм бәйлек сүзләр.

ЛГКФ

Китап белән мөстәкыйль эшләүне күзәтү

Бәйлек һәм бәйлек сүзләр истә калдыру өчен шартлар тудыру , куллану

     

16

Предикатив сүзләр

ЛГКК

Төрле кагыйдәләрне практикада куллану

Җөмлә төзегәндә теркәгеч, кисәкчәләрне дөрес куллану.

     

17

 Тезмә фигыльләр

Л

Г

К

К

Таблица белән эш

Гомер кичерә,ахирәт дус,кыр, басу.

Тәкъдим ителгән текстның эчтәлегенә нигезләнеп, аны үзгәртеп яки дәвам итеп яза белү.

     

18

Характеристика язу.

Л

Г

К

К

Эш кәгазьләре буенча эш

Дөрес язарга өйрәнү прагматик текстлар (рецептлар, белдерүләр, афиша һ.б.),  дөрес яза белү

     

19

Тәмамланмаган үткән заман хикәя фигыль.

Л

Г

К

К

Иптәшең

нең эшен анализларга өйрәтү

Тәмамланмаган үткән заман билгеләре, кулланыш үзенчәлекләре.Хыял,үрмәли,күләгә, ант итәм,хаклы,исе китә, тал чыбыгы,чабата,булдыксыз,

карак,һәлакәт.

     

Саф хисләр-беренче хисләр. - 7

 

20

Хәл фигыль

Л

Г

К

К

Дөрес язу һәм тасфирлау күнекмәләренең булдырылуын күзәтү

Хәл фигыль грамматик категорияләре,заманнары, дөрес куллану

     

21

Җөмлә төрләре

Г

К

К

Сөйләмдә тезмә фигыльләрне куллану

Кушма җөмләләрнең кагыйләләрен истә калдырып дөрес итеп җөмләләр төзүгә ирешү

     

22

Хат язу

Л

Г

К

Индив.эшләүне оештыру

Иптәшеңә хат язу, эпистоляр жанр текстларын (шәхси һәм рәсми  хатлар, котлаулар һ.б) дөрес яза белү

     

23

Тезмә кушма җөмлә

Г

К

К

Анализ ясау

Бәйләүче чараларын дөрес куллану.

Конкрет бер тема буенча хикәя төзеп яза  белү

     

24

Иярчен җөмлә төрләре.

Иярчен хәл җөмләләр

Сүзлек диктанты.

Л

Г

К

К

Дөрес язу күнекмәләренең булдырылуын күзәтү

Иярчен хәл җөмләләрне төркемләү.

Иярченле кушма җөмләләрнең сөйләмдә актив кулланыла торган  төрләреннән файдалана алу

     

25

Изложение. “Сәламәтлек-зур байлык”

Г

К

Ф

Китап белән мөстәкыйль эшләүне күзәтү

Конкрет бер тема буенча хикәя төзеп яза  белү.

     

26

 Аналитик һәм синтетик иярчен җөмләләр.

Л

Г

К

К

Алган белемнәрне практикада куллану

Аналитик һәм синтетик иярчен җөмләләрне аера белү.Проблемага карата фикерне язмача җиткерә белү

     

Беркем дә, бернәрсә дә  онытылмый. - 5

 

 27

Фонетика.

Г

К

Ф

Чишелеш юлларын эзләү

Әсирлек,кайгы,куркыныч,үкенечле,читлек, байтак

     

28

Әйтелү максаты ягыннан җөмлә төрләре.

Г

К

Ф

Сан төркемчәләренең ясалышын һәм кулланылыш үзенчәлекләрен күзәтү

Һәлак булды,олыла, тоткын,зурла,

Кушма җөмләләргә анализ

       

29

Антоним, синоним, омоним сүзләр.

Л

КФ

Монологик сөйләмдә иярчен җөмләләрне куллана белү

Калкулык,шуыша,хәл җыйды,явыз,сирәк,тетрәү,чокыр

     

30

Мөстәкыйль эш. “Җөмләдә сүзләр тәртибе”

Г

К

Ф

Синонимик рәт ясауны булдыру, антоним табу

Һөҗүм, тирән, чокыр, явыз, сакчы, шуыша,курку,кан,җиңү,ату дигән лексиканы үзләштерү Кушма җөмлә төрләрен дөрес кулланып, тәрҗемә итүгә ирешү.

     

31

Сүз ясагыч кушымчалар.

Л

К

ф

Китап белән мөстәкыйль эшләүне күзәтү

Сыйфат ясагыч кушымчаларны  дөрес куллану

     
     

Кабатлау дәресләре - 4

     

33

Еллык контроль эш “Морфология һәм синтаксис”

Л

Г

К

К

Мөстәкыйль эшләү күнекмәләрен булдыру

Язма сөйләмдә тыныш билгеләрен дөрес куя белү.

     

34

   Хаталар өстендә эш.“Морфология һәм синтаксис”Йомгаклау.

Л

Г

К

К

Алган белемнәрне практикада куллану

Татар җөмләсендә сөйләм яңалыгының хәбәр алдында урнашуын белү. (Бүген безгә кунаклар килә. Кунаклар безгә бүген килә. Кунаклар бүген безгә килә).

     
                           

 

                                                 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

СӨЙЛӘМ ЭШЧӘНЛЕГЕ ТӨРЛӘРЕНӘ ӨЙРӘТҮГӘ ТАЛӘПЛӘР

 

ДИАЛОГИК СӨЙЛӘМ

МОНОЛОГИК СӨЙЛӘМ

УКУ

ЯЗУ

Лексик тема буенча сөйләшү Тиешле сорау яки җавап репликаларын өстәп, диалог төзү;

Укылган яки тыңланган текстның төп эчтәлеге буенча сораулар куя һәм җавап бирә белү.

Укытучы тәкъдим иткән тема буенча хикәя төзеп сөйләү Хикәянең ахырын уйлап бетерү;

Диалогик сөйләмне монологка әйләндерү.Укылган яки тыңланган текстның төп эчтәлеген сөйләп бирү. . Әдәби әсәрнең эчтәлеген сөйләп аңлату;

 әсәрнең төрен һәм жанрын билгеләү;

 автор позициясен ачыклау.Аралашу барышында коммуникатив максатка ирешү һәм үз фикерләрен эзлекле итеп белдерү; тормыштагы вакыйгалар, күренешләр турында хәбәр итү һәм фикер йөртү; укылган яки тыңланган текстның эчтәлеген мөмкин кадәр эзлекле һәм аңлаешлы итеп сөйләү.

 

 әдәби бәйләнеш тәләпләрен саклаган хәлдә өйрәнелгән әсәрләрне (яки өзекләрне) сәнгатьле итеп уку;

 әдәби әсәргә дәлилле рәвештә үз мөнәсәбәтен белдерү;

 рус һәм татар телендәге әсәрләрнең  уртак һәм милли үзенчәлекләрен билгеләү, әхлакый кыйммәтләрне чагыштырып бәяләү;

 татар һәм рус телендәге әсәрләргә  телдән һәм язмача фикерен белдерү, аларга бәя бирү;

 татар әдәби теленең нормаларына нигезләнеп, кирәкле темага телдән һәм язмача бәйләнешле текст төзү;

 диалогта яисә бәхәстә катнашып, үз фикерен исбатлый белү.

Актив  үзләштерелгән  сүзләрне яттан яза белү;

лексик тема буенча   хикәя язу;укылган яки тыңланган текстның эчтәлеге буенча сорауларга язмача җавап бирү.

Бәйләнешле текстларны рус теленнән татарчага язмача тәрҗемә итү; тәкъдим ителгән тема буенча чыгыш ясау өчен тезислар язу; аралашу ситуацияләрендә сөйләм үрнәкләреннән һәм гыйбарәләреннән файдалану. 

 

 

 

Укучыларның белем һәм күнекмәләрен бәяләү критерийлары

Эш төрләре

“5”ле

“4”ле

“3 ле

“2”ле

1

Тыңланган текстның эчтәлеге буенча сорауларга язмача җавап бирү.

Эчтәлекне тулаем аңлап,  барлык сорауларга язмача дөрес җавап бирелгән, 1 орфографик хатасы яки эчтәлеккә бәйле 1 хатасы бар.

Эчтәлекне аңлап, сорауларга дөрес җавап бирелгән, әмма 2-3 орфографик, 3 пунктуацион яки эчтәлеккә бәйле 2-3 хатасы бар.

Эчтәлекне өлешчә генә аңлап, сорауларга төгәл җавап бирелмәгән, 5 орфографик, 5 пунктуацион яки эчтәлеккә бәйле  4-5 хатасы бар.

Сорауларга бирелгән җавапларның яртысы дөрес түгел, 6 орфографик, 6 пунктуацион яки эчтәлеккә бәйле 5 тән артык хатасы бар.

2

Диалогик сөйләм

Укучы бирелгән ситуация яки өйрәнелгән тема буенча әңгәмә кора ала, әйтелеше һәм грамматик төзелеше ягыннан дөрес, эчтәлеге ягыннан эзлекле һәм тулы диалогик сөйләм төзи.

Укучы бирелгән ситуация яки өйрәнелгән тема буенча әңгәмә кора ала, әмма репликаларның әйтелешендә һәм аерым сүзләрнең грамматик формаларында 2-3 хата җибәреп, эчтәлеге ягыннан эзлекле диалогик сөйләм төзи.

Укучы өстәмә сораулар ярдәмендә генә әңгәмә кора ала, репликаларның әйтелешендә һәм сүзләрнең грамматик формаларында 4-6 хата җибәреп, эчтәлеген бозып, диалогик сөйләм төзи.

Укучы бирелгән ситуация яки өйрәнелгән тема буенча диалог төзи алмый.

3

Монологик сөйләм

Укучы өйрәнелгән яки тәкъдим ителгән тема буенча әйтелеше, грамматик төзелеше ягыннан дөрес һәм эчтәлеге ягыннан тулы, эзлекле монологик сөйләм төзи.

Укучы өйрәнелгән яки тәкъдим ителгән тема буенча эзлекле сөләм төзи, әмма аерым сүзләрнең әйтелешендә, грамматик формаларында яки җөмлә төзелешендә 2-3 хатасы бар.

Укучы өйрәнелгән яки тәкъдим ителгән тема буенча эзлекле сөйләм төземи, сүзләрнең әйтелешендә, җөмлә төзелешендә 4-7 хата ясый.

Укучы өйрәнелгән яки тәкъдим ителгән темага монолог төзи алмый.

4

Уку

Укучы тәкъдим ителгән текстның эчтәлеген тулаем аңлап, авазларны һәм сүзләрне дөрес әйтеп, басымны дөрес куеп, сәнгатьле һәм аңлаешлы итеп тиешле тизлектә укый.

Укучы тәкъдим ителгән текстның эчтәлеген аңлап, сәнгатьле һәм аңлаешлы итеп, әмма 2-3 орфоэпик хата җибәреп (авазларның әйтелешен бозып, басымны дөрес куймыйча, синтагмаларның бүленешендә ялгышып) укый.

Укучы тәкъдим ителгән текстның эчтәлеген өлешчә аңлап, 4-6 тупас орфоэпик хата җибәреп укый, уку тизлеге акрын.

Укучы тәкъдим ителгән текстның эчтәлеген бөтенләй аңламыйча, орфоэпик кагыйдәләрне бозып, 7 дән артык әйтелеш хатасы җибәреп һәм уку тизлегенә куелган таләпләрне сакламыйча укый.

5

Сүзлек диктанты

Эш пөхтә, төгәл һәм орфографик хаталарсыз язылган.

Эш пөхтә, төгәл язылган, әмма 1-3 төзәтүе яки 1-2 орфографик хатасы бар.

Эш пөхтә һәм төгәл язылмаган, 4-5 төзәтүе яки 3-5 орфографик хатасы бар.

Эш пөхтә һәм төгәл язылмаган, 6 яки аннан артыграк хатасы бар.

6

Диктант

Диктант пөхтә һәм төгәл язылган, 1 орфографик, 1 пунктуацион хаталы.

Диктант пөхтә һәм төгәл язылган, 2-3 орфографик, 2-3 пунктуацион хаталы.

Диктант пөхтә һәм төгәл язылмаган, 4-6 орфографик, 6 пунктуацион хаталы.

Диктант пөхтә язылмаган, 7 дән артык орфографик, 7 дән артык пунктуацион хаталы.

7

Изложение

Тыңланган текстның эчтәлеге тулы, эзлекле һәм дөрес язылган, 1 орфографик, 1 пунктуацион яки 1 грамматик хаталы эш.

Тыңланган текстның эчтәлеге эзлекле һәм дөрес язылган, ләкин 1-2 эчтәлек ялгышы җибәрелгән, 2-3 орфографик, 2-3 пунктуацион яки 2-3 грамматик хаталы эш.

Тыңланган текстның эчтәлеге өлешчә эзлекле язылган, 4-5 орфографик, 4 пунктуацион яки 4-5 грамматик хаталы эш.

Тыңланган текстның эчтәлеге бөтенләй ачылмаган, эзлекле язылмаган, 6 дан артык орфографик, 5 тән артык пунктуацион яки 6 дан артык грамматик хаталы.

8

Сочинение

Эш тәкъдим ителгән темага эзлекле язылган һәм эчтәлеге тулы ачылган, 1 орфографик, 1 пунктуацион яки 2 грамматик хатасы бар.

Эш тәкъдим ителгән темага эзлекле язылган, ләкин 2-3 эчтәлек ялгышы, 2-3 орфографик, 2-3 пунктуацион хатасы бар.

Эш тәкъдим ителгән темага өлешчә эзлекле язылган, эчтәлеге тулысынча ачылмаган, 4-5 орфографик, 4-5 пунктуацион һәм җөмлә төзелешендә хатасы бар.

Эш тәкъдим ителгән темага эзлекле язылмаган һәм эчтәлеге ачылмаган, 6 дан артык орфографик, 6 дан артык пунктуацион һәм грамматик хатасы бар.

 

Язма эшләрнең күләме:

        Сүзлек диктанты  – 28-33 сүз

Диктант: уку елы башында – 95-105 сүз, уку елы ахырында – 105-115 сүз

Изложение: уку елы башында – 150-160 сүз, уку елы ахырында – 165-175 сүз

 

 

Рус телендә сөйләшүче балаларның татар теленнән белем һәм күнекмәләрен тикшерү төрләре.

10 нчы сыйныф

Эш төрләре

Сыйныф

 
   

10

 

1.

Тыңлап аңлау

1,5-2,0 минут

 

2.

Диалогик сөйләм

11-12 реплика

 

3.

Монологик сөйләм

10-12 фраза

 

4.

Һәр тема буенча ара-лаша белү күнекмә-ләрен ситуатив күне-гүләр аша тикшерү

5

 

5.

Уку

95-100 сүз

 

6.

Язу:

   
 

сүзлек диктанты

25-27 сүз

 
 

сочинение

12-15 җөмлә

 

 

МӘГЪЛҮМАТ ҺӘМ БЕЛЕМ БИРҮ ЧЫГАНАКЛАРЫ

УМК

Укытучы өчен методик   әдәбият

Укучылар өчен әдәбият

- Программа“Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә татар телен һәм әдәбиятын укыту программасы” (рус телендә сөйләшүче балалар өчен): 1-11 сыйныфлар / Төз.-авт.: К.С. Фәтхуллова, Ф.Х. Җәүһәрова. – Казан: Мәгариф, 2010.

3.Дәреслек:  Хәйдәрова Р.З. Татар теле  Рус телендә урта гомуми белем бирүче мәкт.

10 нчы с-фы өчен д-лек 2009 ел(рус телендә сөйләшүче балалар өчен)/Р.З.Хәйдәрова,

 Диктантлар җыентыгы (төрле авторлар)

- Изложениеләр җыентыгы (төрле авторлар)

-  Н.В. Максимов.Татар теленнән тестлар

1. Вәлиева Ф.С., Саттаров Г.Ф.

2. Зәкиев  М.З. Татар синтаксисы. К.: “Мәгариф” нәшрияты, 2005.

3. Хисамова Ф.М. Татар теле морфологиясе. К.: “Мәгариф” нәшрияты, 2006.

4. Галлямов Ф.Г. Татар теле дәресләрендә синтаксик һәм пунктуацион анализ. Алабуга, 1996.

5. Гыймадиева Н., Нуруллина Р.Татар теленнән кагыйдәләр җыентыгы. К.: “Мәгариф”, 2007.

6. Максимов В.Н. Урта мәктәптә татар теле укыту. Фонетика. Морфология.К.: “Мәгариф” н-ты, 2004.

7. Татар теленнән күнегүләр һәм тестлар.-Казан: Яңалиф, 2006

8. Эш кәгазьләре үрнәкләре/З.В.Валиев.-Казан: Татар китап нәшрияты, 1999

9.Татар теле: Кагыйдәләр, күнегүләр:Урта гомуми белем бирү мәкт. өчен/Ф.Ф.Харисов, Ч.М.Харисова.-Казан: Мәгариф, 2007

10 Татар теленнән тестлар: Уку-укыту ярдәмлеге/Н.В.Максимов.-Казан: Мәгариф, 2008

11. Урта мәктәптә татар теле укыту: Фонетика. Морфология: Укытучылар өчен методик кулланма/ Н.В Максимов.-Казан: Мәгариф, 2004

12.Татар теле һәм әдәбияты укытуда яңа технологияләр / төзүчеләр Р.З.Хәйдәрова, Г.М.Әхмәтҗанова. – Яр Чаллы, 2011

1. Лингвистик анализ үрнәкләре.

2. Татар телендә тыныш билгеләре.

3.Ф.Г.Сәяпова, Ф.С.Кәримова

«Гади һәм кушма җөмлә синтаксисыннан таблицалар» Яр Чаллы, ӨПББИ,1999

4.Н.В. Максимов.Татар теленнән тестлар

Электрон күрсәтмә:

1. www.mon.tatar.ru.

2.www.rus.test.ru

 

КОНТРОЛЬ-ҮЛЧӘҮ МАТЕРИАЛЛАРЫ

                                           Контроль эш.Исемнәрнең тартым б\н төрләнеше.

1нче күнегү. Җөмләләрне тәрҗемә итегез.

1.         Я работаю на кондитерской фабрике «Заря».

2.         Сколько градусов сегодня на улице?

3.         Наша улица самая большая.

4.         Я хотел бы пойти на эстрадный концерт.

5.         Зрители аплодировали стоя.

6.         Сколько  действий в этом спектакле?

7.         Лошади любят овес

8.         Какое у вас образование?

9.         Когда основан Казанский университет?

10.       Наша школа двухэтажная.

2нче күнегү. Сорауларны дәвам итеп языгыз

1) Мәктәпне тәмамлаганнан соң, син ...................................................................................?

2) Ярдәм кирәк булса, сез ..........................................................................................................?

3) Укучылар, сезнең ...................................................................................................................?

4) Тәрбияле кеше ........................................................................................................................?

5) “Кичер, илем!” шигырен .......................................................................................................?

6) Бөек Җиңүнең 65 еллыгын ....................................................................................................?

7) Вакыты булганда,  ул .............................................................................................................?

8) Кунакка баргач, алар ..............................................................................................................?

9) Бүгенге яшьләр ......................................................................................................................?

10) Гадел Кутуйның “Рөстәм маҗаралары”исемле әсәрен ....................................................?

3нче күнегү.  Калын хәрефле сүзләрне синонимнары белән алыштырыгыз

1)         Казан шәһәре ................................

2)         шәфкатьле кешеләр ................................

3)         шатлыклы хәбәрләр ....................................

4)         сабыр балалар ................................

5)         хөрмәт иткән укытучыбыз ........................................

6)         мәшһүр язучы ........................................

7)         туган илне ярату ...........................................

8)         дустым кебек акыллы .............................

9)         юл аша чыгу ....................................

10)       кешеләрнең тормышы ................................

4нче күнегү. Тәрҗемә итеп языгыз

1) Что с ним случилось вчера?

.......................................................................................................................................................

2) Какой сегодня день недели?

.....................................................................................................................................................

3) Простите, к вам можно обратиться?

......................................................................................................................................................

4) Твой друг сейчас в Лондоне?

...................................................................................................................................................

5) Когда день рождения твоей мамы?

.........................................................................................................................................................

6) Кто ответил на эти  вопросы?

......................................................................................................................................................

7) Ты пойдешь со мной на рыбалку?

.....................................................................................................................................................

8) Можно взять этот словарь?

.....................................................................................................................................................

9) Когда они уезжают отдыхать?

.....................................................................................................................................................

10) Чье имя носит Большой концертный зал Республики Татарстан?

.....................................................................................................................................................

5нче күнегү. Кирәкле кушымчаларны  языгыз

Мин озак еллар мәктәп.......... эшләдем. Мин укыткан малайлар үсеп егет булдылар, һәрберсе үзенчә тормыш корды. Ләкин минем өчен бер нәрсә ачылды: малай вакытта өе......., мәктәп............ хезмәт тәрбиясе һәм бераз гына авырлык күргәннәре, үскәч, юньле кешеләр булып танылдылар. Әдәп-әхлакның нигезе хезмәт............ икәненә мин тагын бер тапкыр ышандым.  Егет кеше (батыр кеше) кем? Батырлык........... нигезе.......... ни ята? Бары тик әхлаклылык, әдәплелек.  Әхлаксыз кеше батырлык эшли алмый. Николай Островский, Муса Җәлил, Олег Кошевой һәм башкалар........... алыгыз: өлкәннәр............., әти-әнисе......... ихтирам итә белгән, авырлыкны бүтәннәр........... кадәр үзенә ала торган кешеләр булганнар алар (Мөхәммәт Мәһдиевтән).

6нчы күнегү. Кирәкле репликаларны  языгыз

     - Әйт әле, синең кем буласың килә?

     - ............................................................................................................................................

              - Ни өчен?

              - ..............................................................................................................................................

             - Ә синең гаиләңдә бу һөнәр ияләре бармы?

             - ...............................................................................................................................................

             - Синеңчә, хәзер иң популяр һөнәрләр ниндиләр?

             - ..................................................................................................................................................

             - Ә табиб һөнәре сиңа ошыймы?

             - ..................................................................................................................................................

             - Киләчәктә кайсы югары уку йортында укыйсың килә?

             - ...................................................................................................................................................

             - Мәктәптә кайсы фәннәр күбрәк ошый?

             - .....................................................................................................................................................

             - Дәресләрдә сез нәрсәләр эшлисез?

             - .......................................................................................................................................................

             - Тормышта син кемнән күбрәк үрнәк аласың?

             - .......................................................................................................................................................

             -  Яхшы белгеч булу өчен, ниләр эшләргә кирәк?

             - ...........................................................................................................................................

Контроль эш  Сүз төркемнәре

  1. Бирелгән җөмләләрдәге фигыльләрнең төрен билгеләгез.

Тәрҗемә итегез.

Вакытыгыз булса, татар рәссамнары турында тапшыруны карагыз. Әйтәсе сүзеңне алдан уйла. Син бүләк иткән беләзек миңа ошады. Музейга баргач, без борынгы бизәнү әйберләрен күрдек.  Кибеткә барышлый, туганнарыбызны очраттык һәм, сөйләшә-сөйләшә, бергә киттек. 

2. Җөмләләрне тәрҗемә итегез.

Написав письмо, она оставила его на столе. По пути домой мы зашли в библиотеку.

Друзья, интересующиеся драгоценными камнями, остановились около выставки.

Это здание было построено в начале прошлого века. Если успешно сдашь экзамены, поедешь на море.

3. I,  II,  III төр изафәгә 5әр мисал языгыз һәм тәрҗемә итегез.

4. Тест.

1. “Хәят” әсәренең авторы кем?

а) Фатих Хөсни; б) Фатих Әмирхан; в) Әмирхан Еники.

2. Хәят кайда белем алган?

а) гимназиядә; б) өйдә; в) университетта.

3. “Кем җырлады” әсәрендә геройлар кайда очрашалар?

 а)  санитар поездында; б)  җимерек станциядә; в)  очрашмады

Контроль эш.Морфология һәм синтаксис

10нчы сыйныф (2 нче яртыеллык)

1редложи другу:

- почитать книги о Татарстане;

-посетить Национальную библиотеку Татарстана.

2.Кирәкле кушымчаларны куеп, җөмләләрне языгыз.

а) Авылдагы туганнарыбыз без... бик еш кунак... киләләр.

б) Казан илебез... зур һәм данлы мәдәни үзәкләре... берсе булып кала бирә.

в) Фәрит... әтисе гөмбәләр... бик яхшы белә.

3.Сорауларның кушымчаларын язып бетерегез һәм сүз төркемнәрен күрсәтегез.

Нишлә ________өйрәнү          ___шарт фигыль

Нишлә ________өйрәнергә     ___боерык фигыль

Нишлә ________өйрәнсә         ___сыйфат фигыль

Нишлә ________өйрәнгәч       ___хәл фигыль

Нишлә ________өйрәнүче       ___инфинитив

Нишлә ________өйрәнсен       ___исем фигыль

4.Сүзләрнең антоним парларын табыгыз.

Авыр, дус, начар, киттем, күп.

5.Диалог төзегез. Тема: Туган көндә исерткеч эчемлекләр эчү яки эчмәү.

- тәкъдим итү

- риза булмау

- аңлату

- сорау бирү

- исбатлау

- риза булу

Контроль эш.

10нчы сыйныф (2 нче яртыеллык) II-в.

1.Предложи другу:

- съездить на каникулах в Казань;

- подготовить сообщение о Татарстане для иностранцев.

2.Кирәкле кушымчаларны куеп, җөмләләрне языгыз.

а) Әти-әнием бакча... эшләгән..., мин алар... һәрвакыт булышам.

б) Син ничәнче ел... мәктәп... тәмамла...?

в) Казан... ерак гасырлар... килгән зур тарихы бар.

3.Сорауларның кушымчаларын язып бетерегез һәм сүз төркемнәрен күрсәтегез.

Нишлә ________саубуллашу          ___шарт фигыль

Нишлә ________сабуллашырга     ___боерык фигыль

Нишлә ________саубуллашса         ___сыйфат фигыль

Нишлә ________саубуллашкач       ___хәл фигыль

Нишлә ________саубуллашучы       ___инфинитив

Нишлә ________саубуллашсын       ___исем фигыль

4.Сүзләрнең антоним парларын табыгыз.

Шатлык, акыллы, батыр, өстендә, киң.

5.Диалог төзегез. Тема: Сәламәтлек – зур байлык.

- киңәш бирү

- риза булмау, фикерне кире кагу

- исбатлау

- риза булу, килешү.

                                                                                               Изложение

                                                                                      Сәламәтлек –зур байлык.

 Халык:”Дөньяда иң зур байлык-сәламәтлек”,-ди.Чыннан да шулай.Сәламәт кеше эшли дә,тормышын яхшырта,ял  да итә.

    Һәр кеше үзенең сәламәтлеге өчен  үзе җаваплы.Сәламәт булу өчен ,кеше нәрсәләр эшләргә тиеш?

    Сәламәт булу өчен ,беренче чиратта спорт белән шөгыльләнергә кирәк .Укучылар төрле спорт түгәрәкләренә йөри алалар.Мәсәлән,айкидо,гимнастика,волейбол,карате,җиңел атлетика,бию түгәрәкләре эшли.Иртән зарядка ясарга  мөмкин.

   Кышын тимераякта яки чаңгыда шуарга кирәк.Кышкы саф һава да сәламәтлеккә файдалы.Җәен елгада су коенырга,кояшта кызынырга була.Теләсәң,велосипедта йөрергә мөмкин.Икенчедән,көндәлек  режимны сакларга,акыл хезмщтен физик хезмәт белән аралаштырырга,авыр эштән соң ял итәргә кирәк.

   Дөрес туклану да организм өчен бик файдалы.Күбрәк яшелчә һәм җиләк-җимеш ашарга кирәк.Йокы алдыннан  кыздырылган,майлы, артык  баллы  ризыклар ашарга ярамый.

   Әлбәттә ,ел вакытына карап,дөрес киенә белү дә бик мөһим.Җәен җиңел ,кышын җылы кием кияргә кирәк.Кыш көне яланбаш йөрү,кыска җиңел курткалар кию төрле авырулар китереп чыгара.

   Әлбәттә ,сәламәтлекне саклау өчен,исерткеч  эчемлекләр эчмәү ,тәмәке тартмау-иң беренче шартлар.Димәк,һәр кеше үзенең сәламәтлеген үзе саклый ала.

                                                                           Биремле диктант.      Көзге урман.                                             

Көзге урман буенда озак йөрде Ахияр.Урманның иң матур чагы бу.Көннәр матур тора,ләкин никадәр генә кояшлы ,җылы булмасын,усак инде сап-сары.Якты сихри урман буеннан барганда,кинәт кенә кызыл төлке булып ,бер ялкын бәрә.Анысы-миләш.Көрән-сары төскә кергән өрәңге яфраклары инде аяк астына түшәлә башлаган.Күп тә үтмәс,табигать алар өстенә мул гына яңгыр бирер дә бер төнне суытып ,җир өстен каты кабыклы  яфрак юрган белән төрер,агач орлыкларын.үлән тамырларын кышкы зәһәр салкыннардан саклар.        

      Күк йөзендә пәрәвез оча.Биек зәңгәр күктән аксыл ефәк җепләр бара.Бәрәңге басуы саргылт кояш нурына кона.,анда-санда сыек зәңгәр төтен үрмәли. (105)

   Бирем: текстан тартымлы исемнәрне табарга һәм зат-санын билгеләргә.  

У вас нет прав для создания комментариев.