Ризаэтдин Фәхретдингә.
Рейтинг:   / 0
ПлохоОтлично 
 

Ризаэтдин Фәхретдингә.

Асылына төшенәмен сүзнең:

“Вакыт белән табыла якутлар”...

Асылташның әгәр чын дигәнен

Уңдыра алмый еллар-вакытлар.

Энҗе-мәрҗән кебек һәрбер сүзе

Тик сатылмый-алар бәһасез.

Фәхретдиннәр кебек илаһилар

Гасырга бер туа -бәхәссез!

Әдәп-әхлак,тәүфыйк төшенчәсе

Югалырга торган заманда

Фәхретдиннәр агартуы кирәк-

Авыл да бер хәзер, калаң да...

Асылташка һәркем күзе кыза-

Үзенеке дия башкорт та...

“Үз якутын сатмый”,- диеп татар

Кычкырырга күптән вакыт ла!

 

Әнисә Хадиуллина.2нче мәктәп.

У вас нет прав для создания комментариев.