Мастер - класс
Рейтинг:   / 9
ПлохоОтлично 
Күлле-Киме урта гомуми белем бирү мәктәбенең Ары филиалы укытучысы Вәлиева Миләүшә Равил кызы үткәргән
мастер-класс планы
Максат: Укучыларга фигыль турында төп төшенчә бирү. Төркемдә эшләп иҗади хезмәттәшлек кебек күнекмәләрне үстерү.
Мастер – класс барышы.

1. Укытучы. Укучылар миңа бүген дәрескә килгәндә Кыш бабай очрады бит әле. “Соңлап булса да, алдынгы укучыларга сюрприз әзерләгән идем, тапшыра алмассыңмы”- дип үтенгәч, алып килдем менә. Ә сюрпризлар серле, укучылар. Хәзер мин сезгә аларның серен чишәм. Хәзер берәм-берәм үзегезгә туры килгән бүләк белән нәрсә эшләп булуны әйтеп барырга кирәк. Әйдә ,укучылар, рәхим итегез. (Укучылар берәм – берәм укытучы янына киләләр, кечкенә сумкаларга салынган предметларны алып китеп кулларына тоталар. Такта янына тезелеп һәркем үзендәге предмет белән эшләп күрсәтә.
Скакалка (Сикерә)
Мәсьәлә (чишә)
Чипсы (ашый)
Туп (уйный)
Китап (укый)
акча(шатлана)слайд 1
2.Инде минем сорауга җавап биреп карыйк. Экранда язылган сүзләр нинди сорауга җавап бирә, нәрсә белдерә? Андый сүзләр татар телендә ф и г ы л ь була. Слайд 2
3.Хәзер урыннарыгызга утырыгыз инде. Туп уйнаучы кем иде әле? Әйдә аның турында төрлечә әйтеп карыйбыз. ... кичә нишләде? Нишләгән? ... бүген нишли? ... иртәгә нишләячәк ? нишләр? Слайд 3-заман.Билгеле- билгесез төшенчәсе әйтелә.
4.Укучылар әйдә сезнең сюрпризлар белән уен уйнап карыйбыз. Мин тылсымчы булам. (Укытучы тылсым таягын кулына ала) Сез бу бүләкләрдән туйдыгыз, ди. Аларны тотасыгыз килми , ачуыгыз чыга. Хәзер сез үз фикерегезне әйтәсез
Скакалка бик кыска (Сикерми)
Мәсьәлә искиткеч авыр(чишми)
Чипсы тәмсез (ашамый)
Туп бушап беткән(уйнамый)
Китап ертык(укымый)
Акча чын түгел(шатланмый)
Слайд 4
5. Сим-сим укучылар үз хәлләренә кайтсын . Кыш бабай җибәргән бүләкләр бик әйбәт.
6.Укучылар без бүген нәрсә белдек инде? Слайд 5
Дәресне йомгаклау. Укучылар без бүген фигыль турында төп мәгълүматны алдык. Алдагы дәресләрдә һәрберсе турында аерым – аерым өйрәнербез.

У вас нет прав для создания комментариев.