Иярченле кушма җөмләләрнең төзелеше ягыннан төрләре, синтетик иярчен җөмләләр янында тыныш билгеләре куелышы буенча укучыларның белемнәрен ныгытуга дәрес эшкәртмәсе.
Рейтинг:   / 0
ПлохоОтлично 

                              Татарстан Республикасы

                             Апас муниципаль районы

        БГББУ « Азбаба урта гомуми белем бирү мәктәбе»

 Тема.  Иярченле кушма җөмләләрнең төзелеше ягыннан төрләре, синтетик иярчен җөмләләр янында тыныш билгеләре куелышы буенча укучыларның белемнәрен ныгытуга дәрес эшкәртмәсе.

Автор: 1нче категорияле  татар теле һәм әдәбияты укытучысы Мәрдәнева Әлфия Равил кызы

                                                   2016

Тема. Иярченле кушма җөмләләрнең төзелеше ягыннан төрләре, синтетик иярчен җөмләләр янында тыныш билгеләре куелышы буенча укучыларның белемнәрен ныгыту дәресе.

 Максат.

1. Иярченле кушма җөмләләрнең төзелеше ягыннан төрләре, синтетик иярчен җөмләләр янында тыныш билгеләре куелышы буенча укучыларның белемнәрен төрле күнегүләр эшләп  ныгыту.

2. Иярчен җөмләләрнең мәгънә ягыннан төрләре буенча белемнәрен үстерү.

3. Туган телебезгә мәхәббәт, ихтирам тәрбияләү.

Җиһаз. Проектор, таратма материал.

Дәрес барышы.

II. Актуальләштерү

-Хәерле иртә, укучылар! Без бүген үткән дәрестә алган белемнәребезне ныгытуга күнегүләр эшләрбез. Сез өйдә  өйрәнгән темалар буенча бер-берегезгә сораулар хәзерләп килергә тиеш идегез. Рәхим итегез.

(куиз-куиз-трейд структурасы ярдәмендә, карточкалар ясыйлар, яртысын янындагы укучыга бирә, калган яртысын 2гә бөкләп, күренә торган ягына соравын яза, икенче ягына җавабын ) - 2минут,  аннары урындыкларны этеп торалар, үзләре теләгән кешене табып, сорауны аңа бирәләр, җавап бирә алмасалар, аңлатырга тырышалар. Җавап бирсәләр, мактыйлар.

III. Төп өлеш. Күнегүләр эшләү.

1.Карточкалар белән эш, дәфтәрләрдә язып  эшлиләр. Аналитик, синтетик төрләргә аералар, җөмлә кисәкләре ягыннан тикшерәләр.

2.Физкультминут. Микс-фриз-груп структурасы. Без хәзер ял итеп алабыз. Музыка уйный башлау белән буталып биибез, музыка туктауга катып калабыз. Сорауның җавабындагы сан чаклы төркемнәргә берләшеп басабыз.

-Иярченле кушма җөмлә өлешләре? (2 шәрләп басалар)

-Синтетик иярчен  җөмләне баш җөмләгә  бәйләүче чаралар саны? (3әрләп басалар)

- Кушымча, бәйлек һәм бәйлек сүзләр ярдәмендә баш җөмләгә бәйләнгән  иярченле җөмләдә тыныш билгесе (1әр кеше генә баса)

--Иярченле кушма җөмләнең төзелеше ягыннан төрләре (2шәрләп басалар)

3.Дәреслектәге күнегүләрне эшләү.59-60нчы күнегүләр

59нчыда, телдән аңлаталар, схемаларын тактада төзиләр

60нчыны дәфтәргә язып.

IV. Рефлексия.

 

Тест

 

1.Хәбәрлек санына карап, җөмләләр нинди төрләргә бүленәләр?

 

1) гади-кушма

 

2) бер составлы- ике составлы

 

3) тулы- ким

 

 

 

2.Кушма җөмләләр ничек оеша?

 

1) бер ярымхәбәрлекле гади җөмләләрдән

 

2) ике яки икедән артык  хәбәрлеге булган җөмләләрдән

 

3) аерымланган хәлләр һәм аерымланган аныклагычлар белән

 катлауландырылган гади җөмләләрдәнтора?

 

 

 

 

 

3.Иярчен җөмләләрнең кайсы мәгънәви төре артык?

 

1) ия җөмлә

 

2) хәбәр җөмлә

 

3) аергыч җөмлә

 

4) тәмамлык җөмлә

 

5) вакыт җөмлә

 

6) урын җөмлә

 

7) шарт җөмлә

 

8) кире җөмлә

 

9) сәбәп җөмлә

 

10) максат җөмлә

 

11) рәвеш җөмлә

 

12) күләм җөмлә

 

13) чагыштырма җөмлә

 

14) аныклагыч җөмлә

 

 

 

 

 

4.Кайсы чара синтетик чараларга керми?

 

1) килеш кушымчалары

 

2) бәйлек һәм бәйлек сүзләр

 

3) мөнәсәбәтле сүзләр

 

4) янәшә тору чарасы

 

 

 

 

 

5.Кайсы чара аналитик чараларга керми?

 

1) мөнәсәбәтле сүзләр

 

2) ияртүче теркәгечләр

 

3) көттерү һәм аныклау интонациясе

 

4) бәйлекләр һәм бәйлек сүзләр

 

 

 

 

 

6.Җөмләнең төрен билгеләгез:

 

Ерак түгел моңаеп

 

Утыра ромашка кызы.(М.Җ.)

 

1)      гади

 

2)      кушма

 

 

 

 

 

7.Иярчен җөмләнең мәгънәви төрен билгеләгез

 

Кемнең эше юк, шуның ашы юк.

 

1)      иярчен ия җөмлә

 

2)      иярчен аергыч җөмлә

 

3)      иярчен рәвеш җөмлә

 

 

 

 

 

8. Иярчен аергыч җөмләне табыгыз

 

1) Син булмаган өйгә кайтасым да килми.

 

2) Аты бар-арыслан.

 

3) Бер нәрсәне исеңдә тот: син бу җирдә берәү генә.

 

 

 

 

 

9.Хәбәрлекнең саныннан чыгып, җөмләнең төрен билгеләгез

 

Җир яңара, җир яшәрә.

 

1)      гади җөмлә

 

2)      кушма җөмлә

 

 

 

 

 

10. Иярчен җөмләнең төзелеше ягыннан төрен билгеләргә.

 

Халыкның беләсе килә: нәрсәләр сатмакчы ул?          

 

1)      синтетик иярчен җөмлә

 

2)      аналитик иярчен җөмлә

Өй эше.  Грамматик биремле  индивидуаль карточкалар.

 
     

 


У вас нет прав для создания комментариев.