Разработка урока по татарскому языку
Рейтинг:   / 3
ПлохоОтлично 

Татарстан Республикасы Ютазы муниципаль районының

муниципаль  мәгариф учреждениесе

2 нче санлы Урыссу төп гомуми  белем бирү мәктәбе

Куркак юлдаш.

(Татар халык әкияте)

(5нче сыйныфның рус төркемендә үткәрелгән дәрес)

                                        Материалны 1нче категорияле

татар теле һәм әдәбияты укытучысы

 Йосыпова Руфина Рим кызы әзерләде

2016

 

Сыйныф: 5

Төркем: рус төркеме

Дәреслек: Р.З. Хәйдәрова “Татар теле”.

Тема: “Куркак юлдаш”

Максат:

1.Татар халык авыз иҗаты буларак әкият турында белгәннәрне искә төшерү,

2. Диалогик һәм монологик сөйләм телен үстерү;

3. Укучыларны иҗади сөйләшүгә тарту; татар телен өйрәнүгә кызыксынуларын арттыру.

Җиһазлау: мультимедиа-проектор, дәреслек, аудиоязма, әкият буенча рәсемнәр, компьютер.

Дәрес барышы:

1.Оештыру өлеше.

1.Исәнләшү.

Уңай психологик климат урнаштыру.

- Исәнмесез, укучылар!

- Исәнмесез!

Һава торышы турында әңгәмә.

- Сыйныфта кем юк?

- Ни өчен?

  1. Укучыларны дәрескә хәзерләү.
  2. 2. Актульләштерү.
  3. 2. Өй эшен тикшерү.
  4. 3.  Яңа тема.
  5. 1) Яңа лексика өстендә эшләү (яңа сүзләрне сәнгатьле уку, җөмләләр төзү).

1. Видеоязма тыңлау, сорауларга җавап бирү:

-Яз  нинди була?

-Яз көне нинди үзгәрешләр була?

-Я ңгырлар явамы?

-Көннәр, төннәр нинди?

юлдаш – попутчик                                                   батыррак – храбрее

берзаман  -  однажды                                              иснәгән – понюхал

үлгән булып – притворившись мёртвым             китеп барган – ушёл

2) Текстны сәнгатьле уку.

3) Экрандагы рәсемнәр буенча әңгәмә.

 

1. Рәсемдә кемнәр сурәтләнгән? (Ике юлдаш)

    Рәсемдәге кешеләр нәрсә кигән? (Күлмәк, чалбар, түбәтәй, ...)

2.Әкият геройлары кая юл тоткан? ( Урманга)

   Рәсемдә нинди агачлар сурәтләнгән? ( Каеннар, ... )

3.Рәсемдә нинди хайван сурәтләнгән?  ( Аю)

   Аю усалмы, әллә юкмы? (Юк, ...)

 4. Аюны күргәч, әкият геройлары ни эшли?

 5. Аю җирдә яткан герой янына килеп ни эшли?

 6. Аю әкият геройларына тияме?

 7. Җирдә ятканюлдаш аюдан курыкканмы?

4) Экраннан текст буенча тест эшләү: . Тестларны экран янына чыгып эшләү. Ялгышлар төзәтеп барыла.

1.  Әкият кемнәр турында?

        а) Бер ялкау турында.

        б) Ике бертуган турында.

        в) Ике юлдаш турында.

2. Ике юлдаш кая киткән?

        а) Урманга.

        б)  Авылга.

        в)  Кырга.

3. Урманда бу кешеләргә кемнәр очраган?

         а) Шүрәле.

         б)  Тиен.

         в)  Аю.

4. Аю күргәч, куркак юлдаш нишли?

         а) Авылга кайтып кача.

         б)  Агач башына менеп кача.

         в)  Йөгерә башлый.

5. Аю җирдәге кешене күргәч, ни эшли?

        а) Аның башын, аякларын исни.

        б)  Тотып ашый.

        в)  Агачны селкетергә тотына.

6. Юлдашларның кайсысы куркак булып чыга?

        а) Агач башына качканы.

        б)  Икесе дә.

        в)  Җиргә сузылып ятканы.

4. Физкультминут.

 

5. Яңа материалны ныгыту. Текстны рольләргә бүлеп, сәнгатьле уку.

 

 

 

6. Дәресне йомгаклау. Билгеләр кую.

- Бүген дәрестә нәрсә белән таныштык?

- ...

- Нинди яңа сүзләр белән таныштык.

 

7. Өйгә эш бирү. Әкият буенча сорау җөмләләр төзеп килергә.

У вас нет прав для создания комментариев.