Татар теленнән ачык дәрес план - конспекты
Рейтинг:   / 10
ПлохоОтлично 
АЗНАКАЙ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ БАШКАРМА КОМИТЕТЫ
МӘГАРИФ БҮЛЕГЕ
ТР Азнакай муниципаль районы Азнакай шәһәре 2 нче муниципаль бюджет
гомуми белем учреждениесе
“Урта гомуми белем бирү мәктәбе”

Тема: “Яшелчәләр һәм җиләк – җимешләр”

1 нче квалификацион категорияле
татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Гәрәева Резеда Илкам кызының
3нче (рус төркеме) сыйныф өчен
дәрес – план конспекты


Тема: Яшелчәләр һәм җиләк – җимешләр (3 нче сыйныфның рус телле укучылары өчен)
Максат: ”Яшелчәләр һәм җиләк – җимешләр” темасына бәйле сүзләрне кабатлау, ныгыту һәм аларны сөйләмдә активлаштыру;
Укучыларның сөйләм телен һәм күнекмәләрен үстерү;
Сәламәт яшәү рәвешенә омтылыш тәрбияләү.
Дәрес тибы: Лексик һәм грамматик күнекмәләр камилләштерү
Җиһазлау: Дәреслек, компьютер, мультимедия проекторы, презентация, яшелчә, җиләк – җимеш исемнәре язылган карточкалар.
Кулланылган әдәбият: Балачак бәйрәмнәре, методик ярдәмлек. Яр Чаллы,1994; С.Г.Вагыйзов. Кызыклы грамматика. Казан: Тат.кит.нәшр.1980; Н.Исәнбәт.Татар халык табышмаклары.
Дәрес барышы
I.Оештыру.
1.Исәнләшү.
- Исәнмесез,укучылар! Хәерле көн!
2.Дежур укучы белән әңгәмә.
-Бүген ничәсе? Атнаның ничәнче көне? Атнаның кайсы көне?
-Бүген...
II. Актуальльләштерү.
Укучылар, әйдәгез әле, урамга күз салыйк. Хәзер кайсы вакыт?
(Көз). Слайд күрсәтелә. Көз.
- Әйе, укучылар. Хәзер көз вакыты. Көз көне көннәр нинди була?
(Салкын, яңгыр ява, яфраклар коела. Кошлар җылы якка китә. Кешеләр җылы киенә).
- Ә көз көне нәрсәгә бай, укучылар? Көз безгә нәрсәләр бирә?
(Кыяр, бәрәңге, суган, алма...)
- Дөрес, укучылар, көзге табигать бик бай. Ул безгә яшелчәләр һәм җиләк –җимешләр бирә икән. (Яшелчәләр һәм җиләк – җимешләр турында слайд күрсәтелә).
- Димәк, укучылар, безнең бүген дәреснең темасы –“Яшелчәләр һәм җиләк – җимешләр” дип атала.
III.Белем һәм күнекмәләрне ныгыту.
1. -Әйдәгез, без башта сезнең белән яшелчәләрне һәм җиләк – җимешләргә кагылышлы сүзләрне кабатлап китик.
(Яшелчәләр слайды күрсәтелә).
-Сүзләрне укытучы артыннан кабатлап бару. Кыяр, кишер, кәбестә, шалкан, суган, бәрәңге, чөгендер, кабак.
Сораулар.
-Кыяр нинди? Кыяр тәмлеме? ... Син кыяр яратасыңмы?
-Кишер нинди? Ул файдалымы?
-Кәбестә зурмы? Кәбестәдән нәрсә пешерәләр? (Кәбестә ашы, кәбестә салаты)
-Шалкан кайда үсә? (Бакчада)
-Суган – башлы суган. Ничә баш суган? Суган тәмлеме?
-Бәрәңге нинди? ... Син бәрәңге ашыйсыңмы?
-Чөгендер нинди төсле?
-Кабак нинди?
2.(Слайдта ситуацияләр язылган )
-Попроси у друга, какие он овощи любит?
-Какие овощи у них в саду растут ?
-Хәзер без сезнең белән җиләк – җимешләр турында белемнәрне кабатлап китәрбез.
(Җиләк- җимешләр турында слайд күрсәтелә).
Укытучы артыннан кабатлап барыла. (Алма, груша, чия, банан, ананас, слива, лимон, әфлисун, мандарин, крыжовник, хөрмә)
-Алма нинди төстә? (Яшел) Тагын нинди төстә була? (Кызыл, сары) Син күбрәк нинди алма яратасың кызылмы, яшелме?
-Груша нинди?
-Чия эреме? Вакмы?
-Лимон нинди төстә? Ул баллымы?
-Әфлисун ничә? Безнең бакчада үсәме?
-Мандарин вакмы, эреме?
-Хөрмә тәмлеме?
3.Слайд күрсәтелә. Сораулар:
-Попроси у друга, какие он фрукты больше всего любит?
-Сколько стоит килограмм яблок?
4.Сүзлек белән эш.
-Укучылар, сүзлекчәгә яңа сүзләрне язып та куйыйк.
Слайдта сүзләр : файдалы –полезный
Башлы суган – репчатый лук
Хөрмә – хурма
Эре- крупный
Вак – мелький
Сүзләр белән сүзтезмәләр һәм җөмләләр төзү.
5.Физминутка.
1.-Укучылар, әйдәгез ял итеп алыйк. Барыбыз да урыннардан торабыз. Мин сезгә уенның тәртибен аңлатып китәм. Мин сезгә яшелчәләр һәм җиләк – җимешләр санап барам.Сез, җирдә үсә икән утырасыз, өстә үсә икән басасыз.
Кишер (утыралар), алма (басалар), груша, кыяр, чия, чөгендер, банан, бәрәңге, лимон , суган, әфлисун.
2.Без яшелчә бакчасына барабыз,барабыз.
Тәмле яшелчәләр җыябыз, җыябыз.
Кабак кебек зур үсәбез,
Аннары өйгә таба кайтабыз,кайтабыз.
6.Уеннар.
1. Төркемнәрдә эш. Уен. Менә ике кәрзин һәм сүзләр язылган карточкалар. Ике укучы чыга һәм берсе яшелчәләрне, икенчесе – җиләк- җимешләрне тутыра. Кем дөрес һәм тиз җыяр микән?
2.Калын һәм нечкә әйтелешле сүзләрне аера белү. Шул ук карточкалар. Биреме: Бер укучы –калын сүзләрне, икенче укучы – нечкә сүзләрне кәрзингә җыя. Кем өлгерерәк?
3.Укучыларның логик фикерләү сәләтен үстерүгә интеллектуаль уен. ”Шулай буламы?”
-Кыяр кызылмы?
-Алма шакмаклымы?
-Бәрәңге агачта үсәме?
-Шалкан өйдә үсәме?
-Суган суда үсәме?
-Лимон баллымы?
-Карбыз тәмлеме?
4.Интеллектуаль уен. “Әйтеп бетер». Капма – каршы мәгънәле сүзләрне табу.
-Алма баллы, ә лимон...?
- Чия агачта үсә, ә кыяр ...?
- Агач биек, ә куак ...?
-Агачның яфрагы бар, ә китапның ..? (Бите)
-Чөгендер кызыл, ә шалкан ...?
5. Сәхнәләштерелгән күренеш.
–Укучылар, шушы кадәр байлыкны, муллыкны безгә нәрсә алып килде инде? (Көз).
-Менә безгә көз үзе дә килеп җитте. Әйдәгез, Көзгә сүз бирик.
(Сүз Аделина һәм Алинага бирелә).”Көз һәм балалар” җыры.
-Әйдәгез, хәзер Көзнең кәрзиненә күз салыйк әле. Ниләр бар микән анда?
(Сүз Софьяга бирелә). Р. Миңнуллинның ”К” лар тулган бакчага” шигырен сөйли.
Бу бакчага ни булган?
Бакча “к” белән тулган.
Карлыган һәм кәбестә,
Кишер, карбыз һәм кабак,
Крыжовник һәм кукуруз,
Кыяр, кавын, кузгалак...
Әйдә, рәхим итегез!
Авыз итеп китегез!
6. (Сүз укучыларга бирелә). Кишер, суган, кабак, кәбестә, бәрәңге булып киенгән балалар шигырь сөйлиләр).
“Кишер”
Минем исемем –кишер. “Кабак”
Карагыз әле бер генә
Теләсәң болай кимер, Менә миңа кабакка.
Теләсәң ашка тура. Турап куйсагыз ,мин сыймыйм
Мине яраткан бала Хәтта тугыз табакка.
Озын гомерле була.
“Суган” “Кәбестә”
Минем исемем суган. Безнең бакча балалары
Мин Һиндстанда туган. Яшелчәләр үстерә.
Мине бик тә мактыйлар, Бакчадагы туптан да зур,
Шифалы дип атыйлар, Мәсәлән, мин, кәбестә.
Салатка да турыйлар,
Тураганда елыйлар.
“Бәрәңге”
Ә бәрәңге, бәрәңге,
Бәрәңгене күр әле!
Сап- сары бәрәңге белән
Тирән базыбыз тулды.
7. (Сүз укучыларга бирелә. Үзләре эзләп табып килгән яшелчәләр һәм җиләк – җимешләргә багышланган табышмаклар). Проект технологиясен кулланып укучыларның эзләнү эшләре. Табышмаклар әйтешү.
Нәтиҗә.
-Рәхмәт, укучылар. Без яшелчәләр, җиләк-җимешләр дип сөйлибез. Ә нәрсәгә кирәк соң алар?
Әйдәгез, шул сорауга җавап эзлик әле. Менә монда өстәлгә карагыз әле. Мин сезгә күрсәтәм, ә сез исемнәрен әйтеп барыгыз. Сухари – кириешки, СОСА –СОLA, чипсы, шоколад, алма, банан, кишер, чупа- чупс, минерал су).
- Минем янга ике укучы чыксын әле. Сезгә шундый бирем: ашыйсыгыз, эчәсегез килсә нәрсә сайлап алыр идегез һәм ни өчен? (Бер укучы алма, икенче укучы чипсы һәм кока –кола ала.)
-Син ни өчен чипсы һәм кока –кола сайладың? (Чөнки тәмле)
-Ә син ни өчен алма сайладың? (Чөнки алма - файдалы).
-Укучылар, сез кем дөрес уйлый дип саныйсыз? (Икенче укучы)
Нәтиҗә. Икенче укучыбыз дөрес сайлаган.Чөнки яшелчә һәм җиләк – җимешләрдә безгә кирәкле витаминнар бар.Ә тамакны тиз туйдыра торган ризыкларда бернинди витамин да юк.Авырмас өчен җиләк- җимеш һәм яшелчәләр ашарга кирәк икән.
Кем дә булса авырса,
Эче, башы авыртса,
Дәваланырга кирәк
Тиз юл тот, син, бакчага.
Түтәлдән ал кишерен,
Суган һәм чөгендерен.
Менә сиңа таблетка,
Кирәкми аптекада.
Нәтиҗә. Димәк, укучылар, шигырьдән күренгәнчә, авырмас өчен дөрес ашарга кирәк. Дөрес ашау, туклану ул - яшелчәләр һәм җиләк- җимешләр ашау.

IV.Йомгаклау.
Бүген дәрестә нинди темага сөйләштек?
Яшелчәләр, җиләк – җимешләр файдалымы?

V.Өй эше. Билге кую.
Сүзлекне ятларга;
“Базарда” темасына диалог төзергә.
-Бүген барыгызда яхшы катнаштыгыз. Барыгызга да билгеләр куям. (Билгеләр куела).

У вас нет прав для создания комментариев.