Укучыларны татар телендә аралашуга чыгаруда кулланылучы яңа технологияләр.
Рейтинг:   / 1
ПлохоОтлично 

 

Укучыларны татар телендә аралашуга чыгаруда кулланылучы яңа технологияләр.

Загирова Гөлнара Шарипян кызы

югары категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

 Яр Чаллы шәһәре “12нче гомум белем бирү мәктәбе”

     «...Заман һәм мәдәният алга үскәнчә һәм икенче төрле итеп әйткәндә, ихтыяҗ һәм мәҗбүрилек кебек нәрсәләр мәҗбүр иткәнчә, укыту рәвешләре төрлеләнер, монда исә акыл ияләре берләшәләрдер», – дип бик хаклы язган күренекле мәгърифәтче Ризаэддин Фәхреддин. Чыннан да, җәмгыять үсешенә бәйле рәвештә, укыту процессы да һәрвакыт үсеш-үзгәреш кичерә. Хәзер республикабызда белем һәм тәрбия бирүнең өр-яңа комплекслы программасы тормыша ашырыла башлады. Яңа мәктәп, киләчәк мәктәбенең төп максаты - зыялы, югары культуралы, актив тормыш позициясенә ия булган укучы шәхес тәрбияләү. Кешелекнең киләчәге, Ватан язмышы, гаилә бәхете киләчәктә гражданин булачак баланың бүген нинди тәрбия һәм белем алуына бәйле.

     Россия һәм Татарстан республикасы мәгариф системасының яңарыш чоры башка гамәлләр белән бергә укыту-тәрбия эшен үзгәртү, инновацион технологияләр куллануны да үз эченә ала.

Фәнне югары дәрәҗәдә үзләштерү, максатка омтылучанлык, информацион технологияләр дөньясында яңалыклар белән кызыксыну теләге уятуда компьютер технологияләрен куллану бик отышлы, дип саныйм мин. Информацион технологияләрне куллануның өстенлекле яклары күп: дәрес материалы югары күрсәтмәле дәрәҗәдә була, укучының шәхси сыйфатын ачыкларга мөмкинлек бар, контроль һәм үзконтроль дәрәҗәсе югары, төрле дәресләрнең үзара бәйләнешен булдыру,

дәрес укыту формаларын һәм ысулларын төрләндерү дәрес эчтәлеген баерак һәм кызыклырак итә. Болар

барысы да компьютер технологияләрен кулланганда укытучы өчен алыштыргысыз ярдәм итүче сыйфатлар.

Мәктәбебез миңа дәресләрдә төрле видео техниканы уңышлы кулланырга мөмкинлек бирә. Кабинетым интернет челтәренә тоташтырылган, компьютер, принтер, сканер, проектор белән җиһазландырылган. Ә бу мөмкинлекләр мине даими рәвештә укытуның яңадан-яңа алымнарын эзләргә этәрә.

    XXI гасыр –югары компьютер технологияләре заманы.Хәзерге заман баласы үзенең тормышын аннан башка күз алдына китерә алмый. Шуңа күрә укытучы дәрескә кызыксыну уяту өчен компьютер   технологияләреннән  киң файдалана.

 Балалар ике телне дә кызыксынып, авырсынмыйча өйрәнсен өчен безнең эшебездә төрле техник чаралар, күрсәтмә материаллар нык ярдәм итә.

1 сыйныф укучыларының балалар бакчасында алган белемнәрен камилләштерү максатыннан Яңа гасыр телевидениесе  оештырган “Әкият илендә” дип аталучы тапшыруны дәресләремдә күрсәтәм. Әлеге проект укучыларга әти-әниләре белән бергә татар телен өйрәнергә дә мөмкинлек бирә. Һәр чыгарылышта тапшыруның алып баручысы Гөлчәчәк, дуслары, әкият геройлары белән бергә, уен формасында татар сүзләре, татар халкы һәм мәдәнияты белән таныштыра.

Тапшыруның һәр чыгарылышында татар телен өйрәнү, аралашу өчен иң яңа укыту технологияләре кулланыла. Чыгарылышлар 10 минут дәвамлыгында бара. Балалар бу тапшыруларны бик яратып карыйлар.   

       

Күптән түгел генә татар теле укытучыларына ярдәмгә бала.рф сайты булдырылды. Мәгариф сыйфатын үстерү максатын алга куеп эшләнгән «БАЛА» дип аталучы мультимедиалы интерактив китапханә татар телен һәм татар әдәбиятын өйрәнүгә юнәлтелгән.

         Татар теле һәм әдәбияты укытучылары өчен әлеге китапханә татар телен үзләштерү, татар әкиятләрен өйрәнү өчен ярдәмлек, татар телендә эшләнгән мультфильмнар иленә юл күрсәтүче.

Бүгенге көн балалары татарчага тәрҗемә ителгән мультфильмнарны гына түгел, беренче татар мультфильмнарын да карау, туган телендә сөйләшүче мультфильм геройлары тәэсирендә үсү бәхетенә ия. Без дә мультфильмнардан бик еш файдаланабыз. Укучылар рус теленнән татар теленә тәрҗемә ителгән әкиятләрне , мультфильмнарны яратып карыйлар.

        “Бала” китапханәсе татар телен читтән торып өйрәнү өчен дә нәтиҗәле чыганак. Китапханәгә илебезнең һәр төбәгеннән генә түгел, хәтта чит илдә торып та кереп була.

        “Бала” интерактив китапханәсен ике юнәлештә кулланырга була. Татар төркемендә укучы балалар татарча иркен сөйләшәләр, аңлыйлар, үз фикерләрен җиткерә алалар. Татар телендә дөрес сөйләшергә өйрәтү өчен, балаларны кызыксындыра алырлык аралашу даирәсе булдыру, сюжетлы уеннар оештыру, гомумән, баланың актив сөйләмен үстерү зарур. Сөйләшергә өйрәтү өчен баланы мөмкин кадәр күбрәк сөйләмгә җәлеп итәргә кирәк. Кече яшьтәге мәктәп балалары эмоциональ, хәрәкәтчән балалар. Алар тиз арыйлар, бала материалны үзе өчен кызык булса гына, үзенең ихтыяҗына туры килсә генә кабул итә һәм фикерли башлый. Хәзерге вакытты “Бала” сайтында барлыгы 27 мультфильм  урнашкан. Шуларның 17се Г.Тукай, 2се А.Алиш, 5се татар халык әкиятләре һәм берсе Зәкәрия

Әхмәровныкы. 1нче сыйныфларда мин бу мультфильмнарны ял минутларында рәхәтләнеп кулланам.  Балалар мультфильмны бик яратып карыйлар, татарча яхшы белгән укучылар эчтәлекләрен сөйлиләр. Монда Г.Тукайның “Бала белән күбәләк”, “Гали белән кәҗә.”,”Кызыклы шәкерт” кебек артык озын булмаган шигырьләренә дә мультфильмнар бар. Кыска шигырьләрне дәресләрдә даими кабатлау нәтиҗәсендә балалар эчтәлекләрен яттан беләләр.Бу шигырьләрне сәхнәләштереп тә алабыз. Татарча начар белгән укучылар да бу очракта читтә калмый. Бу балаларның сүзлек запасын баетуга, бәйләнешле сөйләм телен үстерүгә, әсәрне истә калдырырга, баланың талантын ачуга һәм дәресне кызыклы үткәрүгә зур ярдәм итә.

 Бу сайтның китапханә бүлегеннән файдалану да бик отышлы. Мондагы әсәрләр мультфильм дәрәҗәсенә җиткерелмәгән әле, әмма инде әсәр буенча ясалган иллюстрацияләр, эчтәлекне тулысынча ачып бирә. Мультимедиа ресурсы уку процессын оештыруда индивидуаль якын килү мөмкинлеген исәпкә алып төзелгән. Укучыларга, үзләренең уку мөмкинлекләренә карап, материалга кат-кат әйләнеп кайту, кат-кат кабатлау мөмкинлеге тудырылган. Бу исә, бигрәк тә авыр үзләштерүче балаларга, укудагы уңышсызлыклардан котылырга ярдәм итәчәк. Татар теле өйрәнүнең мотивлашкан булуын тәэмин итү йөзеннән, мультимедиа кызыклы биремнәр, хәрәкәт, тавыш, төсләр белән тәэмин ителгән. Бу бүлектә әсәрнең тәрҗемәсен карарга була, текст экранда чыгып бара, сүзлек эше күрсәтелә. Әсәрне өйрәнгәннән соң баланы тестлар, биремнәр ярдәмендә тикшерергә була. Монда барлыгы 93 әсәр бирелгән. Шуларның 8е татар халык әкияте, 2се А.Алиш әсәре. Шулай ук рус һәм филиппин халык әкиятләре бар. Бу бүлектә балалар Дәрдемәнд, К.Насыйри, М.Гафури , Н.Фәттах кебек бөек язучылар белән беррәттән бүгенге көн балалар язучыларының әсәрләре белән дә таныша алалар.

     

  Әлеге китапханә әсәрләрен тулы дәрес буена һәм дәреснең бер өлеше итеп алырга була. Дәрестә текстның рус һәм татар телендәге вариантын тыңларга, укырга, караоке буенча эшләргә мөмкин. Әсәрне тулысынча өйрәнеп беткәннән соң тикшерү өлешендә биремнәр үтәргә, фикер алышырга ягъни рәсем буенча сорауларга җавап бирергә, ә иң соңыннан тестлар ярдәмендә әсәрне ни дәрәҗәдә аңлауны тикшерергә була. Мультимедиадагы интерактив мөмкинлекләр укучының уку эшчәнлегенең мөстәкыйльлеген тудыруны күздә тота: укучы сөйләм эшчәнлеген үзе модельләштерә, үз хаталарын үзе таба, үзе төзәтә. Мультимедиада һәр әсәр буенча биремнәр бирелгән. Аларны укытучы дәрес структурасының үзе кирәк дип тапкан этабында куллана ала.

Татар теленә камил тәрҗемә, образларның чын һәм кызыклы булуы бу проектны югары дәрәҗәгә күтәрә һәм аның киләчәге барлыгын күрсәтә. Рус

балаларына татар телен өйрәтүчеләр өчен бу көн саен,дәрес саен кулланыла торган ярдәмлек.

      Тел кешеләргә аңлашу –аралашу өчен мөһим. Шуны да оныкмаска кирәк: балаларның тел үзләштерүе һәм аны актив куллануы, тәрбия һәм белем алуы аның һәрьяклы үсеше өчен уңайлы шарт булып тора. Чөнки ана теле – тою, сизү, йөрәк теле. Ә инде чит тел белү – кешенең зур байлыгы.

Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтының татар теле һәм әдәбият укыту методикасы кафедрасы “Мин татар телен өйрәнәм” исеме астында татар телен өйрәнергә теләүчеләр һәм чит илләрдә яшәүче милләттәшләребез өчен, дистанцион уку курсы тәкъдим итте. Программа татар телен өйрәнә башлаучылар өчен, 50 сәгатькә исәпләп  төрле яшьтәге укучыларга атап төзелгән. Бу программада “Минем дустым бар.”, “Кибетләр.”, “Аның исеме ничек?”, “Кем кайда кем булып эшли?”,”Минем мәктәбем.”, “Минем дусларым.” һ.б. бик күп темаларга  видео дәресләр бар.

Татар телен чит тел буларак өйрәнүче укучыларга бу  да зур ярдәмлек. Программага туры килгән видео дәресләрне  мин дәресләрем дә бик теләп кулланам.

Бүгенге көндә татар теле һәм әдәбияты укытучыларына  интернетта кулланмалар  җитәрлек. Белем.ру сайтында татар теле һәм әдәбияты укытучыларының сайтлары тупланган. Бу сайтлардан да бик күп кызыклы материаллар табарга була. Тагын берничә файдалы сайтны әйтеп китәсем килә:

  "Википедия ирекле энциклопедиясенең татарча бүлеге

  "Викикитап - ачык эчтәлектәге китаплар җыентыгы

  "Викисүзлек

  "Сүзләр әйтелеше (татар өлеше)

  "Беренче онлайн татар-рус-татар сүзлеге"

  "татар теле, татарча сүзлекләр, ресурслар

  «Татар телен өйрәнү» сайты

Балаларның татар теленә кызыксынуларын арттыру максатыннан үземнең шәхси сайтымда “Балалар иҗаты” бүлеген булдырдым. Монда  укучылар ясаган рәсемнәр, алар иҗат иткән әкиятләр, шигырьләр, хикәяләр урнаштырылып барыла.

Бүгенге көндә 1-4нче сыйныфларның татар теле һәм әдәби уку дәреслекләренә   интернетта мультимедиалы өстәмәләр  барлыкка килде. Дәреснең сыйфатын күтәрүдә аларның дә әһәмияте зур.Монда 1-4 нче сыйныфларда үтелергә тиешле барлык темалар буенча да кызыклы уеннар, кроссвордлар табарга була.

“Тазбаш” сайты да балалар өчен эшләнгән. Бу сайттагы аудиокитапларны укучылар үзләре дә укыйлар, дәресләрдә дә кулланырга була.

Моннан түбәндәге аудиокитапларны укырга була.

Шүрәле. Г.Тукай

Гармунчы аю белән җырчы маймыл. Ф.Кәрим

Поп һәм аның ялчысы Балда турында әкият. А.С.Пушкин

Сертотмас үрдәк. А.Алиш

Борчак өстендәге принцесса. Г.Х.Андерсен

Ил гизүче бака. В.Гаршин

Өч аю. Л.Н.Толстой

Кыш әбинең шуклыгы. К.Д.Ушинский

Керпе белән ташбака. Р.Вәлиева

Әкият боткасы. Л.Лерон 

    Бүгенге көндә Татарстаннның барлык укытучылары , теләсәләр - теләмәсәләр дә, электрон белем бирү  сайтыннан кулланырга мәҗбүр. Электрон журнал, аттестация бүлекләрен хезмәттәшләрем белеп бетергәннәрдер инде. Әмма бүген минем “Берләшмәләр” ягъни “Сообщества” бүлегенә тукталасым килә.Берләшмә-эш, профессия, дөньяга караш, максат һ. б. буенча берләшкән кешеләр төркеме. Әйе,чыннан да безне бу берләшмәләр дә укытучы һөнәре берләштерә. Бүгенге көндә (татар теле һәм әдәбияты буенча) якынча 926 укытучы үзенең берләшмәсен булдырган. Ныклабрак карасаң, кайбер укытучылар 3-4әр берләшмә ачып җибәргәннәр. Минем шушы берләшмәләрнең эшчәнлегенә тукталасым килә. Алар арасында бик актив эшләп килүчеләре дә, бик сүлпән, ягъни бөтенләй эшләмәүчеләре дә бар.Кемнәрдер ниндидер сәбәп белән генә ачканнар да, шуның белән эш бетте дип уйлаганнар.Нинди дә булса мәгълүмат эзләгәндә, андый берләшмәләргә кереп, вакытны әрәм итеп утырмас өчен түбәндәгеләргә игътибар итәргә кирәк:

-Беренчедән, катнашучылар санын карарга, катнашучылар аз икән, монда материаллар да шулкадәр дигән сүз.

-Икенчедән,аңлатмалар санын карарга, аңлатмалар юк икән ,бу берләшмәнең

дә хәле шәптән түгел.

   Берләшмәләр арасында бик яхшы эшләп килүчеләре дә җитәрлек. Мәсәлән, мин үзем түбәндәге берләшмәләрдән бик теләп кулланам:

  • Татар төркемнәре өчен тест биремнәре
  • Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә Votum интерактив системасын куллану
  • Укытучылар һәм укучылар өчен ЕРЭ , олимпиада биремнәре
  • Тукай районы рус мәктәпләрендә эшләүче татар теле һәм әдәбияты укытучыларының методик берләшмәсе. Эш программалары
  • Иҗади һәм интеллектуаль БӘЙГЕЛӘР
  • Яр Чаллы шәһәре татар теле һәм әдәбияты укытучылары ассоциациясе
  • Мастер-класс нәрсә ул?
  • Дәрестә компьютер кулланыгыз!(Презентацияләр,тестлар,кон.эшләр)
  • Эффективные методы подготовки к ЕГЭ
  •     Болардан башка да бик күп мәгълүмат тупланган берләшмәләр җитәрлек.     Берләшмәне ачканда,аның исеменә дә игътибар итәргә кирәк. Бар шундый исемнәр “Татар теле-дәүләт теле”,“Туган телем-татар теле”һ.б.Бу берләшмәләрдә нинди темаларга  материал табып була?Билгесез.Ә бар шундыйлар , аланың исеме җисеменә туры килеп тора.Мәсәлән “Тест биремнәре”, “Презентацияләр”,”Олимпиада биремнәре” һ.б.

     Татар теле әдәбияты укытучылары өчен иң кирәкле темаларга да тукталып китәсем килә. Менә алар:

    -Татар теле һәм әдәбиятыннан эш программалары;

    -Татар теле һәм әдәбиятыннан олимпиадага әзерлек;

    -Татар теле һәм әдәбияты буенча презентацияләр;

    -Укытучылар өчен тест биремнәре;

    -Көндәлек дәрес планнары;

    -Контроль эшләр һәм тест биремнәре;

    -Фәнни эшләр;

    -Бәйгеләр;

         Бүгенге көндә татар теле һәм әдәбияты укытучыларының  берләшмәсе 39 биттән тора. Һәр битне тикшереп чыгып, алда әйтеп кителгән темаларга материал туплап,эш өстәлемдә аерым папкалар булдырдым.   Берләшмәләр бик күп, нинди дә булса темага материал эзләү бик күп вакытны сарыф итә. Ә папкалардан куллану бик уңайлы.Мәсәлән ,иртәгә  дәрестә Ш.Камалның биографиясен үтәбез,папкадан бу темага презентация , дәрес планын табу өчен 2-3 минут вакыт җитә.  Бүгенге көндә шушы папкалардагы материалларны сыйныфларга бүлү өстендә утырам.Берләшмәләрдән яңадан-яңа,бик сыйфатлы эшләнгән эшләр табам.  Дәресне кызыклы, яңа технологияләр кулланып үткәрәм дигән укытучыга берләшмәләрдә табыш җитәрлек. Бик кызыклы,үзенчәлекле эшләр дә очрап куя.Аларны эшләгән авторларга бик зур рәхмәтемне әйтәсем килә.

       Хөрмәтле хезмәттәшләр! Бергәләшеп эшләү эшебезнең сыйфатын тагын да ныграк үрләргә  күтәрер. Берләшмәләрнең эшчәнлеген тагын да яхшыртыйк. Аралашып,хезмәттәшлек итеп яшик.Шулай булганда, эшебез дә нәтиҗәлерәк булыр.

    «Шәкертләрне гыйлем белән тәрбияләү, изге шәригатьтә аңлатылган күркәм холыклар белән таныштыру һәм гадәтләндерү – укытучының беренче эше булыр,» – дигән Р. Фәхреддин. Бүгенге укучыларның гыйлем, яхшы тәрбия алырга тулы мөмкинлекләре бар. Безгә бары тик гыйлем алуга тырышлык, теләк һәм омтылыш тәрбияләргә кирәк. Безнең кулларда балалар язмышы. Безнең укучыларыбыз,            Р. Фәхреддин теләгәнчә, бөтен яктан да үрнәк балалар булып үссеннәр һәм милләтебез горурланырлык шәхесләр булсыннар иде.

    У вас нет прав для создания комментариев.