Билгене белдергән сүзләрнең сөйләмдәге роле
Рейтинг:   / 13
ПлохоОтлично 
ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ БУА МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ
ИСӘК УРТА ГОМУМИ БЕЛЕМ БИРҮ МӘКТӘБЕ

2 нче сыйныфта татар теленнән

“Билгене белдергән сүзләрнең сөйләмдәге роле “

темасына дәрес конспекты

Төзеде:
Камаретдинова Гүзәлия Нихат кызы,
Исәк урта мәктәбенең 1 нче категорияле
башлангыч сыйныфлар укытучысы.
Эш стажы :21 ел.

Исәк авылы
2013 ел.
Камаретдинова Гүзәлия Нихат кызы,
МБГББУ се”ТР сы Буа муниципаль
районы Исәк урта мәктәбе”нең
1 нче категорияле башлангыч
сыйныфлар укытучысы. Эш стажы :21 ел.
Тема: “Билгене белдергән сүзләрнең сөйләмдәге роле”.
Дәрес тибы: компьютер презентациясе кулланып ,яңа материал белән таныштыру.
Максат: 1.Билгене белдергән сүзләрне өйрәнүне дәвам итү,аларның сөйләмдәге ролен ачыклау.
2.Сүзләргә дөрес итеп сорау кую,мәгънәләре буенча аера белү күнекмәләрен ныгыту.
3.Иҗади сәләтләрне,фикерләү сәләтен,сөйләм телен үстерү,сүзлек запасын баету.
4.Татар телен өйрәнүгә кызыксыну,үз хезмәтеңнең нәтиҗәсен күреп шатлану хисе тәрбияләү.

Җиһазлау: дәреслек,дәфтәрләр,LCD-проектор,компьютер, сүзләр язылган карточкалар, рәсем,”Кызыклы грамматика” китабы (авторы С.В.Вагыйзов),
төрле тыныш билгеләре куелган карточкалар.

Дәрес барышы:
1.Психологик комфорт халәте тудыру. (Слайд №2)
Хәерле көн,укучылар!
Яңа көнегез булсын изге!
Алып килсен җиргә бәрәкәт,
Куандырсын әле сезне!
Исән булыйк һәркайсыбыз,
Таң туса, сәламләшик.
Табигатьнең җаны бит без,
Бербөтен булып яшик!

- Әйдәгез,бер-беребезгә карап елмайыйк һәм дәресебезне башлыйк.
II.Белемнәрне актуальләштерү.
1.Матур язу күнекмәсен үстерү. (Слайд № 3)
Дәфтәрләрегезне ачыгыз да бүгенге числоны язып куегыз.Матур язу күне-гүләрен эшләп алабыз.Искә төшерик әле,Сс хәрефләрен ничек язабыз?
27 нче февраль.
Сыйныф эше.
Сс са со су ас
Соры сөекле эссе

-Ә хәзер сүзләрнең язылышларын аңлатыйк әле.Соры сүзе ничек языла?
-О хәрефе сүзнең беренче иҗегендә генә языла.Сөекле сүзендә е хәрефе 2 авазны белдерә,чөнки сузык аваздан соң тора.,эссе сүзендә э хәрефе сүз башында гына языла,ике с янәшә килә.
-Балалар,бу сүзләргә нинди сорау куяр идегез?
-Бу сүзләргә нинди ? дип сорау куябыз.
-Әйе,бик дөрес.Ә нәрсәне белдерә соң алар?
-Бу сүзләр предметның билгесен белдерәләр.
2.Предметның билгесен белдергән сүзләр турында өйрәнгәнне искә төшерү.(слайд №4-5)
-Бүгенге дәрестә без сезнең белән “Билгене белдергән сүзләрнең сөйләмдәге ролен “ачыкларбыз.
(слайд №6)
3.Сүзлек диктанты.
-Ә хәзер сүзләр язып алабыз.Мин сезгә билгене белдергән сүзләр әйтәм,сез аларга охшаш мәгънәле сүзләрне дәфтәрләрегезгә яза барасыз.
Матур,кечкенә,дәү,шат,чиста,дус,эссе.
-Ә хәзер тикшереп алыгыз.(Слайд № 7)
Эшкә үзбәя. ” Үз эшемнән канәгать, барысын да бик әйбәт эшләдем”, дип уйлаган укучы ! билгесен, “канәгать, ләкин барысын да булдыра алмадым әле , дип уйлаучылар . , канәгать түгел, булдыра алмадым әле, дип уйлаучылар ? билгесен алалар, конвертларга җыя баралар.
(слайд №8)
-Ә охшаш мәгънәле сүзләр нинди сүзләр алар? (Синонимнар)
-Антоним дип нинди сүзләргә әйтәбез? (Капма-каршы мәгънәле сүзләр)
-Әйдәгез,бирелгән сүзләргә антонимнар табып әйтик әле.(слайд № 9)
Экранда тикшерә барабыз.
-Ә антоним,синонимнарны куллану ни өчен кирәк?Ничек уйлыйсыз?
-Алар безнең сөйләмебезне матурлыйлар,үзгәртәләр,бер үк сүзләр кабатланса,сөйләмебез күңелсез була.
-Әйе,бик дөрес.Без бүген сөйләмебезне матурлаучы сүзләрне тагын өйрәнербез.Игътибар белән тыңлагыз.
III.Яңа тема өстендә эш.Мотивация этабы.
-Балалар,хәзер елның кайсы вакыты? (кыш көне)
-Ә кыш артынан кайсы вакыт җитә?
-Мин язны рәсемдә һәм хикәя итеп сурәтләргә уйладым. (Слайд № 10)

Яз килде.Кояш көлә.Күктә болытлар йөзә.Агачларда бөреләр шыта. Бакчада лаләләр чәчәк ата.Күбәләкләр оча.

-Балалар,сезгә минем рәсемем ошадымы? (Юк.)
-Сез нәрсәне үзгәртер идегез? (Рәсемне буярга кирәк.)
-Әйдәгез,буяп куябыз.(Балалар маркерлар белән рәсемнең кисәкләрен буйыйлар һәм ябыштыра баралар)
-Рәсем ничек үзгәрде? (җанланып киткәндәй булды,матуррак, бизәклерәк, ачыграк булды.)
-Текстны да шулай бизәп,матурлап булмыймы?
-Моның өчен бирелгән сүзләрне кулланабыз:
Ямьле,язгы,зәңгәр,соры,яшел,кызыл,чуар (слайд № 11)

Ямьле яз килде. Язгы кояш елмая.Зәңгәр күктә соры болытлар йөзә.
Агачларда яшел бөреләр шыта.Бакчада кызыл лаләләр чәчәк ата.Чуар күбәләкләр оча.
-Кайсы текст сезгә ошады?Ни өчен? (Сыйфатлар кулландык.)
Димәк,бүген дәрестә нәрсә турында сөйләшербез? (Билгене белдергән сүзләрнең сөйләмдәге роле турында).
-2 нче һәм 3 нче җөмләләрне дәфтәрләргә язып куябыз.(слайд № 12)
Якты кояш елмая.Күктә зәңгәр болытлар йөзә.
-Нинди сүзләр өстәдек? (якты,зәңгәр)
-Нинди сорауга җавап булып киләләр? (нинди?)
-Кайсы сүзләрдән сорау куябыз? (кояш,болытлар сүзләреннән)
Нәтиҗә ясыйк.
-Билгене белдергән сүзләр предметны белдергән сүзләр белән бәйләнеп киләләр.

IV.Ял минуты. (слайд № 13)
Утырып инде ардык,
Бераз ял итеп алыйк,
Кулларны билгә куеп,
Башларны чайкап карыйк.
Куллар билгә,өскә,янга.
Утырып-торып алыйк.
Куш аяклап сикерик тә
Урыныбызга утырыйк.
-Әйдәгез,күзләрне дә ял иттереп алабыз. Шар артыннан йөртәбез. (слайд № 14-17)

V.Дәреслек буенча эш.
-Ә хәзер дәреслекләрне ачып 53 нче күнегүне табабыз.Әйдәгез ,хикәяне дәреслектәгечә укыйк.
-Ә хәзер бирелгән сүзләрне өстәп укыйк.
-Кайсы текст матуррак яңгырый?
-Икенчесе.
-Әйе.Ә ни өчен?
-Без билгене белдергән сүзләр өстәдек.
-Димәк,билгене белдергән сүзләр безнең сөйләмебезне матурлыйлар.
-Күнегүне дәфтәрләрегезгә эшләп куябыз.
Үзбәя кую.

VI.Төркемнәрдә эш.
Һәр төркемгә берәр яшелчә рәсеме бирелә.Бер төркем сыйфатлар кулланып,яшелчәне сурәтли,икенче төркем уйлап таба.
Яшел,озынча,сусыл (кыяр.)
Кызыл,түгәрәк,тәмле (помидор).
Сары,түгәрәк,әче (суган)
Сары,түгәрәк,койрыклы (шалкан)

VII.Дидактик уен.
Билгесе буенча предметны атарга.(слайд №18-22)
- Соры, куркак,озын колаклы...
- Кызыл,сусыл,түгәрәк...
- Түгәрәк,күп сулы,балыклы...
- Зур,көчле,чыдам...
- Соры,усал,ач...

VIII.Йомгаклау.
1.Рефлексия.
Мин кабатладым,белдем,истә калдырдым.(слайд №23)
-Сез нәрсәне кабатладыгыз? (Синонимнар,антонимнар турында,билгене белдергән сүзләр турында өйрәнгәннәрне кабатладык)
-Укучылар,сез бүген дәрестә нинди яңа белемнәр үзләштердегез?
-Нинди ? кайсы ?сорауларына җавап булган сүзләр сөйләмебезне матурлый.
-Ә нәрсәне истә калдырдыгыз?
-Билгене белдергән сүзләрне күбрәк иншалар язганда,шулай ук сөйләгәндә кулланырга кирәк.
(слайд № 24)
-Балалар,сезгә бүгенге дәрес ошадымы?
-Ә хәзер үзегезне-үзегез бәяләп карагыз әле.Экраннарда сез өч төрле йөз күрәсез.Кайсысы сезгә туры килә?Сездә парта өстендә түгәрәк бар.Шул түгәрәккә үзегезнең кәефегезне” ясагыз”
-Икенче юлда түгәрәкләр белән авырлыклар күрсәтелгән.Сезгә теманы үзләштерергә авыр булса,куе төсне сайлап аласыз,бик авыр булмаса,ачыграк төсләрне.
-Өченче юлда кирәклелек сурәтләнгән.Шулай ук үзегезгә туры килгән төсне сайлап алыгыз.
2.Өй эше бирү.
(слайд № 25 )
1.Дәреслектән 55 нче күнегүне эшләргә, яки
2.Терек табигатьтәге язгы үзгәрешләр турында ,билгене белдергән сүзләр кулланып, 3-4 җөмлә яки шигырь уйлап язарга.

3.Билгеләр кую. (. ,?,! билгеләрен санау)
-Дәресебез шуның белән тәмам.Барыгызга да бик зур рәхмәт.
(Слайд №26)

У вас нет прав для создания комментариев.